Менә шундый фәлсәфә

Бу хакта хатын-кызлар, бәлки, башкачарак язар иде. Бер-берсенең кичерешләрен аңлап, ир-атлар төшенеп, кабул итеп бетерә алмаган якларын да ачып... Ә мин һич очына чыга алмыйм. Күңелдә туган сорауларга җавап табарга, хатын-кызның серенә төшенергә бик теләсәм дә, ул сораулар җавапсыз кала килә.

Лена

Безнең йортта яшәүче Ленаны күптәннән, кечкенә чагыннан ук беләм. Аягы, кулы зәгыйфь, бер як гәүдәсе йөрми. Үзе һаман ишегалды балалары арасында. Кимсенүнең әсәре дә юк. Аягын көчкә сөйрәп, аксый-туксый безнең балалар белән дә уйнарга килеп җитә иде. Үсә төшкәч, урам малайлары компаниясенә тартыла башлады. Бергә җыелып сыра эчәләр, тәмәке тарталар, кәрт сугалар, әллә нинди жаргон сүзләр белән аңлашалар. Гарип-гораба син дип тормыйлар, Ленаны үз итәләр. Анысының һавалылыгын күрсәң... Әлләкем диярсең! Тегеләре дә авызына гына карап тора шуның. Аннары янында бер егет күренә башлады. 

Кара бөдрә чәчле, тыныч, матур, әдәпле. Күрсә, исәнләшми калмый. Каяндыр көньяктан эшкә килгән, мөселман егете, диделәр. Шул тәки аерып алды Ленаны шикле компаниясеннән. Матур гына йөреп китте болар. Нәрсәсе белән яулады күрше кызы егет йөрәген? Һич аңламыйм. Ни кыяфәте, ни кыз балаларча иплелеге юк. Өстәвенә, гарип. Бераздан карыйм: Лена авырлы. Озакка бармас, ташлап калдырып, үз якларына кайтып китәр әле дип гоманлаучылар да булмады түгел. Ә егет... болар фатирында яши башлады. Үзләре генә торса бер хәл... Ул кысан фатирда тагын өлкән яшьтәге инвалид бер ир кеше, шактый олы яшьтәге әби, аның ике кызы, Леналар... Җыенысы алты җан. Инде бала да туды. Әти кеше йөгерә-йөгерә көйләп-чөйләп йөри балалы хатынын. Өчәүләп һава суларга чыгалар. Күреп торам бит инде: бөтен җаваплылык егет җилкәсендә. Берәр сәгать йөргәч, башта баласын алып кайта чананы этеп, аны кертеп чыккач – кар сукмаклары буйлап Ленаны җитәкләп атлый. Шундый акыллы, матур егеткә сау-сәламәт, бөтен җире җитеш әллә нинди чибәр кызлар да табылган булыр иде югыйсә. Юк, ул әнә шушы Ленага мөкиббән. Аптырыйм. Ничек шулай була икән? 

Без, ир-атлар, гадәттә, иң элек хатын-кызның фигурасын гына күрәбез. Нечкә бил, тулы күкрәк, төз аяклар... Табигатьтән бирелгән сайлау инстинкты. Аннары инде йөзенә карыйбыз. Төс-биткә чибәрме, янәсе. Зәңгәр күзләр, кара кашлар, уймак иреннәр... Ахырдан гына акылы, белеме турында уйланабыз. Кайда эшли, нәрсә бетергән? Ә монда һич аңлап булмастай хәл. Нәрсә бу? Кызганумы? Хатын-кызларда, әйе, буладыр андый хис. Аяксыз-кулсыз, дөм сукыр, урын өстендә ятучы ирләрен авырсынмыйча караучы хатыннар байтак. Ә ирләрдә? Бәлки, яратуның без күреп ияләшмәгән төредер?


Катя

Узган ел Әлмәттә күреп кайттым мин аны. ТИСБИның Әлмәт филиалында дистанцион техноло­гияләр буенча укучы студент кыз Екатерина Аничкина Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия стипендиясенә лаек булды. 

Бүләкләнүчеләрне, исемнәрен атап, сәхнәгә чакыра торалар. Мин фотоаппаратны җайлап куйдым да, һәр­кайсын кадрга алам. Берсенең исеме яңгырауга, рәтләр арасыннан җиңелчә шыбырдау узды. Сәхнә түренә... ябык кына гәүдәле кызны күтәргән егет атлады. Һәм бүләкне тапшырганчы, кызны кулыннан да төшермәде. Башка беренче килгән фикер: мөгаен, сценарий буенча шулай уйланылгандыр. Сөлектәй егеттән махсус кү­тәрт­тергәннәрдер: Катяда церебраль паралич икән бит! «Бик талантлы, 13-14 яшьтән инде шигырь­ләр яза», – диделәр. 2010 елда «Аксенов-фест» лауреаты булган, «Ивушка», «Родник моей души», «Шелко­вый ветер» исемле шигырь җыентык-ларын чыгарып өлгергән... Шаккатарсың. Ә мин икенче нәрсәгә шаккаттым. Егет «эһ» тә итми күтәреп тора! Кем инде ул аңа?!

«Катяның ире! Үзебездә, Татнефтьтә электрик булып эшли ул!» – диделәр, яратып. Гаҗәпләнүдән телсез калдым! Безнең күрше Лена кыйгаеп булса да, үзенчә кыймылдый әле. Бу бит... бөтенләй мөстәкыйль йөри алмый! Матур итеп киенгән, бизәнгән-төзәнгән... Димәк, ире кидерткән бу күлмәген, ул чәчләрен ясаган! Ул юындырган, ашаткан... Көйләп, күтәреп йөрергә башкаларның сабырлыгы җитәр идеме икән? Ай-һай... 
8 Март алдыннан үткәрелә торган «Ел хатын-кызы» бәйгесендә җиңеп, «Корстон» күңел ачу үзәгендәге тантанага килүчеләр арасында Екатерина Аничкина да бар иде. Бәйрәмчә киенгән, чәчләре «каре» итеп киселгән. Бик бәхетле күренә. Йөзенә генә карасаң – чибәр дә икән үзе! Ире, әлбәттә, янында!

Гаҗәп, бик гаҗәп. Кызыксынып, аңларга тырышып, китабын кулыма алдым. «Аны-моны уйлап җиткермичә дә: «Безне тормыш шулкадәр үзгәртә икән», – дип язып куйганмын. Дөресрәге, ул үзе шундый хәлләргә куя: йә без чыныгабыз, йә сынабыз-сыгылабыз... Мин тирә-яктагы мохиткә, әйләнә-тирәмдәгеләрнең үземә булган мөнәсәбәтенә һәрвакыт үтә сизгер. Ул мөнәсәбәт күп вакыт бик үк әйбәт тә булмый әле... Ә менә Алатырьга килгәч, безне нинди булсак, шулай яраттылар. Чукрак, чатан, чалыш килеш тә... Без алар өчен гадәти кешеләр идек...» Уйландырырлык итеп әйткән. Димәк, ире аны нәкъ менә шулай итеп кабул итә, шулай итеп ярата. Аның өчен Катя чибәр, талантлы, ягымлы... Белмим, әлләкем инде менә... Бергә китаплар укыйлар, кинолар карыйлар. Катя шигырьләрен иң беренче тыңлаучы да ире булуына шикләнмим. 

Тукта, моңа охшаш героебыз Римма да бар иде бит. Рәссам. «Крутая Римма!» Ә берчак ике аяксыз килеш тә бала тапкан бер хатын турында сөйләделәр. Шундыйларны да ярата алганнар бит, дип, хәйран калдылар. Җебеп төшми торган көчле ихтыярлы, максатчан, авыруларны җиңә алган хатын-кызлар шул болар. Нигәме? Чөнки аңлый, ярата белгән якын кешеләре – яннарында! 

Ә үзең яраткан кешенең гаебе дә, кимчелекләре дә күзгә күренми икән ул. Акыллы бер хатын-кыз шулай диде. Ир-ат күңелендәгене сүздә чагылдырып бирде ул. Менә шундый фәлсәфә. 


фото: http://pixabay.com

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Гафу итә алмыйм сине, әни! – Апа, әни акылдан шашкан! Көзнең яңгырлы салкын бер көне иде ул. Мәктәптән туңып кайтып кына кердем, каршыма башлангыч сыйныфта укучы сеңлем Айзилә йөгереп килеп чыкты да, колагыма әнә шулай дип пышылдады.
    15500
    3
    181
  • Балагызны үзем карап торам! - 1 Кызлары туганнан бирле Аида белән Тимурның иртәсе гел бертөрле башлана хәзер. Тимур иң беренче булып уяна да, нәни кызы белән төне буе бала караваты яныннан китмәгән хатынын уятмаска тырышып, аш бүлмәсенә чыга. Иртәнге ашны ашагач, кереп битләреннән генә пәп итеп ала да эшкә китә.  Подъез ишегеннән чыгуга телефоны пипылдаганына да ияләште ир. Ул беренче  катка төшеп җиткәнче, хатыныннан уңышлы көннәр теләп смс килеп җитә. Ә ул телефонын алып «Рәхмәт!» яза. Бүгенге иртә дә нәкъ шулай башланды.
    5442
    7
    97
  • Гафу итә алмыйм сине, әни! 2 Шулай да ул ЗАГСка килгән иде. Без машинадан төшүгә яныма килде. – Син ... монда? – гаҗәпләнүемне яшерергә дә теләмәдем.
    5989
    6
    86
  • Картаясың барын онытма! Килен кыз булмый. Бу әйтемне барыгызның да ишеткәне бардыр, мөгаен. Дөрес әйтә халык, берәү дә киленен дә, киявен дә үз баласы кебек ярата алмый. Кайнана белән кайната да үз әти-әниең кебек үк түгел, билгеле. Ләкин яратуга алмашка хөрмәт дигән хис тә бар бит әле.
    6578
    0
    58
Реклама
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 2 декабрь 2020 - 01:55
    Без имени
    Этисе алдаша билгеле
    Урланган бәхет
  • 2 декабрь 2020 - 08:06
    Без имени
    Олыгайгач алтын ни дә, көмеш ни. Алка киясе дә килеп тормый. Аның өчен кайнанага үпкәлисе юк. Биргән бүләкне кире алу гомумән килешми.
    Кадерсез алкалар
  • 2 декабрь 2020 - 06:37
    Без имени
    Бу хатын-кызга ни җитмидер инде, аңламыйм. Кагу-сугу, җәберләү җитмиме?! Менә дигән иргә кияүгә баралар да әллә кайчан ташлап качкан нәстәләрен уйлап хыялланып йөриләр.
    Кар бөртеге
  • 1 декабрь 2020 - 23:56
    Без имени
    Кунелгэ утеп керэ торган итеп язылган, эллэ ничэ кат укып чыктым. Абсолют бэхетле булып булмыйдыр дип уйлыйм. Бэхетле булыйм дип китсэ дэ, тормышнын бер чите китек була шул.
    Гафу итә алмыйм сине, әни! 2
  • 1 декабрь 2020 - 09:57
    Без имени
    Кыска, тогэл, матур хикэя - бик ошады, афэрин!
    Кардагы эзләргә ни булыр?! 
Реклама
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...