Логотип
Язмыш

“Кызганмагыз безне…”

“Юлдан бераз читтәрәк, табарсыз әле?..” — дигәннәр иде. Табарбыз, тапмый калмабыз. Картлар йорты ул әллә каян күренеп тора. 

Аны бу дөньяда башка берни белән дә бутап булмый. Мин моны ишек өстенә язылып куелган тактасыннан танырга мөмкин булган өчен генә әйтмим. Ул, чыннан да, юлдан читтәрәк, кеше күзенә чалынмаслык җирдәрәк урнашкан булыр. 
Аның, төшкән энәң дә күренерлек, чиста итеп җыештырылган ишегалдында һәрвакыт эскәмияләр тезелеп торыр. Җәйге җылы кичләрдә карт-карчыклар әнә шул эскәмияләргә чыгып утырып, әкрен-җай гына ни хакындадыр гәп куертыр, уйлары бик еракта булса да, бер-берсенең хәл-әхвәлен, исәнлеген сораштырган булыр. Көзге яфрактай көч-хәл белән генә эленеп торган җаннарына бердәнбер юаныч 
шул бит инде. Ни генә дисәң дә, һәркемгә бер бирелгән гомерне яшәп бетерергә кирәк…

“Юлдан бераз читтәрәк, табарсыз әле?..” — дигәннәр иде. Табарбыз, тапмый калмабыз. 

Картлар йорты ул әллә каян күренеп тора. Аны бу дөньяда башка берни белән дә бутап булмый. Мин моны ишек өстенә язылып куелган тактасыннан танырга мөмкин булган өчен генә әйтмим. Ул, чыннан да, юлдан читтәрәк, кеше күзенә чалынмаслык җирдәрәк урнашкан булыр. Аның, төшкән энәң дә күренерлек, чиста итеп җыештырылган ишегалдында һәрвакыт эскәмияләр тезелеп торыр. Җәйге җылы кичләрдә карт-карчыклар әнә шул эскәмияләргә чыгып утырып, әкрен-җай гына ни хакындадыр гәп куертыр, уйлары бик еракта булса да, бер-берсенең хәл-әхвәлен, исәнлеген сораштырган булыр. Көзге яфрактай көч-хәл белән генә эленеп торган җаннарына бердәнбер юаныч шул бит инде. Ни генә дисәң дә, һәркемгә бер бирелгән гомерне яшәп бетерергә кирәк…

Әйе, Картлар йортын берни белән дә бутап булмый. Моны, тәрәзәгә кап­ланып, карашларын билгесезлеккә текәгән сагышлы йөзләр әйтеп торыр.
…Без аларны машинабыз килеп туктауга ук күреп алдык. Урам якка караган тәрәзәләргә баккан күзләр игътибар белән килүчеләрне күзәтә. Бәлкем алар безнең йөзләребездән таныш чалымнар эзлиләрдер. Кемгә килгән, кемнеке?! Баласымы, әллә берәр бәхетлесенең туганымы?!

Чирмешәннең үзәгендә урнашкан Картлар һәм инвалидлар йортының бу яңа бинасы ачылуга да алты еллап вакыт узган. Анда эшләүче хезмәткәрләр: “Президент безгә килгән саен керә”, — дип горурланып сөйлиләр. Йорт хуҗасы — элеккеге банкир Җәүдәт Җәдит улы Мотыйгуллинның әйтүенә караганда, баштарак матди хәлләре бик авыр булган. “Хәзер җайлашып киләбез инде”, — диде ул. Быелның 1 сентябреннән алар “автономияле учреждение”ләр исәбенә кертелгән. Бу ни дигәнне аңлата?
— Гади генә әйткәндә, — ди җитәкче, — без карт-карчыкларыбызның яшәү шартларын яхшыртырга тиеш. Максатыбыз шул…

Хәл-әхвәл белешеп, “өйдән өйгә” йөргәндә әлеге максатның ни дәрәҗә­дә гамәлгә ашуын үз күзләребез белән күрдек. Бүлмәләр чиста, җылы, һәркайсында телевизор, суыткыч тора. Әби-бабайларыбыз йомшак урыннарында кайсы телевизор карый, кайсы укый. Йөри алмастайлары — инвалид коляскаларында. “Урамнарны әйләнеп кайтабыз”, — диләр алар, канәгать елмаеп.
— Шул була инде өстәмә хезмәт күрсәтү дигәнең, — дип ялгап китә сүзебезне Җәүдәт Мотыйгуллин.
— Акча каян табасыз соң? — дип кызыксынабыз.
— Моңарчы, 2002 елга кадәр, картларның бөтен пенсияләрен үз кулларына тоттыра идек, — ди йорт хуҗасы. — Пенсия вакыты җитә башладымы, туганнары акча соранырга килә. Ә тегеләре юмарт, аларга акча нәрсәгә, дүрт тапкыр ашатабыз, эчертәбез, киендерәбез, бушлай дәвалыйбыз, яшәү, үзегез беләсез, бушлай, түлисе юк. Газ-су, дип өзгәләнәсе дә юк. Шөкер, кайгы-хәсрәтләре юк бу яктан. Шуңа күрә бар булган пенсияләрен кайчандыр үзләреннән баш тарткан туганнарына биреп җибәрәләр иде. Дөрес түгел бит бу. Болай булмый, дидек. Уйлаштык та, пенсияләренең 75 процентын тотып кала, 25 процентын кулларына тарата башладык. 75 процент дигәнебез барыбер аларга әйләнеп кайта. Әмма инде акчалата түгел, ә бәлки үзләренә кирәкле әйберләр рәвешендә. Телевизор, суыткычларны шул акчаларга алдык. Үзләренә бит, үзләре кинәнә.

Авырдан йөрүчеләр өчен стена буйлатып тоткычлар куелган. Монысы  ин­де — күбрәк инвалидлар өчен. “Гел урын өстендә ятучыларыбыз да 
бар”, — дигәннәр иде безгә. Алар барысы уналты. Күп инде. Караган, тәрбияләгән кешегә мең рәхмәт. Шәфкать туташлары, санитаркалар көн-төн шулар тирәсендә кайнаша. Кайсы шприц, кайсы чәйле стакан күтәреп, бүлмәдән бүлмәгә чапкан хезмәткәрләргә карап, җитәкче: “Кызларның һәрберсенә медаль бирер идем!” — дип әйтеп куйды.

Алтмыш урынга исәп­ләнгән йортта әлегә 42 ке­­ше яши. Тиздән тагы киләчәкләр, чөнки рес­публикада 400 гә якын кеше Картлар йортына чиратта тора. Биредәге хезмәткәрләр барын да үзләре эшли: үлем-китем булса, үзләре юа, үзләре кәфенлек тегә, кабер казый, үзләре җирли. “Бу йортның беренче чираты сафка баскан 1999 ел­дан бирле кырык бер кешене җирләдек”, — диләр алар.

…И-и, Ходаем, үзең сакла! Нинди генә кешеләр юк арабызда. Аяк-кулларында гангрена башланып, хастаханәгә яткан Галина Хуркина операциядән соң инде өенә кайтмаган. Ялвара-ялвара Картлар йортына җибәрүләрен сораган. “Балаларыгыз бар бит”, — дип тә караганнар. Хәзер баласы булган карт-карчыклар бирегә эләгә алмый. Дәүләт ул миһербансызларны әти-әниләрен карарга мәҗбүр итә. Тик биредә башка очрак. Гарип бит. Ә андый кешегә туктаусыз игътибар кирәк. “Монда килгәнемә бер ел инде, ярый әле килгәнмен, шулкадәр рәхәт”, — дипләр куя бәхетсезкәй, — балаларны сугыштырып ятканчы…” Шулай инде, ана иң элек баласы хакында уйлый. Бала гына алай түгел. Хыянәт күбрәк бала тарафыннан кылына. Унике ел урын өстендә яткан Тамара Андреевна янына да кызы бер генә мәртәбә дә килеп карамаган. Аның хакында чит кешеләр кайгырта. “Уналты меңлек карават алдык”, — дип куана йорт хуҗа­сы Тамара Андреевна турында сөйләгәндә. Хәер, бер мәртәбә сеңлесе килгән. Ни өчен дип уйлыйсыз? Хәлен белергә дип түгел, аңа инде бу киемнәр кирәкми дип, киемнәрен алып китәргә килгән. Рөхсәт итмәгәннәр.

Чирмешән ягында туып үскән Дарья түти безне күрми. Ул — дөм сукыр. Әмма дә җор телле икән үзе.
— Ник иртәрәк килмәдең, ник киләсеңне алдан әйтмәдең? — дигән була кунакчыл карчык. — Мин менә чәй куеп торган булыр идем.

Дарья түтинең бирегә күченеп килүенә ун ел.
— Үземә бабай таптым әле, — ди ул кеткелдәп. Аннан пышылдауга күчеп, сорап куя: — Кызым, әйт әле, группа бирмәсләр микән миңа?
— Нәрсәгә сиңа группа, әби?
— Акчам күбрәк булыр иде, — ди карчык тагы кеткелдәп. Хушлашып, чыгып киткәндә ул артыбыздан: “Тагы кил, миңа күз алып кил”, — дип шаяртып кала.
— Григорий абзый белән Лена апа янына кереп чыгасызмы? Алар да парлашты бит, — ди безне озата йөрүче чибәр туташыбыз Румия Даутова. Моңлы көй килгән якка каерылабыз. Григорий абзый да сукыр. Дарья түтичә әйтсәк, аңа да “күз” кирәк. Ул инде үзенә тиешле I группасын алган алуын. Дөм сукырлык гармунда уйнарга комачауламый. Сыздырыпмы-сыздыра абзыең.
— Күңелле икән сездә!
— Әйдә, биисезме, — ди агай һәм шундук бию көенә күчә.
— Шундый алар, — ди Румия, картларның көр күңелле булуларына шатланып.

Иң соңыннан, инде китәргә җыенганда гына, кызыбыз безне бер бүлмәгә алып керә. Өч кешелек бүлмәдә әлегә алар икәү. Сөйләшә, сораштыра торгач, коляскадагы егетебезнең якташым — Кукмара районы Березняк авылы егете булуын, моңа кадәр  Яшел Үзән районындагы инвалидлар йортында яшәгәнлеген белеп алам. “Ник үзебезнең якка кайтмыйсыз, бездә дә менә дигән Картлар йор­ты бар” диюемә, ул авыр сулап куя: “Кызганалар мине анда, — ди көрсенеп. — Ә минем кызгандырасым килми”.
Саубуллашып китеп барганда, якташымның безне карашы белән күздән югал­­ганчыга кадәр озатып калуыннан, аның туган ягын, туганнарын өзелеп сагынуын аңлыйм. Туган якны сагынудан да ачырак микәнни соң ул кыз­гандыру?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар