Логотип
Язмыш

Кышкы романс

Болдырга чыгып баскан Алимә аһ итте. Булса да булыр икән гүзәллек! Алма бакчасы май аенда да бу тиклем соклангыч булмый торгандыр. 

Тәлгәш-тәлгәш кар алкалар саф көмеш сыман аклык белән кышның тансык нурында иркәләнә. Төне буе явып туктаган кар ап-ак мамык юрган хасил иткән дә, ымсындырып, чум әйдә, дигәндәй, кызыктырып, күпереп ята. Әгәренки оҗмахның кышы була торган булса, ул нәкъ менә шушы кышкы бакча рәвешендәдер. Һай, элек тә була торган иде андый оҗмахый кыш мизгелләре. Була торган иде, була торган иде...


Алимә яшьләрчә җитез адымнар белән болдыр басмаларыннан йөгереп төште дә әнә шул яшьлектәге кыштан хәтергә уелып калган сүзләрне бияләйле кул аркасы белән йомшак карга язып куйды: СИН МИНЕМ ТАБЫШЛАРЫМ! Аннары капкадан чыгып, үзен көтеп торган «Субару» эченә кереп чумды. Кышның бу көне ничек кенә ямьле булмасын, Алимәнең нечкәреп торырга, хыялга бирелергә вакыты юк. Ел ахыры, отчетлар тапшырасы, хезмәткәрләргә премияләр язасы, балаларына Кыш бабай күчтәнәчләре хәстәр­ли­се бар.
Үз оныклары да итәк тулы – аларга да бәйрәм ясыйсы...
Эшенә барып утырып, инде күнегелгән мең мәшәка­те­нә чумгач та теге – ишекне ачып чыгуга үзен бөтереп алган «Кышкы романс»ның алгысыткыч көе, моңы җибәрмәде аны. Үзе дә сизмәстән әкрен генә җырлый да җибәрә: «Син минем сагышларым...» Нидән бу, нилектән? Нидән булсын инде – әкияти кышкы манзарадан! Шул уята хәтер күзәнәкләрен! Шул бимазалый ашкын хисле күңелне! Ашкын хисләр, имеш. Һе, әллә безне сөймәгәннәр, дисезме, диме әле шагыйрь? Әллә без үзебез сөймәгәнме! Ә бу романс нәкъ менә шул хакта – сөюләр, табулар, югалтулар хакында. Кайсы алдан йөри – табуымы, югалтуымы? Әллә башта югалтуы, аннан табуымы?
Эш белән мавыгып төш җиткән ләбаса. Җиңелчә ризык китертеп, тамак ялгап алырга булды Алимә. Гадәтенчә, радионы кушып җибәрде. Бу ниткән көн булды соң, ниткән могҗизалы көн?! Радио дулкыннары да бүлмәгә Фидан Гафаров тавышы белән килеп керде: «Син минем сагышларым...» Бу ниткән мистика! Тәки Алимәне үткәндә калган кышларга кайтармакчы бит бу моң. Кайсысына микән? Әйдә, бу җырны икәү бергә сәхнәдән җырлаган кышка кайтсын әле ул. 
Баланлыга педпрактикага кайткан иде Алимә.
Ба­лан­лы авылын үзе сайлады. Чөнки җәй көне, яшь җиң­гәсе авылларына Сабантуйга чакыргач, абыйсына ияреп кайтканы бар иде инде ул бу авылга. Сабантуйда башта түгәрәк уртасында гармун уйнап кызларны биеткән, аннары мәйданга чыгып көрәшкән егетне күреп, күреп кенә түгел, тәмам күз салып киткән иде кыз. Шул чагында абыйсына әйтте дә әле ул: «Менә, абый, күр дә тор, мин шушы егеткә кияүгә чыгам!» Абыйсы елмаеп кына куйды: «И-и, сеңлем, мондый егетләргә кызыгучылар күп булыр. Адарынма. Анысы, син дигәнеңне эшләми калмыйсың инде. Тик шулай да, ни бит, сеңлем, үз тиңеңне чамаларга кирәк». Абыйсының бу сүзләренә Алимә үпкәләп тормады. 
Декабрь башында мәктәпкә кайтып та төште.
Прак­тика дигәч тә, аңа читтән торып укып йөрүчеләр-нең сәгатьләрен өеп бирделәр. Тарих, география, җыр –
өлгер генә. Яшь кеше тарта ул дигәндәй, Яңа елның Чыршы бәйрәмен үткәрү дә Алимәгә йөкләнде. Әйлән-бәйләне генә җитмәгән, зурлар өчен бал-маскарад, концерт дигән өлеше дә. Көн-төн репетицияләр. Ә теге гармунчы-көрәшче егет шул мәктәпнең физика укытучысы булып чыкты. Хәер, Алимә аның шулай икәнен белеп килде ләбаса бу мәктәпкә. Разведка эшләде. Ягъни егет йөрәгенә илтә торган иң кыска, иң туры юлны сайлады тәвәккәл кыз. Сәхнәдән менә шушы –
бүген эзәрлекләгән «Кышкы романс»ны җырлаган көне Алимәне Ибраһим­ның йөрәк патшасына әйлән­дерде дә куйды. Менә бит җырның кодрәте. Әйе, гармунчы-
физик Ибраһим исемле иде. Ул Алимәнең үзен «аулаганын» сизмәстән, кызга үлеп гашыйк булып куйды. Икесенең дә тәүге мәхәббәт­ләре иде бу. Электә булган шаярулар, яратам бугай, дип уйланылган кыз-егетләр, бер дә булмагандай, онытылды да куйды. «Акты тулып, акты ташып кар сулары. Шулдыр инде язның шашып ярсулары...» 
 
Репетицияләрдән соң, авылның ак карын шыгырдатып, янәшә атлап кайтулар чаңгы юлларында янәшә эзләр салулар белән чиратлашты. 

Уку елы тәмамлануга алар Казанга киттеләр. Яшь гаилә булып. Китәр өчен сәбәп чыкты. Алимәне Комсо­молның өлкә комитетына инструктор итеп алдылар, Ибраһим да кала алмый иде. Кем әйтмешли, тукмагың кайда, сукмагың шунда! Мең мәшәкатьле комсомол эшенә яшь балалы гаилә ыгы-зыгысы өстәлде. Ничек тә булса тораклы – үз почмаклы буласы килү теләге дә йөгертә иде яшьләрне. Тик торганга – шымытыр, ди­ләр­ме әле. Бер эшне дә ярты-йорты эшли белмәгән Алимә тиен кебек бөтерелде. Әҗере дә озак көттермәде. Фатирлы булып куйдылар. Хәер, Ибраһим да гаилә камытын тырышып сөйри. Аның эше хәзер командировкалар белән бәйле. «Терминал» заводына тәэминат­чы булып урнашкан иде ул. Тәэминат эше бүренеке кебек, аны да аяклары туйдыра. Шуңа күрә атналык командировкалар гадәти хәл итеп кабул ителә иде.
Бервакыт комсомоллар Аккош күленә чаңгылы сәфәргә чыктылар. Алимә, кышкы урманга хозурланып, кызылтүшләр уенына сокланып бара торгач, урман түренәрәк кереп киткән. Хәер, берьялгызы түгел икән әле. Әнә, алдарак бер пар назлашып бара. Кызы таеп егылгач, егете аны торгызып, өстен каккалады, иелеп битеннән үбеп алды. Алимә шуып барган җиреннән шып туктап калды. Егетнең өстендә Алимәнеке төсле чаңгы киеме иде. Ибраһим белән икесенә бер иштән итеп, Ригадан алып кайткан иде ул шундый костюмны. Булмас! Ибраһим Дубнага командировкага киткән иде бит әле. Бер атнага. Атнасы ике көннән генә төгәлләнә.
Тик бу кеше чыннан да Ибраһим иде. Алимә аны мең, юк, миллион кеше арасыннан да танып алыр иде. Ул бу, ул! Ә теге хатын-кыз кәмәше кем, алайса?
Нигә Ибраһим аны үбә? 
Тегеләр борылып каршыга шуып килә башлады. Алимә аларга юл биреп читкә тайпылмады, хатын-кызның йөзенә бәреп кенә күз ташлады да выжлап узып китте. Ибраһим ягына күз ташлап та тормады. Нигә?
Хатынны таныды Алимә. «Терминал» заводы ашханәсендә цех башлыгы булып эшләүче Зинира – Зиночка иде. Битләре уймакланып, күзләре ялкынланып торган чибәр дә, дәртле дә хатын. Бервакыт алар катнашкан банкетка хезмәт күрсәткән иде ул. Шуннан хәтерләп калынган. Ул чагында аның Ибраһимга ел-маюлары этикет кына дип кабул ителгән иде. Алай гына булмаган икән шул. Әле менә чаңгы юлында да Алимәгә бик җылы елмаеп калды. Акыллы елан! 
Соңлап кайткан хатынын Ибраһим гаепле кыяфәт белән каршы алды. Ул бүген командировкадан «кайткан» иде. Хәтта шулпа да куеп җибәргән. Балаларның өй эшләрен дә карашкан. Менә ич ул – гаиләдән беркая да китмәгән! Тәмләп кенә кичке ашны ашагач, Алимә иренә урын җәйде. Ибраһимны мактап та алды: «Акыл­лы кеше инде син, багалмам. Зәвыгың да бик әйбәт икән. Бик чибәр хатын тапкансың». Шуннан бүтән сүз куертып тормады. Әмма аның йөрәгенә кар суыгы төшкән иде. Кайчан гына җылыныр ул. Ярсыйсы да, җылыйсы да килми иде аның. Арыды ул, арыды, рухы сынды. Бетмәс-төкәнмәс җәмгыять эше белән гаилә бәхете уртак фикергә килә алмый торгандыр шул.
Үзе, бары үзе генә гаепле. Иренә игътибары, җылылыгы җит­мәде. Инде менә бөтен, бәхетле дип уйланылган гаилә түгәрәге өзелеп бара. Тик аны ялгау, ямау хәстәре белән йөрергә Алимәнең вакыты юк. Йөген, вазыйфасын алга таба тартасы бар. Аның сынатырга хакы юк. 
Ә ирне тыеп, тиргәп, оялтып кына туры юлга күндереп була дигәнгә ышанмый ул. Ибраһимның үз акылы бар. 
 
Ул – комсомоллар башлыгы, чарасыз калганда бер Ходайга аркалана торган иде.

Йөрәгендә боз суыгы тоеп яшәү алты елга сузылды. Ибраһим сабыр хатынының ызгыш-талаш чыгармасын аңлагач, беркадәр басыла төште кебек. Хатынына ягымлы, балаларга игътибарлы, кайгыртучан ир һәм ата булып кыланды. 
Ул арада заманалар болгана башлады. Барысы өчен үзен җаваплы санаган Алимә гаилә иминлеген, балалар киләчәген уйлап, тәвәккәллек сорый торган гамәлләргә тотынды. Фирмалар ачты, киңәйде. Хәзер инде аның вакыты бөтенләй дә юк. Шулай әйбәт тә. Югалган бә­-
хете өчен кайгырып утырса, үзенең дә югаласын белеп тора ул. Ә аңа югалырга, сынатырга ярамый. Көндәш­ләр, дошманнар көрәшеп яшәр өчен, яңа җиңүләр яулар өчен кирәк ул!
Бер көнне киңәшмә вакытында Алимәнең кәрәзле телефоны шалтырады:
– Ибраһим нигә телефонын алмый? – диде телефондагы хатын-кыз, боеручан тавыш белән. – Ул бүген миңа күчеп килергә тиеш иде. Әйт аңа, көтеп утырам.
– Ул өйдә калган иде. Телефонын нигә алмаганын әйтә алмыйм. Башка телефонга шалтыратып карагыз, – диде Алимә сабыр гына. Үзенең чәч төпләренә кадәр тир бәреп чыкты. Киңәшмәдә
утыручылар берни сизенмәскә тиеш.
– Ибраһим синең ахмак, томана балаларыңны караганчы минем акыллы балаларымның әтисе
булыр. Синең ише бозык хатын янында тилмереп яшәмәс. Син әле дә начальнигың астыннан җавап-лашып ятасың. Эш урынында бит, оятсыз! – дип ярсыды Зинира телефонның теге очында.
Алимә, җыелыштан гафу үтенеп, коридорга чыкты да, ипле тавыш белән: «Син ярсыма әле. Ибраһим килер ул синең яныңа. Минем өчен дә борчылма. Сөяркәм мине кабинетларда яратмый, ул минем өчен аерым квартира тота», – дип, сөйләшүгә нокта куйды. Зинира зур хата җибәрде. Балаларга кагылды. Балаларын якларга дигәндә, Алимә – ана арыслан! 
Өенә кайткач, Алимә бу юлы тыныч кала алмады, тик ярсымады да. Сүзне җайлап кына башлады: «Багалмам, кит син сөяркәң янына. Бергә яшәгез.
Тик төнгә өйгә кайтып куна торган бул. Балалар әтиләрен күреп торсыннар. Әтисез бала бик боек
була ул. Син бит үзең дә педагог булган кеше. Алар исәя төшкәч, бөтенләй китәрсең. Аннан сиңа тагын бер үтенечем бар. Ул хатыннан мине теләсә ничек яманлат, бер сүзем юк, тик балалар хакында начар сүз әйттермә. Ул синең улың белән кызыңны – синең белән минем мәхәббәттән туган балаларны ахмак дип атады. Ә бит кызың быел шахмат ярышында җиңеп кайтты. Улың да олимпиадаларда йөри.
Безнең алар белән горурланыр көннәребез алда әле. Уйла син, уйла».
Ибраһим Зинирага китмәде. Гомумән, аның белән арасын өзде. Әмма хатынын үлеп көнли башлады. «Кемнәрдер фатир тотып ярата торган» хатын аның үзенә кирәк булды. Алимәнең дә багалмасының озак елларга сузылган гыйшыклык исереклеген фәкать дәвамлы чир зәхмәте итеп кенә кабул итәргә акылы җитте. «Акты ташып кар өстендә калган эзләр...»
Зинирага соңгы мораль һөҗүмне Алимәнең шоферы ясаган булып чыкты. Йомыш белән нәкъ шул хатын янына борыласын кем белгән бит. Җибәрмәгән дә булыр иде шоферын. Ә теге хатын, кем шоферы килгә­нен белгәч, теленә салынган: «Ире һаман да шуның белән торамы? Тапкан инде бер адәм тәга­нәсен...» Шофер җавапны кыска тоткан: «Алимә Шаки­ровнаның алабае булырга да риза булыр 
идем мин!»
 
...Ибраһимның хатынын тәрәзәдән карап озатып кала торган гадәте бар. Бу юлы да, чыршы тәпиләре белән сурәтләнгән тәрәзә бозын эретеп, урамга карады. Карады да әсәренеп калды. Ул тиз-тиз генә киенде, ишегалдына чыгып, Алимә язган язуга яңа сүзләр өстәде: СИН МИНЕМ САГЫШЛАРЫМ, СИН – ГОМЕР АГЫШЛАРЫМ!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искиткеч. Бик тәрбияви булган бу. Иҗатыгызда унышлар телим.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Фильм тошерерлек кочле эсэр, кочле Алимэ!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Асия Юнысованын хикэялэрен бик яратып укыйм. Бу эсэре дэ бик ошады. Ижатында зур унышлар телэп калам!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Мин дә, Асия Юнысова кебек оста итеп сүрәтләп хикәя яза белү сәләте бары тик Раббының үз тарафыннан гына биреләдер диеп уйлыйм...

          • аватар Без имени

            0

            0

            Чыннан да рухи зэхмэт бу ирдэ. Юньсез хатын белэн кэеф-сафа кылып йоруче иргэ нэрсэ житми гаилэдэ? Пычрак житми, тэртипле монэсэбэт туйдыра . Дорфа ,йогэнсез секс житми.Яратуда тугел монда эш, монда " норма бозудан"лэззэт алуда эш. Вакытлы куренеш булса да, гаилэдэге монэсэбэтлэрне агулый бу мавыгу барысы да фаш булгач. Ачыктан ачык иренне бир дип сорарга барып житкэн икэн сояркэ, димэк ул инде бутэн элеге йокне кутэрэ алмый. Тыныч акыл, горурлык булганда барысы да утеп китэ.

            Хәзер укыйлар