Логотип
Язмыш

КҮК ТҮБӘЛӘР БИЕК ҺАМАН...

Бервакыт шулай Мөдәррис Әгъләмов китабын актарып утырам. Шигырь юллары, Мөдәррис тавышы белән яңгырап, җаннарны актара: 
 «Үз халкыңның киләчәген,
Үткәнен, бүгенгесен;
Кайгысының, шатлыгының
Зурлыгын белер өчен...
 Мин инде Мөдәрриснең үзен күрәм кебек: куллары йодрыкка төйнәлгән, сүзләрен өздереп-өздереп әйтә, «нәни гигант» шулай шигырь укый:
Еракка китеп кара син,
Еракка китеп кара!»
  Әле берсе, әле икенчесе аша Мөдәрриснең җан авазы ишетелгәндәй була:
«Ак кәгазьгә сүзләр булып кан тама,
Салкын тирләр бәреп чыккан аркама»... 
Чып-чын оратор!
Һәм шунда кинәт... «Карлар ява». Мөдәрриснең кайнар, чакматаштай үткен юлларыннан соң бөтенләй башка дулкынга күчтем дә куйдым.   
Ап-ак карлар ява, ап-ак карлар
Алып китә мине үткәнгә.
Ул көндә дә шулай, ап-ак карлар
Ява иде сине көткәндә... 
 Тымызык кына булып томан артында калган яшьлек елларым күз алдымнан үткәндәй булды. Ялтырап яткан чана юллары, кар каплаган түбәләр, тәрәзәдәге кышкы бизәкләр, ишекне ачуга дуылдап керүче салкын һава йомгагы, көртле юллар... Ак төснең әллә нинди төсмерләре күз алдымда биеште. Талгын гына карлар ява. Бар дөнья акка төренгән. Моң да, шатлык та, өмет тә бар ул карларда. Күңелдә ниндидер кыңгыраулар чыңлап алды. Буран бөтерелеп, вальска әйләнде. Китап та, Мөдәррис тә онытылды. Мин, 16 яшьлек егет, кышкы кичтә Теләче клубында, баян телләренә баса-баса, марҗа кызларын биетәм. Кызлар вальска әйләнә. Вакыт та чаба гына. Сәгать телләре кичке 9 ны да, 10 ны да уза. Ә минем 12 чакрым араны теркелдәп, туган авылым Югары Кибәхуҗага җәяү кайтасым да бар. Урамда кар ява. Ул басуларга, юлларга сара. Күбәләк карлар ак чәчәкләр булып кайтыр юлларыма  сибелә. Кайтмас идем – авыл сагындыра. Анда – әти-әни, дуслар, тагын берәү бар...
Икенче бер кышкы сурәт. Мин Ерак Көнчыгышта хезмәт итәм. Иксез-чиксез тайга. Урман эченә чыгып, баянда уйнап утырам. Туган якларны сагынудан күңелдә яңа көйләр бөреләнә.
Һәм менә тагын... «Карлар ява». Болары – Мөдәррис кышы, Мөдәррис карлары. Җырлап тора! Көй сорап тора! Үземә ошаган шигырьгә мин шундук көй язам. Бу юлы да шулай хисләнеп кереп киттем дә,  яңа җыр туды. Мөдәррискә әйттем.
«О-о! Мин бу шигырь барын оныткан да идем», – дигән була. Җырны ошаттылар, дигәч, канәгать елмайды тагын. Ул бит җырлар яза торган шагыйрь түгел. Аннары ул махсус җыр тексты язам дип тә утырмаган. Мөдәрриснең: «Җыр ул күмәк хезмәт. Шагыйрьнең, композиторның, җырчының, режиссерның уртак көче кергән аңа», – дип әйткәнен хәтерлим. Тагын бер фикере истә калган: «Җыр текстлары белән артык мавыгырга ярамый. Бик өметле шагыйрьләр дә, мавыгып китеп, саегалар. Шигырь язмыйча, җыр тексты гына язалар...» 
Ә теге вакытта, хәтерлим, Мөдәррис, тыйнаклык күрсәтәсе килеп: «Менә Наҗар Нәҗми карлар ява дип язган иде, аныкы көчле ул!» – дип куйган иде. Рим Хәсәновның «Кышкы романс»ы турында әйтүе инде.
Менә тагын җир өстенә карлар ява,
Бөтен нәрсә калган кебек кар астында...
Мондыйрак юллары да бар:
Акты безнең кар өстендә калган эзләр,
Акты елап икәү бергә салган эзләр...
Әһә, дим, Мөдәррис тә бу шигырендә әнә шул ноталарны җиткерергә теләгән түгелме соң?  Икесендә дә – Мәхәббәт темасы. Ләкин хәзерге кебек «Мин сине яратам!» дип әйтмиләр иде ул чакта. Үгет-нәсыйхәт тә юк иде. Хәзер барысы да бар – җыр гына юк!
«Карлар ява»ны радиога беренче булып Рафаэль Сәхәбиев яздырды. Кече симфоник оркестрга кушылып җырлады Рафаэль. Аның лирик баритон тавышы, күңелнең иң нечкә кылларына кагылып, рәхәт бер дулкында тибрәтте. Флейта, торба тавышлары үзенә бер аһәң белән яңгырады. Әйтерсең, нәфислек, хис, романтика җил һәм мәхәббәт канатында очты. Шатлык та, өмет тә, сагыну да бар анда. Кушымта өлешендә җыр, кульминациясенә җитеп, тагын да көчәеп яңгырый:
Күк түбәләр биек иде!
Урамнары шундый киң иде.
Безгә сөю вәгъдә иткән урам
Бәхетләргә илтер күк иде...
 Зиннур Нурмөхәммәтов, Хәнәви Шәйдуллин репертуарында да яңгырады җыр.   Баянчысы Ирек Галимов  Илһам абый Шакировтан «Карлар ява»ны җырлатасы килеп йөрде. Мин аны «Һаман яратам» дигән җырлар китабыма да керттем. Хәзер инде яшьләрдән җырлатасы иде аны. Күк түбәләр дә биек һаман, урамнар да киң һаман...    
                                                                   
 Татарстанның халык артисты, композитор  Фәрит ХАТЫЙПОВ истәлекләренә нигезләнеп, Эльмира ЗАКИРОВА әзерләде. 
                                                       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар