Хатын-кызга ни җитми соң?

Ир-ат белән хатын-кыз кайда җиңел генә аралашып, сөйләшеп китә ала? Әлбәттә, юлда. Без дә менә очраклы танышым Камил абый белән иркенләп гәпләшәбез.
Аның, күрәсең, күңеле тулып ташыган чагыдыр. (Була, ир-атның да була андый вакытлары!) Ә минем Камил абыйның хикәятен тыңламый чарам юк, чөнки аның машинасында Казанга баруым. Башкалага кадәр әле юл ерак. Әйдә, рәхәтләнеп сөйләсен.
Нишләптер, яшь чакларын ук искә төшерергә булды Камил абый. Авылда яшәгән вакытларын. «Армиядән кайткан елны бер кыз белән йөри башлаган идем мин...» – ди. Матур егет булгандыр Камил абый, әле дә, алтмышка җитеп килсә дә, ярамаслык түгел. Ә ул вакытта... Кыскасы, шулай әйбәт кенә очрашып йөргәндә, үзе әйтмешли, «сбой» килеп чыга. Сөйгәненең дус кызы (!), ничектер бер сөйләшеп торганда: «Сезнең Сәрия белән араларыгыз ничек соң?» – дип сорап куя да, «Сәрияң бит сине бозау дип әйтә», – дип, егетнең күңеленә коткы сала.
– Беләсеңме, нигә бозау дип әйткән ул миңа?
Камил абый сөйләвеннән туктап, машина көзгесе аша гына миңа күз ташлый, аннан, нидер әйтүемне көтеп тә тормастан, үз соравына үзе үк җавап та бирә:
– Никахка кадәр үземнеке итмәгәнгә!
Кыскасы, ул Сәриясен ташлап, Казанга үзе генә китеп бара. Кызның да бәхете булмый.
– Ә сезнеке? – дип кызыксынам мин.
– Минеке дә... – Монысын инде Камил абый теләр-теләмәс кенә әйтә. – Хатын белән аерылыштык...
Шунда ук үпкәсен исенә төшерә: күпме булышкан ул бабаларына, ягъни хатынының әти-әниләренә, күпме булышкан... Ә хәзер элеккеге туган-тумачалары очрашканда эндәшми дә узалар ди. Тик монысы әле аның әллә кайчангы тарих. Яраларның яңараклары да бар икән – бик яратып өйләнгән икенче хатыны хыянәт иткән Камил абыйга.
Бервакыт шулай эштән кайтышлый Камил абый кайчандыр бергә эшләгән таныш хатынын (тагын хатын-кыз!) очрата. Сөйләшеп китәләр, бер йортта яшәүләренә шаккатышалар. «Сезнең тәрәзә кайсы соң?» – дип сорый танышы, гөнаһ шомлыгына каршы. Камил абый өченче катта балкып ут янган тәрәзәләргә күрсәтә. Тегесе исә, әйтерсең лә, шуны гына көтеп торган – яра да сала: «Бу фатирга
ниндидер ир-ат килеп йөри бит, зәңгәр халатлы бер хатын аны тәрәзәдән куллар болгап озатып кала...»
Зәңгәр халатлы хатын... Менә шушындый ышанычлы, төгәл мәгълүматтан соң йөрәк ничек түзсен? Очраклы очраган теге хатынның үҗәтлеген күр әле син: Камил абыйның телефон номерын сорап ала да, соңгы «хәбәрләрне» даими җиткереп тора. «Теге нәрсәсе килде, – ди, – кырык минутлардан чыгып китте», – ди.
Камил абыйның эше сменалы була, ул гел бер вакытта – иртәнге җидедә чыгып китә. Ул көнне дә өйдән вакытында кузгала Камил абый, тик подъезддан чыгарга ашыкмый, караңгы почмакта көндәшен көтә. 15-20 минуттан, чыннан да, ят бер ир-ат аларның ишек төбенә килеп баса. Өстенә кара төстәге кыска куртка, башына кепка кигән, башкалардан бер ягы белән дә аерылып тормаган бу адәм сантехник, слесарь, йә электрик булып кына чыкса кана! Кызганычка каршы, юк шул...
Алга таба вакыйгалар нәкъ кинодагыча бара: көндәше белән «разборка», хатыны белән аңлашу.
– Каршыма утырттым да Валяны (хатыны керәшен), сорыйм, – дип сөйли Камил абый. – «Аның миннән кай төше артык соң?» – дим. Эчмим-тартмыйм, акчаны да начар эшләмим. Миңа караган да утыра, бер сүз эндәшми, үзенең күзләре тулы яшь.
Начар сүзләр белән тиргәми бит Камил абый хатынын. Аңларга гына тырыша. Нигә? Ни өчен? Миңа да шул ук сорауны бирә: нигә хыянәт итте икән? Ә мин каян белим ди? Хыянәтнең сәбәпләре күп булырга мөмкин инде аның. Берәүләрне бу адымга иренең эчәргә яратуы, игътибарсызлыгы этәрә торгандыр, икенчеләрне – тормышының ул теләгәнчә мул булмавы, матди файда өмет итү, өченчеләрне – яшьлектәге кебек кайнар хисләр, романтика эзләү, дүртенчеләрне – чын-чынлап гашыйк булу... Тик бу сәбәпләрнең барысының да нигезендә канәгатьсезлек ята торгандыр.
Камил абый исә хатынын һаман ярата. Юкса миңа – очраклы бер танышына инде ярты ел элек булган вакыйгаларны үз иркеннән сөйләп кайтыр идемени? Ә мин исә аның моң-зарларын тыңлап, әмма бөтенләй башка нәрсәләр уйлап барам.
Хатын-кызның хыянәте турында бик күп нәфис фильмнар караган, әдәби әсәрләр укыган булсам да, реаль ир кешенең реаль хикәятен минем әле беркайчан да ишеткәнем булмаган икән! Алай гынамы, бер-беренә «яхшылык» теләүче «дус кызлар», читләр тормышын күзәтергә һәм хаталарын «төзәтергә» атлыгып торучы күрше хатыннар булуына да моңарчы ышанып бетмәгәнмен, ахрысы, мин.
Ә бит нинди куркыныч дөньяда яшибез икән! Якыннан артык таныш булмаган кайберәүләр белән урамда, тукталышларда, транспортта әдәп саклап кына сөйләшү гадәте дә тыныч яшәргә комачаулыймы әллә безгә?
Юк, сәбәпләре ничек кенә җитди булса да, ир-хатын мөнәсәбәтләренә саксыз кагылырга ярамыйдыр ул. Монда катгый, ашыгыч нәтиҗәләр, кырт кисүләр, тиз арада гаделлекне торгызырга тырышулар – берсе дә үзен акламый.
– Әллә берәрсе белән таныштырыйммы үзегезне? – дим, Камил абыйның күңелен күтәрмәкче булып. Ул кул гына селти. Аңа бүген әле хатын кирәк түгел. Аңа хатын-кызны гафу итү өчен вакыт
кирәк.
Психология фәннәре кандидаты, социология фәннәре докторы Айсылу Нәгыймова кидәше: http://syuyumbike.ru/sorau-belgech/?id=427
фото: pixabay.com
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Менә шулай... Чәй кайнар суга эләгү белән куе булып чыга башлый. Буяу бит инде. Шайтан алгыры!..
-
24 июнь 2022 - 20:53Без имениГрей бабай ни русча, ни татарча сойли белми.Уфада – «ТМТV» татар музыкаль премиясе тапшыру тантанасы узды
-
22 июнь 2022 - 12:48Без имениМин эшлэп карадым. Йомырка салгач та пешеп китэ дэ, Сары таплы эремчек булды.Өй шатларында – сыр
-
16 июнь 2022 - 22:23Без имениБәхетле гаилә.СүбөханАЛЛАҺ!Кадерле,кирәкле,иманлы булып тигезлектә,чын ир--ат,гаилә тоткасы белән яшәп бетерергә насыйп булсын!Бик матур ярату,гаилә кору тарихы!Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин...
-
17 июнь 2022 - 23:08Без имениЭй кыланып та карый инде, гэлуш киеп чыкканчы, тусинка киеп чыксыннарУфада – «ТМТV» татар музыкаль премиясе тапшыру тантанасы узды
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.