Үкенечләр - урман...

Ул миңа берсендә, радиога хат язып, үзенең туган көненә җыр тапшыруларын сорарга кушкан иде. Зөфәр Билалов җырлый ул җырны. Сез дә беләсездер, “йөгерә-йөгерә кереп адаштым” дигән юллар бар анда. Блокнотыма ул чакта сөйләшкән сүзләребезне дә язып куйганмын. “Сугыш башланганда миңа 18 яшь тә тулмаган иде әле, наным, - дип сөйләп утырган ул миңа. - Әтине алдылар, әни белән икебезгә дүрт бала белән калдык. Ат җигеп тә, үгез җигеп тә эшләдем, окоп казырга да җибәрделәр. Бар теләгәнем - сугышлар гына булмасын, балам! Җизнәгез генә иртә китте, 32 ел гына торып калдык. Вафатына уналтынчы ел китсә дә, аны уйламаган көнем юк минем. Моңсу шул, бик моңсу. Җырдагыча, урманнарга кереп адашкан кебек кенә булды шул...

Малайлардан, кызлардан ризамын. Өч ул, ике кыз үстердек, бар да гаиләлеләр...”

Мин боларны радиога язасы хатыма кирәк булыр дип теркәп куйганмындыр инде. Үтенечен онытмадым да, башта уку, имтиханнар, аннан эш, гаилә мәшәкатьләре белән үти дә алмадым. Мин моны яңадан кичә искә төшердем. Ә ике көн элек 87 яшьлек ул ананы баудан өзеп төшерделәр.

Намаз яшендәге карчыкның үз-үзенә кул салуы, дөньядан мордар булып китүе Галимә апа яшәгән бистә халкын тетрәндерде генә дисәм, аз булыр. Соңгы язуын калдырмаса да, әбинең нигә болай эшләве берәүгә дә сер түгел. “Малайларга, киленнәргә, кызларга артык кашык булудан ардым, муенга элмәк салып котылсам гына”, - дигән сүзләрне таныш-белешләренә, күршеләренә генә түгел, ул хәтта инде кызларына да әйткәләгән булган. “Андый сүз сөйләмә, шайтан кулыңа бау тоттырыр”, - дип ачуланганнар үзен. Түзәр чамасы, чыннан да, калмаган, күрәсең. Соңгы вакытларда таягына таянып күбрәк урам тирәсендә йөргән ул, ашау-эчүе дә күршеләрендә узган, соңгы тапкыр бер ай элек аны юындыручылар да тагын булган.

Ана күңеле киң шул миңа - дип    сөйләп    утырган иде. Сер бирәсе, белгертәсе килмәгәндер инде.    

Мәет өстендә сүз күп булды. Каенанасын башын элмәккә тыгуга кадәр китереп җиткергән киленне гаепләделәр, бердәнбер әниләрен үзләренә сыендыра алмаган кызларына шаккатылар, бер хатыннарына хуҗа була белмәгән улларын ачуландылар.

Ана кеше дөньядан үзе җан иңдергән балаларына рәнҗеп, үпкә белән китте. Җыелган халык мәрхүмәне озатканда кызларының елап калуларын да яратмады. Җеназа өстендә елап, үкенеп кенә үткәннәрне кире кайтара алмыйсың. Аналарның кадерен алар исән чакта белергә кирәк.

“Галимәне Ходай бу гөнаһысы өчен кичерер, балалары гына мондый зур рәнҗеш белән ничек яшәп бетәрләр хәзер?!” - дигән сүзләрне дә күп әйттеләр.

Галимә апа миңа да үкенечнең никадәр авыр булуын аңлатып китте. Хәлемнән килсә дә, үзе исән чагында үтенечен үти, аның хөрмәтенә җыр сорый алмадым мин. Ул моны инде оныткан булгандыр, дип, үз-үземне ышандырасым килә хәзер. Фани дөньядан үзләренә бәхиллеген бирми киткән әниләрен уйлап, Галимә апаның биш баласы бүген үзләрен ни дип юаталар, гөнаһларын ничек юарга уйлыйлар икән? Уйлыйлармы икән?
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Бозым Сихерчеләр, имчеләрне никтер картаеп-бирчәеп беткән карчыклар кыяфәтендә генә күзаллый иде моңарчы Галия. Аларның яшәгән йорты да каядыр бер читтә, аулакта булырга тиеш иде кебек. Ул йорт үзе үк күңелдә шик уятырга, шом кертергә тиеш...  Ачык йөзле, ак яулыклы апа каршы алды аларны.
    8259
    1
    106
  • 8764
    2
    57
  • Ялгыш очрашу Инде ничә ел үткән, әмма аны күргән саен, атлап барган җирдән адымнарын әкренәйтә, йөзенә иңгән гаепле елмаюын махсус җыерылган кашлары астына яшерергә тели. Оныта алмый бугай шул...
    9740
    1
    55
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...