Логотип
Язмыш

Казанның кадерле кичләре

Казан кичләре...

Казан кичләре
Хәсән Туфан шигыре
Сара Садыйкова музыкасы

Кил әле, Иделнең җиләс җиле,
Юлларга чәчәкләр сип әле.
Ак булып, саф булып истә калсын
Казанның кадерле кичләре.

Туган ил чакырган зур юлларга
Китәрбез таңнарда без моннан.
Озатып калырсың безне, Казан,
Баласын очырган кош сыман.

Яшәрбез туган җир туфрагында,
Кырларда, Иделдә-диңгездә.
Исән-сау булсыннар балалар, дип,
Хәерле юл телә, Ил, безгә.

Иделгә сузылган айлы юлдан
Тын гына, моң гына җыр ага.
Сагынырбыз, дуслар, бу кичләрне
Чәчләргә чал кергән чорда да.


Ал гөлләр сибегез безнең юлга,
Иделнең иртәнге җилләре.
Мәңгегә, гомергә истә калсын
Казанның кадерле кичләре.


Бу җырны кайларда гына җырлар­га туры килмәде! Ерак-ераклардан Казанга кайтып килгәндә, поезд тәгәрмәчләре тукылдавына кушылып, авыз эченнән генә шушы җырны көйлим. Ниндидер күтәрен­келек тә, сагыну да, яшьлеккә хас ашкыну да бар анда. Озакламый Казанга кайтып төшәсемне күз алдыма китерәм. Хатыным Рәзилә белән дә поездда, менә шушы җыр  яңа гына чыккан көннәрдә танышкан идек... Шуның белән дә кадерле әле ул миңа. 

Ә инде Җир шарының әллә кайдагы Африка кыйтгасында, Тунис, Гыйрак, Сенегал кебек дәүләтләрдә Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән концертлар куеп йөргәндә үзебезнең «Арча»ны сузып җибәреп (үзем Арчаныкы булгач соң! – Ш. Ә.), йөрәк ярсуын басам. Юк, «Казан кичләре» ныграк туры килә бугай: «Исән-сау йөрсеннәр балалар, дип, / Хәерле юл телә, Ил, безгә...» Өчәр айга гастрольләргә чыгып китәбез. Дөньяның ерак илләренә барып җитәбез. Венгрия, Чехословакия, Италия, Финляндия, Төркия, Японияләр... Ләкин безнең Казан барысыннан да матуррак, ягымлырак, яктырак сыман. Минем өчен «Казан кичләре» сагыну җыры ул, Казаныбызга мәдхия кебек. Концертларда «Казан кичлә­ре»н җырлаганда, залның да минем дулкынга күчүен, җырга кушылуын тою күңелгә рәхәтлек бирә.

«Казан кичләре»н күп җырчылар җырлады. Хәзерге җырчылар да аны бик теләп үз репертуарына ала. Ә ул җырны иң беренче башкаручы мин  идем! Авылдан чыгып китеп, профтехучилищега укырга кердем, слесарь һөнәрен үзләш­тереп чыктым. Заводта эшләгәндә Сара Садыйкова җитәкләгән М. Горький исемендәге үзешчәннәр клубындагы халык хоры мине магнит кебек тарта башлады. Кичләрен гел шунда чыгып чабам. Шулкадәр күп халык йөри иде анда! Сара апа үзе усал, үзе күңелле кеше иде. Ни уйлый, шуны маңгаеңа бәреп әйтә! Сүгеп тә ташлый, мактап та куя. Бик дус идек аның белән. (Сара апа тәкъ­диме белән 1963 елда Казан музыка училищесына укырга кердем. Аны тәмамлагач, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә килдем. Тормышымда чын мәгънәсендә остазым булды ул. – Ш. Ә.) Минем җырлавымны ярата иде. Ул вакытта кесә телефоннары юк, кайчак айлар буе да гастрольләрдән кайтып кермибез. Сара апаның: «Мин сине эзләп таба алмыйм, кайда йөрисең син?» – дип язган хатларын да алыргатуры килгәләде. «Өч кенә җырчы бар минем өчен, Илһам Шакиров, Рафаэль Ильясов, берсе – син!» – дип, мине үсендереп тә җибәрә иде ул. Әле дә хәтерлим, 1972 ел иде. Сара апа, үзе пианинода уйнап, үзе җырлап, безгә өр-яңа җыр тыңлатты: «Казан кичләре»! Шигыре –  Хәсән Туфанныкы, ди! Шундук чал чәчле шагыйрь күз алдына килеп басты. Казан белән саубуллашып, ерак-еракларга киткәндә аның йөрәгендә дә сагыш, ярату, өмет, хыял уты дөрләгәндер, күңел кылларын чиртеп алгандыр. Карашы Иделгә сузылган айлы юлны, ал гөлләрне, кичке Казанны сөеп үткәндер. Сара апа шагыйрьнең менә шул халәтен сиземләп көйгә салган. Сүзләре дә, көе дә күңелләрне айкый, хыял канатында әллә кайларга очыра, кабат-кабат тыңлыйсы килә! Сара апа үзе дә илһамланып, хисләнеп җырлый. Без, сихерләнгәдәй, аңа кушылабыз, отып каласыбыз килә. «Казан кичләре» синең җыр булыр, Шамил!» – диде Сара апа.  Исемдә, Фәхри абый Насретдинов: «Сара аны миңа биргән иде бит», – дип, миңа үпкәләп тә йөрде әле. Мин дә үҗәт: «Ул бит үзе кулыма тоттырды», – дим...  Исмай ага Шәмсет­ди­нов радиода тавыш режиссеры булып эшли иде. Аңа барып язылдык. Җыр бик популяр булып китте. Аны яшьләр, студентлар җыры дип тә йөртә башладылар.

Тагын бер матур хатирә. Нәкъ шул елларда Г. Камал театрында Батулланың «Өчәү юлга чыктык» драмасын куярга әзерләнәләр иде. Төп рольләрне әле яңа гына Ленинградтан укып кайткан яшь артистлар башкарачак, диләр... Спектакль куелып бетә язганда да музыкаль өлеше әле хәл ителмәгән була. Төп рольдә уйнаучы Шамил Бариев бер көнне репетициягә гитарасын алып килә. Тәнәфес вакытында ул гитара кылларына чиртә-чиртә... «Казан кичләре»н җырлый. Куела торган бу пьеса да яшьләр турында. Геройлар – әле яңа гына диплом алган  яшь укытучылар, журналистлар. Алар бергә укыган дусларын, университетны, Казанны калдырып, эшкә китәчәкләр. Казанны ташлап китү авыр, шул ук вакытта күңел яңа җирләргә дә ашкына. «Казан кичләре» җыры, әйтерсең, нәкъ менә шушы  хыялый, романтик җаннар өчен махсус язылган! «Менә шушы җыр кирәк иде безгә!» дип, спектакльнең режиссеры Празат Исәнбәт Сара Садыйкова музыкасын спектакльнең увертюрасы, лейтмотивы итеп билгеләгән дип сөйләделәр... Спектакльдән соң тамашачылар урам буйлап «Казан кичләре» җырлап кайттылар. Студентлар төзелеш отрядларына, экспедицияләргә киткәндә дә, «Ягымлы яз» фестивальләрендә дә гел «Казан кичләре» яңгырады.      


 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар