Логотип
Язмыш

Кайтмады үч...

Җиде төн уртасында, авыл авыр эштән арып-алҗып, таралып-изрәп йоклап ятканда, томанлы күккә биниһая чүмәлә булып утлы төтен өермәсе күтәрелде. Әгәр дә мәгәр үткән сугышта аягын гына түгел, тынычлыгын да җуеп кайткан Галинур агай төзәлмәс яраларының һаман сызлавына сыкранып, бимазаланып йөрмәсә, ихтимал, таң атуга авылның көле күккә очкан булыр иде. Аксак күп йөрер, сукыр күп күрер, дигәннәр. Ишек алдын урамакчы булып кына кузгалган Галинур сәгате-мизгеле белән бөтен авылны күтәрде. Әмма барыбер әле атна-ун көн тирәсе элек кенә түбәсе көмештәй ялтыравыклы калай белән ябылган алты почмаклы, җиде тәрәзәсе тиң кояшка көлеп торырга тиешле кырый урамдагы йортны саклап кала алмадылар. Күз алдында кисәү-күмергә әйләнде.
— Гөләмзә үзе күренми бит. Чыга алдымы икән, бахыр? — дип өзгәләнде күрше-тирә.

Җаны булса, хатын йоклап ятарга тиеш түгел иде түгелен. Күкрәк баласы белән әле яз башында гына ятим калган тол хатынны тик шулай да Ходай бәла-казаның зурысыннан саклаган булып чыкты. Ут чыгасы көнне, дөресрәге, шул төнне, кичләтеп кенә ул түбән очтагы ахирәтенә кунарга киткән булган икән.
— Күңелемә әллә ниткән шом тулды, — дип аңлатты ул соңыннан. — Әйтеп анңата алмый торган борчу-бимазалану. Югыйсә, яңа йортка күчкәнемә атна тула, әллә нишләп йокларга яткач та күземә йокы эленмәде. Улым Айдарым да никтер тынгысызланды. Берзаман йокыга ойый башладым. Әбүзәр янымда кебек. Күземне ачам — юк, йомам, тагын янәшәмә килеп баса. Догаларымны да укып карадым, хәсрәтле итеп башын чайкый, әйтерсең, нидер әйтергә тели. Күңелемне әллә нинди курку алды. Йортка Коръән укытырга өлгермәдем, ләбаса! Шуңа риза түгелдер, дим. Ул арада бала өзгәләнеп елый башлады. Эче авырта торгандыр, дип Мөнирәләргә киттем. Ахирәтем Мөнирәнең әбисе им-том иткәләгәне бар, бик килешә торган ие. Менә шул. Унберенче ярты булып килә иде. Ут-мазар кабызмадым, үзегез беләсез, электр чыбыклары сузарга әлегә җай юк. Тавыш-гауга, шау-шуны беребез дә ишетмәдек. Мөнәвәрә әби саңгырау, без, соң ятканга, изрәп йоклаганбыз, күрәсең.
Мөнәвәрә әбинең терәүгә калган йорты елга буенда, бик читтә иде шул, зират янына табарак, тавыш-тын җитәрлек кенә түгел.

Гөләмзә, нидер хәтерләргә теләгәндәй, маңгаен җыерып торды:
— Төшемдә Әбүзәр нидер әйтте бит миңа, исемә төште. «Сине Мөнәвәрә әби чакыра», — диде. Шуннан уянып киттем, бала ачыргаланып елый ие...
— Ходай саклаган бит сине, балакай! Янып үләсе булгансың, Әбүзәр, бахыр, кисәтеп өлгергән, — диде төш юрарга һәвәс һәдияттәй.
— Белмим инде, — дип куйды Гөләмзә. — Башым тәмам тубал булды. Җанымны игәүсез игәделәр бит! Игәүсез! Кайтып кит тә, кайтып кит! Барыбер без сиңа рәхәт күрсәтмәбез, мондагы йортта иркенләп яши алмассың дип тәмам теңкәмә тиделәр. Иңде беркемгә дә тимәде Әбүзәрнең күкрәк көчен куеп җиткергән газиз йорты. Кем кинәнер хәзер?
— Кем кинәнсен?... Каенанаң. Барыбер яшәтмим мин аларны дип ләгънәт оручы шул бит. Каргый-каргый улының башына җитүче дә үзе!

Яз башында текә үргә менгән чакта Әбүзәрнең машинасы капланды, янәшәсендә олы улы Марсель дә утыра иде. Гөләмзә ул чакта Айдарын тапкан гына, бала тудыру йортыннан чыкмаган да иде әле. Көпә-көндез яшен суккандай булды. Сөте бетте, үзе кара янды. Җитмәсә, шул баш җитмәслек хәсрәт янына күпме сүз, гайбәт... Ни хикмәттер, Мәгыйшәттәй Гөләмзәне бер күрүдә үк яратмады.«Безгә тиң түгел!» Хөкеме кыска булды аның. Җыйнак-чандыр кыз аның арысландай Әбүзәре янында югалып кала, тагын да кечерәя иде шул. Эшкә дә кулы ябышмый, җыр-биюгә — Мәгыйшәттәй фикеренчә, шайтан уеннарына гына һәвәс иде. Улына шуны төшендерергә омтылып карады. Тик малай, бүтән чакта анасы сүзеннән чыкмый торган тындаучан-басынкы улы, бу юлы тәртәгә типте:
— Аның эше шул. Мәдәният сараена эшкә җибәргәннәр бит аны. Сыер савучы итеп түгел, — дип кырт кисте.
— Дөньяда биеп-җырлап кына яшәп буламыни? Сыер саварлык та хәлең булмаса? — диде Мәгыйшәттәй улын әле күндерергә, кирәкле якка борырга өметләнеп. — Сиңа кызның гөл кебеге табылыр, ә мондый салам сыйрак яшь чакта уйнал-көлгәндә генә ярый, тормыш итә торган түгел. Өйләнү уеңны башыңнан чыгарып ташла.
— Сез торасы түгел бит, мин яшисе... Күңелемә охшаган икән — миңа бүтән кирәк түгел...

Туйларын булдырмас өчен ниләр генә кыланып бетмәде Мәгыйшә, тик юаштан юан чыга, диюләре хак икән, тәки җиңә алмады улын. Сүз дә кермәде, киңәш тә, үпкәләү-рәнҗүләргә дә колак салмады.
— Әгәр гел шул сүзне кабатлап торсаң, авылдан чыгабыз да китәбез! Дөнья киң, көрәге булганга, тизәге табылыр, эшләрмен, — диде.
Әбүзәрне өр-яңа, зур КамАЗга утыртканнар, ә Мәгыйшәттәй йорт-кураны киңәйтергә, тормышларын тагын да ямьлерәк, бай-затлырак итәргә ният корып куйган иде. Әллә каян килгән әтрәк әләм — чүп сәләмгә, ягъни салам торак Гөләмзәгә җилкәләре куна тактасыдай киң, таза-көчле улын тоттырып җибәрергә атлыгып тормый әле. Шулай да улының соңгы вакытларда шактый телчәнгә әйләнүеннән курка калды. Чыгып та китәр! Калырсың аннары болын кадәр йортта, абзардагы өч сыерың, унбиш баш сарыгың, кырыктан артык чебиең белән. Казлары гына да өчәр оя була Мәгыйшәттәйнең, урам тутырып кыйгаклап кайталар, Әхтәме дә ашыгып башка чыгып китте, йорт өлгертеп куйды. Карты да, аксаклап-туксаклап йөрде-йөрде дә, туйдым иңде барысыннан да, дигәндәй, язгы таңда күзләрен йомды. Бер Мәгыйшәгә генә кирәкмени бу муллык?! Балалары, гаиләсе өчен дип тырыша-тырмаша бит ул. Балаларын бәхетле итәргә тели. Элек кенә ул крак, дип, җитеш тормышлының башына җиттеләр, хәзер хөкүмәт тә тырышлар, булдыклылар яклы. Өйләнсен ие Әбүзәре берәр агрономмы, экономистмы, һич булмаса, бухгалтер ише кызга. Авыл тулы кызлар бит. Укырга киткәннәре, Әбүзәрдәй егет солтаны сүз кушса, очып кайтырга әзерләре күпме?! Үз башында булмаган акылны сугып кертеп булмый шул.
— Безгә кысылма. Усалланма да. Инде болай да бар кеше читсенә бездән. Читтән килгән шул кыз улыңны яратканга рәхмәт диген.
Әйтте сүз! Яратмаслыкмы аның улы? Төсе-бите, тазалыгы дисеңме! Сүз сөйләргә осталыгы юк-югын. Шуңа тел бистәсе — клуб кызына кызыккандыр инде. Ялагай шул ул, икейөзле. Тәмле теле белән юмалый малайны. Ә малай алдана. Кыз-кыркын тирәсендә буталмады шул, көн күрмәгән көн күрсә, көндез чыра яндыра, диюләре хактыр.
Хәер, атасы ягына тарткан шул Әбүзәр, алар нәселе шундый беркатлы инде. Мәгыйшә тырышмаса, ул булдырмаса, бер хәерче булып гомер кичерер иде әле, тик барыбер байлык-нигъмәтнең кадерен белеп бетермәде карты. «Бәхетең дә бар синең Мәгыйшә, тик бәхетең явыз»,— дия иде юньсез. Улы алдында тел чарларга да күп сорамый: «Изге бәхетлелек галәмәте шулдыр ки, дөньялыкта кем хәрәмнән сакланыр, кече күңелле, юмарт булыр, шәфкатьле булыр. Әмма явыз бәхетле шулдыр ки, мал җыярга хирыс булыр, нәфесенә хуҗа булалмас, явыз холыклы, саран булыр».
Пыр тузып, дөньясындагы бер сүзне калдырмыйча әрепләшәләр дә, беразга тынычланалар иде карт белән карчык. Ә малай белән, пычакка-пычак килеп, талашып торып булмый, чыгар да китәр. Ул сиңа бәйләүдәге эт кебек тугрылыклы ирең түгел.
— Ун хатын алып кайтсам да, килен юлы бер булыр. Каенана белән килен арасына фәрештәләр дога кылырга оныткан, — дигән була бит.

Мәгыйшәттәй үзен хаклык өчен көрәшүче, гаделлек өчен җанын фида кылырга да риза зат дип исәпли, бөтен нәрсәдән ризасыз, канәгатьсез булуын башкалар гына андап бетерми дип белә. «Кеше тикшергәнче, үзеңне бел син!»— дип тең-кәсенә тия ие карты да. Улы да дөм сукыр булып чыкты, чырык-чырык килеп йөргән Гөләмзә сүзен сөйләүдән бушамады. Малайны өйдән дә шул гына биздерде. Өч-дүрт ай да яшәмәделәр, адәм көлдереп, түбән очтагы кырык терәүле Мөнәвәрә йортына башка чыккан булдылар. И-и, хурланды да соң Мәгыйшә, бу оятны гомер бакый онытачак та, кичерәчәк тә түгел ул. Шул килен атлы хәерсез генә юлдан яздырды улын, анасына каршы ул гына котыртты. Бала белән кул-аягын бәйләде. Олысы тәпи китәр-китмәс икенчене алып кайтырга җыенды. Анысы йорт күтәрәбез дип йөргәндә төште тагын. Ни гаҗәптер, моңа куанды Мәгыйшәттәй. Килененең өзгәләнеп елавына эченнән кинәнде. «Бала менә шулай татлы-тәмле була ул, аны югалту ачысы дөньядагы бар газаплардан авыррактыр». Аны-моны тышка чыгармады. Яңа йорт өлгергәч, улының барыбер анасын читтә калдырмаячагын белә иде. Бу төп йорт та әрәм булмас, әнә Әхтәменең улы җитеп килә. Бәлки, Ходай кушса, каладагы кызы Мәнзилә кайтып төшмәсме, аның да ире уҗым бозавы булып чыкты, эшсез утыра, ди. Бала-чагасы белән ач-ялангач шәһәр җирендә чиләнгәнче, авыл артыграк, дип сөйләнгәлиләр. Өй салуның ние бар — мүклисе дә чутлыйсы, дисәләр дә Әбүзәр эш-мәшәкать арасыннан бушый алмыйча, күтәргән йорт та шактый вакыт эшләнеп бетмәгән килеш торды. Аннан кыйммәтлелеккә китте. Түбә калае юнәтү дә мең газапка, әйләнде. Инде була, инде эше бетә дигәндә генә... Йортның идән-түшәмен ышыклау-кырлау хәстәрен Әхтәм маташтырды. Пычкы-балта эшенә кулы ята, күп көче керде яңа өлгерәчәк өйгә. Моңа Мәгыйшәттәй куанып туялмады — йорт уртак була ич! Хәер, Әбүзәр үзе дә көнне-төнне белмәде, ял димәде, чапты да чапты. Шулар белән күзе томалангангамы, әллә тәкъдир кушканы булганмы, явымлы көндә, текә үрне инде менеп җиттем дигәндә, машинасы, юлдан чыгып, аска тәгәрәгән. Күрше авыллар килеп җитеп ярдәм кулы сузганда, улы — Марселе әле җан бирмәгән булган, Әбүзәр олы гәүдәсе белән каплап, һәлакәттән улын булса да саклап калмакчы булгандыр... Хастаханәдә аңсыз баласын күреп Гөләмзә һуштан язган дип сөйләделәр. Мәгыйшәттәйнең үз бәгыре тораташ күмер булып каткан ие, килен хәлен аңларлык көче калмады. Әйтерсең, газизенең фаҗигале язмышыңда нәкъ менә Гөләмзә генә гаепле: элекке яратмау-өнәмәү янәшәсенә әллә нинди ямьсез нәфрәт килеп өелде. Шул, шул гаепле! Аңа акча җитмәде, аңа яңа йорт кирәк булды! Ничек ябыкты, тартылды Әбүзәр соңгы араларда — коры сөяккә калды бит! Хатының юньле-рәтле ризык пешереп ашатмаса, калырсың да! Шул, шул җитте Әбүзәр башына! Инде тынычланып, иркен, өр-яңа йортта рәхәтләнеп яшәмәкче буладыр! Әле берәр хөрәсән ялкавын йортка кертмәгәе! Ашыга-ашыга бала арты бала тапмаса, бер ирен карап, тәрбияләп торган булса?! Юк, теләмәде ул моны! Аңа Әбүзәрдән фәкать байлык, мал, акча, йорт кирәк иде.

Күрше-тирә дә карчыкның җаны өзгәләнүне аңламады.
— Куй, Мәгыйшәттәй, ул да адәм баласы! Ник ирен рәнҗетсен, уйнап-көлеп, бик тату яшәделәр ич, — дип торалар.

Кеше кайгысын күрше беләмени ул?! Кем итәгенә уг төшә, шул яна ич. Күз алдында күз көеге булып йөрмәсен, китеп барсын ие, ичмасам, туган якларына. Карчык читләтеп әйтеп тә карады.
— Юллык акча да бирермен, — диде.
— Кем көтеп тора мине туган якта? Монда минем нигезем. Монда Әбүзәр белән Марсель кабере, уртанчы улым да шушы җирдә. Китмим беркая да, — дип күзенә карап, чатнатып җавабын бирде килен.

Мәгыйшәттәй дә усалланды.
— Әндри казнасы бардыр шул сине асрарлык. Йортка синең бер кәррә кадәр дә көчең кермәде. Алган агачлар барые — син юшгәнче үк әзерләп куйганыек, балта эшен Әхтәм эшләде. Йорт безнеке! — дип дәгъвалашты.

Суд йортны Гөләмзәнеке дип карар чыгарды. Улы белән аңа тия икән Әбүзәр өлеше. Килмешәккә мал жәл, малдан да бигрәк калган хәтер табылмас. Мәгыйшәнең бөтен барлыгын нәфрәт, үч тойгысы биләп алган иде. Күзен томалаган, башын миңгерәткән үч котыртты.

Инде бөтенесеннән кара янган кисәү таяклары һәм көл өеме генә торып калды.

...Ут төртүчеләрне тиз таптылар. Әхтәмнән шикләнгәннәр иде, кыса башлагач, үзе үк сөйләп бирде. Хәер, бәлки, телен чишә алмаган да булырлар ие, арага йөзе кара Фәтхия килеп керде. Мәгыйшәттәй ул киленен дә өнәп бетерми, кара тут йөзле киленен артында гел шулай атап йөртә.—Әхтәм карышты, бик нык карышты. Мин дә кушмадым, гөнаһсыз сабый өлеше бит ул йорт, хәрәм мал килешмәс, йөрмә йорт даулап, дип бик каты тордым, әмма әнәсе сүзеннән чыга алмый торган бер бозау бит безнеке... Тәки күндергән!
— Миннән яшереп эшләделәр этлекләрен, шулай да күңелем сизенде... «Үч! Үч алыйк», дип сөйләнде кортка бертуктамый! Үч алам диюе шул булгандыр. Үчләшүдән кем рәхәт табалган соң?

Ул кичне Әхтәмнәр мунча якканнар. Фәтхия исле мунчага барып, башына ис тиеп егылган.
— Томалагач, тавык тизәге салгандыр, югыйсә, мунча мичебез бик һәйбәт иде, — дип аптырады Фәтхия соңрак.

Мәгыйшәттәй, улының салырга яратканын белгәнгә, алъяпкыч астына бер яртыны кыстырып менәргә онытмаган. Ә кызган улының канына тоз салып, ныграк кыздыру кыен булмагандыр, шәт.
«Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч...» — ди Тукай бабабыз. Үч һәм нәфрәт ише усаллыктан күңелләрне дә аклап булмыйдыр шул.
Район хакимияте Гөләмзә белән улына яңа йорт җиткереп биргән, диделәр. Тик менә Мәгыйшәттәй улы Әхтәм язмышы аянычлырак — хөкем алдыннан каяндыр бау табып, үз-үзенә кул салган, имештер.

Кайтмады үч, бетте көч... Шул булдымы эш?.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кайнанасы уч алырга тиеш тугел идея Ул болай бернэрсэ дэ отмады.

    Хәзер укыйлар