Логотип
Язмыш

Үги әнкәйнең җылы йөрәге

«...Үги ананың бик әйбәтләре була. Гадәттә, алар турында гел яман сөйлиләр, ләкин алар турында юньле сүзне күбрәк сөйләргә кирәк. Чит канга ана булырга тырыша бит ул. Мәҗбүри яратып булмый бит. Ә ул рольгә кереп «уйнарга» тиеш. Бала исә рольгә керми, «уйнамый». Ике артистның берсе уйнап, икенчесе уйнамаса, спектакль туа алмый. Үги аналы гаиләдә әнә шуңа күрә җылы, уңай тормыш коруы бик кыен. Үги аналарны кызганырга, ихтирам итәргә кирәк...» Мөхәммәт Мәһдиев «Мәңгелек яз» әсәрендә үги әниләр турында әнә шундый уйлануларын язып калдырган. Үги тормышны үз башына төшкәннәр генә аңлыйдыр, мөгаен. Үги ананың да, үги баланың да үз хәле... Әмма гомер уртасына җиткән ир балачагын искә алганда «Үги әниләргә һәйкәл куярга кирәк», – ди икән, димәк, барлык үги әниләр дә, халык телендәге кебек, явыз түгелләр. Чит балаларны карап үстерә икән, димәк, алар олы йөрәкле... Үги әни белән үскән Татарстанның халык артисты Җәвит ШАКИРОВ үзе сөйләсен әле...


«...Үги ананың бик әйбәтләре була. Гадәттә, алар турында гел яман сөйлиләр, ләкин алар турында юньле сүзне күбрәк сөйләргә кирәк. Чит канга ана булырга тырыша бит ул. Мәҗбүри яратып булмый бит. Ә ул рольгә кереп «уйнарга» тиеш. Бала исә рольгә керми, «уйнамый». Ике артистның берсе уйнап, икенчесе уйнамаса, спектакль туа алмый. Үги аналы гаиләдә әнә шуңа күрә җылы, уңай тормыш коруы бик кыен. Үги аналарны кызганырга, ихтирам итәргә кирәк...» Мөхәммәт Мәһдиев «Мәңгелек яз» әсәрендә үги әниләр турында әнә шундый уйлануларын язып калдырган. Үги тормышны үз башына төшкәннәр генә аңлыйдыр, мөгаен. Үги ананың да, үги баланың да үз хәле... Әмма гомер уртасына җиткән ир балачагын искә алганда «Үги әниләргә һәйкәл куярга кирәк», – ди икән, димәк,  барлык үги әниләр дә, халык телендәге кебек, явыз түгелләр. Чит балаларны карап үстерә икән, димәк, алар олы йөрәкле... Үги әни белән үскән Татарстанның халык артисты Җәвит ШАКИРОВ үзе сөйләсен әле...

 


– Бик елак булганмын мин. «Кем башына улый микән бу?» – дип әйтә торган булганнар. Әнкәй үлгәч, елаудан туктаганмын. Туры килү микән инде бу, әллә чынлап та юрауларның чынга ашуымы... Әнкәй үлгәндә бик кечкенә идем. 3 яшьләр тирәсе булды микән. Аның авырып ятканын, хастаханәгә алып киткәннәрен өзек-өзек кенә хәтерлим. Соңгы юлга озатканда олылар артыннан зиратка ияреп барганымны да бераз беләм. Кышкы бик салкын көн иде ул. Шунда картинең (әнинең әнисе) минем янга килеп бүрегемнең колакчыннарын ныгытып бәйләп, муеныма шарф урап куюын хәтерлим. Ятимлекнең беренче ачылары шуннан башлангандыр инде ул. Салкыннан саклаучы әни юк! Салкын... Әткәй колхоз эшеннән кайтып кермәде. Әнкәйне югалткач, йөрәк ярсуын басар өчен тагын да эшкә бирелгәндер. Әткәй иртән мичкә ягып киткәндер инде. Әмма ягылган мич – әнкәй җылысы түгел. Йортыбыз алты почмаклы иде. Кергәч тә – кухня. Алгы бүлмәгә узуга – уң якта карават. Без – өч бертуган, Мәснәви абый, Радик абый һәм иң кечкенәсе – мин шул караватта йоклый идек. Өйгә салкын төшә башлагач, юрган астына кереп ятабыз. Абыйларым мине уртага салалар. Үзләренчә шулай җылытырга теләгәннәрдер инде... Кереп-чыгып безне караучылар булгандыр инде ул. Хәзер дә уйлап куям: нигә ул вакытта безне туганнар тәрбиягә алмады икән? Әти бирмәде микән? Әллә бер кешегә дә кирәк булмадык микән...


Безне карар өчен әткәй әнкәйләр алып кайта башлады. Берәүне генә дә түгел, өчне генә дә түгел... Хәтерлим әле  тракторга утыртып, әнкәй алып кайтырга ерак авылга алып барды. Мине күреп жәлләсеннәр өчен шулай эшләде микән?.. Без беркайчан да өйгә килгән хатын-кызга апа дип эндәшмәдек, беренче көннән үк «әнкәй» дип әйтә идек. Ана назы теләүдән булды микән ул... Әле хәзер дә Башкортстанның Чакмагыш район үзәгендә яшәгән Радик абый белән күрешкән саен искә алабыз: әткәй кемне генә алып кайтса да, әнкәй, дидек. Күпме кешегә әнкәй дип әйткән балалар без! Әмма йөрәккә тигәне: алар киләләр дә, кире китәләр иде. Юк, килгән әнкәйләргә начарлык эшләмәдек без. Аларның калуын бик теләгәнбездер, үзебезчә ярдәм итәргә дә тырышканбыздыр. Өйдә хатын-кыз булмау авырлыгын ул вакытларда инде аңлап өлгергәнбездер. Хәлле хуҗалык санала идек. Абзар тулы мал-туар булды. Авылда иң беренче «Запорожец» машинасын да әткәй алды. Әткәй колхоз дип янды. Өйдә бик сирәк була иде. Помпотех (техника буенча бригадир ярдәмчесе) булып эшләде. Көне-төне запчасть артыннан чапты. Килгән әнкәйләр авырлыкка түзә алмаганнардыр. Зур хуҗалык өстенә, өч чит балага ана бул әле син! Өч малай бит ул! Безне бит ашатырга, өс-башларыбызны юарга, тәрбияләргә кирәк. Әмма үзәкне өзгән бер яклары бар иде: килеп бер атна яшәделәрме, ике ай тордылармы, киткәндә мал бүлделәр. Аларның нәрсә алып килгәнен хәтерләмим, әмма төянеп китәләр иде. Хәтта абыйлар белән ярып өеп куйган утын әрдәнәсенең яртысын төяп җибәргәнебез хәтеремдә...


...Күпләр килде, күпләр китте. Әткәй безгә күп тапкырлар: «Бүген кунак килә. Сезгә әнкәй алып кайтам, әзер торыгыз», – дип әйтте. Күп тапкырлар сөенә-сөенә өй җыештырдык... Хәзерге әнкәебез тугызынчымы, сигезенчеме булып килде. «Сине 5 яшьтән карап үстердем, балакаем», – ди әнкәй миңа.


Бу әнкәй килгәч, тамак туя башлады, өс бөтен булды. Безне жәлләп килгәндер инде ул. Аңа ул вакытта 32 яшь булган. Әти белән аралары 7 яшь. Ул вакытта безнең өйдә бернәрсә калмаган. «Сезне ашатырга ни кашык, ни тә-линкә юк иде. Әниләрнең ташларга дигән китек кашык-ларын җыеп алып кайттым», – дип сөйли әнкәй. Әнкәй эштән курыкмады. Абыйлар белән утын да кисә иде. «Килгән мәлне көн аралаш алтышар таба ипи сала идем», – дип искә ала әнкәй.  Безне ашатып туйдырып булмагандыр, күрәсең. Ул пешергән ипи тәме һаман истә. Безнең карават янындагы гына өстәл бар иде. Күпереп пешкән яңа ипине мичтән алып шунда тезеп каплап куя торган иде әнкәй. Көндез генә ашау җитмәгән, төнлә, ут сүнгәч, шул ипине сындырып алып юрган астында ашый идек. Ипи валчыклары, коелып, иртәнгә тәнгә ябышып каталар иде. Ләкин төнлә ипи ашап яткан өчен әрләгәнен хәтерләмим. Балалык булгандыр инде ул. Иркәләнеп-назланып яшәмәсәк тә (ул вакытларда бала сөю дигән әйбер булды микән?), ямьсез яшәмәдек. Әйткәнемчә, әткәй эштән кайтып кермәде. Бик абруйлы кеше иде. Кулында һәрвакыт техника булды. Мал таба белде.

Председательләр, күрше авыл бригадирлары кереп йөри иде безгә. Ә алар авылда теләсә кемгә керми.
Без инде әнкәй китмәсен дип тырышканбыздыр – кул арасына керә башлагач, бөтен эшне эшләдек. Әнкәй ашсу остасы иде. Өйдә колхоз механизаторларына ашарга пешерде. Без гел аның тирәсендә кайнаштык, ярдәм иттек. Бәрәңгесен әрчедек, бидонын юдык. Әле ипигә дигән камыр басканым да хәтердә. Ипи пешерү өчен урманнан колмак җыеп кайту минем өстә иде. Гомумән, урманда җиләк-җимеш җыярга ярата идем. Чиләгемне тутырмыйча кайтмадым. Бу – балачакның күңелле бер хатирәсе. Әнкәй бик дөрес, гадел, чиста кеше безнең. Механизаторларга дип биргән иттән, ипидән безгә өлеш чыгарганы булмады. Алардан соң бидон төбендә калса гына салып бирә иде. Авыл халкы барыбер сүз ишеттерми калмый. Бервакыт әнкәй аш пешерүдән баш тартты. Өч-дүрт көн генә башкалар пешереп карады. «Безне Әли-фә апа ашатсын», – дип, механизаторлар баш күтәрде.


 Әткәй белән әнкәйнең уртак ике балалары туды: энем Азат, сеңлем Ләйсән. Яшь аралары хәтсез зур иде. «Аера идеме?» – дип сорыйсың киләдер... Сизмәдем. Балалык белән сизмәдем микән? Бишебезне дә бертигез күрә иде.
Әткәй белән әнкәйнең гармун алып кайтканнарын хәтерлим. Безнең авыл гармунчылар авылы иде. Күршеләргә кереп гармун телләренә басыштыра башладым. Грипп белән авырып ятканда алып кайттылар бит шул җиз телне. Авыру да онытылды, урам да онытылды, лапта уены да онытылды. Өйдән чыкмыйча гармун уйнарга өйрәндем.


6-7 нче класста укыганда мине Уфага – интернат-мәктәпкә җибәрергә документлар җыя башладылар. Ул бик яхшы белем бирә торган көчле мәктәп иде. Уфадагы бөтен танылган артистлар шунда укыган. Документны җыеп бетергәч кенә әткәйгә: «Нигә аерасыз аны, котыласыгыз киләме?» – дигән сүз ишеттергәннәр бит. Шуннан әткәй белән әнкәй уйларыннан кире кайткан. Шулай итеп авылда калдым.
 Мәктәп дигәннән... Ятимлек ачысын искә төшерә торган бер нәрсә бар иде мәктәптә. Елга бер тапкыр ятимнәргә бишмәтме, пимамы бирәләр. Безне класста аны миңа гына бирәләр иде. Бишмәтемне тотып: «Ни өчен нәкъ менә минем язмыш шундый икән?» – дип уйлап утыра идем...


Әти усал түгел иде. Бөтен усаллыгы: «икеле» алсак, дәфтәр күчертте. Өйдә стена белән идән арасында ярык бар иде. Әткәй салмышрак кайткан көннәрдә дәфтәрне шунда гына шудырып төшереп җибәрәбез. Икенче көнне ул эшкә чыгып киткәч, дәфтәрне идән астыннан төшеп алабыз. Ә менә әнкәй эзле усал иде. Шул усаллыгы белән безне җиңгәндер дә инде. Җебек булса, җиңә алмаган булыр иде. Әйе, әнкәйнең дә кайтып киткән чаклары булды. Әмма анда әнкәйнең әнисе дә эзле усал иде. Аннан соң татарда «Төшкән җиреңдә таш бул», дигән әйтем бар. Әткәй алырга баргач, кайта иде әнкәй. Әткәй салгалый иде шул безнең.


Авылның бит аның бер начар гадәте бар: бар булсаң – күралмыйлар, юк булсаң – бирә алмыйлар. Көнләшүчеләр дә булгандыр. Әткәйгә өмет итеп йөрүчеләр дә булгандыр. Әткәй, бәлки, йөрәген басар өчен эчкәндер, ә бәлки, аны жәлләп эчерткәннәрдер. Авылдашлар: «Әхмәтгали, эчмә, хатының, балаларың бар», – дип әйтергә тиешләр иде дә соң, әмма авылда ул сүзләрне бик сирәк кеше әйтә шул. Әткәй бер дигән эшләп йөргән җирен-нән, хаталанып, эчеп кайта торган иде. Хатасыз кеше булмый, билгеле. Ни өчен шулай кылангандыр?! Әнкәй: «Котырталар, балакаем», – ди торган иде. «Әхмәтгали, Әлифә бит балаларны ашатмый, аларны эшләтә генә, кыйный», дигән сүзләр эчкән кеше өчен кызыл чүпрәк инде ул. Кайтып кәстрүл белән ашларны чыгарып түккән чаклары булды... Элек акчаны сандыкта саклыйлар иде бит. Берсендә, тавыш чыккач, әткәй сандыктан акчаларны алып мичкә атты. Мич алдында өелеп торган утынга кысылып калган кызыл унлыкны алып качырганым хәтердә. Өйдән чыгып йөгергән чаклар да булды. Ут сүн-гәнен көтеп йөрибез дә кереп ятабыз. Озак сүнми торса, күршеләргә кереп кунабыз. Без, балалар: «Әткәй, эчмә инде», – дип әйтә торган идек. «Булды, балалар, башка эчмим», – дисә дә, кабатлана иде шул ул хәлләр. Әмма бер кешегә дә сиздермәдек, зарланмадык... Әткәйгә карата үпкә дигән әйбер булмады бездә. ӘТКӘЙ бит ул! Язмыш... Берни эшләтеп булмый. Гаеп итеп сөйләвем түгел. Мин әткәйне аңлыйм. Бик авыр булган аңа. Күп авырлык күргән. Йөрәге янгандыр. Безне кеше итәргә тырышкан. Мин рәхмәтле генә аңа. Әткәй 60 яше тулганчы ук китеп барды. Авырып та тормыйча. Ул вакытта Казанда Горький урамында – Сәйдәш музееның бер бүлмәсендә яши идек. Төш күреп уяндым. Әткәй эшләгән МТМ (машина-техника мастерское) чип-чиста итеп җыештырып куелган. Монда бит тәртипсезлек иде, ничек болай җыештырылган бу дип уйлыйм төшемдә. Уянып, ике сәгать үтте микән, «Әтиегез үлде» дигән телеграмма китереп бирделәр. Урыны җәннәттә булсын!


Үги әнкәйләргә җылы мөнәсәбәт булган кешеләр бик аз шул ул. Ә безнең әнкәй ничек кенә кырыс булса да, ашатты-киендерде, балалар арасында ким-хур булмадык. Киенү, ашау, тәртип ягыннан да авылдагы башка балалардан бер башка өстен булдык. Әткәй техника арасында йөрсә дә, пычрак кием кимәде. «Ир-атның иң күзгә ташланган әйбере күлмәк якасы һәм күлмәк җиңе», – дип әйтә торган иде әнкәй, хәзер Зөлфия апагыз кабатлый. Әнкәй юктан да чук ясый иде. Төн утырып безгә, үзенеке булмаган өч балага, оекбаш-бияләйләр бәйли иде. Аны яманларга ничек тел барсын?! «Улларым», дип кенә эндәште һәм эндәшә. Ул заманда да авылда эчә торган хатыннар бар иде. Бер дигән гаиләләрдән дә рәхәтлеккә чыдаша алмыйча, начар юлга кереп киткән хатыннар да бар бит. Ә безнең әнкәй авырлыкларга бирешмәгән. Ул түзгән, холкы көчле булган. Исән-сау гына булсын – 84 яшь тулды үзенә. Сеңлем белән авылда яши. Без дә кайтып йөрибез, кулдан килгәнчә ярдәм итәбез.


Үги әнкәйләргә һәйкәл куярга кирәк! Мин моны чын күңелемнән әйтәм. Ул вакытта да бездән котылырга мөмкинчелек булгандыр. Ә мине, әйтәм бит, интернат-мәктәпкә дә җибәрмәделәр. Җәмгыятькә ярарлык итеп тәрбияләп үстерде әнкәй. Әгәр тәрбия булмаса, бәлки, юкка чыккан да булыр идек. Балага ана тәрбиясе аеруча мөһим ул.

 Авылга кайткан саен, без кечкенә чакта кып-кызыл булып утырган Чия тавына карыйм да рәхмәтләремне укыйм. Үстергән әнкәемә, тапкан әнкәемә... Тудырган әнкәем, балаларым бәхетле булсын иде, дип васыять итеп калдыргандыр, мөгаен... Шуңа безне Әлифә әнкәебез ятимлек чоңгылыннан үз кочагына алгандыр. Ә чит канны һәркем дә кочагына ала алмый...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Жәүит ағай,илаттығыҙ؛

    • аватар Без имени

      0

      0

      Елый Елый, кат - кат укыдым.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Жавит спасибо вам за такие слова. Мы с супругом воспитываем 12 детей. Из них 10 приёмных. Из этих детей один инвалид. Мы его взяли с роддома 25 дней было. Из этих детей старший служил женился. Вторая вышла замуж ждём пополнение. Третий учиться в мед. Колледже третий курс на фельдшера а остальные ещё маленькие. Как вы говорите обсуждают все. Но чтобы поддержать нет никакой даже морально. Да это деревня и сами не смогут и другим не дадут. Низкий поклон вашим родителям и здоровье ей и остальным. Удачи Вам

        • аватар Без имени

          0

          0

          ,җәвит,йөрәкне өзден!!!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Рэхмәт Җәвит,еллаттың.Рәхмәт Әлифә әниегезгә дә.Түзгән,тырышкан.Әйе, бай булсаң күрә алмыйлар,хәерче булсаң бирә алмыйлар.Әлифә апа олыгайган көнендә рәхәттә яшәсен.

            Хәзер укыйлар