Логотип
Язмыш

​Әҗерсез игелек

Ясминә идән уртасында уйнап утырган баланы күргәч, артына утыра язды. Телен көч-хәл белән әйләндереп:
- Тәки алып кайттыңмыни инде? — дип кенә сорый алды.
Бала, аның бугазыннан ыжылдап чыккан тавышыннан сискәнепме шунда, ялт итеп Ясминәгә борылды. Мөлдерәп тулган бу күз карашы хатынның йөрәгенә ук кебек килеп кадалды.
- Әни, син нәрсә карап торасың, нигә бер сүз дә дәшмисең? Кем карар соң аны? Хет документлары бармы?..
Сүзләр Ясминәне тыңламый, үзләреннән үзләре атылып кына чыгалар.
- Йә, Ходаем, бар икән күрәселәрем. Хәзер үк кире илтеп бир. Юк, мин табибка үзем шылтыратам да, барысын да аңлатам...
- Туктале, кызым, алай ук кызма әле син. — Моңарчы аны бүлдерми генә тыңлап утырган ана, кызының җилкәсенә кулын куйды. — Уйлашыйк. “Ашыккан ашка пешкән” дигән күк, монда бит уенчык түгел, кеше язмышы хәл ителә. Кара инде балага, бигрәкләр дә үзеңә охшаган ләбаса. Башыннан сыйпаганда бөтен тәнем аша ток үткәндәй булды, бу Ходай Тәгаләнең ризалыгы дип уйлыйм. Ашыкма әле син, ашыкма. Менә бер-ике көн яшәп карасын, аннан инде күз күрер.
- Туктагыз әле, сез инде барысын да хәл иткәнсез түгелме монда? Ярар, Алия жәлләгән, ди, ә син, әни, бала үстерүнең нәрсә икәнен беләсең бит инде. Ирем дә юк ич минем. Ул исән булса, бер хәл. Туктале, малаймы бу, кызмы? — Ясминә әле һаман да үзенә текәлеп карап торган бала янына, идәнгә чүгәләде һәм аһ итте: — Абау, бет баскан бит башын. Үләм, бар икән
күрәселәрем! Карый башласаң, тагын әллә нинди чирләре бардыр әле. Алия, кызым, нигә бер сүз дә дәшмисең син?
- Әни, кычкырма инде, әнә, Юлияне куркытасың. Йә елап ук җибәрер. Бетен бетерергә була ич аның. Табиб: “Куркыныч авырулары юк”, — диде миңа. Әни, калдырыйк инде. Жәл бит. Кара, нинди матур ул. Аны әнисе тапкач ук калдырып киткән, хастаханәдә юньле-башлы карау юк бит инде. Әни, дим, калдырыйк.
- Кем карар аны, ә? Мин бит эшлим, син укыйсың. Әбиең...
- Үзем карармын. Аннан бакчага йөри башлар.
- Һы, тоттырганнар ди сезгә бакча, документлары да юк бит аның. Безгә ияләнер дә, ничек аерырсыз аннары? Минем бит яшем бара. Бала үсә ул, тик тормый, кеше итәргә, укытырга кирәк. Үскән саен киеме... Йә Аллам, нәрсә сөйләшеп торам мин сезнең белән?! Сүзем шул: бу баланы үзебездә калдырырга рөхсәтем юк. Бүгенгә калып торсын инде, иртәгә илтеп бирәсе бул.
Алиянең күзләренә яшь тыгылды. Ул бер әнисенә, бер идәндә утырган нәни балага карады. Бүлмәдә авыр тынлык урнашты. Ясминәнең өздереп ашыйсы килүе дә онытылды, караңгы төшүгә карамастан, әнисе дә өенә ашыкмады. Өчесенең дә күз карашлары идән уртасында мәш килеп уйнап утыручы бер яшьләр тирәсендәге балага төбәлгән иде.
- Ярар, болай утырып булмый бит инде. Алып кайткансың икән, нишләмәк кирәк, Ходайның үзенә тапшырдык. Калып торсын алайса. Хәзер аны әйбәтләп юындырырга, чәчен кырып алырга кирәк. Әйдә, апа кеше, тот сеңлеңне. Ә син, әбекәй, чәй әзерли тор. Мин ваннаны хәзерлим,
Бала “кыргый” булып чыкты. Чәчен ничек кирәк, шулай алдылар, кычкыр- такычкырта юындырдылар. Әбинең өшкерелгән тәмле чәен генә яратып эчте Юлия. Аннан, җылы йомшак юрганга төргәч, мышнап йокыга китте. Ясминә озак утырды әле аның янында. “И, гөнаһсыз бала, нишләп әниең  ташлап калдырды икән инде сине? Бик калдырыр идем сине үземдә, куркыта шул. Зур үсәрсең дә, “балалар йортында әйбәтрәк булган булыр иде”, дип, мине битәрләрсең дип куркам. Әти- әниең кем икән синең, ә? Әгәр алар тегенди-мондый чирле булып, сиңа да “бүләк” иткән булсалар? Аллам сакласын!” Күр, әнисе нәрсә дигән була, янәсе, шушы күбәләк хәтле генә кызчык Ясминәнең бала чагына охшаган. Хатын, баланы якыннанрак карау теләге белән, карават читенә килеп утырды. “Карасана, охшашлыклары бар икән шул. Чәчләренең төсе бер, күзләре дә нәкъ минеке шикелле коңгырт, йөзе дә...” Ясминә үз уйларыннан үзе куркып куйды. “Кит инде, җыен килде-китте белән баш ватып утырасың монда. Иртәгә нәрсә эшләргә уйлыйсың -  менә шул хакта баш ватарга кирәк сиңа”, — дип битәрләде ул үзен.
Күпме генә тырышмасын, күзенә йокы әсәре кермәде Ясминәнең. Ярар,  кызы Алия белән әнисе сүзен тыңлап, калдырды да ди баланы, ә туганнар, дуслар, күршеләр нәрсә дияр? Әйе, монда салкын акыл белән эш итәргә кирәк — жәлләү белән ерак китеп булмый, тормыш җиңелдән түгел, алдагысы турында да төптән уйларга кирәк.
Эшендә бу яңалыкны төрлечә кабул иттеләр. Күпчелекнең фикере шундый булды: кешене тыңла, әмма үзеңчә эшлә. Ниндидер бер нәтиҗәгә килгәнче, баланың әти-әнисе турында белешергә кирәк иде. Монысы артык авыр булмас анысы, Юлия үскән хастаханәдән белешмә алырга була. Кем белә, бәлкем Юлиянең бертуганнары да бардыр әле. Эш көне беткәнен көтеп алҗып бетте ул. Кызганычка каршы, хастаханәнең баш табибы аны куандырырлык сүзләр әйтә алмады: “Ташландык бала. Әнисе дә, әтисе дә эчкечеләр. Адресын әйтә алмыйм. Алар сез эшләгән тирәдәге тулай торакларның берсендә яшиләр. Ләкин эзләп йөрмәскә киңәш итәр идем. Ул балага ятимнәр йортында мең тапкыр әйбәтрәк булачак. Ышаныгыз. Кызны үзегездә калдырыгыз димим, бу законга сыеп бетми. Шулай да, аңа яңа әти- әни тапканчы, йә булмаса, балалар йортына урнаштырганчы, сездә яшәп торса, бик әйбәт булыр иде. Монысын инде үзегез хәл итегез”.
Әйтергә генә җиңел: үзегез хәл итегез!
- Әни, — дип дәшкән тавышка айнып китте Ясминә. Бәрәч, уйларына чумып, өй турыларына кайтып җитүен дә абайламый калган икән лә. — Әни, бүген соңладың. Менә Юлия белән сине каршы алырга чыктык әле.—Алия баланы күтәреп, май кояшыдай балкып каршында басып тора. — Анда әби ашарга да җитештерде.
- Яхшы булган, яхшы... — Шуннан ары берни дә әйтерлек әмәле юк иде Ясминәнең. — Әби аш пешерә дисең инде алайса. Юлия ничек соң, көйсезләнмәдеме? Тамагына ашадымы? Аңа алмаш кием кирәк булыр инде.
- Алайса, калдырырга булдың, әни?
- Ходай шулай язгандыр, калып карасын инде. Әмма озакка түгел, яңа гаилә табуга, илтеп бирәбез. Килештекме?
- Мин риза. Әле кайчан табалар ул яңа әти-әнине.
- Тиздән безнең шәһәрдә дә балалар йорты ачачаклар дип ишеттем. Шунда тапшырырга туры килер.
Яшәп калды шулай итеп Юлия Ясминәләрдә. Озакламый тәпи йөреп китте, сөйләшә башлады. Үзләре яшәгән йорт янындагы балалар бакчасы мөдиренә хәлне аңлаткач, тегесе Юлияне бернинди документсыз гына бакчага кабул итте. Кыз үзеннән-үзе шушы гаиләнең тулы хокуклы әгъзасына әйләнде дә куйды. Ясминәгә өздереп “әни”, Алиягә — “апаем”, әбисенә “әбием” дип дәште. Туганнары гына кабул итә алмады үзен, гел кырын күз белән карадылар, шулай да берсенең дә: “Ул синең әниең түгел”, — дип әйтергә теле базмады. Үтә дә үткен, шук булып, тупырдап үсте ул. Һәрнәрсәне үзе тотып карарга ярата, кермәгән тишеге юк. Ике көннең берендә йә бәрелә, йә сыдырыла. Әйе, елгыр, уктай җитез, уттай кайнар булырга охшап тора. Телгә дә чая, кызыксынмаганы юк, сүз эзләп кесәгә керми. Ә йөз- кыяфәтендә, чыннан да, Ясминә чалымнары бар шул. Күршеләр дә төрттереп: “Әллә үзеңнеке инде?” — дигәлиләр. Тәмам ияләште нарасыйга, үзенеке итеп хис итә башлады.
Өч ел шул рәвешле, тавыш-тынсыз гына үтте дә китте. Алиясе тормышка чыкты, малае туды. Бар да шулай тыныч кына барыр кебек иде. Хәер, бу көнне Ясминә көтте, куркып көтте һәм менә ул көн килеп тә җитте.
Ләкин бу көнгә кадәр дә Ясминәгә Юлия белән бәйле нәрсәләргә очрарга туры килде. Үзе эшләгән кибет янындагы тулай торакта яшәгән абыйлы- сеңелле ике үсмер көн саен кибеткә кереп йөриләр. Юк, бернәрсә дә алмый алар, акчалары юклыгын кибетчеләр генә түгел, шушы тирәдә яшәүчеләр дә белә. Озын куллы булмагач, кирәкмәгән җиргә килеп орынмагач, аларны моннан куып та чыгармыйлар. Ясминә көннәрдән бер көнне Надяның (кыз үзен шулай таныштырган иде) киемнәренә игътибар итте. Урамда кояш кыздыра, ә ул башлыктан, аягында резин итекләр.
- Надя, сиңа болай кызу түгелме? — дигән сорауга, тегесе башын гына селкеде. Икенче көнне дә нәкъ шулай ук киенеп килгән иде кыз, өченчесендә дә. Түзмәде Ясминә, өеннән бер пар туфли, бераз кием-салым алып килде. Башкалар да шушы ике бала өчен киемнәр юнәттеләр. Тик нигәдер Надя һаман башлыктан йөрүен дәвам итте, яңа туфлиләрен дә кимәде. Аптырагач, Ясминә кызның башлыгын тартып алды һәм телсез калды: Надяның башы тулы бет. Ничек салдырса, шулай ук киертеп куйганын сизми дә калды.
- Бар, хәзер үк өеңә кайт. Әниең башыңны карасын.
Кыз, кырт борылып, өенә таба элдертте, аңа абыйсы Иван да иярде. Икенче көнне Надя кибеткә янәдән шул ук башлыктан килде, тик керә-керешкә үк аны салып куйды. Әнисе кызның башын ала-кола итеп кыркып бетергән иде. Менә шушы вакыйгадан соң Ясминә балалар язмышы белән тирәнтенрәк танышырга булды, сораша торгач, яшәгән бүлмәләрен белде, әти- әнисен читтән генә күзәтә башлады. Әйе, ирле-хатынлы эчәләр иде шул. Аларга бала ни дә, хайван ни — барыбер. Үгет-нәсыйхәтнең файдасы булмаячагын аңлагач, ул әле яңа гына ачылган ятимнәр йорты директоры белән элемтәгә кереп, хәлне аңлатып бирде. Тегесе сүзне озакка сузып тормады: “Бүген үк китерегез”, — диде. Кибетчеләр тиз генә балаларга кирәкле кием-салым җыеп, аларны икенче көнне үк ятимнәр йортына илтеп куйдылар. Ни хикмәт, Иван да, Надя да карышып тормады, рәхмәт әйтеп, кул изәп калдылар. Балаларның документларын алырга кергәч, аларның моңа кадәр нинди шартларда яшәвен күреп, Ясминә “аһ” итте. Мондагы хәлләрне гади тел белән генә әйтеп-аңлатып бирерлек түгел иде. Әмма бу әле бөресе генә, чәчәге алда икәнлеген белгән булса, бәлкем, бу кадәр үк төпченмәгән дә булыр иде. Бактың исә, аның Юлиясе шушы ике исерекнең җан җимеше икән ләбаса! “Йә, Хода, сабырлык һәм ихтыяр көче бир үземә”, — дип ялварды Ходайга. Аның нарасыеның бер кәлимә гөнаһысы юк. Юлия бервакытта да чын әти-әнисен белергә тиеш түгел! “Кызның әнисе бары тик мин генә!” — дип фикер йөртте ул. Әмма ялгышты.
Эштән аякларын көч-хәл белән генә диярлек сөйрәп кайтып, диванга кырын ятып та өлгермәде, ишек кактылар.
- Юлия, кызым, кем бар икән, кара әле.
- Әни, анда ниндидер апа белән абый сине сорыйлар. Мине дә беләләр икән.
Кызының соңгы сүзләреннән барысын да аңлады — димәк, сәгать сукты, баланы алырга килгәннәр. Ясминәнең каушавыннан хәтта кул-аяклары хәрәкәтсез калды. Шул халәттә күпме утыргандыр, айнып киткәндә, үзенә төбәлгән сораулы күз карашларын күрде.
- Әни, Алия апа да килде...
“Әй, бала, бала, белү түгел, сизенмисең дә бит — шушы минутларда синең язмышың хәл ителә”, диясе килде Ясминәнең, ләкин бер кәлимә сүз әйтерлек хәле дә юк иде.
Балалар хастаханәсеннән килгән кешеләр озын-озак сөйләшеп тормадылар, инде барысы да хәл ителгән: иртәгә үк кызны ятимнәр йортына илтеп тапшырырга кирәк. Тик менә Юлиягә бу хакта ничек әйтергә? Тегеләр аның белән үзләре сөйләшергә теләк белдерсәләр дә, Ясминә каршы төште:
- Юк, мин үзем, мин үзем...
Кунаклар артыннан ишек ябылуга,
Ясминә әнисенә шылтыратып, хәлне аңлатты. Әби кеше озак көттермәде, килеп тә җитте. Байтак гәпләшә торгач, ризалашырга дигән карарга киленде. Ясминә Юлия белән аңлашкан арада, Алия аның кием-салымын, ә әби тәм-том хәстәрләргә тиеш булды. Таякның юан башы һаман да Ясминәгә төште.
- Юлия, чык әле монда, сөйләшәсе бар иде, — дип дәште ул, уенчыклары белән мәш килеп йөрүче балага. — Әбиең бераз чирләп тора бит әле, аңа Казан табибларына күренергә кушканнар икән. Иртәгә үк барырга кирәк, ди. Әбиең карт бит инде, үзен генә җибәрергә ярамый, Алия апаң белән мин алып барырга булдык. Сине берничә көнгә куна торган бакчага калдырып торырга туры килә инде.
- Юк, мин сезнең белән барам, — дип каршы төште Юлия.
- Казан би-и-и-к еракта. Аннан соң, анда кечкенәләрне кертмиләр. Син бит минем акыллы кызым, сүз тыңлыйсың, шулаймы? Без бит озак тормыйбыз.
- Әбине нишләтәләр анда, әни?
- Кай җире авырта, дип карыйлар да, укол кадыйлар, аннан кайтарып җибәрәләр.
- Әни, минем бакчада йоклыйсым килми.
- Әй, булмаганны, әллә елый да инде минем дәү кызым?
Икенче көнне үз куллары белән илтеп тапшырды ул Юлияне ятимнәр йортына. Әйе, кайчандыр апасы белән абыйсын да үзе үк алып килгән иде бирегә. Менә хәзер алар бергә инде, тик бертуганнар булуларын гына белмиләр.
Эшенә кереп, бер атнага ял алды, туп-туры балалар хастаханәсенә юл тотты. Баланы опекунга алу өчен сарыф иткән вакыт, тутырылган документлар, тамган күз яшьләре, эчелгән даруларның иге-чиге булмас кебек тоелды аңа. Нинди генә түрәләрнең ишеген какмады ул. Ясминә белән килешеп, баш селкеп утыралар да, “ярдәм итәрбез”, дип вәгъдә биреп калалар һәм шуның белән вәссәлам! Көн азагына теле корышып, аңкавына ябыша, аяклары йөрмәс дәрәҗәдә арый иде. Ходайның рәхмәте, туганнары да, хәленә кереп, ярдәм итә башладылар. Моңарчы уена да кереп карамаган әллә нинди законнар, кагыйдәләр белән бәрелешергә туры килде аңа. “Закон”, “закон” дип, авыз суларын корыткан кешеләр үзләре үк аны читләтеп үтү юлларын күрсәтә тордылар. “Очына чыга алырмын микән?” — дип, кәефе төшкән чаклары да аз булмады. Ләкин ниндидер эчке сиземләү аңа көч бирә, алга этәрә иде. Кайнаша-тарткалаша торгач, Юлияне бөтенләй башка шәһәрдә туган итеп документлар юллады. Опекунга алу өчен мең төрле шарт куелса да, әнә шул затлы бүлмәләрдә кул куеп утыручы кәгазь кортларының берсе дә бала мәнфәгатьләреннән чыгып эш йөртмәвенә йөрәге әрнеде аның. Аларны бары тик бернәрсә — гаиләдә әти кешенең бумавы гына кызыксындыра иде. Ә көннәр бер-бер артлы уза тора. Инде Юлияне ятимнәр йортына илтеп тапшырганга да атна-ун көн үтте. Бик-бик теләсә дә, Ясминә аның янына барырга җөрьәт итмәде, чөнки белә — Юлия мең төрле сорау биреп, аның башын катырачак һәм ул аңа дөресен сөйләп бирергә мәҗбүр булачак ич.
Мәгариф идарәсендә баланы опекунга рәсмиләштерүче хатын аеруча тешләк булып чыкты. Юлияне дәүләт карамагында калдыру ягында иде ул. Сүзе бер булды аның: “Балага ятимнәр йортында кулайрак. Бар яктан да тәэмин ителгән гаиләгә эләкмәс, дип, берәү дә гарантия бирә алмый бит. Ә сезнең гаилә тулы түгел. Яшегез дә бара”.
- Ул бит үзенең ташландык булуын белми. Мин аның әнисе...
- Онытыр, дүрт яшьлек кенә әле ул.
- Юк, мин аны анда калдыра алмыйм. Болай да зарыгып көтәдер инде балам.
- Монда гына шулай матур сайрыйсыз шул сез: яратам, балам урынына күрәм, янәсе. Аннан бераз тотасыз да, кире китереп бирәсез. Акчасына кызыга күбесе. Бала күңеле кителүе турында уйлап багучы да юк.
Ясминәнең сабыр казаны шартлады:
- Шулай әйтергә ничек телегез әйләнә? Мин бит аны бернинди документсыз, акчасыз килеш өч ел бактым.
- Минем урында утырсагыз, сезнең тел дә шулай сукалар иде. — Бүлмәдә авыр тынлык урнашты. Ике хатын бер ятимнең киләчәген хәл иткән коточкыч минутлар иде бу. — Ярый, баланы бирәбез, тик сез аны опекунга түгел, ә үз кызыгыз итеп рәсмиләштерегез.
- Риза. — Бу сүзләрне Ясминә әйтмәде кебек, алар үзләреннән- үзләре очып чыкты. Үзенең нинди капкынга эләгүе хакында ул бик соңлап кына аңлады, анысын да танышлары, аннары юристлар чәйнәп авызга каптыргач кына.
Үсә төшкән саен бала үстерү кыенлаша баруын белсә дә, бу чаклы ук булыр дип уйламаган иде. Кыз балага аеруча күп кирәк шул. Юлия сыйныфташ кызларының матур киемнәренә кызыга, кайтып сөйли. Юк, ул әнисеннән даулап, затлы кием-салым да, тәм-том да сорамады. Әмма Ясминәнең мондый сөйләшүләрдән соң йөрәге әрни иде. Өстәвенә, Юлия артык кыбырсык, тиктормас бала. Укытучылары аның тәртибеннән гел зарланып кына торалар. Малайлар белән агач башына менү, койма аша йөрү, туп тибү, сумка белән сугышуны чүпкә дә санамый. Ике көннең берендә әле күлмәген, әле оегын умырып кайта. “Батыр ярасыз йөрми” дигәндәй, Юлиянең дә тән җәрәхәтләреннән арынганы юк. Ачуланганны сабыр гына тыңлый. Акланмый, тик, алдалап, сүз биреп тә маташмый. Турысын бәреп әйтә, үзен кыерсытырга ирек куймый торган кыз булып үсеп килә. Кызы өчен ничек кенә үртәлсә дә, Юлиянең укуында алдынгылар рәтендә баруы шатландыра иде Ясминәне. “Хәзер усаллар заманы, үзен бастырмавы хәерлерәк, җебек булып үсмәсен”, — дип юатты ул үзен.
Ятимнәр йорты белән элемтә өзелмәде. Юлиянең туганнары турында белешеп торды ул. Балалар ятимнәр йортында яшәүләренә сөенәләр иде. Укулары да начар түгел. Иванны уллыкка алырга теләүчеләр дә була, ләкин аның Надядан аерыласы килми. Шөкер, дөньяда миһербанлы кешеләр дә бар әле. Озакламый аларны Италиядән бер гаилә үзләренә балалыкка ала. Шул вакыттан бирле Ясминә алар турында берни дә белми. Кайчакларда Юлияне туганнары белән таныштырмавы өчен үзен битәрләп тә куя. Тик нишләмәк кирәк, инде буласы булган, үткәннәр өчен кайгырып утырудан файда юк. Кем белә, бераз үсә төшкәч, ул Юлиягә барысын да сөйләп бирер, һәм ул Иван белән Надяны эзләп табар. Кеше табигате шулай яратылган бит, кан белән кан тартыла, диләр.
Опекунга алынган балаларга пособие түләнүе хакында ул кешедән ишетте. Өмете зур булмаса да, таныш юристына мөрәҗәгать итеп карады, кызганычка каршы, кызлыкка алынганлыктан, Юлиягә пособие тиеш түгел икән. Социаль тәэминат идарәсендә хезмәт хакының аз булуын аңлатып караса да, анда да аңа закон буенча бернинди дә пособие каралмавын гына әйттеләр.
Юк, үпкәләмәде ул, берәү дә аңа Юлияне мәҗбүриләп бирмәде, үзе теләп алды ич. Шулай да шәһәр хакимияте башлыгына кереп карарга уйлады, кем белә, бәлкем, ярдәме тиеп куяр. “Хәерчегә җил каршы” дигәндәй, аңа керү өчен чиратка язылырга, ни өчен килүеңне аңлатырга да кирәк икән. Хәлне аңлатып биргәч, аны кабул иткән хатынның мыскыллы гына елмаеп: “Йөрисез шунда ачу китереп, үзегез теләп алгач, үстерегез дә инде алайса. Теләнче кебек монда йөгереп киләсез”,
— дигән сүзләрен Ясминә өстенә салкын су түккәндәй итеп кабул итте. Бүлмәдән ничек чыгуын да хәтерләмәде, трамвай тукталышына кадәр чапты гына, ә колагында теге хатынның мыскыллы тавышы яңгырый: “Теләнче; теләнче...”
Әйе, Ясминә киләчәге турында уйлап бетермичә, кызулыгы белән Юлияне кызлыкка алды. Әмма ул бу гамәле өчен һич тә үкенми, киресенчә, горурлана да әле. Кызганычка каршы, аның кебек беркатлы кешеләрне закон каты каешлый.
Әнисе кызына, оныгына догалар багышлый: “Кешеләргә өмет җуйганда да, Ходай Тәгаләдән йөзне бормаска кирәк, ул барысын да күрә. Кылган игелегеңнең син дә әле әҗерен күрерсең, балам”, — ди Ясминәгә. Амин, бер үк шулай була күрсен!
Ә закон? Әйе, бүген закон Ясминә кебекләргә ярдәм итә алмый. Кызык та инде: әгәр бала ятимнәр йортында яшәсә, хөкүмәт аны ашату-эчертү, үстерү, укыту өчен һәм башка шундый чыгымнарны каплап барыр иде. Бала опекунлыкка бирелгән очракта да, дәүләт караган кешегә пособие түли.
Бала үзенең асрамага алынуын белеп яши, кем белә, башкаларга сиздермәсә дә, кимсенәдер дә. Ә менә аны кызлыкка яки уллыкка алганда дәүләт тарафыннан бернинди дә ярдәм юк. Әмма бу очракта бала гаилә җылысын тоеп, үз әти-әнисе, туганнары белән яши. Ясминә очрагы аеруча четерекле. Ул болай да ялгыз ана, Юлияне алганчы ук ире фаҗигале рәвештә үлә. Атасы үлгәннәргә “ашатучы кешесен югалту” сәбәпле пенсия түләнә. Юлиягә бу да юк. Монда инде сүз уйнатып торганчы: “Законны үзгәртергә вакыт җитмәде микән?” — дип кенә сорыйсы кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик бай эчтәлекле язма.Дөрестән дә законнарны үзгәртергә кирәктер.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Берэр турэ туганы булса законны табарлар идет.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Югарыда утырган хатынга 2 кояш чыккандыр, что ул белмэгэн закон шулай булырын.Аллахе Тэгэлэ ярдэм бирсен,, бала. намуслы итагатле булсын.

        Хәзер укыйлар