Логотип
Язмыш

​Ерак икәнен дә беләм...

Гүзәлия җыры
Таң атканда уйланам,
Су акканда моңланам.
Таң нурында 
           син йөзәсең,
Утларыңда мин янам.

Биек тауга менимме,
Агымсуга керимме?
Дусларыма 
          сөйлим микән,
Үзем генә белимме?


Таулар – текә, 
           су – тирән,
Тирән булса да, керәм.
Ерак икәнен дә беләм,
Нигәдер якын күрәм!



Таң атканда уйланам, су акканда моң­ланам...» Аһәңле, ягымлы тавыш, үзенчәлекле бормалар... Якташым, Барда кызы Гүзәл Уразова җыр­лый. «Утлар яна учакта» спек­так­леннән Гүзәлия җыры, әйтерсең, нәкъ менә аның тавышына туры китереп язылган. Илле еллар элек минем күңелдә туган моңны, хис-кичерешләрне яңача төс­мер­ләр белән баетып, заманча бизәп, җанга ятышлы итеп тамашачыга җиткерә. Алкышлар! Чәчәк­ләр! Ә мин күңе­лем белән ерак 60 нчы елларга китеп барам...

Бу җыр Әлмәттә туды. Гадәттә, җырның өч авторы була, ә бу җыр­ныкы дүртәү иде. Шагыйрь, композитор, җырчыдан тыш, пьесаның авторы Гариф Ахунов та бар әле!

Консерваторияне тәмамлагач, 1964 елның августыннан ачылачак Әлмәт музыка училищесының директоры булып эшли башладым. Ул вакытта Әлмәттә иң зур зал нефть­че­ләрнең Техника йортында иде. Төрле конференцияләр, концертлар, спектакльләр шушы залда үткәрелә. Ә сәхнә артындагы бер бүлмә-дә Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге урнашкан. Ниндидер концерттан соңмы, әллә берәр җыелыш булды микән, мин Язучылар берле-генә кердем. Бүлмәдә кешеләр байтак. Арадан берсе, елмаеп килеп, миңа кулын сузды:
– Мәсгут, сине барыбыз да белә­без, мин – Әлмәт язучылар оешма-сы рәисе Гариф Ахунов, таныш булыйк, – диде.

Шуннан соң Гариф мине бүлмә­дәге кешеләр белән таныштырып чыкты. Хәтерем ялгышмаса, анда ул көнне Әдип Маликов, Гамил Афзал, Сәет Кальметов, Юныс Әминов, Саҗидә Сөләйманова, Рафаил Төх­фә­туллин, Клара Булатова, тагын кемнәрдер бар иде. Аннары Гариф мине үз бүлмәсенә алып керде, сөйләшә-сөйләшә, эш урыны белән таныштырды. Безнең дуслык шулай башланды. Гариф белән кайда гына, нинди генә шартларда күреш­сәк тә, тормышның нинди генә хәлләре турында сөйләшсәк тә, миңа рәхәт иде, күңелем тынычлана иде.

Күп тә үтмәде, Әлмәт теат­ры җитәкчеләре мине куелырга әзерләнүче «Утлар яна учакта» дигән спек­так­льгә музыка язарга чакырдылар. Пьесаны Гариф Ахунов язган икән. Бу инде Гариф белән тагын да якынрак аралашу дигән сүз иде.
Спектакль өчен шигъри сүзләр язарга ул Саҗидә Сөләйманованы чакырган иде. Гариф Ахунов мине шагыйрә белән очраштырды. Сары чәчле, зәңгәр күзле мөлаем ханым. Аның шигъри җанлы булуы йөзендә үк балкып күренә. Мин аны әнә шулай кабул иттем. Өчәүләп кайсы образга нинди җыр кирәкле­ген тәгаенләдек тә, эш башланды.

Спек­такль нефтьчеләр тормышына багышланган. Мин төрле җырларга, биюләргә музыка язарга тиеш идем. Режиссер сораган музыкаль бизә­ле­ш­ләр нотага салынгач, Гариф Ахунов, Саҗидә Сөләйманова, балетмейстер Марат Камбулатов, режиссер Габдулла Йосыпов һәм мин, театрга җыелып, җыр-көйләр белән таныштык. Хуплап каршы алдылар һәм спектакльгә тагын да музыка өстәргә кирәк дигән фикергә килделәр. Төп рольләр­не бик талантлы яшь актриса Луиза Солтанова (Гүзәлия) һәм җырга оста, моңлы тавышлы артист Рафаил Сабиров (Сәлахи) башкарачак иде.

Май алды көннәре. Табигатьтә дә, күңелдә дә ниндидер күтәренкелек. Без куеласы спектакль, андагы җырлар дулкынында очып-илһамла­нып йөрибез. «Гүзәлия җыры» аеруча халыкчан, җанга ятышлы тоела. Бәйрәмгә «Утлар яна учакта»­ны чыгардылар. Премьера шаулап үтте. Спектакль Уфада, Казанда күрсәтел­гән чакта да яхшы бәя алды. Драматурглар һәм театр сәнгате эшлеклеләре киңәшмәсендә ул 1965 елның иң яхшы спектакле дип табылды.

...Ул чакта Гариф шатлыгыннан очынып йөрде, йөзеннән елмаю китмәде. Хәер, Гариф кына түгел, һәммәбез сөенеш­тек. Әле бүген дә шул спектакльгә язылган «Нефть­челәр маршы», «Гүзәлия җыры», «Сәлахи җыры»  яңгыраганда, күз алдыма һәрвакыт елмаеп-шатланып Гариф килеп баса.
«Утлар яна учакта» спектакленең премьерасыннан соң, Гарифлар өен­дә банкетка җыелдык. Теат­р артистлары, режиссер, рәс­сам гына түгел, кием тегүче, грим салучы, машина йөртүчеләренә кадәр чакырылган. Ахунов­лар фатирына, Әлмәт язучыларын да кушсаң, берьюлы җитмеш кеше кереп тулгандыр. Ул банкетта мин гомеремдә беренче мәртәбә «урындыкларсыз кунак»та булдым. Бәй­рәмдә катнашасы дус-ишләрнең чамадан тыш күп буласын абайлап, хуҗалар өстәл­ләрне стена буена (бигрәк тә, почмакларга) терәп куйганнар да, урындыкларны җыеп алганнар – барыбыз да аяк өстендә. Бер кечкенә бүлмәдә арыганда ял итәргә куелган берничә урындык кына бар. Өстәлл­әр тулы сый-нигъ­мәт, кайсын ошата­сың, шунда барып авыз ит. Ә Гариф белән хатыны Шәһидә ханым, бүлмәләрнең әле берсенә, әле икенчесенә кереп, һәркемне аерым-аерым сыйлап йөриләр... 

«Утлар яна учакта»ны кайчан, кайда карагандыр, «Гүзәлия җыры»н үз репертуарына алып, мәшһүр җырчыбыз Әлфия Афзалова бик яратып концертларында җырлады. Бу җырны шулай ук күп еллар инде, җаннарны иркәләп, моңлы тавышлы Флера Сөләйманова да җырлый. Бәхетле җырым булды ул. Күптән түгел Илһам Шакировның дискын тыңлап утырганда, шушы җыр килеп чыкты – Илһам җырга башка исем кушып җырлаган. Гадәттәгечә, Илһам шәп җырлый, рәхмәт аңа! 

Шул җыр белән бәйле бер очракны искә төшерәсем килә. Әлмәттә эшләгән чагым. Ашыгыч рәвештә Казанга очарга кирәк. Әлмәттән Бөгелмә аэропортына билетлар бет­кән. Бер автобус китәргә тора. Бар­дым шоферына. «Урын юк, мин колхоздан студентлар алып кайтам», – ди. Кердем автобуска, шып-лап тулган, гел кызлар гына. «Урын тапсаң, утыр, абый!» – диделәр.

Арт­кы почмакка барып сеңдем. Кузгал­дык. Кызлар бәрәңге җыйган­нар, күңелләре көр: уен-көлке, шаян сүзләр, көлешүдән автобус селкенә һәм җыр, җыр, җыр... Кыска такмак-лар, сузынкы моңлы көйләр һәм кинәт... «Гүзәлия җыры»!  Йөрәгем­нең сикерүенә чак түзеп барам. Шыгрым тулы автобус кызлары бер тавыштан синең хисең белән тулган, синең моңыңа төрел­гән көйне яңгы­ратып җырласыннар әле – ничек түзмәк кирәк... «Мин монда!» – дип кычкырасым килә, ләкин дә­шүем әдәпсезлек буласын аңлап, ләм-мим.

...Ничә еллар инде «Гүзәлия җыры»мны кайларда гына, кемнәр­дән генә ишетмәдем! Ул еракта калган яшьлекне, иҗатташ дусларны сагындыра, мине яңа җырлар язарга илһамландыра.

Рәсемдә (сулдан уңга): Мәсгут Имашев, Вазыйх Исхаковның кызы Венера, Вазыйх Исхаков, Рафаил Төхфәтуллин, Вазыйх Исхаковның хатыны Зимфира, Шәһидә Максудова, Гариф Ахунов, Сания белән Фазыл Мостафиннар, Саҗидә Сөләйманова, Әдип Маликов. Әлмәт, 1965, сентябрь.

«Сөембикә», № 1, 2016.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар