Логотип
Язмыш

Дүрт айга сузылган көн

Без бу җирдә юлаучылар гына. Юлның ахыры да билгеле, һәм ул чик – котылгысыз. Әмма кеше сәламәт чагында, җир җимертеп яшәп ятканда бу хакта уйламый әле. Болар аннан бик еракта кебек тоела.  

Ләйсән Шәвәлиева (үзенең үтенече буенча исемнәр үзгәртелде – авт.) –  16 яшендә юл һәлакәтенә очрап, дүрт айдан артык комада була. 

Ул көнне гомерендә дә онытмас ул. 2012 елның 20 гыйнвары – кышкы сессиядән соң студентларның беренче көн укырга барулары. Иртәдән үк никтер ашыкты Ләйсән. Күңеле каядыр әйди, ниндидер эшне эшләп өлгерәсе бар сыман. Үзен олы юлга кадәр озата чыккан әнисенә дә ниндидер бер мөһим сүз әйтелми калды кебек. Телгә ияреп калган бәйләнчек җыр сыман, күңелендә гел бер сүзләр әйләнде кызның: «Өлгерергә! Өлгерергә!» Кая өлгерергә? Дәрескәме? Соңга да калмый лабаса. 

Күрәчәгенә ашыккан икән шул. Кузгалып  маташкан автобусның ябылырга өлгермәгән ишегеннән апасы белән сикереп менеп утырмаган булсалар... Автобусның икенчесен көткән булсалар... Үзәге өзелгән саен әниләре Сәвия апа да мең кат кабатлар әле ул «булса»ны. Көне дә зәмһәрир салкын иде бит. Җибәрмәгән генә булса кызын. Сеңлесенең җансыз гәүдәсенә капланып, тынсыз иреннәренә үз сулышын сулатырдай булып өзгәләнгән Алсуның да күңелен гел бер уй битәрләр: «Кулыннан гына кысып тоткан булсам!» Тормыш шарт фигыльгә буйсынмый. Бар да булган инде аның өчен. Күптән уйланылган, кешенең күрәчәге Җир яралганда ук язып куелган. 

Автобус үз артыннан пар болыты бөркеп китеп барган мәлдә, юлга таба тик бер адым атларга өлгерә Ләйсән. Куе пар аша өстенә үкереп килгән йөк машинасын күрми дә кала ул. Сеңлесеннән кул сузымында гына булган Алсу да күрми аны. Соңыннан, гомеренең шушы бер минутын секундларга бүлә-бүлә, мең кат сүтеп, мең кат ялгаганда ул бер минут өч мизгелгә сыячак та бетәчәк. Газабы елларга сузылачак бер минут. Бәлки, бер генә минут та булмагандыр. Машина бит сеңлесен 32 метр сөйрәп барган булган. 

Авыл белән район арасы әллә ни ерак та түгел, күп булса, ярты сәгатьтә үтеләсе юл. Ул көнне бу юлны үткән ара йөз елга сузылгандыр кебек тоела Сәвия апага. Күңеленә бер уй сүрән генә җылылык сирпи: «Үлде, димәделәр бит». Алар килгәндә Ләйсән инде реанимациядә була.  Аппарат белән генә суласа да йөрәге тибә. Димәк, өмет бар. Менә-менә күзләрен ачар да... «Ул комада. Көтегез!» – диләр. Күпме көтәсе? Бер көнме? Атнамы?  Минутларга сәгатьләр ялгана. Сәгатькә – көннәр... атналар... айлар... 

Ләйсәннең юл буенда ятып калган сумкасын алып кайтып биргәч, эченнән йомарланган бер бит кәгазь килеп чыга. Аның кулы белән русча язылган ике юл шигырь: «Я хочу летать, я хочу мечтать. Я хочу любить, я хочу ЖИТЬ!!!» «Әнием, без әле бирешмибез, без әле яшибез», – дип әйтеп калдыруымы бу аның? 

Комадагы кешенең халәтен яшәү дип әйтеп була микән? Ул вакытта кызының комага китүен бүген Сәвия апа Аллаһының бер җиңеллеге булгандыр ди. Казналыгы сынып, тешләре кәкрәйгән, сул кулы чәрдәкләнгән, оча сөяге икегә аерылган, баш чүмече ярылган... Комага китмәсә, сызлануларга нихәл чыдар иде? 

Бу хәлләрне тизрәк онытасы килә Сәвия апаның. Ул инде аларны, кабат искә төшермәслек итеп, күңел төпкеленә күмгән. Чарасыз, гасаби вакытлар... Кемдер: «Яшь организм бит, савыгырга да мөмкин», – дисә, кемдер: «Булмастайны өмет итәсез. Исән калса да, үсемлек булачак. Гомер буе кашыктан ашатачаксыз», – ди. Кайсы ананың бу сүзләр белән килешәсе килсен?! 

Өч ай реанимациядә була Ләйсән. Аннары палатага чыгаралар. Күзләрен ачып, үзе сулый башласа да, аңына килгән дип әйтеп булмый әле аны – беркемне танымый да, бернигә ишарәләми дә – комадагы халәте дәвам итә.  Бугазында – трахеостома, борынында – зонд... Ананың: «Акылы кайтачакмы?» – дигәне һавада эленеп кала. «Кызым, мине таныйсыңмы? Кулымны гына булса да кыс, керфегеңне генә булса да тибрәт!» Газизен бу дөньяга кайтарырга тырышып өзгәләнгән ананы юатудан табиблар да чарасыз: «Яраткан җырларын куегыз, күбрәк сөйләшегез». 

 – Әй ул вакытта безнең күргәннәр! – ди Сәвия апа, җанының сулкылдавын басарга тырышып. – Шунда инде мин дөньяда яхшы кешеләрнең күбрәк булуына инандым. Безгә табибларның да иң яхшылары очрады. Бер дә онытмыйм, Ләйсән утыра да алмый иде әле. Бер невролог керде дә Ләйсәнне күтәреп торгызды. Аның ярдәме белән нәкъ алты адым атлады кызым. «Болай булгач, була, өмет бар», – дигән сүзләре яшәү өчен көрәшергә көч бирде бугай инде безгә. 

Палатага чыгу тормышларының яңа бер этабы гына була әле. Шулай ук катлаулы, газаплы этабы. Ләйсәннең, әүвәлгечә, бу дөнья белән бәйләнеше юк. Акылы – сабый баланыкы кебек. Кешенең бу халәте дә кома дип атала икән. Бер аягы белән бер кулы кәкрәеп катып калган, казналыгы чалшайган, борынындагы зонд аша гына туклана алган кызны, дәва вакыты чыкты, инде эшлисен эшләдек, дип, өйгә кайтарып җибәрәләр. 

 – Өйгә кайтуның икенче көнендә яткан җиреннән торып утырды. Бу безнең өчен могҗизага тиң иде. Акрынлап аңы да кайта башлады. Беренче булып апасы Алсуны таныды. И шатланганнарыбыз! Әлбәттә, сәламәтләнү бер көндә генә булмады. «Бала»лыгы шактый озак барды әле. Яшәү өчен көрәш сигез еллап дәвам итте безнең.  Бирешергә исәп юк. Алда тагын авыр сынаулар көтә иде әле  –  Ләйсәннең сынган казналыгын ялгап, тешләрен урыннарына утыртырга кирәк иде. Казналыкны тимерчыбыклар белән тарттырып, кабат җыйдылар. Алты сәгать барды бу операция. Кабинеттан чыкканда, авызы кып-кызыл кан иде. Өч ай буена авызын ачарга ярамады. Сыек шулпаны теш арасыннан салып, шулай гына ашата алдык. Анда да бер күз яше күрсәтмәде, бер сыкрау авазы чыгармады. 16 яшьлек баланың авырлыгы нибары 32 кг калган иде ул вакытта». 

Өр-яңадан утырырга, йөрергә генә түгел, укырга, язарга да өйрәнергә туры килә аңа. Беренче сыйныфтан ук гел «бишле» билгеләренә генә укыган  кызның, акрынлык белән булса да, онытылган белеме кире кайта. 10-11 нче сыйныф тәмамлый – укытучылар өйгә килеп укыталар. Коляскада утырган килеш, башкалар белән бергә барып, ЕГЭ тапшыра, институтка керә. 

Гомерләренең тагын бер мәңгегә истә калырлык көне – Ләйсәннең кабат аягына баскан көне. 

– Көз көне иде. Бакчада бәрәңге алып ятабыз. Күземне күтәреп карасам, Ләйсән чыгып килә. «Әллә берүзең чыктыңмы?» – дип кычкырганымны сизми дә калдым», – ди Сәвия апа. 

Бу аның өр-яңа тормышының өр-яңа адымнары була. Комадагы чагын бөтенләй дә хәтерләми ул. Аның хәтере бары тик һәлакәткә кадәрге көнен генә хәтерли. Дәрескә бару уе белән комага китә, шул ук уй белән уяна да. Әйтерсең арадагы дүрт ай бөтенләй дә булмаган... 
шул ук темага: http://syuyumbike.ru/yashaesh/sudby/?id=7405

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик гыйбрэтле, кунелгэ утеп керэ торган, ижади унышлар сезгэ

    Хәзер укыйлар