Логотип
Язмыш

Чират

Тоткыннар саны буенча, Россия дөньяда сигезенче, ә Европада беренче урында тора. Статистика мәгълүматлары буенча, бездә һәр унынчы ир-ат төрмә шулпасын татыган. Тимер чыбыклы биек коймалар артында утыручыларның 55 проценты, чыккач та гадәти тормыш белән инде, мөгаен, яши алмаячак, чөнки сроклары озак булу сәбәпле, алар инде җәмгыятьтән аерылырга өлгерә, ди белгечләр.

Супермаркетта кассага чират торам. Чират дип... Иртәнге як, кибет әле буш диярлек, сатып алучылар берән-сәрән генә. Бәлки шуңа күрәдер дә, кассаларның нибары берсе генә эшли. Чират та, әйткәнемчә, юк диярлек. Минем алда нибары бер апа гына, тик барыбер чират тиз барырга охшамаган – алган әйберләре шактый аның. Иллеләп кап чәй генә җыйган: кассир кыз аларның һәрберсен аерым саный. Чәй капларының берсе ачылган булып чыкты.
– Апа, алыштырып киләсезме? – ди кассир кыз.
– Юк, юк, сеңлем, – диде апа, ашыгып. – Мин аларны зонага алып барам, барыбер ачарга туры киләчәк...
Соңгы җөмләсен нигәдер миңа карап әйтте. Озакка тоткарлаганы өчен гафу үтенергә теләве идеме соң? Әйтмәсә дә була иде. Беренчедән, алай ук сабырсызланмыйм – вакытым бар. Икенчедән, бу апаның төрмәдә кемедер утырганын болай да аңлаган идем инде.
Кай­нар суда болгатып кына ашый торган бәрәңге боламыгы, стаканда әзерләнә торган аш, арзанлы чәй... Берью­лы бу кадәр күп итеп теләсә кем алмый аларны. Һәр­хәлдә, миңа шулай тоела. Соңгы вакытта шулай тоела...
«От сумы и от тюрьмы не зарекайся» дигән гыйбарә бар русларда. Бар тапканын мизгел эчендә югалткан кешеләр әллә азмы? Шуңа күрә, капчык асып, беркайчан теләнергә чыгып китмәм, дип әйтмә, дип кисәтә безне гыйбарәнең беренче өлеше. Башым таш капчыкка эләкмәс, дип өздереп әйтү дә куркыныч. Хагыннан, нахагыннан үзең сакла, дигән сүзләр телгә юкка кермәгән бит инде.
...Улы төрмәдә гаепсезгә утыра дип санамый ул. (Әле ярый шулай дип санамый дип, кайчак мин аның өчен сөенеп тә куям. Югыйсә йөрәк әрнүләре тагын да күбрәк, авыррак булыр иде бит.) Ни өчен кулга
алганнарын сөйләп тормыйм – анысы бу очракта мөһим түгел. Май ахыры иде ул. Күрше әбиемнең тоташ борчудан гына торган көннәре шуннан соң башланды.
Азмы-күпме җыйган акчасы адвокатка түләргә китеп бетте аның. Монысы бик тиз булды. Әбинең җыйган маясы беткәнен аңлагач, адвокат егет аңа шунда ук шалтыратудан туктады. Бу вакыт күршем дә аннан өметен өзәргә өлгергән иде инде. Әбигә исә хәзер акча башка нәрсәгә – ай саен СИЗОга «передача» илтергә кирәк иде. Ай саен бер пенсия акчасына бит ул! (Беркайда эшләмәүче килененең ире янына барып йөрмәячәге көн кебек ачык иде. Ике бала да бар бит әле. Димәк, улының бөтен ышанычы – сиксәнгә җитеп килүче шушы карт әни.)
– Бүген 2 кило прәннек алдым... Ерак базарга ук бардым.
– Пакетлы солы боткасы эзләп йөрдем. Арзанлысын тапмадым. Миңа 25 ләп кирәк...
– Ипигә май сөртеп ашап куйса, тамагы туяр, сыер мае алдым әле.
– Носкилар сораган. Бер футболка, дигән.
– Кайнар су болгатып ясый торган теге бәрәңге бо­ламыгын таптым бүген. Бик арзан түгел икән ул...
Егер­мене алып тордым әле.
Кич безгә кергән саен әбинең бөтен сүзе шул хакта хәзер. «Олы йортка – ни кирәк, кече йортка – шул кирәк», дип сөйләшәбез аның белән. Кишер кирәк, сарымсак, суган кирәк, сыер мае, сыр, ипи, кәбестә шикәр комы, укроп... Әни күңеле бит әле – аз-азлап булса да, барысыннан да авыз иттерәсе килә: редиска, кыяр, помидор, алма, лимон, әфлисун... Колбаса, тавык рулеты. Майонез. Каһвә. Печенье, прәннек, хәлвә...
Теш юа торган паста, теш щеткасы, бәдрәф кәгазе, кер сабыны, исле сабын, мунчала, шампунь, салфетка, кер юарга порошок, кулъяулык... Сөлгенең зурысы, кечкенәсе... Оекбаш...
Боларның барысын әби кибеттән берничек тә берьюлы күтәреп кайта алмый. Шуңа күрә ул аларны аз-азлап җыя. Кайда арзангарак саталар – шуны да табарга кирәк бит әле аңа.
Башына төшмәгән кеше генә белми: төрмәгә «передача» тапшыруның мең төрле хикмәте бар икән. Кәгазьгә төрелгән конфет алсаң, тапшырганда, аның кәгазьләрен салдырырга кушалар. Ике килограмм конфет бирергә җыенасың икән, һәрберсен сүтеп утырасың. (Әби шуңа күрә гел мармелад алырга тырыша.) Чәйне капларыннан пакетка бушатып бирәсең. Теш пастасын – пакетка сыгып чыгарасың. Ипи, колбаса, сырны урталай бүләсең...
Барган саен, гариза язып, улыма шушы-шушы әйберләрне тапшырам дип, исемлек төзү дә әби кебек олы кешегә шактый зур мәшәкать булып чыкты. Ә бер ай узып, икенчесе шундый тиз килеп җитә... Тагын авыр капчыкны җыясы, тагын чиратка барып басасы... Әби бу юлы чиратта ничәнче булган, кемнәрне күргән, ничек тапшырган – мин ул баруларның һәрберсеннән хәбәрдар. (Сүз уңаеннан. Үзем анда бер тапкыр булмасам да (булырга да язмасын!), ул чиратны күз алдыма китерәм. Дөнья мәшәкатен сөйләшә-сөйләшә, вакыты җитеп, ишек ачылганын көтә торган чират түгел бу. Монда, гомумән, сөйләшмиләр дип беләм. Һәркем үз хәсрәтенә чумган: башкаларга сорау да яудырасы, үзенең дә җавап бирәсе килми. Өч ел эчендә күрше әбиемнең сүз алышкан кешеләре бик аз булды. Бармак белән генә санарлык. «Бер хатын: «Киленем әнисен үтерде, аңа ашарга китердем», – диде», – дип кайтып сөйләгәне истә. Кышкы суыкта ирле-хатынлы берәүләр аны машинада утырып торырга чакырдылар, термостан кайнар чәй салып бирделәр. Монысы да шул вакыт эчендә бер генә тапкыр булды. Күпләр машина белән килә, сигез тулганчы шунда утырып тора. Ә әби кебекләр – урамда: карда да, буранда да, яңгырда да, җилдә дә... Карчык кешене генә сыендырырга буладыр да бит... Әмма үпкәләп тә, гаеп тә итеп булмый: башкаларны кызганырга, кемнеңдер хәленә керергә көчләре дә, теләкләре дә калмаган бугай инде ул чираттагыларның.)
Улына тапшырган әйберләр исемлегенең бер нөс­хә­се, гадәттә, әбидә калып бара. Шактый җыелды инде алар. 12.700 кг., 16.044 кг., 13.860 кг., 14.240 кг., 21.435 кг... Кечкенә генә буйлы әби бу кадәр йөкне ничекләр күтәреп, тартып бара ала, кайчакта шаккатам.
Анда барасы көнне ул төнге икедә инде аяк өстендә була. Өчтә өйдән чыгып китә – «передача» тапшырырга чиратың җитсен дисәң, иртәнге дүрттән дә калмыйча, СИЗО ишек төбендә булырга кирәк. Кемдер машина белән озатып куймаса, такси чакыртмыйча чарасы юк.
...Карауга аңладым – елаган, күзләре кызарып, шешенеп беткән әбинең.
– Ни булды? – дим, ашыгып.
...И-и, нәнәм... (Әби миңа гел шулай дәшә.)
 
 Баласы суга төшәр, анасы утка төшәр...

Кичә аның «передача» тапшырасы көне иде. Таксига акчасын кызгангандыр инде – өйдән автобуслар йөри башлагач кына кузгалган. Өлгермәгән, билгеле: чират аңа килеп җиткәч кенә, «передача» кабул итүне туктатканнар. СИЗОдан ерак түгел генә бер таныш хатыны яши аның. «Передача» тапшырган көннәрдә ул кайчак аңа чәй эчәргә кергәли. Улына алып килгән ризыкларын әби кичә аңарда калдырып торырга уйлаган. Тәгәрмәчле булса да, арбаны тартып йөрү җиңел түгел бит: бүген кире алып кайт, иртәгә тагын кил... Гөнаһ шомлыгына каршы, лифт эшләмәгән – әби авыр арбасын тугызынчы катка кадәр сөйрәп менгән. Һәм кирәк бит – танышы өйдә юк булып чыккан. Әбием арбасы белән кире җәяү төшкән. (Ничекләр менеп, ничекләр төшкән – шаккатарсың!) Бүген инде чиратка иртүк барып баскан. Иң беренче тапшырам, дип, куанып торганда, сигез тулгач кына берәүләр килгәннәр дә:
«Ә без очрашуга керәбез, димәк, без, беренче тапшырабыз», дигәннәр. (Анда шундый тәртип икән: якыннары белән ул көнне күрешү билгеләнүчеләр, «передача»ны чиратсыз тапшыра.) Ике көн шушы юлда йөргән, арыган-талган әбигә бу сүз соңгы тамчы булган...
– Елый башладым... Туктый гына алмыйм, нәнәм... – дип сөйләде ул. – Инде теге чиратсыз керергә теләү­че­ләр дә берсүзсез мине уздырды. Барысы да юата. Ә мин елыйм да елыйм... Үкси-үкси... Нигә шулай елаганмындыр, аңламыйм... Үземне үзем жәл­ләвем булдымы икән соң? Өйгә кайтып җиткәч кенә тынычландым. Юл буе күземнән яшь коелды. Автобус­та­гылар, нигә елый бу карчык, дигәннәрдер инде...
...Кассада акча түләүче апаның: «Бу чәйләрне төрмәгә алып барам», – дип әйтүе мине генә түгел, бу сүзләрне ишет­кән һәркемне сискәндереп җибәрде шикелле... «Ал­ла сакласын!» Супермаркетта чиратта бик озак та тора алам, чиратның әнә шундыена гына басарга язмасын...

фото: Камилә Димөхәммәтова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Укып бетергэнче ошеде йорэк,курэчэк итмэ ходаем,купме туземлек кирэк

    • аватар Без имени

      0

      0

      Баштан утте.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Аллам һаҡлаһын, күргән кешеләргә сабырлыҡ бирһен Хоҙай!

        Хәзер укыйлар