Логотип
Язмыш

Бу инде халык гимны!

«МИН ЯРАТАМ СИНЕ, ТАТАРСТАН!»
 


Мин яратам сине, Татарстан,
Ал таңнарың өчен яратам,
Күк күкрәп, яшен яшьнәп яуган
Яңгырларың өчен яратам.

Мин яратам сине, Татарстан,
Горур халкың өчен яратам,
Җан эреткән әнкәм телең өчен,
Татар телең өчен яратам.

Алдаштэрган, урманнарэн өчен
Тугайларың өчен яратам,
Тукайларың, Сәйдәшләрең өчен,
Җәлилләрең өчен яратам.



    Бу җырның сүзләре шулкадәр гади. Аны бик тиз отып каласың. Машина тәрәзәсеннән карап барганда да күпләр үз алдына  гел кабатлый торганнардыр: «Мин яратам сине, Татарстан!» Ерак сәфәрдән кайтып килгән чагында да, очкыч трабыннан төшүгә: «Эх, мин яратам сине, Татарстан!» – дип куябыз. Инде чирек гасыр элек «Мин яратам сине, Татарстан!» дигән җыры да килеп чыккач, күңелдә мөлдерәмә тулышкан хисләрне көйгә салып түгәргә мөмкинлек чыкты.

    Кайвакыт татарлар җыелган вакыйга, форумнарда шушы җырның сүзләре язылган кәгазь битләре тараталар. Югыйсә әллә ни ихтыяҗ да юк.  
    Бу җырның сүзләре, әйткәнемчә, бигрәк тә ихлас, самими шул. Көе дә бик тиз истә кала торган. Күкрәкне туган якны ярату хисләре, шул туган ягың белән, анда яшәүче кешеләр белән горурлану хисләре алгысытканда, тойгыларыңа ирек бир дә, кинәнеп бер җырлап җибәр! Үзең генә  җырла. Хәер, сиңа шунда ук янәшәдәгеләр дә кушылыр. Чөнки бу җырның көе сагышланыр өчен түгел, күңел тантанасы өчен. Җырлый башлауга көндәлек мәшәкатьләр вак булып калыр. Күз алдыңнан Татарстанның көньяк-көнчыгышына ук килеп җитә язган Урал тау итәге дулкыннары, Чатыр тауның татар күңеленә ярашып тора торган тыйнак текәлеге, ышыктан аккан  Ык суының тал-тирәкләре, Агыйделнең язын ак шомыртка төренә торган ярлары, Кама-Чулманның сабыр салмак сулары, Иделнең күз карашы җитмәс киңлекләре, Ослан таулары, моңлы Мишә һәм Зәй сулары, Алабуга урманнары һәм Татарстанның алтын иген басулары йөгереп узар да син тагын да дәртләнебрәк сөрән салырсың: «Мин яратам сине, Татарстан!».
    2008 елда «Мин яратам сине, Татарстан!» җырының авторлары – шагыйрь Роберт Рәкыйпов (үлгәннән соң), композитор Роберт Андреев һәм җырны гимн дәрәҗәсенә җиткереп җырлый алган Салават Фәтхетдинов Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев фәрманы белән Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнгәч, татар халкы моны бик лаеклы бәяләү дип кабул итте.  
    Бая гимн дигән сүз әйттек. Чынлыкта, Татарстан Республикасының сүзсез гимны бар иде инде. Рөстәм Яхин музыкасы яңгыраган гимнны олы ихтирам белән тыңлап кына тора торган идек. Дөрес, берничә ел элек Рамазан Байтимеров шигыре ул гимнга сүзләр итеп сайланды. Милләт гимны да бар иде безнең. Ул – «Туган тел» җыры. Халык, рухи бердәмлек тойгысы кичергән мизгелләрдә, дәррәү аягүрә басып, «Туган тел»не җырлады. Инде менә «Мин яратам сине, Татарстан!» җыры гимн рәвешендә яңгырый башлады. Бусы инде бөтен татар халкы кушылып җырлый торган гимн. Аның шул дәрәҗәдә таралып, популяр булып китүендә, әлбәттә, Татарстанның халык җырчысы, Тукай премиясе лауреаты Салават Фәтхетдиновның да роле гаять зур. Чөнки ул  дистә елга якын инде һәр концертының репертуарына шушы җырны кертә. «Татарстанның хәзер ике гимны бар. Берсе Республика гимны, икенчесе – халык гимны», – дигән мәшһүр гыйбарәне беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев шул концертларның берсеннән чыгып барганда әйткән иде дә инде.

    Бу урында икенче «гимнның» музыкасын иҗат  иткән композиторның үзенә сүз бирсәк тә урынлы булыр. Чөнки Роберт Андреев турында кешеләрнең дә мәгълүматы артык күп түгел. Югыйсә бу композиторның иҗаты игътибарны җәлеп итә торган. Әйдә сөйләтик әле.
Табигать шулай яраткан, күрәсең. Мин моңлы бала булып үстем. Радиодан ишеткән халык җырларын гел үзалдыма кабатлап җырлап йөри торган идем.  Элек кешеләр матди яктан иркен тормышта яшәмәсәләр дә, рухи яктан бай иделәр. Өйдән китап өзелмәде, радио сүнеп тормады. Матур хыяллар дөньясында үстем мин дә. Хәтерлим әле, салам түбәле өй кыегына менеп утырып, кулыма такта кисәген алып, җырлап җибәрә торган идем. Өй кыегы – сәхнәм, тактам – гармун. Җырларым – «Кондырак болыннары», «Утыр әле яннарыма», «Сөмбел». Шуларга үзебезнең авылда җырлана торган керәшен җырларын өсти идем. «Җәгүр дәдәй, малаең артист булыр синең», – дип әйтә торганнар иде урамнан узып бара торган күрше-тирә. Әтием тимерче иде минем. Аның янына барып та сандал чыңын моң итеп тыңлый идем.

Алачык белән янәшә генә ындыр табагы иде безнең. Анда комбайннардан кайтарылган бодай, борчак, арыш өемнәрен хатын-кызлар җилләтеп чистарталар. Мине шунда ял иткән минутларында да җырлаталар иде. Дустым Ильясның әтисенең баяны бар иде. Сукыр Рәис абый, мәрхүм, баянда бик яхшы уйный торган иде. И, ул баянга кызыгуларым! «Гармун ал», – дип әтине аптыратып бетерә торган идем. Кая инде, баянлык акча кайдан килсен ди ул безгә! Шулай да бер заман уеннан кайтып керсәм, әтием сәке читенә утырган да,  тальян гармун тартып, керәшен җырын  җырлап утыра! Шатлыгым чиксез иде. Менә шул көннән алып, мин музыкага чумдым. Авыл мәктәпләрендә музыка укытмыйлар иде шул, фәкать җыр дәресләре генә керә торган иде. Шунлыктан, үзлегемнән баян тартырга өйрәнсәм дә, мин төзүчеләр техникумына укырга кердем. Аннан өч ел диңгез флотында хезмәт иттем. Соңра озак еллар нефтьчеләрнең «Ромашкино» санаториесендә мәдәни ялны оештыручы булып эшләдем. З5 ел дәвамында  музыка дөньясында кайнау үзенекен итте, акрынлап көйләр язу белән мавыга башладым.Композитор Рәис Нәгыймов белән дуслык та стимул биргәндер инде. Беренче җырым язылганга 30 ел булган икән инде. Роберт Рәкыйпов сүзләренә язылган «Зөһрә» дигән җырым Әлмәттә узган үзешчән авторлар бәйгесендә җиңүче дип табылган иде. 
1990 нчы елларда республикабыз 16 нчы союздаш республика  булачак дип, күтәренке рух белән йөргән вакытлар иде бит. Мин янәдән шушы авторның шигырьләр китабын тотып утырам. Күзем «Мин яратам сине, Татарстан!» шигыренә тукталды. 30 август иде бу көн. Ул көнне Татарстан Дәүләт Советы «Мөстәкыйльлек турында декларация» кабул итте. Ә мин соңыннан мәшһүр булып китәчәк җырымны язганмын.

    1991 елда Рига шәһәренә Сабантуйга барган идек. Бәйрәм буласы көнне безне видеотасмага төшерделәр. Мин Даугава елгасы  ярына басып, «Мин яратам сине, Татарстан!» дигән җырымны җырладым. Гаҗәп дулкынландым мин ул чагында.  Җырымның үз биографиясе шул көннән башланды бугай. Иң беренчеләрдән булып аны Чаллы үзешчәннәре җырлады. Аннары хәзер Швециядә яшәп ятучы Гөлүзә Зыятдинова, соңрак Габидулла Хөрмәтуллин җырладылар. Салават җырны үз репертуарына алганнан соң, ул аеруча нык популярлашты. Бер елны ул хәтта концерт сезонын да шул җыр исеме белән атады. Салават җыр театры автобусының сыртына да шушы җыр исеме язылган. Нинди генә зур дәүләт җитәкчеләре катнашында узган чара булмасын, бу мәшһүр җырчы, республикабыз белән горурлануын дәлилләп, чыгышын «Мин яратам сине, Татарстан!» белән башлый.
    Әлбәттә, мин үзем дә горурланам. Минем үземә дә күп мәртәбәләр чит өлкәләргә  барган мәдәни десантлар составында катнашырга туры килде. Мәскәү, С.-Петербург, Ташкент, Пермь, Сургут, Уфа шәһәрләрендә булдым. Бу җырымны җырлаганда  тамашачы  аягүрә басып, кушылып җырлый. Гади бер кешенең тыйнак хезмәтен республикабыз да, халкыбыз да югары бәяләде, дип горурланып яшим.   
       
          

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар