Логотип
Язмыш

Башларым әйләнсен сөюдән

Җанымда яз булып кал әле. 

Бер ярсу биләде җанымны,
Бу ярсу давылдан көчлерәк.
Ничә ел яшәп тә сөюне
Белмәгән икән бит бу йөрәк.
 
куш:
Утка сал, суга сал син мине,
Үзең дә бер дөрләп ян әле.
Үземә булмасаң булмассың-
Җанымда яз булып кал әле.
 
Башларым әйләнсен сөюдән-
Син мине бәхетле ит әле. 
Янымда калмасаң калмассың,
Яндырып булса да кит әле!
 
Син мине яшәрттең, яшьнәттең,
Теләмим ярсуның тынганын.
Күрмәсәм мин сине дөньядан
Яратмый китәсе булганмын. 
 
 
Бу җыр язылырга тиеш булгандыр. Минем җанны нидер дертләткән өчен дә. Бу халәт күпләрнең күңелендә аваздашлык табып, җаннарында яз булып калсын өчен дә! 
Сүзләрен иҗат итүгә Фирзәр абый Мортазинга шалтыратам. «Шушы сүзләргә җыр языйк та, Рөстәм Закиров җырласын әле!» дим.  «Ник Рөстәм үзе дәшәлмиме әллә?!» дип шаяртты бугай Фирзәр абый. Ə Рөстәм озак уйлый. Ә минем көтәргә чик-чамам юк. Миңа менә бүген, хәзер... ә иң яхшысы - кичә кирәк!.. каударлану тавышка чыккан булгандырмы, Фирзәр абый Мортазин ике-өч көн эчендә язды ул җырны. Рөстәм тота-каба Буага җыр алырга барган шәптән үк Апаска аранжировка эшләтергә китеп барды.  Юлдан: «Кара, бер дә болай кыланган юк иде бит минем!» дип шалтыраткач, «минем каударлык йоккандыр!» дип көлдем бугай. 


 
Җырны беренче тыңлаганда ук нидер булды миңа. Тыңлый гына башлыйм, бетә дә китә. Кече телгә дә йокмый- җитми кала. Димәк, тансык. Димәк, начар булмаган. «Соңгы 15 елда иң яратып иҗат ителгән җырым» дип башкарды аны Рөстәм Закиров. Яратып язылды. Яратып җырланды. Бу кадәр ярату салынган җыр тыңлаучыга барып җитми калалмый иде. 
 
Клип төшерү нияте Рөстәмнеке иде. «Ничек күрәсең?!» дип сорады ул миннән. Мин шоу-бизнеста, клип ясау серләрендә әлифне таяк дип тә белмәгән кеше сценарий язып карарга булдым. Ниндидер уйдырмалар уясым килми иде, тормышчан, ихлас булып күзалланды бу клип. сценарий әзер булгач «Төп героиняны үзең уйнасаң?!» диюгә аптырап калдым. Камерадан уттан курыккандай куркуымны һәм шул ук вакытта гомерем буе берәр роль уйнап карыйсым килеп яшәвемне яшерү дә, шәрран яру да уңайсыз иде... Язылды. Уйналды. Ничек бар шулай. 


 
Җыр бәхете формуласын уйлап утырам бүген: ул ике авторның «җеннәре туры килү»дәдер мөгаен. ул җырчының җырны яшәвендәдер. Мин бит шигырьләрдә һәрчак кайнап чыгып түгеләм. Шуңа формуланы болай язып карыйм әле: авыл мичендә кетердәп пешкән кайнар ипигә (сүзләре)  әле генә аертылган бал тәмнәре килеп торган авыл каймагы (көе) яксаааааң!.. һәм дөньядагы иң тәмле ризык икәненә инанып, күзләрен йомып кетердәтә-кетердәтә урамга күтәреп чыгучы (җырчы) булса, якын-тирәдәгеләрнең аның тәмлелегендә шиге калмыйдыр шикелле!.. 
 
Яратып тыңлаганнардан: « җырның башы, дәвамы, ахыры бар - шуңа тулаем бер тарих буларак кабул ителә» дигән фикер ишеткәнем бар. Шулайдыр. Мөгаен...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искиткеч жыр, мин аны тынлап туялмыйм.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бер егерме мәртәбә караганмындыр ул клипны!Рөстәм Закировка мең рәхмәт!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Жыр бик матур,карап,тынлап туймаслык жыр!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Нык матур жыр,барыгызга да зур рэхмэт,ижат итучелэргэ,янадан-яна ижат жимешлэре.....

          • аватар Без имени

            0

            0

            Молодец, Ростэм,курше авылдашым, булдырып жырлыйсын," ялгыз хатын "хэм шушы жырын йорэклэр гэ утеп керэ, барлык жырларынны яратам, рэхмэт

            Хәзер укыйлар