Логотип
Язмыш

Азамат ир ил дияр


Мәхәббәт сынауларда сынала, диләр. Ләйсән һәм Фәнис Гатауллиннарның гаилә тарихы, мәхәббәт кыйссасы белән якыннанрак танышкач, әлеге сүзләрнең хаклыгына дөрестән дә ышанасың.
…1995 елның 25 гыйнвары. Сургут шәһәрендә бу көнне җырчы Зөһрә Шәрифуллинаның концерты булырга тиеш. Ә урамда буран котыра, утыз биш градус салкын. Казан артистлары бәлки “кеше килмәс, зал буш булыр 
инде”,  дип тә борчылгандыр. Җыр-моңга сусаган татарны исә берни куркытмый. Халык, шау-гөр килеп, Мәдәният сараена җыела. 
Нәркәс ханым да бу концертка ике билет алган була. Ире эштән бушамагач, үзе белән концертка барырга ун-
җиде яшьлек кызы Ләйсәнне чакыра. “Әйдә, икәү йөреп кайтыйк. Андый җирдә халык күп була, бәлки акыллы гына берәр татар егете белән дә танышырсың”, — ди әни кеше, уенын-чынын бергә кушып.
— Мин өй кызы идем, — дип искә төшерә Ләйсән. — Ул көнне дә  “дәресләрем күп” дип, концертка бармаска шактый карыштым. Әни өзми-куймый кыстагач, күнми булмады инде.
Бу кичнең, бу концертның үзенең язмышына зур үзгәреш алып киләчәген кайдан белсен, ничек сизсен соң кыз бала?!
Тамаша беткәч, Ләйсән тиз генә киенә дә урамга чыга. Әнисе исә, ахирәтен очратып, эчтә серләшеп кала.
— Син нигә миңа шулай карап торасың? 
Аңа эндәшәләр түгелме соң?! Өстәвенә — чип-чиста татарча! Эндәшүченең үзенә таба баскычтан менүче егет кеше икәнен аңлап алгач, кыз куркып, югалып кала, аннан тиз генә кире Мәдәният йортына, әнисе янына йөгереп кереп китә.
— Ә мин ул көнне Любовь Успенская концертына бардым, — Фәнис тә ул кичне мизгелләренә кадәр  хәтер­ли. — Зөһрә Шәрифуллинага да өлгерермен дип уйлаган идем. Тик мин килеп туктаганда, концерт беткән, халык таралып ята иде инде. Күзем ишек төбендә басып торучыларның берсенә төште. Бу Ул иде…
Егеттә тәвәккәллек җитәрлек — әниле-кызлы Нәркис белән Ләйсәннең чыкканнарын көтеп тора да, кабат сүз куша. Кызның әнисе: “Без  Оренбург якларыннан, Абдуллиннан”, — дигәч, “Алайса якташлар булып чыгабыз инде, мин дә шуннан”, — дип үзе белән таныштыра.
Көндез үк купкан буранның исә туктарга уенда да юк. Бераз басып торуга ук эчкә суык үтә. Мондый көндә автобуслар, әлбәттә инде, ялындырып кына йөри. Фәнис исә — машинада, ул яңа танышларын өйләренә кайтарып куярга тәкъдим итә, болар ризалашалар.
Юл буе Ләйсән: “Кем икән бу? Нинди кеше икән, Ходаем?” — дип күңеленнән гел шикләнеп кайта.
— Өебез янына килеп туктагач, әни Фәнискә бирергә дип акча чыгарды. “Юк, юк, акчагызны алмыйм, бер чынаяк чәйгә чакырсагыз, шуңа риза. Ләкин кызганыч, бүген керергә вакытым юк, башка көнне сезне үзем эзләп килермен”, — диде ул кыю гына.
Әни машинадан беренче булып төште. Шуңардан файдаланып, Фәнис миңа: “Син чибәр дә, акыллы да, тыйнак та. Миңа бик ошадың. Хатынымның нәкъ менә синең кебек булуын телим”, — дип әйтергә өлгерде. Көтмәгәндә ишеткән бу сүзләрдән аптырап калдым. “Юу-ук, сез бит карт инде”, — дия генә алдым. Баксаң, аңа әле ул чакта утыз яшь кенә булган икән.
Күз төшкән кызы белән якыннанрак танышу өчен “мин дә Оренбург ягыннан” дияргә мәҗбүр булган Фәнис, чынлыкта, Татарстанның Чистай районы Яуширмә авылында, әнисе Мөнирә апа белән әтисе Рафаэль абый гаиләсендә туып-үскән егет. Бәхет эзләргә, дөнья күрергә, акча эшләргә дип Себергә, абыйсы Ринат янына ул 1985 елда юл ала. “Федоровнефть” идарәсенең “Сургутнефтегаз” җитештерү берләшмәсенә аны бораулаучы ярдәмчесе итеп алалар. Аз гына вакыт узуга бораулаучы урынына баса. Тырыш була Фәнис. Алны-ялны белми, көнне-төнгә ялгап эшли. Булдыклы татар егетенә җитәкчелек тә игътибар итә. Алар Фәнискә читтән торып укырга керергә киңәш бирәләр. Һәм ул Төмән нефтегаз индустриясе институтын тәмамлый. Тиздән фатирлы да була. Гаилә дә корып җибәрә. Ләкин ул никахның гомере кыска булып чыга — ике ел дигәндә таркала.
Ул арада илдә үзгәртеп кору башлана, җилләр яңача исәргә керешә. Сургут шәһәрендә үз эшен ачып җибәрергә теләгән кыю, тәвәккәл, батыр йөрәкле егетләр арасында Фәнис Гатауллин да була. 1992 елда брокер конторасын җитәкләү өчен яшь белгечләр арасында бәйге игълан ителә һәм безнең якташыбыз анда җиңү яулый. “Шул көннәрдә кулыма Теодор Драйзерның  “Финансист” дигән китабы килеп эләкте дә, мин аны бер тында укып чыктым, — ди Фәнис. — Анда егерменче гасырның утызынчы елларында Америкада булган икътисади кризис хәлләре тасвирлана. Шушы әсәр миңа конкурста җиңү яуларга, аннан ныклап аякка басырга ярдәм итте”.
Ләйсән белән танышканда ул “Газпром” ачык акционерлык җәмгыяте каршында компрессор станцияләре һәм башка объектлар төзү, аларга капиталь төзекләндерү хезмәте күрсәтү фирмасының генераль директоры — инде шактый танылган эшкуар була.
…“Мин сезне үзем эзләп табармын”, — дип вәгъдә биргән егет сүзендә тора. Теге очрашудан соң ике атна узгач, Ләйсәннәр фатирында кыңгырау тавышы яңгырый. Ишекне әтиләре Заһир абый барып ача. Читтәге якташларны мизгел эчендә туганга әйләндерүче теге тылсымлы сүз тагын яңгырый: “Мин дә Оренбургтан…” (Бер белмәгән кешеләрнең бусагасын атлап узарга җөрьәт итүне, югыйсә, ничек аңлатасың?!) Егетне чәйгә дәшәләр. Өстәл артында якыннанрак танышу башлана — Сургутта кайчаннан бирле яши, кайда эшли?..
— Шулчак кылт итеп 1993 елда, ягъни ике ел элек бул­ган бер вакыйга исемә төште, — дип сөйли Ләйсән. — Без һава суларга дип, әни белән кичен урамга чыккан идек. Үзара нәрсәдер хакында сөйләшә-сөйләшә әкрен генә атлыйбыз. Татарча сөйләшүебезне ишетеп, яныбызга бер ир-егет туктады. Үзен “Фәнис” дип таныштырды. “Без, татарлар, бер-беребез белән аралашып, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшик”, — дип, телефон номерын да язып бирде. Фәнис — безнең якта сирәк очрый торган исем, шуңа ул минем күңелемә бик нык кереп калды. Телефон номеры язылган кәгазь кисәген дә ташламаган идем. “Бер генә минутка”, — дип, өстәл яныннан киттем дә, теге кәгазьне алып килеп Фәнискә суздым. “Бу бит минем телефон номеры”, — диде ул аптырап… 
Аларда кунакта утыручы егет белән теге кичтә телефон номерын калдырып киткән егет, шулай итеп, бер үк кеше булып чыга. Гади туры килү, очраклылык кына булмый бу, язмыш үзе дими, ни дисең…
Безнең халык булачак кияү яки киленнең җиде буын әби-бабасын, кемнең ниндилеген белмичә улын өйләндермәгән, кызын кияүгә бирмәгән. Элек шулай булган бу. Ә туган нигезеннән меңәр чакрым ераклыкта  очрашкан, танышкан кешеләр ул тамырларны ничек барласын?! Алай да, Ләйсәннең әти-әнисе шактый тырыша. Сораша, белешә торгач, гомере буе шәфкать туташы булып эшләгән Нәркәс ханымга Фәниснең бертуган абыйсы Ринатның гаиләсе яхшы ук таныш икәнлеге ачыклана. Фәнис турында һәркем: “Тәрбияле, булдыклы, уңган егет”, — ди. Дөрес, кызның әти-әнисе күңеленә хуш килмәгән яклары да 
бар — ул инде хатын аерган кеше, өстәвенә, Ләйсәннән унөч яшькә олырак…
Башта алар Фәнис белән Ләйсәннең очрашуларына каршы төшә. Мишәр егетендә исә үҗәтлек җитәрлек, булачак әби-бабасын үз ягына аударырлык сөйкемле 
сөяге дә табыла. Фәнис аларны үзенең якты күңеле, яхшылыгы белән “җиңә”. Озакламый өлкәннәр “яшьләр 
эшенә кысылмаска кирәк” дигән фикергә килә. 
Күкләрдә укылган никах җирдә, әлбәттә, укыла! Фәнис белән Ләйсән тормышындагы бу зур вакыйга танышканнарыннан соң дүрт ай узгач та була. Аларны очраштырган кышкы бураннар тынып, ап-ак карлар су булып эреп аккач, җиргә ямьле май ае килгәч… Никахтан соң яшьләр бергә яши башлый. Ә язылышу, гаиләне рәсми рәвештә теркәү тантанасы Ләйсәнгә унсигез яшь тулган көннән соңга кала.
— Үз яшьтәшләрем белән беркайчан да уртак тел таба алмадым, — ди Ләйсән. — Ә Фәнис янында кызык иде миңа. Аның белән бит нинди темага теләсәң — шуңа сөйләшеп була. Шулай үзенә гашыйк итте дә. Минем өчен ул вакытта аңардан да акыллы кеше юк иде. Хәзер дә юк!
Әйе, дөрестән дә, Фәнис Гатауллин — гаҗәеп шәхес. Бүген татар дөньясында аны белмәгәннәр сирәктер. Ханты-Манси автономияле округында татар тормышын җанландырып җибәргән, андагы милләттәшләребезнең исемен илгә ишеттергән кеше бит ул Фәнис!
1995 ел. Туган ягына ялга кайткан арада Фәнис авылдашы, Татарстан мәдәният министрының ул чактагы урынбасары Илдус әфәнде Тарханов белән очраша.
— Яңа гына Мәскүдән кайтып төштем әле менә, башкалада Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәрен үткәрдек, — ди Илдус Габдрахманович.
Фәниснең күзләрендә очкыннар кабына. “Ә андый көннәрне безнең Сургутта да үткәреп булмыймы соң?” 
“Ю-у-ук, — ди әңгәмәдәше. — Бик зур чыгымнар сорый торган чара ул”.
— Финанс ягын мин үз өстемә алам!
Болай әйтә алу өчен Фәнис сыман дуамал булырга кирәк. Әйбәт, яхшы мәгънәдәге дуамал. Хыялый дуамал. (Әллә дуамал хыялыймы?) Әйткәннән соң аны эшкә, тормышка ашыру өчен дә тагын шул дуамаллык кирәк. Монысында инде — тәвәккәл, үҗәт дуамал булу. 
Өч айдан соң Ханты-Манси автономияле округының башкаласына Казаннан кадерле кунаклар килеп төшә. Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артистлары, халкыбызның яраткан җырчылары Хәйдәр Бигичев, Зөһрә Сәхәбиева, Рафаэль Ильясовлар… Сургут шәһәре ун көн гөрли, ун көн буе кала татарча сөйли, җырлый!
— Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәрен үткәреп, Сургутта күпме татар яшәгәнен беләсем килгән 
иде, — ди милләтпәрвәр егет. — Башкача халыкны ничек җыясың?! Белгәч, күргәч исә бик гаҗәпләндем. Калабыз гел татарлардан тора икән ләбаса!
Шушы зур вакыйгадан соң бирегә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының ул вакыттагы рәисе Индус Таһиров килә һәм Сургутта, шәһәр җитәкчеләре катнашында, Ханты-Манси автономияле округы татарларының корылтае уза. Шушы съездда татарлар әйдәп баручылары итеп бертавыштан Фәнис Гатауллинны сайлап куялар.
Инде якташыбыз чит җирдә гомер кичерергә мәҗбүр булган милләттәшләребезнең мәнфәгатьләрен кайгыртырга, аларның җан һәм рух саулыгын сакларга җиң сызганып тотына. Ерак Себердә “Казан” исемле ресторан ачып куя. Монда керүчеләрне милли ризык белән сыйлыйлар. Татарның җирсү хисен басарга менә дигән урын! Татарстаннан сәнгать әһелләрен чакырып китереп концертлар оештыра. Халкыбызның йөзек кашы булган сабантуйларны гөрләтеп үткәрә…
— Финанс ягын үз өстемә алам!
Фәнис бу сүзләрне кабатларга яратмый. Болай да мәгълүм нәрсәне нигә кат-кат сөйләп торырга?!  Үзе те­ләп алган бу “йөк”не ул — Татарстан Республикасы Президентының Ханты-Манси автономияле округындагы вәкиле — зарланмый-сыктамый, армый-талмый тарта да тарта.
…Мәхәббәт сынауларда сынала, дип башлаган идем сүземне. Дөнья шулай бит ул, син бөтенләй уйламаган, көтмәгән нәрсәләрне каршыңа чыгара да куя. (Хәер, алайга китсә, кайгы-хәсрәтне кем кочагын җәеп каршы ала да, кайсыбыз үзе теләп чакырып китерә?!) Узган елның гыйнвар аенда табиблар Фәнискә “яман чир” дигән диагноз куялар. Бер мизгелгә вакыт туктап калган кебек тоела. Тик бары бер мизгелгә генә! Чөнки кешесе ул түгел! Яшәү дәрте, яшәү теләге, оптимизмы ташып торган ир-егет чир белән көрәшкә кузгала. Дөресрәге, алар икәү кузгалдылар — Фәнис үзе һәм хатыны Ләйсән. Израильгә барып берничә катлаулы операция ясатып кайттылар — Ләйсән ире яныннан бер адым да китмәде: Фәнис йокыга талгач кына күзен йомды, ул уянганчы аяк өстенә басты. Инде елдан артык больница палаталарыннан чыкмасалар да, Ләйсәннең күңел төшенкелегенә бирелгәнен дә, зарланганын да ишеткәнем юк. Алар бүгенге көндә Казанда дәваланалар. Туган якның һавасы — Фәнис өчен иң зур дәва хәзер. Уллары Рамил Казан шәһәренең 5 нче лицеенда дүртенче класста укый. (Аерым-аерым булганчы, бергә яшәү җиңелрәк!)
— Миңа бик авыр бер минутта телефоным шылтырады, — ди Фәнис. — Улым Рамил икән. “Әти, син миңа “тереләм”, дип вәгъдә бир, ә мин сиңа “биш”легә генә укырга сүз бирәм”, — ди. Рамил сүзендә торды, ул Сургуттан Казанга күчкәч тә, яңа җирдә дә гел “биш”легә генә укып китте. Инде биргән вәгъдәне үтәргә — минем чират.
Алар могҗиза көтә. Фәнискә дус та, киңәшче дә, терәк тә, тугрылыклы юлдаш та була белгән хатыны — Ләйсәне, уллары, Фәнис үзе. Аннан — туганнары, дуслары. Ул мог­җизаны бөтен татар халкы көтә. Фәнис Гатауллин кебек егетләр безнең милләткә кирәк, бик кирәк әле алар!
 
Редакциядән: 2009 елда безнең журналда дөнья күрде, ләкин Фәнискә аны күрергә насыйп булмады...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бигерэк кызганыч.... Аллахы тэгэлэ узенэ яхшы бэндэлэрен ала шул, урыннары жэннэттэ булсын Фэниснен.

    Хәзер укыйлар