Логотип
Язмыш

Җаным жәл түгел сиңа...

Мин бу тарихны Бохарага баргач ишеттем. Ишеттем дә, бик озак уйланып йөрдем: әллә шушы гыйбрәтле язмышны ишетү өчен меңәр чакрым юл узып килдемме соң мин? 
 
...Барыгыз да белә булыр, Урта Азиядә егет белән кыз үзләре танышып, алдан очрашып йөреп кавышмый. Гомер-гомергә шулай булган: яшьләрне анда бер-берсенә ярәшәләр генә. 
Мәликәнең яшьлеге җитмешенче елларга туры килә. Мәктәптә «яхшы» билгеләренә генә укучы кыз, бик җиңел генә институтка да барып керә. Иҗтимагый эшләрнең үзәгендә кайный, студентлар отрядына языла. Кул эшләре буенча дәресләр алырга да өлгерә – алтын җеп белән чигү ошый аңа. 
 
Язгы җылы көннәрнең берсендә алдан әйтми-кисәтми генә Мәликәләргә бер хатын килеп керә. «Әти-әниең өйдәме? Миңа алар белән сөйләшергә кирәк иде», – ди ул ишекне ачкан кызга. Чит кеше тавышын ишетеп, түр яктан әнисе чыга. Кунакның нигә алар бусагасын атлап керүен сорап та тормыйча, аны өстәл янына чакыра, чәй куя. Сүздән элек – сый. Шәрыкта һәр йортта язылмаган кагыйдә бу.
Йөрәге нидер сизенеп, Мәликә ашыгып бүлмәдән чыгып китә. Җәйге веранданың ачык тәрәзәсе аша өлкәннәрнең өзек-өзек ишетелгән сүзләрен аңларга тырыша. Аның башын ашарга йөрүе түгелдер бит бу хатынның?! 
 
Уйлаганың алга килә, диләр. Ни булганын аңларга өлгергәнче, Мәликәне күрше мәхәлләдәге бер егеткә ярәшеп тә куялар. Кияү буласы кеше инде институт тәмамлаган, археология буенча бер комиссиядә эшли икән. Күп балалы гаиләдә өлкән бала ди. 
Әти-әни теләгенә каршы төшү юк Урта Азиядә – балалар кечкенәдән шулай тәрбияләнә. Сыкрануын эчкә яшереп, Мәликә дә ризалаша: бөтенләй диярлек белмәгән кешегә кияүгә чыга. 
 
Зур гаиләгә килен булып төшә ул. Үзе хакында, киләчәккә төзегән матур хыяллары турында онытырга туры килә. Өй эчендәге тавык та чүпләп бетермәслек эшләре янына, иренең кечерәк эне-сеңелләрен кайгырту да  өстәлә:   хәтта дәресләрне дә җиңгәләре белән бергә әзерли алар. Аннан олы абыйларының хатыны буларак, каенсеңелләренең киләчәге турында уйларга, аларга бирнә әзерләшергә дә тиеш була. Шулай итеп еллар уза. Төп йорттан аерылып башка чыкканда, икенче уллары мәктәп тәмамлый торган була инде. Кеше тәмугка да ияләшә, диләр. Кияүгә чыккач беренче вакытларда төннәр буе күз яшьләре түксә дә, бергә яши башлагач, Мәликә дә иренә күнә, ияләшә, хәтта Әкрамны ярата да башлый. 
Алар сатып алган йорт XVIII гасыр архитектурасы һәйкәле булып чыга. Хуҗалары – Бохара яһүдләре – шактый хәлле кешеләр, Советлар Союзы таркалгач, үзләренең тарихи ватаннарына китәргә кирәк дигән карарга киләләр. Инде берничә буын яшәгән шушы нигезләрен, йорт эчендәге барлык җиһазлары белән ашыгыч рәвештә сатып, тиз генә юлга кузгалалар. (Израильдән әледән-әле шалтыратып, яңа хуҗаларның, алардан да бигрәк йортларының хәлен белешкәләп торалар икән.)
 
Музей кебек шушы матур йортта яшәп китәләр алар. Гаилә тормышы салмак кына, тигез генә алга тәгәри. Мәликә белән Әкрам эшли, балалар укыйлар. Уң ягында барлыкка килгән авыртуга Мәликә башта әллә ни игътибар да итми. «Үтәр әле», – ди. Билен тота-тота гына иренә иртәнге ашны әзерли, улларын укуга озата, аннан үзе эшенә кузгала. Авырту исә көннән-көн көчәя генә. Чираттагы өянәктән соң, табибка бармый чарасы калмый. Ашыгыч рәвештә анализлар тапшырталар, бер кабинеттан икенчесенә йөртәләр. Берничә көннән табиб Мәликәне үзенә чакыртып ала. «Сеңлем, хәлләр шактый җитди. Нык булыгыз. Сездә яман шеш...» – ди. 
Алар ничек яшәр?
Табибка уен кычкырып әйтүен үзе дә сизми кала ул. Әйе, алар ничек яшәр? Уллары, ире... Бигрәк тә ире. Әкрам бит тормышка бигрәк җайлашмаган – эшеннән кала берни белми!
 
Әкрам ул көнне эштән бик канәгать кыяфәт белән кайтып керә: саллы контрактка кул куйганнар икән бүген – мәчеткә реставрация ясаячаклар. Аның йөзенә карау белән Мәликә бер карарга килә: «Берсенә дә әйтмим, белмәсеннәр!» Шуңа күрә иренең борчылып: «Ә синең хәлең ничек?» – дип соравына, ул: «Әйбәтрәк», – дип кенә җавап бирә.  Соңгы вакытта ире аннан башка бер адым атламый шул: нәрсә эшләсә дә, башта аңа хатыны белән киңәшләшү кирәк: «Мәликә, син ни уйлыйсың?», «Мәликә, син нәрсә әйтәсең?» Хәтта командировкаларга киткән чакта да, бертуктамый шалтырата: Мәликәсен эштән бүләм дип уйламый да – аның тавышын гына ишетсен.
Халыкта «кайгы килсә – капка ач» дигән сүз бар. Дөрес ул. Әйе, кайгы ялгыз йөрми. Беркөнне Әкрам үзләренең ишегалдында аңын җуеп егыла. «Ашыгыч ярдәм» аны хастаханәгә алып китә. Диагнозны бик тиз куялар: бөерләре эштән чыккан, кемнеңдер бөерен күчереп утыртсалар гына ул исән калачак...   
 
«Хәсрәт менә шундый була икән ул, – дип уйлый Мәликә. – Үземдә яман шеш. Ирем теләсә кайсы мизгелдә үлеп китәргә мөмкин. Ходай безгә бу сынауларны ни өчен җибәрә икән? Нинди гөнаһларыбыз өчен?»
Кайгысыннан сыгылып төшкән хатынны табиблар: «Бу кадәр борчылмагыз әле. Иремнең туганнары күп дидегез бит: ярдәм итәрләр – берсенеке туры килмәсә, икенчесенеке туры килер», – дип юаталар. Мәликә башта үзе дә шулай уйлый.  Абыйларын ташламаслар. Ул бит аларның һәрберсен укытты, югары белем бирде, хәтта туйларын да үзе үткәрде. Әле дә ярдәм кирәк чакларда гел аңа килеп егылалар. Шулай, берсенең бөере туры килмәсә, икенчесенеке ярар... 
 
Дуслар авыр чакта сынала, диләр. Туганнар да шулай. Әкрамның энеләре дә, сеңелләре дә: «Бөеремнең берсен мин бирәм сиңа», – дип әйтмиләр. Алар бер сүз дәшмиләр! «Иң авыры – шуны аңлаган көн булды...» – ди Мәликә. 
«Мин аны барыбер коткарам!» Үз-үзенә шулай дип сүз бирә ул. Компьютер артына утырып, төрле илләрдәге клиникаларга хат яза башлый: кем аның Әкрамына ярдәм итә ала, бәлки, дәвалауның башка юллары да бардыр? Израиль белән Германия табиблары: «Без бары тик трансплантация тәкъдим итә алабыз», – дип җавап бирәләр. Хәер, алар куйган бәя дә Мәликә өчен коточкыч күп булып тоела: бөтен йорт-җирен сатса да, җитмәячәк. Хезмәттәшләренең берсе: «Һиндстанда соңгы вакыт мондый операцияләрне ясыйлар, диләр, әллә аларга мөрәҗәгать итеп карыйсыңмы?» – дип киңәш бирә. Андагы клиникага да хат юллый Мәликә. Җавап озак көттерми – диагностика узарга килергә чакыралар. Әмма барысы да кабат акчага килеп төртелә...  
«Коткарам дигәч – коткарам!» Хатын кискен бер карарга килә дә, җыенып, ирен дәвалаучы табиблар янына китә. «Әгәр туры килә икән – минем бөеремне алыгыз! – ди ул. – Тик бөеремнең берсендә яман шеш... Икенчесе зарарланмаган булса – алыгыз!» 
Сүзсез калган табиблар аны анализлар бирергә озаталар. 
 
Икенче көнне хастаханәдә үзен көткән яңалык Мәликәне аяктан ега яза. «Сездә бернинди дә яман шеш юк! – ди аңа табиблар. – Бөерегез ялкынсынган булган, әмма ул инде узган диярлек». Яңалыкның икенчесе дә сөенечле булып чыга: аның бөере Әкрамга туры килә – күчереп утыртырга мөмкин! 
 
Бу минутларда аның ниләр кичергәнен күз алдына китерү авыр түгел. «Еларга да, куанырга да белмәдем», – ди ул. 
Операцияне Һиндстанда ясыйлар. Ул уңышлы уза. Мәликә шактый тиз аякка баса, Әкрамга тернәкләнү өчен әле вакыт кирәк була.
 
Ул көннәрдән соң ике ел узган инде. Алар ирле-хатынлы инде икесе дә пенсиядә булсалар да, әле һаман да эшлиләр: операция өчен бурычларын түләп бетерәселәре бар. Йортларының архитектура һәйкәле булып саналуын әйткән идем бит: шәһәр җитәкчелеге белән үзләрендә туристларны кабул итү турында килешү төзегәннәр. Шактый гына турист маршрутлары алар өе аша уза. Моңардан зур табыш алмасалар да, ярап куя.

...Әңгәмәбез ахырына якынлашканда телефон шалтырады.  Ире шалтырата, хәлен сораша. Сиңа яңа күлмәк алдым, ди бугай. «Мин ул күлмәкләрне кайчан киеп бетерермен икән?» – дип көлә Мәликә. Аннан, безгә таба борылып, иренең җавабын кычкырып кабатлый: «Алда гомер озын бит әле безнең – барысын да үзең киеп туздырырсың!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин генә күрмимме, язманың авторы чынлап та куелмаганмы. Нинди язма укыса да, укучының башында, кем язган икән моны? дигән сорау туа.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Зәлия,әнә ич өстә язылган автор исеме.Рәмзия Кашапова.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бу кадэр ирен яратканга курэ, ул яман шеш булса да, узгандыр! Нинди тату пар!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Искитмэле хэллэр, могжизалар була шул ул

          • аватар Без имени

            0

            0

            Мена Сина туганнар, карарга, укытырга тиеш.Э авыр чакта алар ярдэм итерга тиеш тугелме?Узбак тэрбиясе кайда.

            Хәзер укыйлар