Логотип
Язмыш

Аннушка

Без аның белән Кукмара районының 65 еллыгы тантанасына кайткач очраштык.

Бәйрәмнең иң кызган чагында хакимият башлыгы М. Гатиятуллин сәхнәгә Чура авылы егете, бүгенге көндә Яңа Чишмә районы хакимияте башлыгы Николай Владимировны чакырды.
— Бәбәй табуның бишенче көнендә хатыным үлеп, нәни кызчыгым белән калгач, - диде дә, күкрәктән чыккан көр тавыш белән, — безгә ярдәмгә Кукмара әниләре килде. Аннары Чураның биш әнисе чиратлашып, график төзеп, кызыма үзләренең күкрәк сөтен имезде. Мин бүген алар алдында баш иям. Алар кылган игелекне гомеремә онытасым юк. Зал бер мәлгә тып-тын калды.
Аннан гөжләтеп кул чапты.


Чура авылы белән Кукмара арасы җитә алмаслык ерак тоелды. Ул, әле бер, хәлсез башын аның күкрәгенә куеп, әкрен генә ыңгырашкан хатынына, әле машина тәрәзәсе артындагы караңгылыкка күз ташлап алгалады. Каршыда җемелдәп Кукмара утлары күренгәч кенә җанына җылы йөгерде.
Шифаханәгә бала табу сәгате узган бичара хатынны көч-хәл белән китереп җиткерделәр. Табиблар, аның кан басымын үлчәп карагач, “аһ” итте. Ул 200 гә күтәрелгән иде. Әмма алар хатынның иренә, аны борчымаска теләпме, әллә әйтеп торуны кирәк тапмыйчамы, берни әйтмәделәр. Кайтып китәргә генә куштылар.
— Бар инде, өйгә кайт, — диде Анна. Аның шабыр тиргә баткан йөзе ап-ак иде. — Монда килеп җиткәч, куркыныч түгел инде ул.
Их-х, ялгышкан, ялгышкан ла аның Аннасы. Иң куркынычы алда булган икән шул әле.
Николайның күңеле тулы шом иде. Ул юл буе үз-үзен тиргәп кайтты. Кара син аны, ә, соңгы көнгәчә фермага йөрде. Сыерларны кем савар, дигән булды. Үзе ник бер “авырыйм” дип зарлансын, ичмасам.

Николай өенә кайтып, башын мендәргә төртергә дә өлгермәде, телефон шалтырады. “Кызың бар”, — диделәр аңа тимерчыбыкның икенче башында. “Ә Анна, Аннаның хәле ничек?” Тик ул җавапны ишетә алмыйча калды. Трубканы шундук элеп куйдылар. Николай атлый-оча янә бала табу йортына барып җитте. Тәрәзәдән күз алмыйча, хатынын көтте. Ә ул исә, күтәрелеп бер карады да, күздән югалды.

Табиблар ирне хатыны янына керттеләр. Ул аның янында биш төн, биш көн утырып чыкты. Яшь әни кызчыгын алып килүләрен үтенде. Шәфкать туташы ак биләүгә төрелгән бәләкәчне Анна белән янәшә китереп салды. Кызчыгын күргәч, хатынның ике бит алмалары буйлап яшь бөртекләре тәгәрәп төште. “Елама, Аннушка, син терелерсең”, — дип юатты аны үзе дә инде моңа ышанмый башлаган ире. Шул төнне аның Аннасы дөнья куйды. Ул бәбиенә бер тамчы күкрәк сөте имезә алмыйча калды. Ир өстенә кара кайгы килде. Үзе бер хәл. Ә менә якты дөньяга чыкмас борын әнкәсез калган бәләкәче нишләр?

Күкрәк сөте имеп, әнкәсе куенында тирбәлер чагы гына бит әле сабыкаеның. Бер дә кайгырма, — диделәр ике көннең берендә кызчыгы янына килеп йөргән Николайга Аннаның палатадаш хатыннары, — баланы үзебез имезербез”.

Кукмара әниләре сүзләрендә тордылар. Николай баланы алга таба да шифаханәдә калдыру мөмкин түгеллеген яхшы аңлый иде. Әлбәттә, ул кызчыгыннан, аны бу дөньяда сөекле Аннасы белән бәйләп тоткан бердәнбереннән баш тартырга һич тә җыенмый. Аңа “балалар йортына бир, дип киңәш итүчеләр дә булмады түгел. Аллам сакласын, ул шуны эшли ала торган кешеме?! Ләкин, шулай да, нишләргә соң? 23 көнлек кенә бит әле ул. һәм ул, көннәрдән беркөнне, әнисе Анна түтигә йөрәгендәгесен ачты.
— Алып кайтыйк, — диде әнисе улын сабыр гына тыңлап торганнан соң, унбер бала караганны тагын бер баланы гына тәрбияли алырбыз, шәт.
Ул чагында Николайның әнисенә булса шул 45-47 яшьләр тирәсе булгандыр. Иң кече сеңлесенә дә әле өч яшьләр иде.
Бәләкәчкә әнисе истәлегенә Аннушка дип исем куштылар. Бу —Николай Владимировның Казан ветеринария институтын тәмамлап, туган авылы Чурада ферма мөдире булып эшли башлаган 1975 еллар. Баланы өйгә алып кайту хәбәрен ишеткәч, декрет ялында утыручы биш сыер савучы — Чураның биш әнисе үзләре график төзеп, Аннаны иртәнге 10 нан кичке 5 кә чаклы имезә башладылар. Ярты ел шулай дәвам итте. Шуннан соң кызчык имүне ташлады. Шөкер, Аннушка бернигә карамый нык үсте. Ел дигәндә, аягына басты, тәпи атлап китте. Сөйләшә башлады. Беренче әйткән сүзе “әннә” булды. Күкрәгенә кочып йоклаткан, моңлы бишек көйләре көйләгән якыннан якын әбисе Аннушка өчен бик кадерле. Кызчык аңа “әни” дип дәште. Үсә төшкәч, ул Анна түтәйнең әни түгел, әбисе булуын аңлады, билгеле. “Ә минем әнием кайда?” — диде ул  көннәрнең берсендә әтисенә. Әтисе кызчыгын алдына утыртты, аркасыннан сөйде. Кинәт бөтен тәне авыраеп, күзләренә яшь килеп тыгылды. Тик ул моны кызына сиздермәде. Ул да Аннушкасына бәби кебек сыенып, бар дөньясын онытып, үз кайгысы турында бик тә сөйләр иде. Эштән кайтуына мунча кереп, чистарынып торган Аннасының чәчләреннән, ул аны ничә кат юмасын, һәрчак силос исе аңкып торганы турында сөйләр иде. Кечкенә шул әле аның кызы. Аңламас аны.
— Әниең тиздән кайтыр. Ул бик еракта. Аны мин үзем дә бик сагындым, кызым...

Сабый әтисе сүзләренә ышана, кулын чәбәкләп куя.
— Мине күргәч, ни дип әйтер микән, әйеме, әтием?!
— Нинди дәү булгансың дияр, ул сине бик яратыр, кызым.

Сөйләшү Николай Михайловичны чын-чынлап хафага салды. Хәер, бу сорауны ул күптән көткән иде. Әйе, Аннушка әни сорый. Беренче класска укырга киткән кызга әбисе белән әтисе игътибары гына җитми. Аннан килеп, “Заветы Ильича” колхозы парт-оешма секретаре Николай Владимировның кызы һәрвакыт чиста-пөхтә йөрергә, башкаларга үрнәк булырга да тиеш бит әле.
Гомер аккан судай уза да китә икән ул. Менә инде аның хатыны үлгәнгә дә сигез ел үтеп китте. Моңарчы ул аны сагынып, аның истәлеге белән яшәде. Бер генә хатын-кызга да карамады. Утызга җитеп килгән ир-егетнең кабат өйләнү хакында башына да китергәне булмады. Аннушка аны тормышка кайтарды. Шул көннән соң ул (үзенә хатын түгел) Аннушкага әни эзли башлады.
Көткәнен, җаны теләгәнен ул көтмәгәндә, һич уйламаганда очратты. Бәкер санаториесенә баргач булды бу. Анда килеп төшкәч тә Николай башта ике көн мендәрдән баш күтәрми йоклады. Арылган икән. Өченче көнне кичен, бар булган батырлыгын җыйды да, танцага китте. Шунда танышты да инде ул Гөлүсәсе белән. Алар ул кичне гел бергә булдылар, сөйләштеләр, серләштеләр, бер-берсенә эч серләрен бушаттылар. Әйе, Гөлүсәне язмыш башкача сынады. Әлбәттә, бер ул гына күргән, ул гына кичергән бәхетсезлек түтел иде ул. Ирләре эчкечелеккә бирелеп, гаиләгә гауга, күз яшьләре китергән меңләгән хатын-кызның язмышы Гөлүсәнеке кебек. Иреннән аерылган ике балалы ялгыз хатын Николайның күңеленә болытлар арасыннан күренгән җылы кояш булып, кинәт кенә яктырып, бар дөньяга көлтә-көлтә кайнарлыгын сипкән нур булып кереп калды. Хушлашыр, инде икесе-ике якка таралыр минутлар җиткәч тә, бу аерылуның күпкә түгел, ә бик азга икәнлеген алар икесе дә аңлады.

Ярты еллап Лениногорск белән Кукмара арасында хатлар йөрде. Сөю, сагыну хатлары. Ярты ел Николай Анна түтине көйләде. Башта; “Аның бер баласы бар”, — диде. Тагын берникадәр вакыттан соң; “Гөлүсәнең баласы икәү”, — диде.
— Үзенең ике баласы булган хатын минем Аннушкамны ярата, аны үз кызыдай иркәли-назлый алырмы? — Анна түти, өзми дә куймый, бер сүзне кабатлады.
Язның җәйгә тартым җылы һәм матур көннәрнең берсендә Чура авылына бер ханым килеп төште. Моңа кадәр хатыннар белән чуалмаган Николай өчен көпә-көндез авыл урамы уртасыннан яшь хатын белән янәшә атлавы үлем белән бер булды. Николай Гөлүсәнең күчтәнәч тулы сумкасын кулына алды. Ә үзе, капка төбенә чыгып, аны карашлары белән озатып калган карт-корыга оялып кына күз төшергәләп барды. Аяк астында ут янды, бите кызарып, пешеп чыкканын тойды. Әмма сер бирмәде.
Әнисен ул, Казаннан инструктор килә, дип алдан ук кисәтеп куйган иде. Анна түти кызыл күлмәкле чибәр ханымны табын янына чакырды. Алар озаклап чәй эчтеләр. Шуннан соң Николай: “Машина белешеп кайтыйм”, — дип, ашыга-ашыга ишеккә атлады.
— Балам, шушымы? — диде улы артыннан чыккан Анна түти. Николай: “Әйе ,— диде дә, күздән югалды. Әбекәйдә акыл, хәйләкәрлек җитәрлек. Ул тиз генә мәктәпкә оныгы артыннан кеше җибәрде дә, сынап һәм сагаеп кына Аннушка кайтканын көтә башлады. Кинәт ишек ачылып китте. Бусагада күренгән кызчык: “Әнием, кайттыңмыни?” — дип, Гөлүсәнең кочагына ташланды. Биредә нинди дә булса сүз әйтү артык иде. Бала бу ят хатынны әни дип таныды. Озак елаштылар алар. Николай катгый карарга килде. Тагын бер елдан соң алар өйләнеште. Ир хатынның: “Беребез дә белмәгән якка күчеп китик”, — дигән шартын кабул итте. Гаилә иминлеге, гаилә тынычлыгы өчен шулай кирәк. Аның “китәм” дигәненә район җитәкчеләре сыкранып кына ризалашты. Алынган бер эшне каерып алып бара торган яхшы белгечне кемнең дә кемнең читләргә җибәрәсе килсен инде: Николай Владимиров үзенең сәләтле оештыручы булуын бер генә мәртәбә расламады инде. Ул кулдан киткән ферманы аякка бастырды. Бу хезмәтләре өчен аны “Хезмәт Даны” ордены белән бүләкләделәр. Аннары ул “Заветы Ильича” колхозының партоешма секретаре булды, һәрчак кешеләр белән уртак тел таба белде. Бер дә онытасы юк: аны ул чагында колхоз рәисе булып эшләгән Рафыйк Рәупов чакырып алды да: “Орышмаган кешем калмады, инде син дә кат-кат әйттермә, яме”,— диде. Николайның бәгыренә төште бу сүз. һәм ул, бу сүзләрне беркайчан да, нинди генә эшләрдә булмасын — зур җитәкче булып өлгергәч тә онытмады.

Николай Владимиров, Яңа Чишмә районын җитәкләүгә алынганчы, кайларда гына һәм кем генә булып эшләмәде: Бөгелмә нәселле терлекчелек берләшмәсендә баш зоотехник, шул төбәкнең Калинин исемендәге колхозында колхоз рәисе, Минзәләдә авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы, янә бераздан партия өлкә комитетының авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире урынбасары, Лаешта орлыкчылык буенча тәҗрибә хуҗалыгы директоры... Һәркайсы сабырлык, мәгънә таләп итә торган эшләр болар.

Николайның Гөлүсә белән уртак тормыш корып җибәрүләренә хәзер унбиш елдан артык вакыт узып китте. Балалары Гөлнара, Аннушка, Ранис тормышта үз урыннарын таптылар. Аннушка кияүгә чыкты. Аның туена Чурадан биш әни килде. Бәйрәмне әнә шул мәрхәмәтле җаннарга рәхмәт сүзләреннән башлап җибәрделәр. Ел саен 8 нче март көнне, Аннушка үсеп җиткәнчегә кадәр, Владимировлар гаиләсендә кунак булып киткән биш әни, иң кадерле кешеләр булып, табынны бизәп утырдылар. Николай Михайлович, әле үзен дөньяның бәхетлесе итеп тойган кызына, әле өстәл тирәли кунак сыйлап йөргән Гөлүсәсенә карап, сөенеп бетә алмады. Ул — кызына кайгыртучан әни генә түгел, үзенә яхшы, ярата белә торган хатын да. Күпме гомер итеп, аларның бер-берсенә авыр сүз әйтешкәне, хәтер калдырырлык гамәл кылганы булмады. Алар пар килде. Бер-берсенә хәтта исем белән дә дәшмиләр алар: “матурым” да, “акыллым” гына...

...Владимировлар гаиләсе ел саен Николайның туган авылы —Чурага кайта. Алар бергәләшеп зиратка киләләр, Аннаның каберенә чәчәкләр куялар, аны онытмыйлар. Аннушкага күкрәк сөте биргән биш әнинең икесе кабере дә биредә хәзер... Анна белән янәшә.
 

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Никадэр мэрхэмэтлелек бу биш энидэ...язма геройларынын бэхетлэрен табулары да язмыш инде ул

    • аватар Без имени

      0

      0

      кузлэргэ яшь китерерлек тетрэндергеч,гыйбрэтле язма

      • аватар Без имени

        0

        0

        Чынбарлык.....

        • аватар Без имени

          0

          0

          Искитмэле, гыйбрэтле язма. Чынбврлык . Рэхмэт шундый энилэр булуына...

          • аватар Без имени

            0

            0

            Рэхмэт,бик матур. Тормыш ,барысында курсэтэ ул.

            Хәзер укыйлар