«Һаман яратам»

Шик туса кинәт җаныңда әгәр,
Йә килсә сиңа куркыныч хәбәр
Мин йөргән яктан –
ерак-ерактан, –
Ышана күрмә, һаман яратам!
Ашыга күрмә, ялгыштан саклан,
Һаман яратам, һаман яратам!
Йолдызлы аяз күгеңне әгәр
Авыр болытлар каплап китсәләр,
Каршы искән
җил капланса тынга –
Нык бул: син генә,
тик син җанымда!
Бирешә күрмә сагышка, моңга,
Җанымда тик син,
тик син җанымда!
Сакла сөюне, таплама берүк,
Олы хисләрне ваклама берүк.
Узар гомерләр аккан су кебек,
Гомер – бер генә, сөю – мәңгелек!
Узар гомерләр искән җил кебек,
Сөю – мәңгелек, сөю – мәңгелек!..
Шундый җырлар була: еллар узса да, алар һаман популяр, алар һәрчак күңел түрендә, олысы-кечесе яратып җырлый. Искерми дә, онытылмый да ул җырлар. Дуслар җыелган җирдә, сабакташлар очрашканда, күңел кылларын тибрәтеп, әнә шул кадерле җырлар яңгырый. «Казан кичләре», «Чыгарсыңмы каршы алырга?», «Җидегән чишмә», «Кышкы романс»лар...
Безнең халык җыр ярата. Күңелләрне кузгатырлык бер матур җыр яңгыраса, аны шундук отып алалар, кичәләрдә, концертларда, мәҗлесләрдә җырлыйлар. Элегрәк кызларның җыр дәфтәрләре була иде. Һәм һәр яңа матур җыр анда урын ала! Хәзер андый популяр җырларны флешкага яздырып алалар, караоке итеп җырлыйлар, радиостанцияләрдә туктаусыз әйләндерәләр...
Ә ул матур җырлар ничек туа соң? Авторлары кемнәр? Кем башкара? Журнал битләрендә менә шундый онытылмас җырларның язылу тарихын сөйләргә булдык.
Редакциядәгеләрнең теленә килгән беренче җыр – ул, әлбәттә, «Һаман яратам» иде... Тикмәгә генә ул җырны мәхәббәт гимны, сөю символы дип йөртмиләр! Шагыйрь Зөлфәтнең «Һаман яратам» дигән тирән мәгънәле шигыре Фәрит Хатипов язган матур көйдә искиткеч яңгыраш таба! Өр-яңа җыр туа. Иң беренче булып аны Илһам Шакиров башкара! Рабига Сибгатуллина, Фидан Гафаров, аннары Зилә Сөнгатул-лина белән Мирсәет Сөнгатуллин, бүген Филүс Каһиров кебек җырчылар репертуарында яңгырый ул.
Һәркемнең «Һаман яратам»га кагылышлы үз хатирәләре бардыр. Миңа ул, иң элек, студент елларымны искә төшерә. Без беренче курста укыганда чыкты да бөтенебезнең яраткан җырына әйләнде «Һаман яратам»! Экспедицияләргә барганда да, төзелеш отрядларына киткәндә дә, «Студентлар язы» фестивальләрендә дә гел шул җыр яңгырый!
Университетның атаклы 4 нче тулай торагы көннәрдән бер көнне шау итте: шагыйрь Зөлфәт килгән! «Һаман яратам»ның авторы! Без, төрле сәбәпләр тапкан булып, шагыйрьне күрер өчен баскыч мәйданчыгыннан әллә ничә кат урыйбыз. Бөдрә чәчле, зәңгәр күзле, елмаеп кына тора. Үзе шундый гади!..
Шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова сөйли: «1974 елның май ахыры. ВЛКСМ өлкә комитеты Татарстанның иҗат яшьләре өчен «Волга» яшьләр лагеренда семинарлар уздыра иде. Мине дә чакырдылар. Зачетларымны тиз генә тапшырып бетердем дә шунда ашыктым. Без – яшь рәссамнар, композиторлар, артистлар, шагыйрьләр – бер автобуска төялеп, «Волга»га кузгалдык.
Бүгенгедәй күз алдымда: рус яшьләр театрыныкылар булса кирәк, «Тачанка»ны җырлый гына башлаган иде, безнекеләр көчле тавышка «Һаман яратам»га күчмәсенме! «Тачанка» әллә кайда күмелеп, югалып калды. Юл буе «Гомер – бер генә, сөю – мәңгелек» дип җырладык. Мәхәббәткә табындык. Безнең арада Батулла, Фаил Шәфигуллин, Гәрәй Рәхим, Шәмсия Җиһангирова һәм... Зөлфәт үзе дә бар иде...»
Җыр, һичшиксез, Зөлфәтнең хатыны Фирая апага багышлап язылган булырга тиеш. Бары аңа гына! Фирая апаның уңганлыгы, чибәрлеге, ягымлылыгы, яхшы күңеле хакында, бер-бер артлы тудырган уллары турында легендалар йөри. (Халык Зөлфәт белән Фирая апа малайларының исемнәрен үк белеп тора: Азамат, Илһам, Фазыл, көттереп кенә туган кадерле кызлары – Кадрия.) Ә Фирая – романнарда гына очрый торган идеал образ сыман. Озын кара чәчләр, нурлар чәчеп торган шаян күзләр, нечкә бил. Җитез хәрәкәтләр, җанны эретерлек ягымлы тавыш, яңгыратып көлүләре... Хәтта кайбер яшь шагыйрьләр, Зөлфәтнең шәкертләре, Фирая апа кебек кыз очраса гына өйләнәм дип йөргән, имеш. Ә җыр сүзләренә килгәндә исә, ул – Зөлфәт еракта, Мәскәүдә укып йөргән чагында, Фираясын сагынып өзгәләнгән минутларында туган, дип тә сөйлиләр.
...Фирая апа бу кыйссаларны елмаеп тыңлап торды да гаҗәпкә калдырып:
– Белмим, миңа багышланды микән инде ул? – дип көлеп җибәрде. – Беренче мәртәбә 1973 елның сентябрендә, бала табу йортыннан Фазылны алып кайткан көннәрдә ишеттем ул җырны!.. – диде ул бәхетле елмаеп. – Ә бит бу җыр тумый да калган булыр иде», – дип янә шаккаттырды, һәм еракта калган 70 нче елларга алып китте.
– Зөлфәт белән күптән түгел генә өйләнешкән чак. Классташлар белән очрашырга булдык. Парлап шунда киттек. Мәктәптә укыганда мин гашыйк булып йөргән егет тә кил-гән... Аны күрүгә, әллә нишләп киттем: каушап, кызарыплар беттем. Әйтерсең, унынчы сыйныфта укучы хыялый кыз! Сагындырганнар... Дөньямны онытып, сабакташлар белән туйганчы бер аралаштым!
Ул арада Зөлфәт... үпкәләп чыгып киткән. Исебезгә килеп, аны эзләргә керештек. Коридорлар, мәктәп ишегалды калмады. Бер җирдә юк! Ул мине ташлап калдырган! Күңелдә утлар януын сиздермәскә тырышып, урам чатында озатып калган дусларым белән уйнап-көлеп саубуллашкан булам. Аннары иреннәремне тешләп, берьялгызым төнге урам буйлап атлыйм. Бөтерелеп-бөтерелеп кар ява. Күзләремнән яшь ага. Аяк астымда шыгырдаган кар тавышы үзе шомлы, үзе матур көй булып күңелгә уелып калган. Карынымда – әле генә җан кергән сабыебыз... Үзем дә инде яшь кенә! Нибары 22 яшь!
Нишләргә, кая барып бәрелергә дә белмим. Куркыта да бит әле. Туңып беттем. Һәм, билгеле бер карарга килеп, өйгә кайтып кердем. (Олег Кошевой урамында кеше фатирында тора идек ул чакта.)
«Зөлфәт! Мин китәм!» – дидем яшь аралаш. Безне үртәгәндәй уйнаклап-бөтерелеп яуган кар аермачык күренә тәрәзәдән. Ул да озак итеп ябалак карлар яуган урамга карап торды. Аннары кәгазь битенә ашыга-ашыга нидер язды да миңа сузды. Яшьләремә йотыла-йотыла укыйм.
Юк, китмә, кирәкми... мин сине
Аралап алырмын кышлардан,
Бу ап-ак гарасат нигәдер
Нәкъ безнең сөюгә охшаган.
...Тетрәнде керфегең, болыттан
Ак карлар ычкынган шикелле.
Ачылды керфекләр, бу көннәр
Бураннан ачылган шикелле.
Ак бәхет калдырды бу йортны
Дөньялар агарган көннәрдә.
Ялвару төс түгел ирләргә...
Толымың җылысы – мендәрдә!
Нәкъ төнге урам күк күңелем,
Беркем юк... Кар ява – төнге кар...
Ишелер шикелле син мине
Калдырып киткән бу текә яр.
Мин торам язмышлар ярында,
Упкынга атларга әзермен,
Мин сине сөйгән күк, син дә бит
Башканы сөясең, кадерлем!
Артык зур булгандыр бәхетең,
Йә минем урамым тар булган.
Мин ярда, нәкъ шушы яр буйлап
Җир шары урталай ярылган.
Ялвару төс түгел ирләргә –
Сагыну төс икән шулай да.
Кар сыман язмышлар әйләнә,
Һәрвакыт әйләнми уңайга.
Ак булсын бәхетең урамы,
Яз көне шауласын яфраклар,
Кыш көне сибелсен биектән
Назларың шикелле йомшак кар.
Һай биек, бик биек син мине
Калдырып киткән бу текә яр!
...Мин торам язмышлар ярында,
Беркем юк – кар ява, төнге кар...
Бу – Зөлфәтнең гафу соравы да, чарасызлыктан бәргәләнүе дә, көнчеллек утында януы да, аңлашырга теләве дә иде... Бу – ярату иде!.. Калдырып китә аламмы соң! Юк! Юк! Мин кабат бәхеткә коенган идем инде. Язмышлар хәл ителгән әллә нинди серле кич булды ул. Шушы кич булмаса, «Һаман яратам» да язылмас иде...
Редакциядән: Беренче нотасыннан ук үткәнгә алып китә, хатирәләргә чумдыра, сагышка-моңга күмә, рәхәт чакларны, күңелле истәлекләрне яңарта торган җырлар сездә дә бардыр ул. Бәлки, шул хатирәләрегезне журнал укучылар белән дә уртаклашырсыз? Хатларыгызны сайтыбызда да урнаштырачакбыз.
«Сөембикә», № 1, 2015.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
Сабырлык чиге 2 Шулай итеп, Сәрия туташ никахлы ире кочагында бер төн генә ләззәтләнеп калган. Нәрсә генә булмасын, авылда «кияүгә чыккан» дигән хәбәр таралган бит...
Соңгы комментарийлар
-
7 февраль 2023 - 06:25Без имениКарыйсы килэ башлады инде. Бу эсэрне укыганым бар иде.Бала бишеге тибрәнүендә – чиркәү чаңы
-
3 февраль 2023 - 09:19Без имениРушания ханымның сәләтенә, булдыклы, уңган булган ханым булганына шаккатып, исем китеп укыдым.Була бит шундый бар яктан да килгән кешеләр, сөбханАллаһ, күз тимәсен 🤲🤲🤲Сәламәтлек, озын гомер телим аңа!Үләнче
-
4 февраль 2023 - 13:37Без имениГомер ничек яшэлсэ дэ утэ.Ярый анлаган ирен,э анламаганнар анламый ул.Яшэгэн саен чарасыз тузеп яшэгэн хатынкыз азмы доньяда.Сабыр тобе Сары алтын дисэлэр дэ сэлэмэтлек бик кирэк нэрсэ.Аллакаебыз яшьлектэ хэр балага тэуфикь, сабырлык хэм уз башына акыл бирсен.Сэлэмэтлектэ булып яшикСабырлык чиге 5
-
3 февраль 2023 - 09:42Без имениИе ие, бау белэн бэйлэп сойрэп яткыралар ди. Шул йоремсэк ирлэрне яклап утырмагыз инде«Йөремсәк» хатын
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.