Логотип
Язмыш

​Ачы көнбагыш

Кама аръягы районнарының берсендә булган бу вакыйганы ул якта әле дә хәтерлиләрдер. “Исемнәрен үзгәртсәгез дә, сеңлемне дә, кияүне дә, Фәридәне дә авыл халкы гына түгел, райондашлар да таныячак инде”, — диде мида Рәшидәнең апасы. Бу хәлләр турында язуымны да ул үтенгән иде. “Дөрес аңлагыз, берәүдән дә үч алу өчен яздыртасы килүем түгел. Башкаларга сабак, гыйбрәт булмасмы, дим. Гаиләле ирләрне аздыручы хатыннар да адым саен очрый, мөмкинлек чыккан саен хыянәт итәргә әзер торган ирләре дә аз түгел бит. Сеңлем дә шулай дияргә кушты”. Рәшидәнең балалары, Фәридәнең кызы хакына без исемнәрне, барыбер үзгәртергә кирәк, дип, килештек. Алты балалы зур гаиләнең төпчек кызы ул Рәшидә. Сабый чакта, бәлки, иркә, назлы бала да булгандыр, әмма үскәч, апасы сөйләвенә караганда, тормыш һич тә иркәләп-үсендереп тормаган аны. Яшьли генә кияүгә чыккан, бер-бер артлы ике бала тапкан. Эчкече ир белән күргән газапларын, аерылып кайтып, апаларына сөйләгәч, болары башта ышанмаганнар хәтта. Кыйнау, мыскыл итү, ач тоту дисеңме...

— Бу хәлләрдән соң ир-ат ягына күз дә салмас инде бу дисәк, авылда артыннан бер егет йөри башлады моның. Рәшидә Камилнең үзенә өйләнергә теләге барлыгын да сиздерде. “Балаларыңны үстерешәбез, сабыр ит”, — дип, без һәммәбез каршы килдек. Яратуы булдымы, күрәчәге идеме, чыгарга уйлады шул Рәшидә. Камилдән дә ике бала тапты. Үги-үги инде, азрак эчсә, ияреп килгәннәр күзенә җен булып күренә, бәргәләп алырга да күп сорамый. Югыйсә, малайлар “әтием, әнием”, дип өзелеп торалар.
Авылда ялгыш басканыңны да читләрдән яшерә алмыйсың. Шундый үткер күзле берсе Рәшидәгә яңалык җиткезә: “Камилең йөри бит синең!” Башта, билгеле, ышанмый хатын, әмма теге хәбәр дөрес булып чыга. Кем белән дип әйт әле, үзе белән янәшә сыер савучы Фәридә белән.

Ире белән җайлап та сөйләшә Рәшидә, йортта табак-савыт шалтыраган көннәр дә еш була. “Болай йөргәнче, барып аның белән торып кара. Кайтсаң, балалар хакына кертермен”, — дип тә карый. Вакытыннан алда чәчләргә кырау төшә, җыерчыклар күзгә күренеп арта, йөрәк чәнчеп-чәнчеп авырта. Көндәш ачысы диләр шул аны. Ә тегеләр арасындагы гыйшык (әллә азгынлык микән?) уены айларга гына түгел, елларга сузыла. Әмма түземлекнең дә чиге була шул. Юк, көнбагыш жәл булмый Рәшидәгә. Ризыкмыни ул?! Инде болай да тулып ташыган кесәгә соңгы тамчы гына була әлеге көнбагыш. Авыр, гаугалы тамчы.

Кичке ашны ашап, табын яныннан кузгалгач, Камил: “Әниләргә төшеп менәм әле”, — дип, капчыкка көнбагыш тутыра башлый. Ишек төбеннән ирен Рәшидә кире бора.
— Нигә аз алдың? Китер, үзем тутырып бирим әле.
Мөлдерәмә тутырып, бау таба алмагач, капчык авызын иске ал күлмәгенең ал путасы белән төйнәп үк куя.
Ире китеп берәр сәгать узгач, ул да, тукта, мин дә үземнекеләргә барып килим әле, дип урамга чыга.
Тыкрыктан борылганда Фәридә белән йөзгә-йөз бәрелешә язалар. Тегесе, баш кагып кына исәнләшә дә, тиз-тиз атлап, узып та китә. Азрак баргач, ток суккандай хатын туктап кала.
— Көнбагыш! Фәридә кулында көнбагышлы капчык! Ал тасмасын да алмаган!
Калганы әллә төштә, әллә өндә эшләнә. Кискен бер карарга килгән Рәшидә, кая барганын да онытып, кире өйләренә борыла. Кулына эләккән беренче пычакны алып бик тиз әйләнеп тә чыга. Гөнаһ шомлыгына каршы дигәндәй, урамда беркем дә очрамый. Берәрсе: “Исәнме, Рәшидә? Кая барышың?” — дип, эндәшсә дә, ул әле бәлки кире уйлар, әрнүен, үртәлүен кабат үз эченә генә бикләнеп үткәреп тә җибәрер иде.
Ишек шакыган тавышка башта Фәридәнең әнисе чьпа.
— Фәридә янына килгән идем, Газизә апа.
Әлеге минутта үзен ничек тыныч тота алуына соңыннан Рәшидә үзе дә шакката. Бусагада Фәридә күренгәч тә, йөрәктә кайнаган ачу, ярсуны тыеп калыр көч таба.

— Көнбагышны кире китер, Фәридә.
— Нинди көнбагышны? Нәрсә сөйлисең син?
— Камил биргән көнбагышны чыгар дим мин сиңа!

Аның тавышында моңарчы булмаган кискенлекне ишетеп, тегесе шым гына өенә кереп китә.
Рәшидә бүген дә белми: әгәр Фәридә көнбагышлы капчыкны матур гына аның кулына, тоттырса, ул кире борылып чыгып киткән булыр идеме, юкмы? Тик тегесе соңгы минутта ал путаны чишеп җибәрә дә, көнбагышны Рәшидә өстенә сибә. Шул бөтенесен хәл итә дә инде. Җиң эченә яшерелгән пычак секундлар арасында Рәшидә кулына күчә, көндәше абайлап өлгергәнче, ул пычак белән Фәридәнең эченә кереп тә чыга. Берсе, эчен тотып, аяк астына чәчелгән көнбагышлар өстенә бөгелеп төшә, икенчесе шул көнбагышларны таптый-таптый чыгып китә.
Аяклары бу юлы Рәшидәне туп-туры әтисе йортына алып килә.
— Үтердем мин Фәридәне...

Ә аннан суд була.
Терелеп больницадан чыгарга өлгергән Фәридә дә катнаша судта. Бәхеткә, аның ярасы алай ук куркыныч булмый.

— Судка кадәр Рәшидәне күрә алган бөтен туганнар аны: "Мин гаепле, бик үкенәм”, — дип әйтергә үгетләдек, — дип сөйли апасы. — Ә ул тотты да, судьяга: “Алар мине бу адымга үзләре этәрделәр, мин гаепле түгел”, — диде. Аннан: “Тик, зинһар, миңа ана буларак та карагыз, дүрт балам барын онытмагыз”, — дип тә өстәде.
Прокурор аны дүрт елга хөкем итүләрен сорады. Сеңлебез бөгелеп кенә төште. Ул бу кадәр срок көтмәгән иде, күрәсең. “Йөрәге болай да начар, күтәрә алырмы?”— дип, котыбыз калмады.

Фәридәгә дә сүз бирделәр.
— Тырнак очы кадәр дә гаебем юк, — диде ул. — Һәммәсе гайбәт. Ялгызым булгач, йөри, дип, сөйлиләр инде.
Үзенә сүз бирүләрен дә көтмәстән, Камил торып баса.
— Нәрсә яшереп торырга?! Бөтен авыл белә, ләбаса. Йөрдек. Үзең чакыра идең бит, Фәридә.

Шуннан соң Камил гел бер сүзне тәкрарлый: “Рәшидә түгел, мин гаепле. Ул болай да күп түзде”. 8 Март бәйрәменә Фәридәгә — кул сәгате, баласына уенчык — йомшак аю бүләк иткәнен дә әйтергә онытмый. Хатынының яңа эчке күлмәкләре дә сөяркә чемоданына күчкән икән. “Ник әйтмисең, мунчада очрашып йөрдек, дип, әйт”, — ди ул Фәридәгә.

Рәшидәне бер елга ирегеннән мәхрүм итәләр.

Хөкем карары укылып бетүгә, Фаридә корт чаккандай урыныннан сикереп тора.
— Утыртмагыз! Зинһар, утыртмагыз аны төрмәгә. Бөтен гаепләремне кире алам. Нинди кәгазьгә кул куйыйм? Мин бит аны куркытырга гына теләгән идем. Больницага килеп гафу үтенмәде ул.

Суд берәүләргә кызык ясар өчен оештырылган тамаша түгел шул. Йорт тулы бала (олысы 8 класста укый, кечесенә дүрт яшь), үкенүдән, гаепле булуыннан үзен-үзе кая куярга белмәгән ир кала, Фәридәнең соңарып тамган күз яше дә ярдәм итми, Рәшидәне, хөкем карарын җиренә җиткезү өчен, Бөгелмә төрмәсенә озаталар.

Камил ике атна саен Бөгелмәгә чапты. Эчүен ташлады. Рәшидә ада: “Эчәсең икән, кайтуга аерылышабыз”, — дип киткән иде. Юк, йортны таратмадылар. Әнә шул сигездә укучы олы малай бөтен эшне эшләп торды, сыерны сауды, көтү куды, идән юды. И-ии, әниләрен брус сагындылар инде. Сигез ай утырып кайтты Рәшидә. Президент каршындагы Ярлыкау комиссиясе аның срогын азга булса да киметә алды.

Әллә кайчан тел очымда торган сорауны бирәсе иттем.
— Хәзер ничек яшиләр?
— Күптән түгел генә бездә булып киттеләр. Мин дә синең кебек: “Ничек яшисез?” — дип сорадым. “Ул Фәридә белән тагын ничек бергә эшләрсез икән?” — дим. Көлә Рәшидә. “Берәр юләрлек кылмасын, дип, минем өчен куркасыз инде, беләм, — ди. — Юк, апа, мин аңа бүтән бармагым белән дә чиертмим. Ә менә телем белән үтерәчәкмен. Ансыннан мине берәү дә тыя алмый”.

Хатын-кызның бер уңай ягы (әллә сәер гадәте дип әйтергәме икән?) бар — үткәннәрне оныта, гафу итә белә ул. Рәшидә дә менә Камилнең сигез елга сузылган хыянәтен кичерерлек көч тапкан. Алай гына да түгел, төрмәдән чыгып, ел узуга дүрт малай янына кечкенә кыз да алып кайткан. Зур таш өй салып кергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кичерэ белу Зур бэхет.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Нишләсен инде мескен хатын. Балаларын кеше итәсе бар. Үткәннәрне оныта дигән фикер белән килешмим. Хыянәтне онытылмый. Бу язмада да күренә. Ирләре йөргәнен белгән хатыннар еш кына тагын бала таба. Чөнки кайбер очракта это срабатывает, урысча әйтсәк. Игътибар сабыйга күчә, әти кешедә аталык инстинкты уяна. Белүбезчә әтиләр төпчекләрен ныграк яраталар. Менә шулай гаилә таркалмый кала. Шушындый бер очракны дәлилли дә алам.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Хыянэт онтылмый инде ул,тирэндэ йорэк турендэ саклана,

        • аватар Без имени

          0

          0

          Нишлэсен инде бичара хатыннарны, чарасыздан кылынган гамэлдер дип нэтижэ ясасак та буладыр могаен...

          • аватар Без имени

            0

            0

            Монда Фэридэ гаепле...Бэхетсез хатын...Ирлэр-тумсэк башына сигэн эт(((

            Хәзер укыйлар