Логотип
Язмыш

Аһ, Италия!.. Аһ, Аполлон!..

Беркөнне интернетта социаль челтәр киңлекләрен айкап утырганда ерак Италиядән хат алдым...
 
Ярыйсы гына кыяфәтле урта яшьләрдәге бер ир, комплиментларга күмеп, хәлләремне сорашкан. Тәрбияле хатын-кыз буларак, хатка каршы җавап язуны кирәк таптым... Шунда ук хыялымда матур сурәтләр калыкты: гашыйк парлар Әдрән диңгез буенда йөри (диңгезне ничек яратуымны белсәгез икән, бигрәк тә җылы Италиянекен), яр буенда кечкенә өй дә бар... Ләкин аңа кадәр ерак әле.
Баштарак гадәти дуслык хатлары гына иде алар. Әллә ниләр турында сөйләшәбез – сәнгать дөньясыннан алып соңгы мода яңалыкларына кадәр. Озак та үтми, «ерактагы дус»тан «кәләшенә», алай гынамы, «сөекле хатынына» әйләндем. Итальян мачосыннан: «минем кадерле хатыным», «тиңдәшсез сөйгәнем» дигән җанга ятышлы сүзләрне ишетү шулкадәр рәхәт икән ул. Татлы хыялымда инде мин үз террасамда шәраб йотып, диңгез офыгындагы шәфәкъ алсулыгына хозурлана идем. Үз шәһәремдә урамга чыксам да, гәүдәм патшабикәләр сынын ала, күзләрем серле ялтырый, мондый бәхет тәтемәгән дус кызларыма кызганып карыйм. Әллә кайда эт олаккан җирдә яшәргә мәҗбүр мескенкәйләр... Ә мин, ике гашыйк арасындагы соңгы бастионны җимерәсем килеп, итальян телен өйрәнәм. Көн саен мәхәббәт һәм сөю тулы хатлар килеп тора. Ti amo, ti adore... Бу сүзләр җанымны һәм йөрәгемне иркәли. Бер итальян хатыны да матурлыкта һәм купшылыкта, зәвык һәм буй-сында минем белән ярыша алмас кебек.

Тик беркөнне сөйгәнем, сулган карашын төбәп, скайптан коточкыч хәбәр җиткерде – бик аз яшисе калган, ди. Умыртка баганасындагы төзәлмәслек үзгәрешләр тормыш белән берничек тә яраклаша алмый икән. Ярсып елап, тормышлары бик әллә ни булмаган ахирәтләремә чаптым, үлеп баручы сөйгәнемнең хәле һәр яңа тыңлаучым янында тагын да өметсезрәк, ә хәсрәтем таудан да зуррак тоелды. Шулай да бирешмәскә исәп. Бетмәс-төкәнмәс энергиямне, тиктормас холкымны җигеп, ниләр генә эшләп бетмәдем! Ходай Тәгаләдән ялынып сораулар да калмады!.. Чир чигенә башлады. Әмма савыгу шатлыгы озакка бармады. Бераз вакыт узуга – яңа чир баш калкыта: йөрәк өянәгеннән алып тәнгә чыккан чуаннарга кадәр җәфалап бетерде инде!.. Ниһаять, озак көттергән тынлык урнашты. Йөрәгем кысылып, көн саен Италиядән чакыру көттем. Кат-кат сиздерә торгач... килде бит тәки! Бу зур җиңүем иде! Әмма мин, ялындырасым килеп, юри баш тарткан булдым. Сылтавын да таптым бит: янәсе, һуштан язар дәрәҗәдә Ватанымны яратам. Итальяным, йөзендәге куанычын чак яшереп, һуш китмәле яңалык җиткерде – сөеклесе хакына ул җир читенә китәргә дә әзер икән! Ишетмәсәң ишет: 1200 евро күләмендәге пенсиясен дә минем аяк астына салырга әзер, ди, әнә. Озак һушыма килә алмый тордым, сүземә дәлилләр эзләдем: бездә салкын, яшәү шартлары башкача, законнар көйләнмә­гән... Әмма тимер мантыйк бөтенесен як-якка себереп кенә түкте: мәхәббәт бар кыенлыкларны җиңәргә булышачак! Италиянең кояшлы яры, тәнемнең бронза төсе томан эчендә эреп, әкренләп юкка чыга баруын гына хәтерлим...

Бирешмәскә булдым, түзәлмәслек шартларда да тормышка яраклашу юлларын уйлап таптым. 
Бер дустанә сөйләшүебездә: «Нәрсә эчәргә яратасың?» – дип сорадым. «Иртән – кишер, әфлисун, грушаны сыгып чыгарган сок, төшке ашка – кызыл шәраб, кичен – маракуйя һәм лимон согы...» Җанаш боларның никадәр тәмле һәм файдалы икәнен авыз суларын корытып сөйләгән арада, баш мием, тартышып, арифметик исәпләүләргә күчте... Тавышым калтырап, меню белән кызыксындым. Җавап чыгырдан чыгарырлык иде: диңгез кальмарлары, майсыз яшь бозау ите... Ми калькуляциясе тиз исәпләде – якынча 1299 евро. Шунда булачак сөекле ирем минем яраткан эчемлекләр белән дә кызыксынасы итте һәм төп-төгәл җавап ишетте: «Көнгә алты тапкыр чәй».

Бераз зиһенемне җыеп торгач, үз-үземне тынычландырдым: «Түз, җаным, бу алай ук куркыныч түгел. Аның каравы, Италиягә күчкәч, бәхет ишелеп киләчәк әле...» Бер-ике елына гына ничек тә чыдармын. Мәхәббәт мине тәмам үзенә йоткан иде инде. «Сөеклемә» сюрприз әзерләү хәстәренә керештем. Очсыз-кырыйсыз җитди сәбәпләр аркасында ул миңа килә алмый, ярар соң, үзем очам янына. Булган бар мөмкинлекләрне җигеп, дус хатыннардан бурычка акчалар җыйнаштырып, ниһаять, хыялга, яраткан кешем белән күрешүгә билет сатып алдым. «Ирем»не шәп яңалык белән бәхетле итәр көнне бик җентекләп уйладым. Менә хәзер әйтәчәкмен... Чү, «итальян ирем» дә миңа сюрприз әзерләгән икән бит! «Йә Хода! Хыялдагы балдак!» – дип уйлап кына куйдым, йөрәгем сикереп чыгардай булып тибәргә кереште. Юк ла, бу... аның яңа прическасы булып чыкты... Шунда түзмәдем, сюрпризны тиштем: мин яраткан кешем янына Италиягә барам, күзләрем бәхеттән һәм үзем белән горурланудан балкып яна! Кинәт җанкисәгемнең йөзендә аптыраш шәүләләре биеште... Аһ, аның кичектергесез эшләре килеп чыккан бит... Эш, димәктән, икмәгенә акча каян таба икән дисәм, ул консультант икән, ниндидер фәннәр буенча гыйльми дәрәҗәләре дә бар диме соң? Куллары сөйләшүне өзү төймәсенә үрелүгә, мин, инәлеп, тиз генә сюрпризымны искә төшердем. «Мөгаен, күрешербез», – диде җанаш. МӨГАЕН, КҮРЕШЕРБЕЗ!!!
 
Сәгать эчендә тормышым туктап калгандай булды, бөтен хыялларым чәлпәрәмә килде!

Бер көн узуга, аның кинәт авырып китүе турында хәбәр алдым: күзенең челтәр катлавында икән хикмәт. Күңелдә шик-шөбһә туды: «Әллә алдый инде...» Саф күңелле, намуслы кеше турында шулай уйлап, чак гөнаһ алмаганмын икән бит. Берничә көннән «кадерле ирем» скайпта күренде: калын кара күзлектән, ярыйсы ук таушалган – авырту газаплары кыяфәтенә үк чыккан. Гафулар сорап, компьютерның тузанлы мониторын үптем. Кара күзлек мине кичергән кебек күренде. Бернигә карамый очарга, авыру ирем янында булырга кирәк дигән катгый карарга килеп, очарыма өч көн кала кисәттем үзен.

Һәм менә мин дөньяның гүзәл бер почмагында самолет трабыннан төшәм, хыялым менә-менә чынга ашачак, язмыш киртәләрен кичеп, бәхетемә таба атлыйм. Өстемдә искиткеч костюм, башымны киң кырлы эшләпә каплаган... Килбәтсез киенгән туристлар төркеме арасында мин Голливуд йолдызыдай балкыйм. Борыла-борыла карыйлар, матурлыгыма ишарә ясап елмаялар. Текәлеп, каршылаучыларны күздән кичерәм: менә-менә сөекле Джузеппем халык төркемен ерып чыгар да миңа ташланыр, аның кочагында калырмын, аннары аның шәп машинасына утырып, диңгез, бәхет каршына җилдерербез... Әмма Джузеппе күренмәде.
 
Яхшымы-яманмы — ниндидер юл ачы­лып тора: шунысына сөенергә кирәк. 

Бай хыялым, һәрвакыттагыча, тагын аны аклардай сурәт ясады: ул кинәт авырып киткән. Венера сынлы аксыл чәчле сылу яшь кыз мине катып калу халә-теннән чыгарды: «Синдә харизматик шәхес күрәм. Каршы килмәсәң, әйдә бергә ял итәбез». «Каптым», – дип уйлап алдым – аның янәшәсендә мин авыр гәүдәле, сәер кыяфәтле иске бер галош идем... Кич әлеге яңа танышым белән курорт шәһәрен «яуларга» чыгып киттек. Беренче танышкан итальяныбыз кибеттә сатучы иде. Зифа буйлы булып күренергә тырышып эчемне җыйдым, карашымнан наз сирпеп, ниндидер вак-төяк күрсәтүен сорадым. Ягымлы ир кеше миңа комплимент әйтте: «Кызыгыз искиткеч гүзәл!..» Ә менә  монысы инде юкка!.. Сатып алам дигән бөтен товарым киштәдә калды (мәңге сатылмасалар да сүзем юк!). Чираттагы кибет күренүгә, юлдашыма миннән читтәрәк торырга куштым. Ә ул гел кирәкмәгән чакта яныма килде дә сырпаланган булып: «Әнекәем, миңа менә бу матур әйберне ал әле», – димәсенме! Үчне шул ук кичтә кайтардым... Кич бергәләп урамнар әйләнергә килешкән булсак та, йоклаганга сабышып, ишек шакуларын «ишетмәдем».

Менә ул чын ирек: иң матур күлмәгемне, биек үкчәле босоножкаларымны киеп, йолдызлы сәгатемне каршыладым: барысының күзе миндә генә! Тик җирле мәхәббәт коллары гына бер дә сөенмәде, миндә көндәш күреп, кара коелды. Кире кайтып, бөтен буяуларны юып төшер­дем дә, футболка белән джинсыдан гына кабат урамга элдерттем. Өметсез – шайтан, диләр. Күктәгеләр минем догаларны ишетте, ахрысы: каршымда бер ир заты пәйда булды. Ир генәме соң... Апо­ллон... Аллаһы Тәгалә үзе! Балкып торган ак тешләре белән күземне чагылдырып, барга кофе эчәргә чакырды. Бәхетемә ышанмадым... Хыялдагы итальян, элеккеге­сеннән шәбрәк тә әле. Кофемы, сырамы? Чын рус туристы буларак, кофега тукталдым. Җанга ятышлы әңгәмә вакытында кавалерым минем тормыш белән кызыксынды, акылыма, ма­турлыгыма сокланып, комплиментлар яудырды. Рәхәтлек хисе аңымны томалады. Үзем дә аның эше белән кызыксындым һәм... консультант дигән җавап ишеттем.

Шу­ның кадәр матур таныш сүз... хати­рәләрне кузгатты. Шундук үземне кулга алдым, әңгәмә үз көенә акты. Озакламый бу кадерле иптәш бер җөмлә әйтте, мәгънәсе болайрак иде: «Син чибәр, синдә – илаһи матурлык, вакытны сузмыйк, чык миңа кияүгә!» Менә ул, салкын Россия төннәрендә газапларда яндырган, күз яшьләре түктергән җиңү хисе!.. Мин тагын диңгез яры буенда, шәраб эчәм, күзләремне кысып кояшка карыйм. «Мине үз яныңа Россиягә яшәргә чакыр, ә?» Шул сүзләре белән булачак ирем оҗмахымны чәлпәрәмә китерде. Көчкә җыеп торган эчем көтмәгән сүздән бүлтәеп чыкты, чак сөйләшерлек хәлдә идем, ул билемнән кочып алды. Патшабикәләр сыным кәкрәйде, карашым тоныкланды. Ирем булырга өлгерми калган итальян белән хушлашып, нәүмиз генә отелемә атладым. Ләкин бу халәтем озакка бармады... Мейлымда укылмаган хат барлыгы искә төште. Адресындагы Тель-Авив, Израиль дигән сүзләр күңелне ымсындыра иде.   

(дәвамы булачак) 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар