Җиде яшьтән ундүрт яшькә чаклы кеше эмоциональ үсеш чоры кичерә. Бала бу вакытта хисләр дөньясы белән таныша. Ундүрт яшькә җиткәндә ул инде ачу, шатлык, кайгы, сагыну, курку, сөю кебек хисләрне ишетеп кенә түгел, үзе кичереп, татып белә, аларны бер-берсеннән аера. Бу яшьтә аның күңелендәге мондый хисләрне әле тормыш авырлыгы тудырмый, алар күбрәк кешеләр белән ике арадагы мөнәсәбәтләрдән килеп чыга. Яшүсмер кичерә торган мәхәббәт тә платоник, хыялый гына әле. Бу яшьтә балага нәкъ шушындый ярату кирәк тә. Бу хисләр аның эчке дөньясын үстерә, баета. Мәхәббәт турында укып яки ишетеп белү генә аз, алай гына аңардан рухи байлык ала алмыйсың, бу гаҗәеп хисне һәркем үзе кичерергә, аның газаплы һәм татлы утында үзе янырга тиеш.
Шушы чорда ата белән ана улының яки кызының хисләргә бирелүен ошатмаса, артык «кайгыртучанлык» күрсәтеп, моңардан тыйса, юл куймаса, бала үз эченә бикләнә. Ходай, табигать биргән хисләр дөньясы яралгыда килеш ачылмыйча, үсмичә кала. Тик... вакытлыча. Соңрак тормыш кешегә тагын бер мөмкинлек бирә. һәм бу хәл, гадәттә, 40-47 яшьләр тирәсендә була.
Тормыш корып: «Булды, бар да булды, гаиләм дә, балам да, йортым, фатирым да бар», – дип, уйсыз-гамьсез көн итеп ятканда, кеше моңарчы гел җәмгыять куйган, әти-әни тәрбиясе белән сеңгән таләпләрне генә үтәвен аңлап ала. ә үзе, үзе өчен ул бит әле яшәмәгән дә! Яшүсмер чакта бөредә калган хисләр кинәт чәчәк ата. Кеше бөтен барлыгын үз-үзенә багышлаган мизгелдә – ял иткәндә моңарчы тыелган шул хисләр калкып чыга: курка-курка гына сөю, гашыйк булу, ярату шатлыгы, аннан аерылып өйгә кайткач – сагыну, борчылу, язмыш тудырган бу уңайсызлыклар белән килешә алмау... Чын йөрәктән сөйгән, шатланган, сагынып сагышларга төшкән, курка яки ачулана белгән кеше генә яшүсмердән җитлеккән шәхескә әверелә, рухи яктан үсә. Шуңа да бу хисләр яшүсмер чакта үтәргә, кичерелергә тиешле бер баскыч булып торалар.
Җиде яшьтән ундүрт яшькәчә балагызның хис-тойгыларын тезгенләмәсәгез, аның язмышы җиңелрәк, матур хисләргә баерак булыр, ә менә авантюра, төрле маҗаралар аны урап узар. Тик кызганыч, баланың хисләрен тәрбияләү белән беркем шөгыльләнми. Мәктәп исә аның акылын, зиһенен тирәнәйтү өстендә генә эшли.
Ә бит хисләрнең эчке органнарга да тәэсире бик зур. Мәсәлән, тирәнгә яшерелгән курку хисе адреналин бүленеп чыгуга китерә. Ул исә кан тамырларына, йөрәккә, бөерләргә «һөҗүм» итә. Малайларны «булачак солдатлар курыкмаска тиеш» дип үстерү соңыннан аларда йөрәк авыруы китереп чыгарырга мөмкин. Кайбер гаиләләрдә кычкырып көләргә дә рөхсәт ителми. ә эчтә калган шатлык балаларда аллергия, зурларда йөрәк авыруы тудыра.
Елау, күз яше аша чыгып бетмәгән борчу, кайгы үпкә авыруларына китерә. («Елама, кызым, ямьсезләнәсең», «Малайлар еламый!»)
Дөрес итеп ачуланырга, ачуын чыгарырга өйрәнмәгән кешеләрдә үт куыгы, үт юллары, бавыр авырулары еш очрый.
Димәк, хисләрне кешеләргә белдерү, яшермәү, аларны тыймау сәламәтлек өчен дә бик мөһим булып чыга.
фото:
http://pixabay.com
Комментарийлар
0
0
28 яшьтэ кияугэ чыктым .Гаилэ тормышында ,мин "уземнен"югалганымны анладым.Балаларга 3-4-5 яшь тулганда 6 елга якын яшэгэн ирем вафат булды.Мин дэ авырулар башланды.Дэваханэлэрдэ дэвалану ,файда булмады.Психологта тренингта мин уземнен авыруларымнын олешчэ сэбэбе эти-энигэ упкэлэудэн икэнен анладым.Эти -энине, кичергэч,гафу утенгэч,аларны анлагач янадан туган кебек булдым.Рус телен начар белу сэбэпле ,мин психологка : "сезнен кебек психолог буласым килэ ".-дип эйтэ алмадым.Тренингтан сон тагын уземэ ярдэм кирэген тойдым .Кабат ул психологка барырга кыюлыгым житмэде...рус телендэ сойлэшергэ,икэу генэ.Олешчэ авыруларым кимеде.Лэкин мин"УЗЕМ "юк идем эле. Мин уземне тоймый идем.Шэhэр буйлап "Уземне" эзлэу....Ерак так килгэн дэвалаучыга беренче сузем ,мин "Уземне" сизмим булды.Доньянын матурлыгын курэм,кешелэрне яратам, лэкин миндэ ярату хисе юк.Эйе ,кечкенэ вакытымда миндэ табигатьне ярату хисе бар иде.Шул ук вакытта минем очен табигатьнен матурлыгы белэн олкэн кешелэрнен яшэу ,аралау рэвешлэре туры килми иде. Рус дэвалаучысынын догаларыннан,(бэлки анын,авазыннан),тэнемдэ барлык кузэнэклэр уянды.Жаным терелде.Дэвалаучыда балалар очен курку хисеннэн,уземне гаеплэу хислэреннэн арынгач мин УЗЕМНЕ таптым.Мин Уземне шэхес ,кеше итеп тоя башладым.Кешелэрне,доньяны ярату хисе ачылды. Дэвалаучыга:"Сезнен кебек дэвалаучы буласым килэ,ничек башларга"--дип эйтэ алмадым.Рус телен бик начар белуем куркытты.Ул китте.Мин янадан туган хэлдэ ,ялгыз,ойрэтучесез(наставник) калдым. Мин Уземне таптым,урынымны эзлэу башланды .Узем буталдым,башкаларны адаштырып,ялгыштырып бетердем.Мэчет юлында йоруем ,куркып Рухым уянуга сэбэп булды.Кисэк уянган Рухым эйлэнэ тирэмне куркытты. ...Психбольницалар...мэжбури ,бэйлэп куеп "дэваланулар"....
0
0
0
0
язмамамны бетерергэ телэдем,хаталы язылган. бетерэ алмадым.
0
0
0
0
Мөнирә ханым, комментарийнын азагын укыйсы килде
0
0
0
0
БӨТЕН АВЫРУ НЕРВЫДАН ЯИСӘ БИК БОРЧЫЛУДАН КИЛӘ. ШУНА КҮРӘ ЯШЬ ВАКЫТТА ЯШҮСМЕРГӘ ЭМОЦИОНАЛЬ ХИСЛӘРНЕ ДӨРЕС ИТЕП АҢЛАТА ТОРГАН ӘТИ- ӘНИСЕ ЯИСӘ БЕРӘР ЯКЫН КЕШЕСЕ БУЛСА- БУ БИК ЯХШЫ. ЯШҮСМЕР ҮЗ-ҮЗЕНӘ БИКЛӘНЕРЛЕК БУЛМАСА ӘЙБӘТ. БАЛАНЫҢ ХИСЛӘРЕН ДӨРЕС ИТЕП ТӘРБИЯЛӘҮЧЕ БУЛСА , УЛ ҮЗЕНЕҢ ТОРМЫШЫН ДА ДӨРЕС КОРА ДИГӘН СҮЗ. БУ БИК ӘҺӘМИЯТЛЕ ӘЙБЕР.
0
0
0
0
Самира ханым , телэгегез булса ,комментарийнын азагын телефоннан гына сойлэр идем. Минем телефон номеры : 8 987 2896082 . Шалтыратучыларга жавап бирэм.
0
0