Логотип
Белгеч киңәше

Уралма тимрәү кемгә кагыла?

Республика тире-венерик авырулары диспансерының физиотерапия бүлеге мөдире, югары категорияле табиб, Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау отличнигы Миләүшә Гайфуллина җавап бирә.
 
? Кыш айларында тире авырулары аеруча ешаеп китә. Кинәт кенә башланган суык­лар яисә көтмәгәндә һаваның җылытып җибәрүе, ягыла торган биналардагы коры һава — болар барысы да бит тиресенә зур зыян сала. Ул шиңә, купшаклана башлый. Гомумән, тире авырулары — организмда барган чирләрнең дә күрсәткече булып тора. Бит тиресен, улларыбызны без төрле кремнар сөртеп дәвалыйбыз. Ә менә сулы куыклар чыкса, чәч коела башласа нишләргә?
 

Уралма тимрәү

Уралма тимрәү (опоясывающий лишай) – киң таралган чир. Аның белән күбесенчә яз-көз айларында авыручылар арта. Чирне китереп чыгаручы вирус һавадан, авыз-борын аша эчкә үтеп, нерв җепселләренә кереп урнаша һәм «калкып» чыгу өчен уңай вакыт көтеп ята. Уңай вакыт дигәнем: иң беренче чиратта, салкын тидерү, тамак шешү, грипп, тирән сулыш юллары чирләре, үпкә кабару, үтәли җилдә озак тору, салкын көннәрдә җиңелчә киенеп урамга чыгу яки мунча кергәндә тирләп тышка чыгып туңып керү, нервлану, психик стресс кичерү, җәрәхәтләнү һәм башкалар.

Шул факторлар булгач, вируслар нерв җепселләре буйлап тирегә үтә һәм анда вак-вак (борчак хәтле булырга мөмкин) сулы куыклар чыга. әйтик, кичтән бик нык туңып йоклап киткәннән соң, иртән торуга тәнне куыклар бас­кан була. Чирнең билге­ләре күбрәк билдә, күкрәктә, аркада беленә, шулай ук аяк-кулга чыгарга да мөмкин. Авыру көннән-көн көчәя, сызлый, куыклар яңадан-яңа урыннарга тарала. Бу вакытта лимфа төеннәре зурая.

Шунысы гаҗәп: чир тәннең бер ягында гына күзәтелә – куык ярты маңгайны, ярты битне, ярты күкрәкне каплый. Яшьләрдә ул бер-ике атнадан бетә башлый, сулы куыклар бүтән чыкмый, булганнары кабырчыкка әйләнә. Ә өлкән кешеләрдә бер-ике айдан артык вакытка сузылырга мөмкин. Тиредәге билгеләр беткән очракта да, уралма тимрәү булган урында авырту кала. өлкәннәрдә ул бик көчле була. Бу очракта андый кешеләрне табиб-невролог­лар дәвалый, шулай ук онкологка да күренергә мөмкин.

Әлеге чир белән авырмас өчен бигрәк тә кечкенә балалар, өлкәннәр салкын тидерүдән сакланырга тиеш. Дөрес, салкын тиюнең беркемгә дә файдасы юк, ул организмны какшата. Уралма тимрәү вирусы кечкенә балаларда була торган җил чәчәге авыруын китереп чыгаручы вируска охшаган. Тагын бер нәрсәгә игътибар юнәлтәсем килә: өлкән кеше җил чәчәге белән авырган бала янында йөрсә, анда уралма тимрәү чире башлануы ихтимал. Шулай ук өлкән кеше уралма тимрәү белән авырган очракта, җил чәчәге башланмасын өчен, баланы сырхау янында йөртмәскә кирәк.
 

Кырчын тимрәү 

Иң элек шунысын искәртик, кырчын тимрәү (стригущий лишай) – микроб-гөмбәчекләр китереп чыгара торган йогышлы тире авыруы. Ул – кеше һәм хайваннар тәнендә, чәчләрдә, тырнакларда аза. Тәннең теләсә кайсы җирендә барлыкка килергә мөмкин. Олыларга караганда, аның белән балалар ешрак чирли. Чөнки бала-чага песиләр, этләр белән уйнарга ярата. әлеге чир сыер, бозау, атларда да була. Чирле кешенең әйберләрен: башлыгын, сөлгесен, мендәрен, уенчыкларын, мунчаласын һәм башка шәхси әйберләрен кулланудан сакланыгыз. Чир йогудан соң, берничә көн үтүгә, тиредә кызыл таплар күренә, тора-бара ул зурая, кубалаклана башлый. Чәчкә кергән гөмбәчекләр чәчне сындыра, башта чәче кыркылган төсле түгәрәк пеләшләр барлыкка килә. Менә шуңа да аны «кырчын тимрәү» диләр. Бу – йогышлы чир. Шуңа күрә аны сизеп алуга ук дәвалый башларга кирәк. Шулай итсәң, дәвалау җиңел бирелә. әмма ул азган һәм башның бөтен җирен каплап алган булса, дәвалау ай ярымга-ике айга кадәр дә сузылырга мөмкин. Мондый вакытта чирле бала бакчага, мәктәпкә йөрергә тиеш түгел.
 
Исегездә тотыгыз!
Кырчын тимрәү чирле кешеләрдән һәм хайваннардан йога.

 Балагызны урамдагы караучысыз йөргән мәчеләр һәм этләр белән уйнатмагыз, читтәге хайваннарны өегезгә кертмәгез.

Әгәр хайванда тимрәү икәнен белсәгез, аны ветеринарга алып барыгыз, урамга чыгарып җибәрмәгез. Аңа кагыласыз икән, һичшиксез, кулыгызны юыгыз.

 Кеше әйберләрен кулланмагыз. Чәч кистергәннән соң, башны кайнар су, шампунь белән юыгыз.

 Чир йоктырдым дип шикләнсәгез, шундук табибка мөрәҗәгать итегез.

 Балагызда чир барын күрсәгез, тиз арада табибка мөрәҗәгать итегез.

фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар