Төшерткәнче, саклану хәерле...

«Хөрмәтле редакция! Без — яңа гына өйләнешкән пар. Икебез дә институтта укыйбыз. Шуңа безгә бала табарга иртәрәк әле. Саклану чараларының кайберләре сәламәтлеккә зур зыян китерә дип сөйлиләр. Аларның кайсысы әйбәтрәк соң? Айсылу. Казан.»

Бала табу яшендәге (репродуктив чор) хатын-кызларыбызны уртак борчыган әлеге сорауга Татарстан Сәламәтек саклау министрлыгының гинекология буенча баш белгече, акушер-гинеколог Наилә Гайнанова җавап бирә.

– Кызганычка каршы, гаиләне планлаштыру мәсьәләсендә безгә әле белем җитеп бетми. Мәгъ­лүматларга караганда, илдә бала тууга караганда, аны төшертүләр күбрәк: мисалга, 100 гә – 107. Ә алга киткән илләрдә бу күрсәткеч 100 гә – 15. Уйланырлык, шулаймы?!

Балага узмау өчен кулланыла торган гормональ препаратлар бихисап: гормоннар канга таблетка аша да, ампула белән дә (уколны 45-70 көнгә бер мәртәбә ясыйлар), тире астына кертелә торган имплантлар (35 кә 2,5 миллиметрлы сыгылмалы капсула) аша да күчә. Аларны шулай ук гормоннарның төренә һәм катнашмасына карап та аералар. Хатын-кызның җенес функциясенә эстроген, гестаген, фоллитропин һәм лютропин ише гормоннар аеруча зур йогынты ясый. Составына карап, гормонлы дарулар катнаш һәм катнаш булмаган төркемгә (яисә фазага) бүленә. Аның бер фазалысы – катнаш дигәнендә эстроген да, гестаген да бар. Бу контрацептив элек-электән могҗиза-дару дип йөр­телгән. Бер таблетка эчтең, йөклелек­тән котылдың, янәсе. Әмма ул дару катнашмасында гормоннар микъдары бик зур. Чагыштыру өчен: хәзер шул күләмдәге дозаны хатын-кыз ел дәвамында – гормональ контрацептивлардан берөзлексез файдаланганда ала. Бер фазалы шушы препаратны 21 көн эчәсе, шул чорда организмга билгеле бер күләмдә эстроген һәм гестаген кереп тора. Кандагы гормональ үзгәрешләрне нәкъ менә шулар көйләп-җайлап тора да инде. Читтән кергән гормоннар овуляцияне (өлгергән аналык күзәнә­генең күкәйлектән чыгуы) тыеп торгач, йөккә калмыйсың. Хәтта аналык көп­шә­­сенә йөзләрчә сперматозоидлар эләксә дә...

Ике фазалы препаратлар составында да эстроген белән гестаген бар. Ләкин ул, бер фазалысыннан аермалы буларак, ике төрле төстә. Бер төсле­сен – циклның беренче яртысында, ә икенчесен икенче яртысында эчәсе. Таблетканың икенче төстәгесендә гестагеннар, беренчесен­дә­гегә караганда, күбрәк. Шунысын әйтергә тиешмен: ике фазалы таблеткалар бер фазалыдан күпкә өстен.

Өч фазалы препаратларның составы да ике төр гормоннан гыйба­рәт. Ул өч төрле төстәге таблеткада чыгарыла. Аның башта бер төстәге­сен, ан­на­ры икенче һәм өченче төстә­ге­ләрен эчәләр. Гормоннар микъдары шулай ук төрлечә һәм шуңа да организмдагы физиологик үзгәрешләрне имитацияләү уңышлы бара.

Катнаш булмаган гормональ контра­цеп­тивларда гестагеннан башкасы (эстроген) юк. Ул шуның белән әйбәт тә. Чөнки эстрогенның сәламәтлеккә зыян китерә торган ягы да бар. Өс­тәмә тәэсире булды исә, шундук та­бибка мөрәҗәгать итегез. Ул сезгә эстрогенсыз препарат билгеләр. Гор­мональ контрацепция ысулын йөкле­лекне булдырмый калу максатында гына түгел, ә бәлки, дәвалау өчен дә, мисалга, күрем циклы бозылганда яисә организмда җенес гормоннары синтезы җитәрлек булмаганда бил­гелиләр. Шулай да, иң отышлысы, иң нәти­җәлесе – өч фазалы таблетка: Трирегол, Тризистон, Триквилар. Дару сатып алганда, аның составына – аеруча эстрогенга игътибар итегез. (Ул бер таблеткада 30–35 мкг тирәсе булырга тиеш).

Катнаш булмаган таблет­калардан – мини-пили, имплантацион контрацептивлардан – норплант, НовоРинг (боҗра) тәкъдим итәр идем. НовоРинг аналык җиңсәсенә дүрт атнага бер мәртәбә куела. Өч атнадан ул алына һәм бер атналап вакыт үткәннән соң, аның яңасы (бер үк көндә – иң яхшысы циклның беренче көнендә һәм бер үк сәгатьтә) кертелә. Кайчак циклның 2-5 нче көнендә дә куялар. Хәзер яшьләр, авырга узмас өчен Постинор дип аталган препарат куллана башлады. Тик ул бары очраклы йөклелекне (мәсәлән, көчләүгә дучар ителгәннән соң) төшертү өчен генә уңайлы. Мин аны башка вакытта эчмәскә киңәш итәр идем. Ни өчен дигәндә, Постинорны даими кулланган яшьләр әни булу бәхетеннән мәхрүм калырга, төрле хатын-кыз чирләре (полип, эндометриоз, үт куыгы, сөт бизләре ял­кынсынуы...) белән авырырга мөмкин.

Моннан тыш, еш кына аналык эче­нә спираль кую тәҗрибәсе дә кулланыла. Спиральнең күбесе кургашын һәм көмештән тора. Ә бу ялкынсынуларга каршы бик тә үтемле чара. Ул 3-5 елга – күрем башланганның 3-4 нче көнендә куела. Балага узасың килсә, алдырасың гына. Әмма аны озак еллар дәвамында куллану сәла­мәт­леккә зыян салырга, бала таба алмау проблемасы китереп чыгарырга мөм­кин. Өстенлеге шунда ки, спираль белән йөккә калмыйсың, ул көндәлек тикшереп торуны таләп итми. Дөрес, бу препаратның уңайсыз яклары да бар, әлбәттә. Беренчедән, спиральне хастаханәдә куйдырырга кирәк. Икен­чедән, күрем вакытында көчле авыртулар булуы, кайчак бүлен­дек килүе ихтимал. Инде дә килеп, аналыктан тыш йөклелек куркынычы, аналыкта эндометрий чире китереп чыгаруы бар. Җенес юлыннан канлы бүлендек килеп торган, оча сөягендә ялкынсыну күзәтелгән, фибромиома булган хатын-кызга спираль кую ярамый.


Өстен яклары
Беренчедән, гормональ контрацепция кабул иткән хатын-кызның 92–99,7 проценты балага узмый. Бу – бик әй­бәт күрсәткеч. Чагыштыру өчен: презерватив кулланганда бу күрсәткеч – 85 процент, календарь ысулы белән 75 процент тирәсе. Аннары аның сә­ламәтлеккә файдалы яклары да байтак: гормональ контрацепция аналыкта һәм эндометрийда (аналыкның эчке тышчасында) яман шеш авыруын кисәтә. Аның тәэсире бу даруны эчми башлаганнан соң унбиш ел үткәч тә югалмый. Ул шулай ук киста барлыкка килүне яки күкәйлектә киста үсүне, тимер кытлыгы тудыручы анамнезны кисәтергә дә мөмкин. Ул күрем вакытындагы чирләрне киметә, күрем циклын көйләп тора, йөзгә һәм тәнгә төк чыгудан саклый.

Икенчедән, әйткәнемчә, бу даруны куллану бик уңай. Контрацептивның җенси тормышка тәэсир итмәвен дә искәртик. Аннары, дару эчүне кайчан телисең, шунда туктатырга була.


Кемгә ярамый?
Йөкле хатын-кызга; алты айгача булган бала имезүчегә; өч атнадан баласын ясалма тукландыра башлаган әнигә; 35 яшьтән узган тәмәке тартучы һәм бавырында цирроз яисә йогышлы шеш (гепатит, бавыр рагы), кан басымы югары яки төшенке, егерме ел дәвамында шикәр диабеты булган ханымнарга... Моның ише саклану чарасы сөт бизләре рагы, баш авыртулар белән җәфаланучыларга, опера­ция­ кичергән йөрәк авырулы кеше­ләр­гә дә ярамый.

Әгәр дә даруның килешмәвен күр­сәтә торган бер генә билге табылса да, контрацепциянең башка гормональ булмаган ысулларыннан файдаланырга киңәш итәр идем. Нинди препарат кирәклеген бары табиб кына әйтә ала.

Исегездә тотыгыз: гормональ препаратлар һәркемгә индивидуаль билгеләнә. Әйтик, миңа яраганы сиңа ярамавы ихтимал. Биредә барысы да исәпкә алына: организмның үзенчә­леге, кичерелгән операцияләр, төрле авырулар... Табиблар, мондый даруны билгеләгәндә, хәтта хатын-кызның гәүдә торышына да игътибар итәләр: таза гәүдәлегә – ул бер төрле, ябыгына – икенче төрле. Шуңа күрә контрацептивларны сайлаганда аеруча сак булыгыз!  

фото: http://pixabay.com

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
    6517
    0
    96
  • "Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
    9117
    0
    73
  • 4184
    0
    49
  • Бүләк Уфада яшәп иҗат итүче язучы Дилә Булгакова хикәяләрендә нечкә хис, драматик лиризм өстенлек итә, геройның иң тирән күңел кичерешләре ачыла. Укучылар аның шигырьләрен, нәсерләрен, балалар өчен язылган әкиятләрен дә яратып кабул итә. Ә аның шигырьләренә язылган «Кыр казлары», «Сагынам», «Үпкәләмә» кебек җырлары халык арасында бик популяр.
    3413
    3
    37
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 14 апрель 2021 - 18:43
    Без имени
    Ахмак. Чупрэк.
    Бумеранг законы 
  • 14 апрель 2021 - 17:10
    Без имени
    Тиеш булмагач,нигэ тормыш корырга?Болай да урод гаилэлэр белэн донья тулган,э монда жыен сантыйлар сузе сойлисез,хэер,сантыйлар сузе тугел бу.Ирекле ,свободное отношение белэн яшэуче кеше язган моны.Иллэ дэ дэ шэп шунысы:ир дэ,хатын да телэсэ кайда этлэнеп йореп кайта да,узенчэ яши.Кем ашарга тели шул пешерэ,кемгэ акча кирэк шул эшлэп таба,кем чиста кием киясе килэ,шул узенекен юа.Э балалар уртак,аларны кем карарга,ашатырга,юарга,тэрбиялэргэ тиеш? Ир синен белэн яшэргэ телэми икэн,олаксын.Доньяда рэтле ирлэр дэ житэрлек.
    Әгәр ир китсә... 
  • 14 апрель 2021 - 20:24
    Без имени
    Тиле, карт корсакка карап ят инде
    Cөяркәм фатир бүләк итте
  • 14 апрель 2021 - 20:29
    Без имени
    Малаен кодировать итэргэ кирэк
    Сания апа бәхете
  • 14 апрель 2021 - 10:03
    Без имени
    Сания апаның бәхете нык булмын!
    Сания апа бәхете
Реклама
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи