Логотип
Белгеч киңәше

Тормыш дәвам итә

Дөньяга әле генә килгән гөнаһсыз сабыйның яки яши генә башлаган япь-яшь кешенең гомере вакытсыз өзелү җир йөзендәге иң зур гаделсезлектер ул. Бу коточкыч хәл белән ананың килешәсе килмәве аңлашыла, әлбәттә. Әни кешегә баласын югалту хәсрәтеннән дә олы хәсрәт юк, бу ачы кайгы ирен, әти-әнисен, якыннарын югалтуга караганда да зуррак, тирәнрәк. 

Әмма безнең халыкта: «Үлгән артыннан үлеп булмый» дигән гыйбарә бар. Тормыш туктамый, ул алга баруын дәвам итә, якыныңа куелган диагнозга да, газизләрдән-газиз кешеңнең күзләрен мәңгелеккә йомуына да карамый...

Үзебез аяк өстендә йөреп торганда, якыннар сау-сәламәт булганда без беребез дә үлем турында уйламыйбыз. Бигрәк тә яшь чакта. Мәңгелеккә килгән кебек яшибез.

Күптән түгел педиатрыбыз Мәскәүгә, андагы хосписка барып кайтты. Башкала белгечләре «үлем ихтималы турында әйтергә кирәк» дигән фикердә икән. Һаман уйлап, уйланып йөрергә дигән сүз түгел бу. Әмма аңларга кирәк: берәү туа, икенчесе үлә, табигатьтә мәңгелек әйләнеш бара. Без бу хакыйкатькә яши-яши генә төшенәбез. 

Бездә медицина, кызганычка каршы, авыруга бер яклырак ярдәм күрсәтә. Себер трактында урнашкан онкология үзәгенең бинасы әнә бер дигән, заманча җиһазлар урнаштырылган, анда чит илләрдә укып кайткан белгечләр эшли, ә психолог – берәү генә! Бу хастаханә ишеген ачып керергә туры килгән кешенең (авыруның димим әле!) нинди кичерешләр чолганышында калганлыгын күз алдына китерү кыен түгел. «Яман чир» диагнозы куелган кешенең туганнары, якыннары нинди коточкыч стресс кичерүләрен үзләре генә белә! 

Табиблар авыруга дару, укол бирә, химиотерапия билгели – чирле кеше боларның барысын да үти, ә безгә (мин белгечлегем буенча психиатр) мөрәҗәгать итәргә куркалар. Психикабыздан кимчелек эзли дип уйлыйлар безне. Алай түгел бу! Кеше стрессларга каршы тора алсын – бу минем төп бурычым. Без бит даими стресс эчендә яшибез. Гомер иткәндә һәрберебезнең тормышында, тирә-юнендә төрле вакыйгалар була. Югалтулар, аерылышулар, үлем-җитемнәр, хәвеф-хәтәрләр... Аларны «күрмичә», аларга илтифат итмичә берничек тә уздырып җибәрү мөмкин түгел. Һәрвакыт көлеп, авыз ерып йөри алмыйбыз – ул очракта безне җүләр диячәкләр. Елыйбыз да, хәсрәтләнәбез дә, борчылабыз да... Шуны аңлагыз: адәм баласының организмында файдаланылмаган мөмкинлекләр биниһая. Баш мие күзәнәкләре бер процентка гына эшли. Һәркем үз-үзенә киләчәккә уңай программа бирергә өйрәнсен, әгәр ул программаның яртысыннан күбесе уңай икән, ул безнең тормышның сыйфатына тәэсир итми калмый. Уйлаган уйларыбыз чынга аша дип юкка әйтмибез бит. Дөрес, берәүгә дә теләгәнен бер генә уйлаудан әкияттәге кебек матур савытка салып алып килеп бирмиләр.

Хосписта өченче елымны эшлим. Медицинаның бөтен нәрсәгә дә кодрәте җитми – соңгы ике ел эчендә унбишләп бала югалттык. Сигез айдан алып унҗиде яшькә кадәр... 


Хәсрәт кичерүче әниләргә рухи халәтләренең тотрыклылыгын сакларга булышам мин. Бу бик мөһим! Кайгы белән күзгә-күз калганда кешенең рухы көчле булу кирәк. Әниләр белән беррәттән, әтиләр дә тест уза. Әтиләр дә борчыла, гаилә­гә килгән сынауны авыр кичерә. Әмма алар үзләренчә кичерә, бу – ир-атның физиологиясе белән бәйле.

Яңа гына баласын югалткан әнине үзен генә калдырырга ярамый. Ул аралашудан качмасын, аңа аралашу кирәк. Бу – беренчедән. Туганнарына, дусларына барсын ул, йә алар аңа килсен. Берәр чит кеше белән 3-4 минут кына сөйләшеп торса да, баш мие ял итә. 

Баласын югалткач, кеше шок хәлендә кала. Ул әле ни булганын ахыргача төшенеп бетми. Бөтен нәрсәне дә күнегелгән гадәт буенча гына эшли. (Кайгы килгәннән соң беренче мәлләрне ул төштәге кебек йөри. Берничә атна яки берничә ай узгач (ә кемгәдер берничә елдан), аңлау килә. Йөрәк җимешең юк һәм инде булмаячак... Ананың кәефе бик еш үзгәрергә мөмкин, аны күңел төшенкелеге биләп ала, ул сүлпән, агрессия очраклары да булуы бар... Кәефе, күңел халәте шундый булганда – бу әле депрессив кәеф кенә (депрессия – ул авыр чир, психиатриядә дәвалана) – аннан кеше үзе дә чыга ала. Әмма ана булган хәл белән килешергә, аны кабул итәргә теләми, азмы-күпме тынычланмый икән, һичшиксез, аны белгечләргә күрсәтергә кирәк. Табиб «афобазол», «новопассит» яки «персен» кебек дарулар эчәргә тәкъдим итәр. (Кемгә нәрсә туры килгәнен белгеч кенә әйтә, аның белән киңәшләшергә кирәк!) 


Кайгыны һәркем үзенчә кичерә. Өстебезгә хәсрәт ишелеп төшкәч, без үзебезне ишексез-тәрәзәсез диварга килеп бәрелгән кебек хис итәбез. Моннан чыгу юлы юк кебек... Яшәүнең кызыгы калмый, эш онытыла, апатия башлана. Үзебезне дөньядагы иң бәхетсез кеше дип саныйбыз. Безгә шулай тоела. Әмма «миннән дә зуррак хәсрәт кичерүче­ләр бар бит» дип уйласаң, бу халәт­тән чыгу мөмкин. Әйткәнемчә, бу вакытта үзеңә киләчәккә нинди программа бирәсең, шулай була. Ә ул программаны кеше үзенә үзе генә бирә ала!

Аналарны елаудан тыярга кирәкми, алар еларга тиешләр дә.Беренче вакытта баланың кием-салымы, уенчыклары, гадәттә, ананың күз алдында тора. Аннан соң «алып куйсагыз әйбәтрәк булыр» дибез. «Булгария» фаҗигасе вакытында 9 яшьлек бер кыз үлде әбисе белән. Әнисе депрессиядән бик озак чыкты, аларга әле дә йөрим. Мәрхүмә кызның ДЦП белән авырып урында ята торган игезәге булса да, Яңа елга чыршы да куймадылар. Искә төшерә дип. Хәзер инде тынычланып киләләр. Ярдәм итмәсәң, депрессия дүрт-биш елга кадәр бара, хәтта озаграк та. 


Икенче бер әнинең 8 яшьлек улында яман чир иде... Баланы күмүгә, ире хатынын чит илгә алып киткән. Югалтуны аңлау, хәсрәт белән килешмәү кайткач булды. Депрессия башланды. Ике ай дарулар эчте ул. Хәзер инде эшкә чыкты, тормышлары җайланып килә. 

Бала табу яшеннән чыкмаган әниләргә икенче бала табарга киңәш итәбез. Безнекеләр таба да. Тагын инвалид, авыру булып туарга мөмкин дип уйлыйлар, куркалар, әмма табалар. Быел да өч-дүрт әни тәвәккәл­ләде. Бала яшәү өчен өстәмә стимул ул. Хоспистагы әниләр, медицинадан бигрәк, күбрәк үз-үзләренә ышана. 


Нинди генә очракта да, кабатлап әйтәм, белгечкә мөрәҗә­гать итәргә кирәк. Ана үзе бармый икән, туганнары җитәкләп килсен. Чөнки кайгыдан аңы томаланган ана үз-үзенә кул салу турында да уйларга мөмкин. (Шөкер, хоспис тарихында мондый хәл булганы юк.) Аракы эчәргә ияләшүе, наркотиклар кабул итә башлавы да мөмкин. 11 яшьлек бер кызыбызның әнисен шуның аркасында «аналык хокукы»ннан мәхрүм иттеләр – кызы берничә тапкыр комага китте, сөйләшми. 

Тагын бер нәрсә бар – Аллаһы Тәгаләгә ышанучылар мондый сынауны берникадәр җиңелрәк кичерә, күңелендә инану булмаганнарга – авыррак. 

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар