Сәләтлелек корбаннары

«Тагын бала табарга батырчылык итсәм, аның сәләтле булуын түгел, ә гап-гади, нормаль, мөмкинлекләре уртача булып тууын теләр идем». Ана кешенең бу сүзләре күпләрегезне гәҗәпләндерер. Әмма мине түгел, чөнки нәкъ менә сәләтле укучылар белән эшләүче педагог буларак, аларның үтә дә «кыен» балалар икәнен беләм. Юк, укыту авыр түгел аларны — фәннәр җиңел бирелә, белем тиз йога мондыйларга. Ә менә җәмгыятьтә кабул ителгән тәртип нормаларына сыйдыру, стандарт «акыллы бала» калыбында тоту бик авыр эш. Сәләтле балалар, гадәттә, «асоциаль», җәмгыятькә яраклашмаган була. Ата-аналарына иң күп проблема тудыручылар да, тормышта барысыннан да артык кыйналучылар да — алар. Нәрсәдә соң сәләтле балаларның бәласе?
Беренчедән, алар өчен авторитетлар юк диярлек. Балачактан ук үзе-нең башкалардан аерылып торуын белгән, үзлегеннән дә мәгълүматны җыеп, анализлый белгән, теләсә кайсы бәхәстә фикерен дәлилләп җиңеп чыга алган киң эрудицияле үсмер укытучыларга да, олыларга да, яшьтәшләренә дә өстән генә карый. Һәр мәсьәләгә карата үз карашы бар, үз фикерен яклауда ул үзен дә, якыннарын да аямый. «Гади» бала үз сүзен әйтергә кыймый торган җирдә, мондый «даһи» педагог белән дә, җәмгыять белән дә конфликтка җиңел керә. Уңышсызлыкларны сәләтле балалар бик авыр кичерә, фикерләренә колак салмауны кимсетүгә тиңли. Шуңа күрә мондый баланың гел янында булып, аңарда кешелек сыйфатларын үстерүгә, коллектив белән уртак тел табуына зур игътибар бирергә кирәк. (Монда махсус тренинг-уеннарның файдасы зур.) Дорфа булмау, башкаларны тыңлый, ихтирам итә белү, саксыз сүз белән ялгыш рәнҗетмәү турында гына әйтмим. Кайдадыр өстенлекне башкаларга бирү әле җиңелү түгел, ә кайчак, киресенчә, җиңүгә дә тиң икәнен балагызга вакытында аңлата алсагыз, аны тормыштагы күп проблемалардан саклап калыр идегез. Психологларны ярдәмгә чакырырга кыенсынмагыз.Вундеркинд булган очракта да ул үзенең «нормаль» бала, башкалардан өстен түгел, ә бәлки аерым бер өл-кәдә калганнардан бераз көчлерәк кенә булуын белеп үсәргә тиеш. Уңышлары өчен мактап торсагыз да, артык үсендермәскә тырышыгыз – сез күтәргән биеклектән тормыш чынбарлыгы бик ерак булып чыкмасын.
Икенчедән, алар үзләренең индивидуальлекләрен һәрдаим исбатлап торырга мәҗбүр. Тышкы кыяфәтеннән башлап, үз-үзен тотышындагы «сәерлекләргә» кадәр мондый баланың кабатланмас шәхес булуы турында сөйли. Игътибар, соклану, шәхесенә ихтирам тапмаган очракта бала «мине беркем аңламый» дип үпкәләп, үз-үзенә йомыла, эчке дөньясына бикләнә, депрессиягә бирелә, йә инде үзен «аңлый торган» аудитория эзли башлый. Гадәттә, ул аны урамда таба.
Бүгенге неформаллар (гадәти кыса-формаларга сыймаучылар) арасында матур гаиләләрдә үскән, сәләтле, яхшы укучы, әйбәт тәрбия алган балалар күп. Кемдер «тәти кыз» образыннан туеп, урамга үзен «ясарга» килә, кемдер, шәхесе сыеша алмаган стандарт кысалардан арынып, «күкрәк тутырып» хөррият суларга тели, ә кемдер, интеллектуаль яктан яшьтәшләрен күптән узып китү сәбәпле, монда үзенә кызыклы дуслар эзли.
Сәләтле балаларга гел яңадан-яңа мәгълүмат, тәэсир кирәк. Мәктәптә укулар бетеп, каникуллар башланган вакытта яңа тәҗрибәне урамда эзләү ихтималы бигрәк тә арта. Урам тәэсире эзсез узмый – соңыннан баланы «җыеп алу» бик кыен, хәтта мөмкин дә булмаслык эш.
Балагызга кызыклы шәхесләр белән аралашу, яңа җирләр күрү мөмкинлеген тудырырга тырышыгыз, файдалы шөгыльләр табыгыз.
Өченчедән, алар, бик нечкә күңелле булуларына карамастан, көчле һәм кыю шәхесләр.
Башкалардан аерылып торучыларны, «җилгә каршы баручыларны» гомер-гомергә өнәп бетермәгәннәр. Шул ук диссидентлар, «стилягалар»ны гына искә төшерегез. Әледән-әле җәмгыять белән конфликтка керү, үз позицияләрен яклау аларны чыныктыра. Моңа кадәр «ярый-ярамый»ны ныклап үзләштермәгән булса, үсеп җиткәч аларны гадәти «каеш тәрбиясе» белән дә, «кеше ни әйтер» белән дә тыеп булмый. Шул ук вакытта мондый балалар хисчән, эмоциональ яктан тотрыксыз – юк кына сүзегез дә көтелмәгән нәтиҗәләргә, баланың өйдән үк чыгып китүенә дә китерә ала.
Балагыз үзен инде мөстәкыйль шәхес дип саный башлаган икән, бәхәскә кермәгез, тавыш та, кул да күтәрмәгез. Андый чакта иң дөресе – аның белән олыларча тыныч кына сөйләшү, теге яки бу адымның нәтиҗәләрен аңлату, өлгергән шәхес икәнен танып, киләчәк язмышы өчен җаваплылыкны да үзенә йөкләү.
Иң мөһиме – баланың тормышы белән һәрдаим кызыксынып тору, дуслары белән уртак тел табу, «төрмә сакчысыннан» иң якын дустына, киңәшчесенә әйләнү. Өйдә барыбер бикләп тота алмассыз – клубларга, концертларга да йөрсен. Ләкин кая барса да, ул сезнең яратып, борчылып көтеп торуыгызны исендә тотсын. «Синсез үземә урын таба алмыйм, сагынам, борчылам», дип озатыгыз, каршылагыз, шылтыратып хәлен белешеп торыгыз...
Мондый балаларның үсмер чагын үтү – сират күперен кичү белән бер. Ялгыш адымнардан Ходай үзегезне дә, балаларыгызны да сакласын. Ә инде кичкәч, күрерсез – «авыр» балалардан алтын балалар үсә.
фото: http://pixabay.com
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
-
Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
-
Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
-
Хыялдагы ир-ат Үсмер чакта ук ничек тә булса бай тормышта яшәргә кирәк дип нәтиҗә ясадым. Телевизордан күрсәткән гламур тормыш кызыктыргандыр, мөгаен. Әмма кыяфәтем бай егетләр артымнан чабып йөри торганнардан түгел иде. Гомумән, күбәләк кебек бер егеттән икенче егеткә очып йөрергә дә яратмадым. Ныклы карарга килде: укыйм да, җитәкче булырга тырышам. Ул вакытта бай ир дә кирәк булмаячак.
Соңгы комментарийлар
-
26 май 2022 - 20:32Без имениУкып торасым да килми, ташладым. Уз рэхэтеннэн китеп, кайнанайны курэ-ишетэ торып, ниемэ кайтырга иде? Бала карар, ашарга пешерер дип ометлэнеп? Уз тарткан картасы, тарта-тарта ашасы. Чык та китИнде минем чират...
-
27 май 2022 - 06:58Без имениБезнен, тормышлар уртак та кебек автор белан. Мин дэ иремне дэ, баламны да Ходайдан сорадым. Хэзер аллага шокер баламда туды, иремдэ бик эйбат кеше.Мин аны Ходайдан сорап алдым
-
26 май 2022 - 15:03Без имениДингэ беренче куп урлаган, карак, гонахсы зур булган кеше килэ. Улэр вакыты житкэч, исенэ тешэ, курка башлый, жавап бирэсе булса, нэрсэ дип, жавап бирермен, дип ,курка.Дингә кеше кайчан күбрәк килә?
-
25 май 2022 - 22:40Без имениСез гел балалар дип яшәгәнсез, инде үзегез өчен яшәргә вакыт. Аларның үз тормышы, вакыт узгач алар сезне аңлар дип ышанасы килә.Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.