Сөлеккә савап

Соңгы вакытта чирләр һаман яшә­рә бара. Әле кайчан гына «әбиләр чире» дип саналган кан басымы өянәге, буыннар кату (остеохондроз), күкрәк бакасы (стенокардия), ишемия ише хасталыклар белән 30 яше дә тулмаган кешеләр дә интегә башлады. Яңа дарулар чыга тора, әмма бу зәхмәтләр даруларга бирешергә ашыкмый. Бәлки, гомер бакый гади халык даруланган чараларга мөрәҗәгать итеп карыйсыдыр. Бу хакта сөлек белән дәвалау серлә­рен белүче беренче категорияле табиб-гирудотерапевт Гүзәл БИКМӨХӘММӘТОВА белән әңгәмә кордык.




Гүзәл ханым, югары белемле табиб ни өчен халык медицинасы белән дәвалауга кереште икән?

– Сөлек белән дәвалау кебек сы­нал­ган ысулга электән үк ышанып карый торган идем. Безнең әбе­кәйләрнең теше сызласа да, кан басымы күтәрелеп китсә дә, сөлек салуларын ишетеп тә, күреп тә белә идем. Аннары бу төр дәвалауга үзем дә игътибар иттем. Югары белемемә өстәп, махсус курсларда укып, бу җан ияләренең хасиятләрен өйрәндем. Әйтергә кирәк ки, бик күп кызыклы әйберләр белдем. Ул белгәннәремне файдаланып, иң әүвәле гипертония өянәге белән интегүче яшь укытучы ханымны дәвалап карадым. Гипертония стажы ун-унбиш елдан узып киткән авыруларым да бар иде. Югый­сә бу авырулар вакытында хастаха­нәгә кереп ятып, тиешле дәвалау курсын да үтәләр иде. Әмма билгеле бер вакыт үтүгә алар кабаттан кан басымыннан интегә башлый торганнар иде. Еллар дәвамында бер үк кеше­ләр шул ук чир белән әйләнәләр дә киләләр. Күрәсең, дару­ларның файдасы вакытлыча гына була.

Менә шуларны уйлый торгач, Сез сөлеккә тукталдыгыз инде?
– Дарулар бирүне туктатып булмый инде анысы, әмма кешеләр го­мер бакый шифасын күргән халык дәваларын ярдәмгә чакыруның бер зыяны да юк дип уйлыйм. Укый, өйрәнә торгач, мин Кытай медицинасында бик киң таралган энәләр белән дәвалау (рефлексотерапия) белән сөлек салу арасында бик күп уртаклыклар барлыгын төшендем. Әйтер идем, сөлек белән дәвалауның мөмкинлекләре тагын да киңрәк. Безнең Казанда хатын-кыз авыруларын, әйтик, аналык муентыгы ялкынсынуын, сөлек салып дәвалаучы гинеколог та бар.

Сөлекче әбиләрне мин дә беләм әле.
– Минем бер пациентым – яшьлеген­дә «ашыгыч ярдәм» машинасында эшләгән ханым. Инфарктлы кешегә яр­дәмгә ашыкканда табибларга үз­ләре белән сөлек алырга куша торганнар иде, дип сөйли ул. Авыруны машинада алып барган арада шул сөлекләр «беренче ярдәмне» күрсәтә торганнар. Ә бер хатын ике чигәсенә сөлек салынган килеш бәбиләгәнен сөйләде, чөнки аның кан басымы бик югары булган.

Сезнең пациентларыгыз күптер дип уйлыйм.
– Әйе, сөлеккә өмет арта бара. Дәвалауның шифасы тиз беленә. Аннары сөлек аптека даруларыннан арзанрак бит. Бу ысул хәвефсез. Фәкать өч кенә төрле каршылык бар сөлек салуга: яман шешләр, өч айдан узган йөклелек, гемофилия – менә шулар. Азып китү җәһәтеннән сөлек салган урынның кызарып торуын, бераз кычытуны әйтсәң генә инде. Әмма моны тозлы яки содалы компресс ябып, бик тиз дәвалап була.



Сөлек кеше организмына ни рәвешле тәэсир итә соң?
– Сөлек салу урыннарының махсус нокталары бар. Әбугалисина хезмәтлә­рендә үк кайсы әгъза өчен кайсы ноктага сөлек салырга яраганлыгы хакында язып калдырылган. Гомумән, ул нокталар энә кадап дәвалау нокталары белән тәңгәл диярлек.

Димәк, сөлек салу рефлексотерапия белән бер дәрәҗәдә шифалы?
– Юк, мин сөлеккә өстенлек бирер идем, чөнки сөлек үзе кадалган нок­тага махсус сыеклыгын да кертә. Сөлек сыеклыгында 120 дән артык биологик актив матдә барлыгы билгеле. Бер ампуладагы шушы кадәрле биологик актив дару хакында медицина хыяллана да алмас иде.

Сөлеккә 120 актив матдә нигә кирәк соң ул?
– Сөлек кан белән туена. Аның үзе­нә ун фермент та бик җиткән. Ләкин табигатьтә артык әйбер юк диләр бит. Күрәсең, Ходай Тәгалә минем бәндәләрем авырмый тормаслар, дип фаразлагандыр да, табигать имчесе сыйфатында тере шприц яралткандыр. Имә башлаган сөлек тере насос кебек эшли. Бер дигәндә, ул кан суыра; ике дигәндә, шул ярага сыекча сиптерә. Теге ун ферменттан артканнары сөлекнең «корбанын» дәвалауга сарыф ителә. Сөлек салган ярадан зарар күреп, бер тереклек иясенең дә үлгәне юк. Янып-пешеп эшләгәндә сөлек үзе сабый бала кебек чын-чынлап тирләп чыга.


Ул ферментларның хасияте ниндирәк икән?
– Иң беренчесе – гирудин. Ул яра тирәсендәге канны сыеклый. Икенчесе – гиалуронидаза. Шуның ярдәмендә сөлек юлында очраган җөйләрне, каты нәрсәләрне йомшарта. Ферментлар сыегайткан ул катыларны сөлек суырып ала. Кан бик тиз генә оемасын өчен, ярага тагын махсус фермент сиптерә.

Бу мәшәкатьләр сөлекнең үзе өчен тырышуы түгелме соң? Кешегә аннан ни сихәт?
– Сөлекнең егермеләп төрле сихәте бар, диләр. Иң беренчесе – ялкынсынуны бетерү. Ялкынсыну ике төрле була. Бертөрлесе аның микроблар, вируслар шаукымы; икенчесе – безнең аз хәрәкәтләнүдән. Күп утыра торгач, кан тамырлары оеша башлый. Хаста урынга кан бармаганга күрә анда кислород та килеп җитми.

Кан йөрмәгәч, кислород килмә­гәч, таркалу матдә­ләре организмда утырып кала димәкчеме Сез?
– Әйе, капиллярлар дарулар, азык консервантлары, судагы, һавадагы агулы матдәләр, консервантлар белән тыгыла. Авыру әгъзаның капиллярлары аша кан бөтенләй йөрмәс була. Шул сәбәпле, кеше, дәваланам дип, еллар буе эчкән дарулар авыру әгъзага үтеп тә керә алмый. Шлак белән тыгылган урыннарны безнең организм шешкән урын дип белә һәм шунда ашыгыч рәвештә лимфоцитлар җибәрә башлый. Шеш таралып китмәсен дип, организм аны төреп ала. Андый капсуланың тыгызлыгын әйтеп торасы да юк. Кешеләр әнә еллар буе тән­нәрендә ярчык яки ядрә йөртәләр бит. Шуның сыман инде.




Мондый очракта сөлек ничек ярдәм итә ала?

– Мин сөлекне нәкъ авырткан урынга салам. Әгәр кешенең бавыры авырта икән – бавырга; кан тамырлары сәламәт түгел икән – кан тамырлары янына; умыртка чәбәйләрендә бүсер бар икән – шунда. Якын тирәдә рефлекс ноктасы булмый калмый ул. Сөлек үзе аннары бик җаен белеп кенә теге капсуланы тишә.

Сөлекнең тагын нинди сыйфатларын мактыйк икән?
– Сөлек безнең организмга 120 файдалы ферментын кертә. Шулай итеп, без кан басымын дәвалаган арада тагын берничә хасталыктан җиңеллек күрәбез. Авыру кешегә якынча 8-12 процедура кирәк. Шушы вакытта җыелган ферментлар кешегә ярты елга җитә. Сөлек сыеклыгы – тромбофлебиттан беренче дәва. 3-4 салудан соң тромб эри, кан тамырларының юлы ачыла, кан әйләнеше эзгә төшә. Холестерин микъдары да шактый кими, кан басымы азая, аллергиядән файдасы бар.

Алай да нинди чирләрдән безне сөлек коткара ала икән?
– Иң беренчесе – гипертония; ан­нары варикоз авыруы, тромбофлебит, остеохондроз, умырткадагы бүсерләр. Простата бик яхшы дәвалана. Гомумән, сөлек кан тамыры белән бәйле чирләрнең барысын да яхшы дәвалый. Сүземне йомгаклап шуны әйтер идем: хроник чирләрегез булса, халык медицинасына мөрәҗә­гать итүдән курыкмагыз – массаж ясагыз, төрле чәйләр эчегез. 

Бер яхшының бер начары дигәндәй, сөлек белән дәвалануның да үз кимчелекләре бардыр. Аларны да әйтеп китмәсезме?
– Әлбәттә, кемгәдер сөлек килеш­мәү очраклары булырга мөмкин. Нигездә, болар кан системасы белән бәйле кимчелек. Сөлек ярамаган авырулар исәбендә гемофилия белән геморрагик диатез бар. Мондый диагнозлы кешеләргә сөлек салсаң, көчле кан китү булырга мөмкин. Әйткәнем-чә, сөлек кан тамырына кан сыеклый торган матдәләр җибәрә.

Кан басымы озак вакыт түбән торганда да сөлек салырга киңәш ителми. Пациентның хәле яхшырасы урынга начарланып китәргә мөмкин.

Үлекле тромбофлебит дигән нәрсә бар. Бу чир вакытында кан тамырлары ялкынсына, тромблар барлыкка килә, кан тамырларының тышчасы эренли. Гемофилия вакытындагы кебек үк, бу очракта да сөлек бүлеп чыгара торган сыекчаның роле зур: тромб йомшара, әмма тәмам эреп бетми һәм шул йомшарган халәттә кан тамыры буйлап сәяхәт итә башлый. Үлекле тромбофлебитны сөлек ярдәмендә дәваларга маташып, кан тамырын тыгылдырырга мөмкинбез. 

Азканлылык дигән диагноз куелган кешеләргә дә сөлек салдырудан тыелып торырга кирәк. Анемия вакытында канда гемоглобин нык кими. Ә гемоглобин канда кислород йөртүче вазыйфасын үти. Азканлылыктан йөдәгән кеше өчен кан югалту кирәкле әйбер түгел.

Йөклелек. Сөлек салуда кайбер каршылыклар йөклелекнең икенче һәм өченче триместрларында (өчьайлык­ларында) бар. Беренче өч айда сөлек салганнан бернинди дә зыян юк. Бу вакытта хатын-кызның организмында җитди үзгәрешләр бара, иммунитеты бик нык кими. Үзгәрешләр барлык әгъзаларга да кагыла. Йөкле хатын­нарның канында тромблар ясалуга комачаулый торган матдәләр барлыкка килә. Шулай итеп, йөкле хатыннарга сөлек салганда, аның карынындагы яралгыга да зыян килү куркынычы туа.

Арыклык, хәлсезлек тә сөлек салудан тыелырга кирәклекне искәр­тә. Бигрәк тә анемия сәбәпле ябыгу күзәтелсә, сөлек салырга ярамый.

Яман шешләр соңгы стадиягә кергән очракта да сөлек салу ярамас. Ә менә яман шеш авыруларын булдырмас өчен сөлек бик файдалы.

Кайбер кешеләрдә сөлеккә карата аллергия булырга мөмкин. Дөрес, ул сирәк очрый. Әмма катгый тыю өчен бу җитди сәбәп.

Әлбәттә инде, күрем вакытында сөлек белән мавыкмый торырга кирәк. Озын сүзнең кыскасы: сөлек салу кебек уникаль дәвалау табиб күзәтчелегендә генә башкарылырга тиеш.

фото: https://pixabay.com

Реклама
Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
Реклама
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...