Логотип
Белгеч киңәше

Психолог Аиша Корчагина аталар һәм балалар проблемасын "сүтә": “Ата-аналар үзләре үк баладан курка”

Беркемнең дә гаилә тормышы гел җайлы гына бармый. Аталар һәм балалар арасындагы проблемалар да һәрвакыт булган һәм булачак. Бу темага кагылышлы файдалы киңәшләрне психолог Аиша Корчагинадан сорыйбыз.

 

–  Аиша, хәзер бик күпләр гаиләдәге проблемаларның башы - балачакта дөрес тәрбия алмаудан килә дип саный. Сез бу турыда ни диярсез?

–  Тормышының беренче 3 елында бала үзенең янәшәсендәге кешеләргә, өлкәннәргә охшатып яшәргә өйрәнә. Вакытын кем белән үткәрә, ул шуларны кабатлый. Нәрсәне кабатлап өйрәнсә,  алдагы тормышында үзе дә аңламыйча шулай яши. Монда проблема аның кемне дә булса кабатлавында түгел, ә моны үзе дә аңламыйча башкаруында. Чөнки аңламыйча эшләгән әйберләрне үзгәртү мөмкин түгел. Ә менә барлык аңлы рәвештә башкарылган гадәтләр, 2-3 ай дәверендә үз өстеңдә тырышып эшләсәң, уңай якка үзгәрә ала: үз-үзеңә караш, башкалар белән аралашу, начар гадәтләрне үзгәртү, яңа һөнәр өйрәнү һ.б. Безнең җәмгыятьтә буыннан-буынга күчеп килә торган гадәтләр бар. Бу: үпкәләү, башкаларны оялту, башкалар белән чагыштыру, шәхесне һәм аның үз-үзен тотышын бергә бутап карау.

Шулай ук ата-аналар балаларын үз теләкләренә яраклаштырырга тырышып тәрбиялиләр, яхшы тәртип өчен “үз мәхәббәтләрен саталар”. Бу, балачак проблемаларыннан бигрәк, җәмгыятьтә булган проблема. Һәр ата-ана баласына - иң яхшыны бирергә тырыша. Үзендә бу ничаклы, шул кадәр бирә. Безгә моны күреп, бәяләргә өйрәнергә кирәк.  Бу сүзләремне мин үзләре әти-әни булган балаларга әйтәм: әти-әнигә карата хөрмәт һәм рәхмәт хисләре булганда гына, без үзебездә булган эчке проблемаларның яртысын чишә алабыз. Бүгенге тормышыбызның, балаларның киләчәге нинди булуы, күп очракта, безнең аларга карата булган мөнәсәбәттән тора.

Кем моны аңлап эш итә, шул проблемаларны үзгәртә һәм аларны чишә ала.

Үзгәрешкә бирешми торган бер генә ситуация бар – ул үлем. Ә калганнарына яхшы якка үзгәрешләр, төзәтүләр кертеп була. Барысы да кешенең ниятеннән, энтузиазмыннан, вакытыннан тора. Һәртөрле мәсьәләдән чыгу юлы бар, күп вакытта алар берничә.  Без үз тормышыбыздагы фактларны, башка кешеләрне үзгәртә алмыйбыз. Тик бездә аларга карата мөнәсәбәтне үзгәртү мөмкинлеге бар. Моңа сез кайчан алынасыз – шул иң кулай вакыт. Һәм һәрвакыт сабырлык кирәк. Ул нык булыша.

 

–  Хәзерге заманның төп бәләсе, ата-аналарны иң борчыган мәсьәлә, ул - бәйлелек проблемасы. Баланың интернеттан, компьютер уеннарыннан, акылны үзгәртә торган әйберләр кулланудан бәйлелеге, суицид. Моннан баланы ничек тә булса саклап калып буламы?

–  Әйдәгез, бу мәсьәләгә зурларча карыйк. Балаларны гаджетларга кечкенә чакта ата-аналар үзләре ияләндерә. Ничек? Баланы ничек тә булса тынычландырасы булса яки аның комачауламавын теләсәләр телефон-планшет бирәләр. Ата-аналар үзләре үк балаларыннан курка, чөнки алар белән үзләрен ничек тотарга, ничек аралашырга икәнлеген белми. Күп вакыт белергә дә теләми. Бу мәсьәләнең бер ягы. Икенчесе – гаиләдә әти-әни тарафыннан мәхәббәт, игътибар, кайгыртучанлык җитмәү. Бала якыннарыннан сакчыл караш тоймый, үзен кирәкле санамый, аның әти-әнисенә, абый-апаларыннан үпкәләү өчен сәбәпләре күп. Үпкәләргә ул алардан ук өйрәнгән. Шушындый фонда үзеңнең кыйммәтеңне аңламау, яшәргә теләмәү формалаша. Бу бәйлелеккә китерә. Нинди дә булса рәхәтлек бирә торган әйберләргә карата булган табигый ихтыяҗ шикелле.

Балаларны моннан ничек саклап калырга? Баланы ничек бар, шулай кабул итеп, яратып һәм аңа карата кайгыртучанлык күрсәтеп. Аны хөрмәт итеп. Кирәк вакытта булышып. Аңа ышанып. Күбебездә әти-әниләр белән якын мөнәсәбәтләр тәҗрибәсе юк, үз мәхәббәтебезне ничек күрсәтергә икәнен белмибез.

Балалар шулай ук, үзләрен начар тотып, олыларның игътибарын җәлеп итү алымын оста файдалана. Балачакта бу чыннан да яхшы эшли бит, кайберәүләр олыгайгач та бу ысулны онытмый. Шуңа күрә, күп вакытта, олы кеше “көйсезләнә, юкка бәйләнә” икән, бу аңа игътибар, хөрмәт, теләктәшлек җитмәве турында сөйли.

Хатын-кызда  гаиләнең бөтен кешесенә җитәрлек эчке ресурслар бар. Бу ресурс үзлегеннән барлыкка килә. Әгәр болай булмаса, эмоциональ ярдәмне тудыручы бу ресурсның нишләп булмавын, нәрсәне төзәтәсе икәнен ачыкларга кирәк.

 

–    Күптән түгел сезнең кияүгә чыгарга әзерләнүче кызлар өчен бик файдалы киңәшләр биргән язмагыз дөнья күргән иде. Шул темага кыскача гына тукталыйк әле.

– Һәр хатын-кыз ирне уйлап, аңлап сайларга тиеш. Кыскача гына әйтсәк, иң элек:

 

·        Гаилә тормышын син ничек күзаллыйсың, шуны ачыкларга кирәк: хокуклар; ир белән хатынның, балаларның хаклары, вазифалары, иреге; хуҗалык-көнкүреш мәсьәләләре; туганнар, дуслар, хезмәттәшләр белән мөнәсәбәтләр; традицияләр; кызыксынулар һәм эш; үз характерыңның үзенчәлекләре, тормышка карашың; теләк-хыялларың; 20-30 елдан тормышыңны ничек күрәсең һ.б. Мин боларны кагәзь битенә язарга киңәш итәм. Ниндидер статьяда басылган җавапларны түгел, ә үз күңелеңдә булганнарны язарга. Шуннан соң ирең булырга җыенган кандидатларга да бу сорауларны бирергә була.

 

·        Иң мөһиме – ул кешенең үз-үзен тотышын, аның сүзләрен, сезнең сүзләр аңа ничек тәэсир итә – шуны күзәтергә кирәк. Аның көтелмәгән сораулар яки хәлләр булганда үзен ничек тотуына игътибар итегез.

 

·        Очрашу вакытында бу кеше турында булдыра алганча  күптөрле мәгълүмат алып, шуннан нәтиҗә чыгарыгыз. Иң элек “әйе” яки “юк” дип җавап бирелүче сораулар, ә соңрак “Ә сез моны ничек күзаллыйсыз?”, “Ә бу сезнең өчен нәрсәне аңлата” кебек сораулар бирергә мөмкин.

 

·        Аның әти-әнисе, бертуганнары турында сорагыз.

 

·        Бер дә кыенсынмыйча, турыдан-туры начар гадәтләре турында белешегез.

 

·        Элекке хатыны, балалары турындагы сораулар бирегез.

 

·        Күп ирләр Сөннәтне үтәүгә бирелеп китеп күпхатынлылыкка ашкыналар. Кайбер очракта бу адымның җитдилеген, чынбарлыкта нинди җаваплылык икәнен аңлап та бетермиләр. Моннан тыш, юридик рәвештә рәсмиләштерелмәгән никахлар хатын һәм балаларны матди яктан яклаучысыз калдыра.

 

·        Егет кешедән, аның җавапларын исбатлаучы эшләр күрсәтүен сорый аласың. Никах укылганчы, төрле  сораулар бирергә мөмкин. Аннан соң була.

 

·        Бу кеше әлегә сезгә аз билгеле. Ә “Валлахи, “иншаАллах”, “МашаАллах” сүзләре әле бернәрсә дә аңлатмый.

 

·        Кеше үзгәрә, яки аны үзгәртеп була дип ышану – бик зур ялгышлык. Әгәр кешенең үз-үзен тотышында сезне нәрсә дә булса борчый икән (сезнең сорауга җаваплары, сөйләшү манерасы, үзен тотышы), белегез, сезгә аның белән гомер буе яшисе. Сез моңа әзерме?

 

Мөнәсәбәтләр башланып китсен өчен, беренче вакытта, симпатия да җитә. Хисләрнең ин көчлесе-гаилә тормышында барлыкка килә. Ир – “Минем гаиләм” проектының генераль директоры ул. Бу урынга кем туры килә, шуны куймыйлар. Начар егетләр булмый, сезгә туры килми торганнары була.

 

“Иң авыр хезмәт – үз өстеңдә эшләү”. Сез психолог буларак ничек уйлыйсыз, характердагы, эчке дөньядагы бу үзгәрешләр озакка барамы? Кешедән тормышын, үзен үзгәртү өчен нәрсә сорала?

– Кеше табигатенең якынча 30% асылы үзгәрүгә бирешми. Характер үзенчәлекләре нәкъ шул үзгәрми торган өлешкә керә. Тик бу очракта да кеше үзенең тиз кызып китүчәнлеге, эмоциональлеге белән идарә итәргә өйрәнә ала. Калган 70% ны үзгәртеп була. Бу: кешенең ышанулары, кыйммәтләре, үзен кем итеп тоюы, тормыш мәгънәсен аңлавы һ.б. Өйрәнелгән бер гадәтне үзгәртү өчен якынча 2-3 ай аңлы эш алып бару кирәк. Кеше – үзгәрүчән зат. Ул кайвакыт бик көчле максатлар белән янып яши, кайвакыт бу теләкләр сүрелә. Сүрелгән чорда, аз-азлап булса да алга атларга кирәк. Кайбер нәрсә үзгәртүгә җайлы бирелә, кайбер нәрсә авыр. Яхшы үзгәрешләрне күрә белү, бәяли белү дә бик мөһим. Киресенчә булса, баш мие үзгәрешләрне тоймый һәм энтузиазм әкренеләп сүнә. Тормышыбызны яхшы якка үзгәртү өчен һәрвакыт мөмкинлекләр бар. Әлбәттә, бу бер көнлек эш түгел. Күп очракта якыннарыбыз яки танышлар безне “синнән булмас”, “юк эш”, - дип куркыталар. Алар шул рәвешле безнең өчен борчылалар, үзгәрешләрдән куркулар. Эчке дөньягыздагы үзгәрешләрне  аз-азлап, ашыкмыйча гына, үзегезгә һәм башкаларга ияләнергә вакыт биреп, файдасын күрерлек итеп җиткерегез.

 

–  Белүемчә, сез – ислам кануннары буенча яшәүче мөслимә. Безнең динебез психологияга ничек карый?

–   Ислам файдалы фәннәргә бик уңай карашта. Психология шулар исәбеннән. Ул безгә тормышта очрап торучы күңелсезлекләрнең кайдан килүен, аларны чишү юлларын өйрәтә. Тулаем алсак, психология-асылыбызны, тормышны аңларга, холкыбызны камилләштерергә, башкаларга яхшы мөнәсәбәттә булырга, үз сүзләрең һәм эшләрең өчен җаваплылык тоярга, киләчәккә өмет белән карарга өйрәтә.

 

–  Бу дөньяда үзен бәхетле сизү өчен кешегә ничек гармония табарга? Сезнең фикер.

–   Иң элек башыма “Безгә Аллаһның булуы җитә” дигән уй килә. Ә инде психолог, коуч буларак карасак, бәхет – кешенең эчке дөньясында тынычлык булу. Бу кешенең бары үзенә бәйле халәт. Бәхет – ул тормыштан канәгать булу. Ул үзеңә һәм башкаларга хөрмәт белән караудан, үзеңне һәм башкаларны ничек бар шулай кабул итә белүдән барлыкка килә.

 

  • Без шундый үзгә, һәр сорауга үз җавабыбыз. Бу – табигый хәл. Һәркем үзе булып калсын.
  • Үз тормышбыз өчен җаваплылык тоярга өйрәник.
  • Якыннарыбыз безгә үз-үзләренең тотышы, мөнәсәбәтләре аша кимчелекле якларыбызны күрсәтә, безгә үзебезне читтән күрергә ярдәм итә. Моның өчен рәхмәт аларга!
  • Якыннарыбызга карата сабыр була белик.
  • Һәр кешенең психологик “авыртучы” нокталары бар. Аларга сакчыл карарга өйрәник!
  • Оптимист булыйк!

 

Гармония – күңелдә “барысы да Аллага шөкер!” дигән халәт ул. Аны ничек табарга? Бәхет нәрсәдән җыела - барысын да  бергә кушарга һәм яшәргә. Гармония шул вакыт үзе килә.

Аиша Корчагина – коуч-тренер, психолог, “взрословед”, шәхес үсешен үстерүгә адресланган “Үзара мөнәсәбәтләр һәм уңышлар экологиясе” пректының җитәкчесе. Аңа шулай ук “мөселман психологы” дигән билгеләмә туры килә. 

чыганак: http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар