Мөлкәт салымнарын чигерәбез

– Сатып алынган фатир бәясенең 13 проценты кире кайтарыла, дидек. Бу бөтен кешегә дә кагыламы? Күпме вакыттан соң салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин?
– Салым законнары нигезендә керемгә 13 процент салым түләүче һәм шәхси керемнәрен торак сатып алуга яисә төзелешкә тоткан гражданнар мөлкәт салымнарыннан чигертүләр ясауга һәм алга таба аны кире кайтару хокукына ия. Бу – салым түләүченең хокукы, аннан файдалану турында Россия Федерациясе Салым кодексының 220 нче маддәсендә ачык әйтелгән.
– Нинди күчемсез милек сатып алганда салымны чигерәләр? Ничә мәртәбә һәм аның проценты күпме?
– Әйтик, торак объектлары сатып алганда. Ул йорт булырга мөмкин, фатир, йә булмаса, кечкенә бер бүлмә... Бу, шулай ук, торак төзелешенә бирелә торган җир участогы яки торак бинасы урнашкан җир өчен дә булырга мөмкин. Быелга кадәр торак сатып алуга яки төзелешкә салым чигерүләре (бер объект буенча) 2 миллион сумнан чыгып исәпләнде. Һәм бу бер генә мәртәбә эшләнә иде. Әгәр дә фатирыгыз бу суммадан кимрәк торса, файдаланылмаган чигерүләр (икенче фатир сатып алганда) яна торган иде. Ә менә быелның гыйнварыннан законнар үзгәрде, мөлкәт салымнарыннан чигерүләрдә яңа кагыйдәләр көченә керде. Әгәр дә элек бу чигерүләр өй салуга, фатир алуга тотылган акча исәбеннән саналса, хәзер ул салым түләүченең чыгымнарына карап исәпләнелә. Шулай итеп, салым түләүченең һәркайсы төзелешкә (берничә төзелешкә) керткән чыгымнарның 13 процентын кире кайтара ала. Тик чыгымы гына 2 миллион сумнан артмасын. Инде хәзер, яңа закон буенча, чигерүләрне тулысынча файдаланмаган очракта, аны икенче торак сатып алганда да куллана аласыз.
– Акча күпме вакыттан кире кайтарыла? Әгәр дә фатир ипотека буенча сатып алынган икән, күпме суммага исәп тотарга була?
– Бер елдан соң... Ул вакытка салым түләүче милек хуҗасы булуын раслаучы документларны инде кулына алган була. Ипотека буенча фатир сатып алганда мөлкәт салымнары чыгымга карап чигерелә (янә 2 миллион сумнан артмаска тиеш). Әлбәттә инде, бу очракта кредит буенча процент күләме дә исәпкә алына.
– Моның өчен нинди документлар кирәк һәм кайда мөрәҗәгать итәргә? Ул күпме вакыт эчендә хәл ителә?
– Мөлкәт салымнарыннан чигерүләр турында ел тәмамлангач, яшәгән җирегездәге салым органнарына яки эш бирүчегезгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Инспекциягә:
- 3-НДФЛ формасы буенча салым декларациясе;
- торак сатып алганны раслаучы документлар;
- сатып алынган мөлкәтне түләгәнең турында документлар бирергә кирәк. Документларның тулы исемлеге безнең www.nalog.ru. сайтында – «Физик затлар» бүлегендә дә күрсәтелгән.
Фото: Г. Хафизов
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
-
Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
-
Кайту Безне ташлап киткән иремнең сөяркәсе шалтыратты...
-
Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
-
Хыялдагы ир-ат Үсмер чакта ук ничек тә булса бай тормышта яшәргә кирәк дип нәтиҗә ясадым. Телевизордан күрсәткән гламур тормыш кызыктыргандыр, мөгаен. Әмма кыяфәтем бай егетләр артымнан чабып йөри торганнардан түгел иде. Гомумән, күбәләк кебек бер егеттән икенче егеткә очып йөрергә дә яратмадым. Ныклы карарга килде: укыйм да, җитәкче булырга тырышам. Ул вакытта бай ир дә кирәк булмаячак.
-
24 май 2022 - 10:32Без имениБэясен белмим эни, апа, эби булэк итте диегез.Шл вакытта кайнанагыз яна кулмэкне чыгым тугел, керем итеп кабул итэр бэлкем.Кайнанам мине карак дип уйлый бугай
-
24 май 2022 - 07:29Без имениИх, шундый бәхетле хатын-кызлар, игътибарлы ир-атлар күбрәк булса иде! Бәхет өчен күп кирәкми безгә...Хыялдагы ир-ат
-
21 май 2022 - 08:38Без имениБәхетегеҙҙе ебәрмәге ҙ, ҡыҙығыҙ күнер, аңлар һуңлап булһалаКызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
-
21 май 2022 - 08:38Без имениЙорэгем суга башлады укый башлау бн, мин энием лечение алган да бергэ болницада ятам.. Оендэ ашарына юк шуна ияреп йори ул дие кешелэргэ.. Узе мине инде 2 ел танымый..«Әнине картлар йортына урнаштырырга телим!»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.