Логотип
Белгеч киңәше

Меланома

Җәй рәхәте дигәннән, күпләребез кояшта кызынуны да, җиләк җыю, печән чабу, су коену кебек, җәйгә генә хас шөгыльләр итеп саный. Көзгә кергәч мактану өчен кайберәүләр тәмам ком гарәбе кебек каралып бетә. Кызыну дигәндә өлкән кешеләр дә яшьләрдән калышмаска тырыша. Бакчасына барып җитүгә өстеннән салып ташлап, рәхәтләнеп кызынып алу җаен карый.
Кояшта яну гына бер хәл. Кояшта пешкән урын да вакыт узуга төзәлер. Ә менә шул зарарсыз кебек тоелган мавыгу сәбәпле, дәвалап булмас чиргә уралсаң, менә монысы инде бәла. Бәланең дә зурысы – меланома дигәне килеп чыкса, сезгә табиблар да ярдәм итә алмаска мөмкин. Ул бәладән сакланып буламы соң? Онкодерматолог киңәшләрен ОНКОПРОФИ клиникасы белгечләре бирә. 
 

Нәрсә соң ул меланома?

Меланома ул меланин матдәсе эшләп чыгара торган күзәнәкләрнең азып китүе. Соңгы берничә дистә елда меланома зәхмәте чамадан ашып китте. Меланома очракларының 70 проценты электән булган миң зарарланганнан азып китә. Калган 30 ы – беренче карашка үзгәрмәгән дә тән тиресендә барлыкка килә. Миңнең азып китүенә берничә сәбәп булып, беренче урында механик зарарлану тора. Әйтик, кырынганда киселү яки һаман кырып торучы кием кию.

Икенче җитди сәбәп – ультрами­ләү­шә нурларның чамадан тыш тәэсир итүе. Без сүзебезне шуннан башлаган идек тә бит инде. Шуңа күрә башта ук кисәтеп куябыз: тәнегездә миңнәр күп икән, кызынырга ашыкмагыз. Гомумән, кояшта артыгын бу­лырга киңәш ителми. Тән тире­сендә, бигрәк тә миңнәрдә берәр төрле үз­­гәреш күреп алуга, табибка мөрә­җәгать итәргә кирәк. Тигезле-тигезсез яки төсен үзгәрткән миңнәр хәтәр.
Шикле миңне озакка сузмыйча алдырырга кирәк. Һәм бу эшне махсус медицина учреждениесендә – онкология өлкәсендә белеме булган хирурглар башкарырга тиеш! Миңне тулаем – янындагы тукымасы белән үк алалар, аннары ул лаборатор тикшерүгә җибәрелә.    

Кемгә аеруча сакланырга?

Ак тәнле, сары чәчле, зәңгәр күзлеләргә һәм нәселләрендә шундый чир белән авыручылар булганнарга – зыянлы факторларга нәсел факторы да кушылса, куркыныч күпкә арта!   
Тәнендә миңнәр саны йөздән артып киткәннәргә – бу очракта аларның берәрсенең меланомага әйләнү ихтималы 50 процентка арта.

20 яшькә җиткәнче бер-ике мәртәбә тән тиресе кабарып чыкканчы кояшта яну очраклары булганнарга.  

Төньяк төбәкләрдә яшәп яки озак еллар шунда эшләп, җылы якка ялга еш бара торган кешеләргә.

Солярийларга йөрү белән мавыгучылар шулай ук меланома куркынычын истә тотарга тиешләр. Бу төркемнәргә кергәннәргә, гомумән, елына бер тапкыр булса да онкодерматологка күренеп алу артык булмас.


Кремнар сөртү саклыймы?

Бик күпләр кызыныр алдыннан  кояш нурларыннан саклый торган махсус майлар белән сөртенсәң, шул җитә дип уйлыйлар. Бу хакта табиблар да, фән дә кистереп кенә әйтә алмый. Чөнки тире рагы белән авыручылар саны арта бара. Май сөртенгән кеше­ләрнең, чарасын күрдек, сакландык дип уйлап, кояш астында озак ятулары сәбәпледер, бәлки. Дөньяда ел саен меланома белән авырып китүче 130 мең кеше теркәлә. Шуның 66 меңе бу чирдән үлеп китә. Узган гасыр уртасындагы белән чагыштырганда, ХХI гасыр башына меланома белән авыручылар саны алты тапкырга арткан. Халкы башлыча ак тәнле булган Австралиядә, Яңа Зеландиядә, Төньяк Америкада, Төньяк Европада авыручылар бигрәк тә күп.

Табиблар уйлавынча, кызынганда сөртә торган майлар составына кергән кайбер матдәләр үзләре үк канцероген дип санала. Дө­рес, ул майлар кояшта пешүдән саклыйлар, әмма нәтиҗәсе генә ачыкланмаган.
 


Баланы ничек сакларга?

Табиблар, бала чакта ультрафиолет нурлар күп кабул итү өлкән яшьтә меланома китереп чыгарырга мөмкин, диләр. Бала тиресе бигрәк тә нәфис, а меланин өчен җаваплы күзәнәкләр 2-3 яшьтән соң гына эшли башлый. Кызынганда балаларга махсус крем сөртергә кирәкме соң? Бу киңәшне бирүдән элек, баланы 3 яшькә кадәр кояшта тотмагыз, диясе килә. Фәкать көн сүрелгәч кенә алып чыгыгыз. 3 яшьтән соң кояшта 15 минуттан артык булса, шул җитәр. Кояш нурларыннан саклаучы чаралар кулланган очракта да (аларның бер төре кояш нурларын таратучы һәм этәрүче матдәләрдән, икенчесе нурла­ныш­ның күзәнәкләргә зыянын киме­түче химик фильтрлардан тора) беренче төр – физик фильтрлардан тор­ган – майлы эмульсияләр, ә составында оксибензон һәм октокри-лен булмаганнарын сайларга тырышыгыз.

Бу әле диңгезгә бармагыз, комлыкта ятмагыз, дигән сүз түгел. Фәкать чама хисен югалтмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар