Логотип
Белгеч киңәше

«Кырыгынчы кылың өзелгәндә...»

Минем әби унҗиде бала тапкан. Тапкан, баккан… Сабыйларның җидесе ул заманда киң таралган кызамык, зәңгелә ише йогышлы авырулардан мантый алмый дөнья куйган. «Ходай биргән, Ходай алган» — ул чакта шулай саналган. 
Төпчек улын 46 яшендә дөньяга китергән әбинең бала табу, тулгак газаплары хакында сөйләгәнен хәтерләмим. Хәер, әллә нигә бер көлеп кенә искә ала торган хатирәсе булган икән: «Зәйтүнәмне абзарда мал-туар карап йөргәндә таптым. Анда-монда борылырга да өлгермәдем, тагаракка килеп төште ул бала. Берәүнең «яңа туган баланың борынын кысып куйсаң, үскәч матур борынлы була» дигәне бар иде. Мин дә шулай эшләдем. Соңыннан үкенеп бетә алмадым: бабаң, борыны минеке түгел, дип, гомер буе үзәккә үтте».

Унҗиде корсак күтәреп, үз гомерендә акушер, гинеколог дигәннәрен колагы да ишетмәгән, чир-сырхауның ни икәнен дә белмәгән әби: «94 ел яшәдем, дүрт ел да яшәгән кебек булмадым», — дип, тормыштан туймый дөньядан китеп барды…

Бүген исә, әби заманы белән чагыштырганда күпкә алга киткән чорда, бөтенләй башка вазгыять күзәтелә: бер бала тапсак, горурлыгыбыз эчкә сыймый, ике-өч бала тапканнарыбыз инде үзен чын герой кебек хис итә башлый. Булачак әниләр еш кына йөклелек чорларын хастаханә ятакларында уздырырга мәҗбүр. Бала таба алмаучы хатыннарыбыз да буа буарлык.

Редакциябезгә килгән хатларда да еш кына бала табу белән бәйле проблемалар телгә алына. Казан шәһәренең баш акушер-гинекологы, югары квалификацияле табиб Наилә Әнәс кызы Князева белән әңгәмәбез бер үк вакытта укучыларыбызның да кайбер сорауларына җавап булыр дип уйлыйбыз.


— Наилә ханым, бала тудыру белән бәйле проблемаларның (алай гынамы, хәтта теләсә кайсы чир-сырхауның да) килеп чыгу сәбәбен соңгы вакытта бер генә сүз белән аңлата башладык: экология…
— Кызганычка каршы, иң җитди сәбәп, чыннан да, экология. Безнең өлкәгә килгәндә, төп сәбәпләрнең тагын берсе — хатын-кызның бала табарга әзер булу-булмавы. Безнең өчен бит йөклелек чоры, бала табу  ике генә баскычтан — хатын-кызлар консультациясе белән бала тудыру йортыннан гына гыйбарәт кебек. Бу дөрес караш түгел. Әзерлек чоры күпкә алдан, хатын-кызның сабый вакытыннан ук башлана. Ата-ана тәрбиясе, шәхси гигиена, дөрес туклану, гомумән, дөрес яшәү рәвеше — иң катгый төп таләп­ләрнең беренчесе. Аннары инде хатын-кызлар консультацияләре белән «дуслык». Элегрәк, практик хезмәтемнең башлангыч чорында, мин акушер-гинекологның төп вазифасы бала тудыру процессын исән-имин алып барып чыгу дип саный идем. Хәзер фикерем үзгәрде: төп эш, иң мөһим хезмәт нәкъ менә хатын-кызлар консультацияләрендә, амбулатор поликлиникаларда алып барылырга тиеш. Организмдагы тайпылышларны вакытында күреп алсаң, сәламәт ана­лардан сәламәт балалар туачак. Шәһәрнең баш акушер-гинекологы буларак, хатын-кызлар консультацияләрен заманча җиһазлар белән тәэмин итүне, аларда халыкны кабул итү өчен уңай шартлар тудыруны, гомумән, әлеге учреждениеләрне ханым-туташларны үзенә тартып торучы урынга әверелдерүне төп бурычларымның берсе дип саныйм.

— Сезнең карамакта — шәһәребезнең барча бала тудыру йортлары, шул ук хатын-кызлар консультацияләре, гинекология  бүлекләре…
—… Һәм шәһәребезнең үз эшенә чын энтузиастларча бирелгән 350 акушер-гинекологы. Әйтергә теләгәнегезне аңладым. Әйе, шәһәр сәламәтлек саклау бүлегенә килеп дөрес эшләдемме, бәлки алга таба да акушерлык хезмәтемне дәвам итәргә кирәк булгандыр дип, баштарак кайта-кайта уйлана идем. Медицина институтын тәмамлагач, бала тудыру йортында, аннары тимерьюлчылар хастаханәсендә эшләдем. Ул еллар хәзер дә сагындыра, чөнки күңелем белән мин үземне барыбер акушер дип хис итәм. Ординатура тәмамлап, биш ел баш врач ярдәмчесе булып эшләү дәверендә шушы өлкәгә караган проблемаларны күрә идем һәм аларны үзем чишә алырмын кебек тоела иде. Әлеге вазифага алынуыма әнә шул ышаныч та  этәргеч  биргәндер,  мөгаен. Ин­­де бирегә килүемә дә ун ел вакыт үткән.

— Әти-әниегез медицинадан ерак һөнәр ияләре. Әтиегез Әнәс Хәсәновны танылган журналист, язучы, җаваплы урыннарда эшләүче шәхес буларак беләбез. Әниегез, Хәсәнова Мөнирә, укытучы. Сез, гаиләдәге ике кыз, икегез дә медицина институтына юл тоткансыз.
— Кечкенәдән китап укырга яраттым. Югары классларда табиб, хирург Николай Амосов әсәрләре белән таныштым. Медицинага мине Амосов алып керде дип саныйм. Ә тырышлык, үҗәтлек, һаман нинди дә булса максатка омтылу — болары инде әтидән күчкән сыйфатлар. Чын мәгънәсендә эш аты ул безнең: иртән торсак — ул инде эш өстәле артында булыр, без йокларга ятканда тагын нидер язып утырыр. Ә менә олыны — олы, кечене кече итү, сабырлык, түземлелек — әни мәктәбе. «Авызың кан булса да төкермә», — дияр иде әни. Мәгълүм җырның сүзләрен бераз гына үзгәртеп, бу урында минем: «Өлкәннәрнең бөеклеген яши-яши аңлыйбыз», — диясем килә. Әле дә аларның олы кайгыр­тучанлыгын, рухи  җылылыгын  то­еп яшим. Ходай гомерләрен бирсен берүк.


— Әлеге өлкәдәге проблемаларны күреп-белеп килдем, дидегез. Аңлашыла ки, аларны чишүдәге иң зур кыенлык финанслауның тиешле дәрәҗәдә булмавыннан торадыр. Шушы урында бер укучыбызның хатына тукталып үтик әле. «Йөклелек өзелү куркынычы янаганга, шактый ара гинекология бүлегендә ятарга туры килде. Медикаментларны үз акчама сатып алдым», — дип яза ул. Ә шушы ук вакытта дәүләт, халык санын арттыру йөзеннән, һәртөрле чаралар уйлап чыгарып маташа…
— Дәвалану учреждениеләренә медикаментлар билгеле бер тариф буенча, минималь стандарт кысаларында бүленә. Кайбер очракларда авыруга гадәти препарат урынына кыйммәтрәге  тәкъдим  ителә.  Кайсысын  сайлау — авыру иркендә. Кыйммәтлерәген сайлаган очракта, әлеге препарат формуляр исемлеккә кергән булса, үз иминлек компанияңә мөрәҗәгать итеп, чыгымны соңыннан кире кайтарырга мөмкин.

— Соңгы елларда кайбер хатын-кызларыбыз, аеруча яшьләр, баланы табигый юл белән табудан баш тартып, ярдырып алу, ягъни «кесарево сечение» ясату ягын карый. 
— «Кесарево сечение» йөкле хатын теләгенә карап ясалмый. Бу очракта табигый юл белән тудырудан баш тартырлык җитди сәбәпләр булырга тиеш. Әйтик, йөкле хатынның хәле, нинди дә булса патология, карындагы балага үлем куркынычы янау һ. б. Кагыйдә буларак, җитлекми туган яисә ярып алынган балалар элегрәк күбесенчә үлә баралар иде, хәзер, перинаталь медицинаның бик нык үсүе нәтиҗәсендә, аларның гомерен сак­лап калырга өйрәндек. Бездән аермалы буларак, «кесарево сечение» дигән операция, һәм басым ясап әйтер идем, ана өчен дә, бала өчен дә ифрат катлаулы һәм хәтәр операция, чит илләрдә теләк буенча да ясала.


— Бала тудыру йортларына  да «түләүле хезмәт күрсәтү» төшенчәсе үтеп керде. «Түләүле хезмәт»нең өстенлекләрен атап китсәгез иде.
— «Түләүле хезмәт күрсәтү»не бала тудыру йортында яткан вакытыңны барлык уңайлыклары булган аерым палатада уздыру дип аңларга кирәк. Бала тудыру процедурасына исә моның һичнинди катнашы юк, ягъни түләүле очракта да, акча түләмәгәндә дә бер үк дәрәҗәдәге медицина хезмәте күрсәтелә. Тагын әле индивидуаль килешү дигән нәрсә бар. Монысы йөкле хатын белән конкрет бер доктор арасында алдан ук төзелеп куела. Бала табу вакыты якынлашкач, әлеге доктор йөкле хатынны бала тудыру йортына үзе урнаштыра, баланы кабул итеп ала һәм ана белән бала биредән чыгып киткәнчегә кадәр аларны үз күзәтүе астында тота. Игътибар итсәгез, монда пациент өчен бик тә әһәмиятле психопрофилактика дигән фактор бар: йөкле хатын алдан үзенең кем кулына барып керәсен белеп тора, димәк, тиешсез шөбһәләнү, дулкынлануларга урын калмый дигән сүз. Ә йөклелек чорында, бигрәк тә «кырыгынчы кылы өзелгәндә», хатын-кыз эмоциональ ярдәмгә бик тә, бик тә мохтаҗ ул.


— Бала тудыру процессында әти кешенең дә катнашуына ничек карыйсыз?
— Чыннан да, кайбер хатыннар бала тапканда янәшәсендә берәр якын кешесенең булуын тели. Кемдер әнисен чакыра, кемдер ирен. Мин бу күренешкә уңай карыйм. Булачак әти кешенең бу илаһи мизгелдә хатыны янәшәсендә булуы аеруча тәэсирле, дулкынландыргыч. Башка докторлар да шулай диләр. (Шунысын да әйтим, мондый шартлар 1 нче һәм 4 нче бала тудыру йортларында гына.) Ми­немчә, сынауларны бергә узу балага карата никадәр зур җаваплылык белән карарга кирәклеген искәртә, хатынга карата хөрмәт, ихтирам хисләрен арттыра. Икенче яктан, бала тудыру — җир йөзенә хатын-кыз итеп яратылган затның Ходай каршындагы табигый җавабы ул.

— Һәм без ул җавапны әле эш дигән иң мөкатдәс нәрсә белән үрелдереп бара белергә дә тиеш. Хатын-кызның җирдәге миссиясе бала табып үстерү белән чикләнергә тиеш түгел микән?
— Әйе, бала табып тәрбияләүне хезмәт белән бәйләп бару — бу үзе бер зур сәнгатькә тиң. Әмма хатын-кызның иҗтиһад итүе ислам динендә дә хуп­лана бит. Йорт тутырып бала үстергән борынгы әбиләребез, уйлап карасак, нинди генә һөнәрләргә ия булмаган. Ә бүгенге җәмгыятьтәге иҗтимагый тормышны хатын-кыздан башка күз алдына да китерү мөмкин түгел.

— Хатын-кызларыбызга нинди теләкләр юллар идегез?
— Барыннан да элек үз сәламәт­лекләрен кайгыртсыннар. Шул чакта дөньялары түгәрәк, гаиләләре имин булыр.

фото: http://pixabay.com
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар