Хәвефле «бизәк»

Безне кызыксындырган сорауларга җавап бирергә ризалык биргән табиб-дерматолог, гөмбәчек авырулары буенча җаваплы миколог, югары категорияле табибә Рузалия ГАЛИМҖАНОВА — шушы өлкәдәге иң тәҗрибәле белгечләрнең берсе. Аның киңәшләре һәркайсыбыз өчен файдалы булыр дип уйлыйм.
Иң көчле аллерген
Безгә мөрәҗәгать итүче авыруларның һәр өченчесендә – гөмбәчек авыруы. Бүген ул киң таралган йогышлы чирләрнең берсе. Гөмбәчек китереп чыгарган тире авыруларының яки микозларның йогу юлы һәм билгеләре төрле булса да, алар бер үк ысул белән дәвалана.Дөресен әйткәндә, күбебез тире, тырнак зарарлануга әллә ни игътибар да бирмибез. Юкка! Чөнки тирегә кереп «оялаган» ул гөмбәчекләр тик ятмый, тора-бара агулы матдәләр бүлеп чыгара башлый. Алар, үз чиратында, бавыр күзәнәкләре аша үтеп, аның ялкынсынуына, башкача әйтсәк, гепатит авыруына сәбәпче була. Организмдагы иң көчле аллерген бу. Ул шулай ук экзема авыруларына һәм хәтта бронхиаль астмага китереп җиткерергә мөмкин. Аларга каршы организм үзе генә көрәшкәндә, имммун системасы какшый. Бу исә чирнең алга таба көчәюенә китерә. Ул, күчеп, башка әгъзаларны зарарлый. Әмма чирне булдырмый калырга да мөмкин. Моның өчен нибары санитария-гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәү җитә: бассейнда, мунчада аяк киеме булуы шарт. Чит кешенең аяк киемен кияргә, тырнак чистарткычын кулланырга ярамый. Тирләмәскә тырышыгыз! Ул да гөмбәчеккә уңай шартлар тудыра. Гөмбәчек салкынны яхшы кичерә, ә югары температурада үлә. Гөмбәчекле киемне кайнатып юганда, ул 3-5 минут эчендә юкка чыга. Шулай ук авыруга киемен үтүкләп кияргә тәкъдим итәбез.
Әйткәнемчә, бу йогышлы чир кайда да бар: ул тиредә дә, тырнакта да була. Тиредә икән, зарарланган урын кызарып чыга, кечкенә генә җәрәхәтләр барлыкка килә. Тырнакка эләксә, ул төссезләнә, калҗая һәм кителә башлый. Андый билгеләр күренүгә үк табибка мөрәҗәгать итегез.
! Чирне башлангыч чорында тотып алсаң, ул тиз дәвалана. Озакка сузсаң, тән тиресенә, аяк табанына төшә, эпидермофития (тире ялкынсынуы) авыруы китереп чыгара.
Ул күбрәк касык, аяк табаны тирәсендә очрый. Анда каты кабырчыклы, кызгылт-соргылт төстәге түгәрәк таплар барлыкка килә. Алар кычыта, кызыша, йөргәндә авырта.
Чир аяк табанында, бармак араларында очрарга мөмкин. Мондый билгеләр хәтта яңа туган балада да күренә. Әгәр дә кешедә шикәр чире, бронх авыруы була икән, эпидермофития дәвалауга авыр бирешә. Элек-электән гөмбәчекләрне бетерү өчен йод, серкә, күкерт кислотасы, төрле лак, май ише эремәләр кулланылган.
Хәзер бу чирдән кыска вакыт эчендә арынырга ярдәм итүче дарулар бар. Даруханәдә аларның ниндиләре генә юк. Әмма, шулай да, башта табиб-дерматологка күренергә киңәш итәр идем.
Папиллома вирусы – рак авыруына сәбәпче
Кайчак бассейнга, фитнес үзәгенә барып кайту да күңелсез тәмамлана, зур мәшәкатьләр китереп чыгара.! Папиллома китереп чыгаручы вирус тән тиресендәге кечкенә генә ярага да үтеп керә һәм бит, муен тирәсендә, култык астында, тәннең җыерылып торган урыннарында бик тиз үсә-үрчи башлый. Ул җенес органнарында «оялап», аналык муентыгында яман шеш авыруы тудырырга мөмкин. Аның саны 200 гә, ә кайчак 300 гә кадәр җиткән очраклар бар. Имммунитеты көчле кешедә бу вирус «йокымсырап» ята. Һәм киресенчә, зәгыйфьләнде исә, шундук үрчи, яңалары барлыкка килә.
Папиллома сыек азот, радиодулкыннар, лазер белән алына. Иммунитетны ныгыта торган дәва билгеләнә. Папиллома 40-50 дән артып китсә, кан тамырына вируска каршы дару җибәрелә.
Сөял генә димәгез...
Сөял дә тиредәге йогышлы чирнең – бер төре. Тотып карауга ул тыгыз, кечкенә генә (диаметры 2-10 миллиметр) соргылт-кара яисә ачык сары төстәге зарарсыз шештән гыйбарәт. Сөял терсәк, бармак, тез башы тирәләренә чыга. Аның тышкы кыяфәте, зурлыгы кайда урнашуына һәм ни дәрәҗәдә имгәнү-ышкылуларга эләгүенә карап формалаша. Кайчак алар үзеннән-үзе юкка чыга. Ә кайвакыт еллар буена да бетми, урыннан-урынга күчеп йөри. Кайсы аның табанга, кайсы күз кабагына, биткә, муенга, иренгә килеп чыга. Төсле кәбестәне хәтерләткән «аяклы» сөял еш кына башта, ә очлы башлысы (кондилома) җенес органнарында очрый. Бу вирус та тора-бара организмга үтеп керә, нерв тукымасын зарарлый. Шул көннән ул гомерлек «юлдаш»ка әверелә. Сөял аза башласын өчен әз генә бер борчылу да, стресс та җитә. Үзеңне ваемсыз тотканда, вирусның нерв юллары буйлап «сәяхәт» итүе, шул рәвешле арка миенә барып урнашуы да ихтимал. Ләкин нык кына борчылып алдыңмы, ул кире әйләнеп кайтып, шундук тирегә чыга.Вирус авыру кешедән сәламәт кешегә кул биреп исәнләшкәндә дә күчә. Бала уенчыклары, транспорттагы тоткычлар турында әйтмим дә инде.
Гигиена таләпләрен үтәгәндә, әлбәттә инде, бу күңелсезлекләр килеп чыкмас. Елга-суларда су коенасыз икән, аннан соң һичшиксез душта юыныгыз, тәнегезне корытканчы сөртегез.
Нинди миң куркыныч?
! Тән тиресендәге үзгәрешләргә игътибарлы булырга кирәк. Зарарсыз тоелган миңнең дә төрле кыяфәткә, төрле төскә керүе бар. Кичекмәстән табибка күренү өчен җитди сәбәпләрнең берсе ул.Миңнәр берничә төркемгә бүленә. Аларның кайберсе кояш нурлары астында яки ышкылып, кырылып торганлыктан үзгәреш кичереп, яман шешкә әверелә. Шуңа да без һәрчак тән тиресендә миңе булган кешеләрне елына бер мәртәбә, җәй җитәр алдыннан, дерматологка мөрәҗәгать итәргә өндибез. Кирәгеннән артык кызынуның меланомага (яман авыруга) китерүе ихтимал. Аны иртә стадиядә дәвалап була әле. Әгәр дә миң кинәт кенә үсә башлый, төсе каралып китә, ялкынсына, аннан кан килеп тора, кычыта яки авырта башлый икән, аны алдырырга кирәк. Бу вакытта табиб-онколог ярдәмгә килә.
! Пигмент тапларны, миңнәрне үз белдегегез белән дәваларга алынмагыз. Әйткәнемчә, алар имгәнгән — каты кагылып, киемгә туктаусыз ышкылып торган очракта, меланомага китерә.
Меланоманың бик мәкерле чир булуын исегезгә төшерәбез. Өч-сигез ай эчендә кеше шушы яман чирдән үлеп китәргә дә мөмкин. Чөнки шеш үсеп кенә калмый, ә аның күзәнәкләре бер-берсеннән аерылып, күпләгән метастаза бирә. Узган ел безгә мөрәҗәгать иткән 97 кешенең 17 се онкологка җибәрелде. Шуның унберенә төрле дәвалау процедуралары билгеләнде. Бу – унбер кешедә меланома – рак авыруы табылды дигән сүз.
! 19 май көнне республиканың бөтен дерматология үзәкләрендә Меланома көне үткәрелә. Бу көнне һәркемгә миңнәрен тикшертеп, консультация алу мөмкинчелеге бар. Кояш сезоны алдыннан бер ай кала, ел саен күрелергә тиешле чара бу! Җәйге айларда аеруча сак булыгыз: сәгать өчкә кадәр кызынмагыз. Кызыну өчен бу — аеруча куркыныч вакыт. Солярий белән дә мавыкмагыз!
фото: pixabay.com
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
Карындашым – көндәшем Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт.
Соңгы комментарийлар
-
5 март 2021 - 19:29Без имениБалага 40 конда юк,азырак саклау карактер улГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 20:03Без имениКуз тиядер тугач та фотасын куя башлыйлар бит 40 консез чит кешегэ курсэтмилэр иде бит элекГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 21:25Без имениНинди генә җуләрлекләр эшләми адәм баласы.Җиңгәм: «Чибәр ирләр уртак булалар», – диде...
-
5 март 2021 - 10:20Без имениМинем кызым да кияүнең беренче хатыны 2 яшьтә ташлап киткәнбаласын тәрбияли (икенче баласын икенче иренә ташлап китте). Ташлап китсә дә интернет челтәрендәге сайтларда "Минем өчен иң кадерле кешеләрем -улларым. Алар өчен генә яшим",-дип яза. Ә үзе бер ирдән икенче иргә йөри. Менә шундый тормыш.Әллә?!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.