Кан тамырлары киңәйгәндә үз-үзеңә ярдәм күрсәтү

Аяктагы веналар (кара кан тамырлары) мускул тукымалары үтә. Мускуллар кыскарганда тамырлардагы кан кысып чыгарыла. Димәк, мускуллар насос ролен үтәп, кан әйләнешенә ярдәм итә, канның тоткарлануын булдырмый, тамыр стеналарын массажлый, чыныктыра. Шуңа күрә кан тамырлары киңәйгәндә мускулларны бер кыскарту, бер йомшартуга юнәлдерелгән физик күнегүләр ясарга кирәк. Бу — йөгерү, җәяү йөрү, чаңгыда, тимераякта шуу, велосипедта йөрү, йөзү дигән сүз. Ә менә бер урында озак басып торганда мускуллар киеренкеләнә, тамырларның кайбер өлеше артык кысыла һәм шул урыннан түбәндәрәк кан җыела. Нәтиҗәдә, тамырларның аерым өлешләре киңәя, сыгылмалылыгын җуя, анда төеннәр барлыкка килә һәм бу кан әйләнешенең начарлануына китерә. Йөрү, йөгерүдән соң озакка тукталып калу аеруча зарарлы. Чөнки кан йөреше ешайган, тамырлар исә мускуллар тарафыннан кысылган хәлдә була. Тиз йөргәннән соң кинәт туктап калырга ярамый. Йөгереп килеп автобуска кергән очракта да, утырыр урын булмаса (утырган буыннар йомшара), 5-10 минут буена алмаш- тилмәш таптаныбрак басып торыгыз.
Эштән кайткач аякларыгызны югарырак күтәреп, ял иттерергә кирәк.
Ә кан йөреше тоткарланган очракта үз-үзеңә ничек ярдәм итәргә соң? Түбәндә берничә күнегү төре тәкъдим итәбез. Алар һәммәсе чалкан яткан килеш, аякларны өскә күтәргән хәлдә ясала:
1. Аяк табаннарын сәгать теле уңаена һәм сәгать теленә каршы юнәлештә әйләндерергә.
2. Аякларны тубыктан бөгәргә һәм турайтырга.
3. Тез буыннарын бөгеп, аякларны сәгать теле уңаена һәм сәгать теленә каршы юнәлештә әйләндергәләргә.
4. Тез һәм оча-бот буыннарын бөгәргә һәм турайтырга.
5. Аякларны туры тотып күтәрергә һәм төшерергә.
6. Велосипедта йөрү хәрәкәтләре ясарга.
һәр күнегүдән соң, аякларыгызны төшереп, ял итеп алыгыз. Күнегүне ничә тапкыр кабатлау үзегездән тора. Кыенлык сизгәндә күнегүләр ясауны туктатырга кирәк.
Академик А. Микулин үзенең «Активное долголетие» дигән китабында үзенчәлекле виброгимнастика күнегүе тәкъдим итә. Идәннән 1 см чамасы биеклектә аяк очларына күтәрелеп мускулларны кинәт йомшартыгыз да, бөтен тән авырлыгы белән үкчәләрне идәнгә бәрегез. Бу бәрелештән тамырлардагы кан гидродинамик импульс алачак һәм югарыга таба үрләячәк. Күнегүне, 30 күтәрелештән соң 5-10 секундлык тәнәфес ясап, ике тапкыр үткәрергә киңәш ителә. Күнегүне ашыкмыйча ясагыз, секундына бер тапкырдан да арттырмагыз.
Кайбер очракларда әлеге күнегүләрнең зыян китерүе дә ихтимал. Әгәр кан тамырларыгыз ялкынсынса, яисә кызару, кайбер урыннарда тыгызлану, авырту барлыкка килсә, ягъни тромбофлебит башланса — теләсә нинди күнегүләрне дә туктатыгыз һәм табибка мөрәҗәгать итегез. Тромбофлебит башланган очракта күп йөрү, йөгерү, физик күнегүләр һәм аеруча виброгимнастика белән шөгыльләнүнең файдадан битәр зыянга китерүе мөмкин.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Менә шулай... Чәй кайнар суга эләгү белән куе булып чыга башлый. Буяу бит инде. Шайтан алгыры!..
Соңгы комментарийлар
-
28 июнь 2022 - 10:56Без имениСез язманы игътибар белән укымаган, ахры, иптәшләр. Монда бит колхозчы баласының кеше була алмавы турында бармый сүз! Ә ата-ананың баланы аралавы, башкаларга караганда, начаррак мөнәсәбәттә булуы турында сүз бара. Әгәр шартлар булса, бу өлкән кыз да, кече сеңлесе кебек, врач була алыр иде!Врач буласы урынга авылда әбиләр карыйм
-
28 июнь 2022 - 11:47Без имениУзегез йомшак булгансыз. Чыгып китяргя иде. Нык телясягез врач булыр идегез. Урында утырып , хыяллар белян яшяргя унайлырак булган курясен сезгя. Атиегез гаепле тугел ,а узегез . А хазер барсы да гаепле сезнен очен. Алай булмай шул. Узегез ялгышкансыз. Шуны анлагыз хям яшягез алга карап. Артка карап, барсында гаепляп тугел.Врач буласы урынга авылда әбиләр карыйм
-
24 июнь 2022 - 20:10Без имениАзаматны ышандырып йорисе тугел иде! Йомшак ирлэр дэ ничектер бэхетле яши бит эле. Кайбер гаилэдэ хатын-кыз эйдэп бара, торле гаилэ бар. Ин мохиме, ир куп эчмэсен, акча тапсын.Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.