Кадереңне бел!

Кеше психологиясендә, физика законнары кебек үк, кеше ихтыярына бәйле булмаган әллә никадәр закончалыклар бар. Боларны белмәү гаеп түгел, әмма белеп тору яхшырак! 
Психологиябездәге закончалыкларның берсе бюджетны бүлү кагыйдәсенә карый. Гадәттә, кешеләр шәхси чыгымнарына бюджеттагы акчаның 10-30 процент чамасын сарыф итә. «Шәхси чыгымнар» дигәндә, фатир өчен түләүгә, ашау-эчүгә, юлда йөрүгә киткән акчалар түгел, ә бәлки эчке, рухи ихтыяҗларыңны канәгатьләндерүгә киткән акчалар күздә тотыла. 

Әлеге закон математикадагы пропорция төшенчәсен хәтерләтә: керем арта барган саен, кеше үз кирәк-ярагына акчаны да күбрәк тота башлый. Әмма аның бу вакытта керемен арттыруга керешүе дә бик мөмкин. Киресенчә, шәхси ихтыяҗларын бик нык кысып, уртак гаилә бюджетына зур зыян китерүчеләр дә еш очрый.

Үз кирәгенә бер тиен чыгармыйча, бар булган тырышлыгын, акча-керемнәрен йортына, гаиләсенә багышлап яшәүче танышым мирас рәвешендә зур гына суммада акча алу бәхетенә ирешкән иде. «Үзеңә берәр яхшы кием ал», «диңгезгә барып кайт» ише дусларча киңәшләргә колак салмыйча, ул әлеге сумманы саклык банкына илтеп салды. Әлеге акчалар икътисади кризисның башында ук «дөрләп янды». Әгәр ул үзен дә санга суккан, хөрмәт иткән булса, рухи ныклыгы, эчке интуиция­се аңа мондый аянычлы хәлдә калырга ирек бирмәгән булыр иде, билгеле.

Әлеге закон нишләп шулай аяусыз соң? Хикмәт шунда ки, матди дөнья барлыкка килүнең сәбәпчесе – кеше. Әгәр кеше булмаса, матди уңайлыкларның да кирәге юк. Шәхес үзенең ихтыяҗ­ларын киме­тергә, чикләргә тотындымы, аны чолгап алган матди дөнья да җимерелә башлый. 

Күптән түгел генә минем яныма бер хатын килде. Артта калган мода белән киенгән, чәче килешсез итеп кистерелгән. Әлеге ханым кечерәк кенә предприятие белән җитәкчелек итә. Күп эшли, хезмәт хакы яхшы. Әмма җаны теләгән шөгыльләр белән мавыгырга вакыты юк, соңгы тапкыр кайчан китап укыганын да хәтерләми хәтта. Күптән түгел генә иренә яңа машина алып биргән. Миңа, психологка, түбәндәге зары белән килгән: ире гаиләдән ераклаша бара, баладан да читләшә, соңга калып кайта, әледән-әле дуслары янына китеп олага икән. Ханым бу хәлләрнең сәбәбенә һич төшенә алмый. Югыйсә, сәбәп бик гади: тормышта башкаларны кадерләү белән генә чикләнмәскә, үз кадереңне дә белергә кирәк. Шул вакытта сине дә кадерләрләр.

Моны нидән башларгамы? Соңгы тапкыр кайчан бары тик үз-үзегезне генә сөендерерлек нәрсә эшләдегез? Бу сорауга кинәт кенә, тиз генә җавап бирә алмадыгыз... 

Һәр көнне үзегез өчен кәефегезне күтәрердәй берәр гамәл кылыгыз. Җаныгыз теләгән берәр ризыкны алып ашагыз, күптән хыялланган җиргә барып, ниһаять, ял итегез, күрешергә җай тапмый йөргән дуслар белән очрашып, бер гөрләшеп, сөйләшеп утырыгыз... 

Үз-үзебезне нәрсә өчен ярата алабыз соң? Азрак җанында казынса, моңа һәркем мең дә бер җавап таба ала. Дөньяда барлыгыбыз, бердәнбер булуыбыз өчен генә дә ярата алабыз үз-үзебезне. Төрледән-төрле уңышларыбыз, шәхси сыйфатларыбыз, үз алдыбызга куйган һәм, һичшиксез, ирешәчәк максатларыбыз өчен. Хыялланырга онытмавыбыз, ихтыяр көчебез булуы өчен дә...

Тышкы кыяфәтегез, сәламәтлегегез турында кайгыртыгыз. Битегезгә, кулларыгызга, аякларыгызга массаж ясагыз. Ваннага су җыеп, бераз вакыт таралып ятып торыгыз. Тибет медицинасы тубыкка кадәр җыелган суда 108 адымга кадәр атлап йөрергә киңәш итә. Атлаганда, якында һәм еракта торган эш-ниятләрегез хакында уйланыгыз. Эштән кайтканда, маршрутны үзгәртеп, тирә-ягыгызны күзәтегез, табигать белән хозурланыгыз. Шахмат, шашка уеннары уйнагыз, җырлагыз, биегез, рәсем ясагыз. Яңа китап (яисә «Сөембикә»нең яңа санын) алып укыгыз. 

Җирдә бер генә кат яшибез – шуны онытмагыз!    
фото: http://pixabay.com

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Гафу итә алмыйм сине, әни! – Апа, әни акылдан шашкан! Көзнең яңгырлы салкын бер көне иде ул. Мәктәптән туңып кайтып кына кердем, каршыма башлангыч сыйныфта укучы сеңлем Айзилә йөгереп килеп чыкты да, колагыма әнә шулай дип пышылдады.
    14620
    3
    177
  • Әллә?! Завод капкасы төбендә сезне бер карчык көтә дигән хәбәрне ишетүгә, Фәрһадның йөрәге чәнчеп алды, зиһене чуалды, күз аллары караңгыланды.
    11597
    2
    121
  • Үкенечле үткәннәр... Якшәмбе булса да, иртәдән телефон шалтырады. Башкаларның иртәнге йокысы бүленмәсен дип, атлас халатын тәненә элеп кенә җибәрде дә, телефонын алып балконга йөгерде. Телефонның теге ягында карлыккан ир кеше тавышы ишетелде:
    8852
    2
    94
  • Балагызны үзем карап торам! - 1 Кызлары туганнан бирле Аида белән Тимурның иртәсе гел бертөрле башлана хәзер. Тимур иң беренче булып уяна да, нәни кызы белән төне буе бала караваты яныннан китмәгән хатынын уятмаска тырышып, аш бүлмәсенә чыга. Иртәнге ашны ашагач, кереп битләреннән генә пәп итеп ала да эшкә китә.  Подъез ишегеннән чыгуга телефоны пипылдаганына да ияләште ир. Ул беренче  катка төшеп җиткәнче, хатыныннан уңышлы көннәр теләп смс килеп җитә. Ә ул телефонын алып «Рәхмәт!» яза. Бүгенге иртә дә нәкъ шулай башланды.
    4626
    7
    85
  • Гафу итә алмыйм сине, әни! 2 Шулай да ул ЗАГСка килгән иде. Без машинадан төшүгә яныма килде. – Син ... монда? – гаҗәпләнүемне яшерергә дә теләмәдем.
    5231
    4
    75
Реклама
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...