Исәнлегегезне саклагыз!

Әгәр табиб: «Мин эшләгән өлкәдә чирнең мондый билгеләре юк, нәрсә икән бу?» – дип аптыраса, димәк аның авыруы безнеке.
Буыннар – һәртөрле инфекциягә иң сизгер урын. Ревматик чирләрнең 150 төре бар. Һәммәсенең дә гомуми билгеләре – буыннар авырту. Арада иң хәтәре – ревматоидлы артрит. Чит илләрдә аны яман шеш белән тиңлиләр. Бик еш үлем очрагына дучар иткән өчен түгел, күбрәк социаль проблемаларга бәйләп әйтәләр. Чөнки чирли башлап ике ел үткәч авыруларның 20 проценты, биш елдан соң инде 50 процент гариплелек төркеменә чыга. 

Ревматик чирләр белән һәр җиденче кеше җәфалана. Ул беркемне дә аямый: олыны да, кечене дә. Шулай да авыручыларның уртача яше – 39-40 тирәсе. Һәм алар башлыча – хатын-кызлар. Нигә нәкъ менә хатын-кызлар, моның сәбәбен беркем белми. 

Ел фасыллары алышынган вакытта, яз, көз айларында ревматик чирләр кискенләшә: буыннар сызлавы көчәя, хәрәкәтләнү сәләте кими.

Шушы уңайдан берничә киңәш биреп узасым килә:
Язын һәм көзен җылы киенеп йөрегез, аякларыгызны чылатмаска тырышыгыз. Хроник тамак бакасы белән чирләүчеләр өчен бу бигрәк тә мөһим. Чөнки ревматизм 7-15 яшьлек балаларда (күбрәк кыз­ларда) шул сәбәптән килеп чыга.  

Күпләр хәзер солярийга йөрү белән мавыга, җәй җитсә диңгез буенда кызынырга ярата. Тик һәрнәрсәдә чама булсын. Волчанка чиренең башлануы нәкъ менә климат алыштыру, кояш нурлары астында озак булу белән бәйле. 

Өйдә булган дарулар ярдәмендә, үз белдегегез белән тамак чирләрен, эч китү кизүләрен, җенси әгъ­залардагы ялкынсыну очракларын дәваларга ты­рышмагыз. Чөнки күп кенә ревматик чирләр (реактив артритлар) инфекция чыганагы бетеп, 1,5-2 атна узгач башлана һәм кешене инде 3-4 көнгә түгел, ә 3-4 айга, хәтта елга да аяктан егарга мөмкин. 

Хроник ревматик чирләре булганнар даруларның исемнәрен, дозаларын төгәл белеп, аларны табиб-ревматолог киңәше белән генә кабул итәргә тиешләр. 


Табиб-ревматолог билгеләгән даруларны, бигрәк тә гормональ препаратларны (преднизолон һәм аңа тиңнәр) кабул итүне үзбелдегегез белән туктатмагыз. Чөнки, әйтик, менә волчанка чире вакытында гормональ препаратлар яшәү өчен бердәнбер чара. 

 Ревматик чирләрдән интегүчеләргә гаиләсе, якыннары иң зур терәк булырга тиеш. Кеше үз-үзенә йомылмасын. Хәрәкәтләнсен!

Безнең авырулар арасында кемнәр генә юк: җитәкчеләр, укытучылар, артистлар, колхозчылар... Вакытында дәваланалар, эшләрендә дә уңышлы гына эшлиләр. үзегез күреп торасыз, Ирина Слуцкая, Людмила Гурченко, Алексей Ягудиннарның иҗаттан туктаганнары юк. Сүземне йомгаклап: боегып яшәмәгез, үткәннәргә үкенмәгез, алдагысын Ходай белә, бүгенгесен саклагыз, дип әйтәм һәм барчагызга да сәламәтлек телим.

фото: http://pixabay.com

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан