Иремә карата суындым, нишләргә? (сорау-җавап)

«Иремне ир-ат буларак яратудан туктадым. Ул миңа дус, балаларымның әтисе буларак якын. Өч балабыз бар, алар хакына түзәм. Үз-үземне интектереп, мин аның белән яшәүне дәвам итәргә тиешме?»
Татарстанның Апас районыннан язган Асия ханымның әлеге соравына Казанның «Гаилә» мәчете имамы Нуршат хәзрәт Муллагалиев җавап бирә:
– Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!
– Әгәр дә чыннан да ул хатын ирен яратмый икән, моның асылын, сәбәбен аңларга кирәк. Асия исемле бу хатынга бәлкем сихер, бозык эләккәндер. Әлбәттә, башта гаиләне саклап калу өчен тырышырга кирәк. Бу ханым үз әти-әнисе белән киңәшләшергә тиеш, аннары иренә әйтергә, вәзгыятьне аңа аңлатырга. Әгәр дә ире аны тәэмин итә, хөрмәт белән карый икән, балаларына яхшы мөнәсәбәт бар икән, мәсьәлә үзеннән-үзе чишелә. Үз-үзен интектерәм дигән, шул кадәр интегәме икән ул? Бүгенге көндә гаиләләрне бозу бик киң таралган. Элекке заманаларга караганда да, чөнки сихергә өйрәнергә җиңел бүген. Интернетка керсәң, рәхәтләнеп өйрәнергә була. Бу мәсьәлә буенча бик күп китаплар да сатыла. Телевизорлардан да күп күрсәтелә. Менә шулардан сак булырга кирәк. Гаиләсен ташлап бу хатын башка җирдә бәхет таба дигән сүз түгел.
Бүген кешеләр ике категориягә бүленә, беренчеләре бәхетләрен үткән заманда күрә, икенчеләре исә киләчәк заманда эзли. Бүгендәгесен күрмиләр, ә без бүгенге көн белән яшәргә тиеш.
Тик торганнан нәфрәт уяна икән, бу инде сихер булырга мөмкин, шуңа күрә өшкертергә кирәк. Кабатлап әйтәм, гаиләне саклап калу өчен бөтен көчне кулланырга кирәк!
сылтама

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Менә шулай... Чәй кайнар суга эләгү белән куе булып чыга башлый. Буяу бит инде. Шайтан алгыры!..
Соңгы комментарийлар
-
24 июнь 2022 - 20:53Без имениГрей бабай ни русча, ни татарча сойли белми.Уфада – «ТМТV» татар музыкаль премиясе тапшыру тантанасы узды
-
22 июнь 2022 - 12:48Без имениМин эшлэп карадым. Йомырка салгач та пешеп китэ дэ, Сары таплы эремчек булды.Өй шатларында – сыр
-
16 июнь 2022 - 22:23Без имениБәхетле гаилә.СүбөханАЛЛАҺ!Кадерле,кирәкле,иманлы булып тигезлектә,чын ир--ат,гаилә тоткасы белән яшәп бетерергә насыйп булсын!Бик матур ярату,гаилә кору тарихы!Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин...
-
17 июнь 2022 - 23:08Без имениЭй кыланып та карый инде, гэлуш киеп чыкканчы, тусинка киеп чыксыннарУфада – «ТМТV» татар музыкаль премиясе тапшыру тантанасы узды
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.