Логотип
Белгеч киңәше

Эчке кичерешләр конфликты

Эчке кичерешләр конфликты. Нәрсә дигән сүз соң бу? Кемнәр һәм ни өчен аңа дучар була? Әлеге хисләрдән сакланып яки котылып буламы? Гомумән, кирәкме алардан саклану?
Эчке кичерешләр конфликты турында сөйләшкәндә, күренекле психиатр, психолог Зигмунд Фрейд исемен телгә алмый булмый. Нәкъ менә Фрейд кеше психикасының берничә өлештән торуын исбатлый. «Психика өч субстанция бердәмлеген тәшкил итә: тумыштан килә торган инстинктлар; җәмгыятьтә хөкем сөргән мораль һәм чикләүләр; ниһаять – кешенең үзаңы», – ди ул. Психолог күзаллавынча, тормыш дәвамында кешенең эчке кичерешләре өч элемент көрәше нәтиҗәсендә формалаша, һәм еш кына аларның үзара килешүе белән тәмамлана. Бу очракта без үз-үзебездән канәгатьләнү хисе кичерәбез, эчке кичерешләребез һәм әйләнә-тирә мохит белән килешеп яшибез. Әмма тормыш гел генә шул хәлдә дәвам итә алмый.

Уңышларны – уңышсызлык, очышларны егылып төшүләр алыштыра... Еш кына кеше үзенең намусы кушмаган карарлар кабул итә, кайвакыт җәмгыять куйган киртәләрне дә бозарга туры килә... Нәкъ менә шундый чакларда эчке кичерешләр конфликты килеп чыга да инде – намус безне ялгыш адымнарыбыз өчен «битәрли», ә кайчакта авыр депрессия, хәтта суицидка кадәр этәрә... Чынга ашмаган хыяллар, теләк булып та, нигәдер яуланмаган үрләр – болар барысы да эчке тот-рыклылыкны җимерүче сәбәпләр булып тора. 

Эчке кичерешләр конфликты безгә бары тик җимерүче көч булып кына тоела. Чыннан да, еш кына ул негатив хисләр белән бәйле. Әмма нәкъ менә эчке кичерешләр конфликты кешене яңа үрләргә этәрүче, аны рухи яктан баетучы катализатор да булып тора. Әгәр кешедә рухи конфликт булмаса, ул яхшыны яманнан аера алмас, омтылышсыз яшәр, агымга ияреп, каршылыксыз һәм максатсыз гомер кичерер иде. Мондый халәт кешенең үзе өчен генә түгел, җәмгыять өчен дә тискәре нәтиҗәләр бирер иде. Димәк, рухи конфликт ул кешене кеше итә, аның тормышта урынын билгели торган үзенчәлекле бер механизм да. Нәкъ менә шул сәбәпле, эчке кичерешләр конфликтын еш кына кеше тормышындагы билгеле бер цикллар белән бәйлиләр дә инде. 

фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар