Логотип
Белгеч киңәше

Бер ярдан икенче ярга

Әлеге материалга җавап: http://syuyumbike.ru/yashaesh/otkrovenie/?id=1452

Айсылу НӘГЫЙМОВА, психология фәннәре кандидаты, социология фәннәре докторы.


Әлеге ханымның хатында шактый күңелсез хәлләр бәян ителсә дә, ул күңелдә якты эз калдыра, аның чиста күңеле, самимилеге сокландыра. Гомумән, ул бит ачу, рәнҗүдән кара коелып түгел, ә ниндидер моңсулык белән сөйли: шундый хәлләргә эләгеп тә күңел матур­лыгын җуймавы куандырып куя.

Уйлап карыйк әле, ни өчен гаять дәрәҗәдә дөрес тәрбия алган кыз бала шундый сынауга дучар була соң? Ни сәбәпле аның күзләре шулкадәр озак вакытлар «сукыр» булып кала? Хәтта гаилә корып шактый яшәгәннән соң да, ул акны карадан аера алмый торган булып кала.

! Ә җавап бик гади — сәбәп аның инфантильлегендә. 
Еш кына әти-әниләр баланы тәрбияләгәндә аны дөньяның борчу-мәшәкатеннән, ямьсез, килешсез якларыннан саклап үстерергә тырыша. «Үскәч тә күрергә өлгерер!» – янәсе. Бала тормышны берьяклы, идеаль итеп кабул итәргә өйрәнә: тирә-юньдәге кешеләр бар да яхшы: кызлар – дус, малайлар – тәртипле, ә конфликтлы очраклар килеп чыкканда аларга күз йомарга, күрмәмешкә салышырга яки, гомумән, читкә тайпылырга мөмкин! Хат авторы да дуслары читкә этәргәч, күңелен төшерми – аның яраткан спорты бар! Мәхәббәттә дә ул искиткеч эчкерсез: башка беркем белән очрашмый, танышмый, чиксез тугрылык белән сөйгәнен көтә! Монда иң аянычы шул, баласына дөрес тәрбия бирергә омтылган әти-әни аның бернинди әзерлексез, хәтта күзаллаусыз, яманы да яхшысы да тулып торган тормыш юлына басасын уйламаган... Дөрес, әни кеше берникадәр дәрәҗәдә тәрбия ялгышын төзәтергә омтылып караган – кызын башкалар белән дә очрашырга, кешеләрне чагыштырып карарга өндәгән. Ләкин инде шәхес формалашкан – әни кешенең сүзләре бушлыкка очкан…

! Гадәттә, мондый балалар искиткеч дәрәҗәдә эчкерсез, гадел булып үсә, аларга саранлык, үз ихтыяҗларын гына кайгырту хисе чит. 
Хәтта әйтер идем – алар искиткеч дәрәҗәдә матур күңеллеләр – гүя тоташ бәллүрдән уеп ясалган! Яратса – онытылып ярата, ә инде дошманлашса – гафу итә белми торган шәхесләр. Юлларына үзләре шикелле үк яхшы күңелле кешеләр очраганда, алар бәхетле, матур гаилә корып, парларына алыштыргысыз дус, арка терәге булып яшәргә сәләтлеләр. Ә менә хыянәтне аңлый, кичерә белмиләр! Бәлки, шуңадыр да, ачыктан-ачык дәлилләр булуга да карамастан, безнең героинябыз иренең начар якларын «күрергә теләмәгән», чөнки гаиләсенең җимерелүе аның эчке дөньясының җимерелүенә, гомере буе формалашкан тормыш кыйммәтләренең юкка чыгуына китерер иде. «Күз ачылу»ның ахыры төрлечә бетәргә мөмкин: еш кына мондый шәхесләр шундый «ачышлардан» соң тирән кризиска эләгәләр, депрессиягә, хәтта үз-үзләренә кул салуга кадәр барып җитәләр. Бәхеткә каршы, бу очракта героинябызга чыгу юлы табыла – моңа аның спорт белән дуслыгы да берникадәр ярдәм иткәндер дип уйлыйм. Нәкъ менә көчле экстремаль кичерешләр, адреналин аңа үз тормышына икенче күзлектән карарга, ә бәлки күзен ачарга да булышкандыр!

! Шулай да мин аңа яңа максатлар белән берникадәр сабыр итәргә киңәш бирер идем. 
Әле кичерешләр шактый яңа, аларны кат-кат уйлап, тагын йөрәк аша уздырасы бар. Үзеңне аңлыйсы, тормыштан ни теләгәнеңне ачык-лыйсы... Бәлки, «чын полковник» – ул әле тормыш максаты түгелдер, ә хисләр уртак булганда гына кадерле бит. Бер ярдан икенче ярга ташлану кирәкме икән?!

Бу уңайдан әти-әниләргә берничә киңәш бирер идем. Бала ул –  безгә тәрбия өчен вакытлыча ышанып тапшырылган җан. Аның үсеп, кеше буласы, катлаулы тормыш юлыннан ялгышмыйча, матур итеп атлап китәсе бар. Ә сезнең бурыч – аны менә шул җаваплы сәяхәткә мөмкин кадәр яхшы итеп әзерләү. Барасы юл турында берни бел-мәгән, анда ниләр очраячагын күз алдына да китермәгән юлчының юлны уңышлы узачагында шик бар... Бала чынбарлыктан ерак тормасын, тормышыгыздагы вакыйгалар, авырлыклар, проблемалар белән бүлешегез, аның белән киңәшләшеп яшәгез! Бу сезгә балагыз йөзендә яхшы дус, ышанычлы иптәш тәрбияләргә ярдәм итеп кенә калмас, ә бәлки аны киләчәккә әзерләүнең практик мәктәбе дә булып торыр.

Бөтенләе белән гаилә проблемаларына уралып, бары тик ире мәнфәгатьләрен генә кайгыртып яшәгән ханымнарга да әйтер сүзем бар. Гаиләдә һәркем бәхетле булырга омтыла. Әмма  гаиләдә хатын-кыз өчен иң мөһиме – җылы мөнәсәбәтләр, сөйгән яры белән аңлашып, яратышып яшәү. Шулай булса да, үзегез турында да онытмагыз әле. Шәхес буларак үз урынын тапкан, гаиләдә генә түгел, профессиональ өлкәдә дә уңышларга ирешкән, төрле юнәлешләрдә үсеп, үрләр яулаган хатын-кыз гына иренә дә, балаларына да һәрвакыт кызык-лы булып кала. 

! Ә инде читлеккә бикләнгәндәй  өй, бала мәшәкатьләренә күмелеп, хәтта үз-үзен карарга да вакыты калмаган хатын-кыздан ир бик тиз туя, тиздән аның белән сөйләшер темалар да калмаган булып чыга. 
Мондый әни үсеп килүче балалар өчен дә үрнәк булудан туктый, аңа өйдәге тормышны җайга салучы хезмәтчегә караган шикелле карый башлыйлар... Һичшиксез, зур дәрәҗәләргә ирешкән ирләр күп очракта гомерләрен гаиләгә багышлаган хатыннарына бурычлы. Тик әлеге ханымнар ирләренең коллары түгел, ә бәлки һәрнәрсәдән хәбәрдар дуслары, киңәшчеләре булып кала беләләр. Ә моның өчен хатын-кызга киң карашлы шәхес, белемле, кызыксынучан кеше булып калу зарур: 

* Белем алырга омтылыгыз, китаплар укыгыз – чын мәгънәсендә укымышлы кеше генә партнеры өчен кызыклы.
* Тышкы кыяфәтегезне, сәламәт-легегезне һәрдаим кайгыртып торыгыз. 
* Атнаның берничә сәгатен генә булса да үзегезгә багышлагыз, бу вакытны кызыклы итеп үткәрегез, дусларыгыз белән очрашыгыз, кинотеатрларга барыгыз.
* Спорт белән шөгыльләнегез, бу – сәламәтлекне ныгыту чарасы гына түгел, ә бәлки буй-сынны зифа саклау да, шул ук вакытта яхшы кәеф чыганагы да.
* Үзегезгә кием сайлаганда, бизәнгәндә белгеч киңәшенә колак салыгыз, кеше арасында гына түгел, өйдә дә килешле һәм матур киенеп йөрегез.
* Ә иң әһәмиятлесе – дөньяга позитив күзлектән карарга омтылыгыз!

«Сөембикә», № 2, 2015.

фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    ерунда! миндэ болар бар да бар, э иргэ ярап булмый

    Хәзер укыйлар