Логотип
Белгеч киңәше

Аерылышабыз...

язмасына комментарий: http://syuyumbike.ru/yashaesh/otkrovenie/?id=4166

Өлкән яшьтәге аерылышучыларны мин ике төркемгә бүлеп карар идем. Беренче төркем – пенсия яшенә җитеп килүчеләр яки күптән түгел пенсиягә чыккан кешеләр (50-65 яшь); икенче төркемдә – 65 яшьтән өлкәнрәкләр. Беренче төркемдәгеләр гаилә таркатуга шактый еш бара һәм аның сәбәпләрен бераз соңрак карарбыз. Ә менә инде олы яшьтәгеләр арасында аерылу очраклары бик сирәк, юк дәрәҗәсендә диярлек. Өлкәннәр арасында аерылышуның төп сәбәбе – олы яшьтәге кешенең психик статусы, холкы кискен үзгәрү. Кызганычка каршы, картлык үзенә ияртеп бик күп күңелсезлекләр, шул исәптән, психологик проблемалар алып килә. Кешенең холкы үзгәрә, аны тыеп торган бикләр йомшара, психиканың контроль функцияләре кими. Бу үз чиратында яшьрәк чакта акыл, ихтыяр көче басып торган тис­кәре сыйфатларны өскә калкыта. Кешенең үз-үзен тотышы үзгәрә, ә аерым бер очракларда гомумән дә акылы авыша. Күп гаиләләрдә мондый үзгәрешләрне сабыр гына кабул итәргә тырышалар. Монда туганнар­ның, күрше-күләннең, балаларның роле зур. Ләкин кайбер очракларда, аеруча холыксызлык аркасында агрессивлык көчәйгәндә аерылышу бердәнбер дөрес юл булып кала. Кызганыч, бу вазгыятьтә бөтен як та оттыра: ир белән хатын картайган көннәрендә күнегелгән тормышларын үзгәртергә мәҗбүр булса, балалар ике ут арасында калып, кайсы якны кайгыртырга белми… Мондый катлаулы хәлгә калган гаиләләргә шуны әйтер идем: бу очракта төп шарт булып чыккан җәнжалны дәвам итмәү тора. Алтын урталыкны табып булмаса да, очрашкан, аралашкан вакытта мөмкин булганча, сабыр, түзем булып калырга кирәк. Балалар исә, кем гаепле, кем гаепсез булуга карамастан, мөмкин кадәр ике якка да ярдәм кулы сузарга бурычлы – аларны бит шул әти-әни тәрбияләп, кеше иткән.

Беренче төркемгә килгәндә, монда башлыча ике сәбәп гаилә таркалуга китерә: эчүчелек һәм яңа гаилә төзү. Беренче очракта хатын-кызлар инициатива күрсәтсә, икенче очракта, гадәттә, ир кеше башлап йөри. Озак еллар буе исерек ир белән гомер кичергән, инде түзәрлеге калмаган хатын, картлыгым булса да тыныч узсын дигән фикердән чыгып, аерылырга карар кыла. Һәм бу адымны бары хупларга гына мөмкин, кызганыч, бу фикергә иртәрәк килмәгән дияргә генә кала.

Яңа гаилә кору белән бәйле аерылышулар бөтенләй башка, тирән, газаплы вакыйгалар аша бара. Мо­ның сәбәбе бераз соңарып килгән, яки озаккарак сузылган «урта яшь­тәгеләр кризисы» белән бәйле. Гомер уртасын узган ир-ат (сирәк очракта хатын-кыз) үтеп баручы яшьлекне туктату, озаккарак сузу өчен ни генә кылмый! Ярый ла «тузыну» яшьләрчә киенү-ясану, күңел ачулар белән генә төгәлләнсә! Еш кына эш гаилә җимерелүгә, яңа яр сайлауга барып җитә. Балалар инде үз тормышы белән яши, гөрләп торган гаилә учагы сүнеп юкка чыга... Мондый катлаулы хәлгә тап булган ханымнарга шуны әйтәсе килә: яраткан иремне кайтарам дип җан көчегез белән тырышудан файда юк. Сезнең өзгә­ләнүегез, гаиләне таркатмаска тырышып кылган һәр адымыгыз көндә­шегезгә көч кенә өсти. Акылы томаланган ир дә сезне аңламастыр… Аның акылына киләсе көне әле алда, ә сезгә бүген яшәргә кирәк: көчегез­не юкка сарыф итеп түбәнсенмәгез! Үзегез турында уйлагыз – сәламәтле­гегезне кайгыртыгыз, яңа шөгыль табыгыз. Бәлки күптән хыялланып та эшләнмәгән эшләр бардыр, балаларыгыз, оныкларыгыз белән аралашыгыз. Тышкы кыяфәте­гезне кайгыртыгыз. Хәсрәткә чумып яшәмәгез! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    минем белэндэ шундый хэл килеп чыкты, ирем 60ка житкэндэ читтэ узенэ наз эзлэде, мин баштарак аны жибэрмэскэ тырыштым, аннары аны алай тотуда мэгънэ юк икэнен анлап, иремне киемнэрен тоттырып ойдэн куып чыгардым. озакка бармады мэхэббэтлэре, тиз суынды. УЛ ХАТЫН, АНЫН 16 ЯШЬЛЕК КЫЗЫ МИНГА ТЕЛЕФОННАН ШАЛТЫРАТЫПтелэсэ нэрсэ начар сузлэр белэн мине хурладылар, мин андый тубэнчелеккэ житкэн хатын тугел, имеш яхшы хатыннан ире китми. ахрыдан бер ике ай шулай йори торгач ирем ойгэ кайтып жылый башлады, узем белэн берни эшли алмыйм анда барсам сине сагынам, ойдэ булсам аны сагынам дип. моны сихер димичэ нэрсэ дисен.

    Хәзер укыйлар