Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Җырчы Сиринә ЗӘЙНЕТДИНОВА турында 20 факт

1.​  Сиринә – Кәҗәмөгез йолдызлыгы астында туган...

1.​  Сиринә – Кәҗәмөгез йолдызлыгы астында туган. Барлык Кәҗәмөгезләргә хас булган үҗәтлек аңарда да бар: юл бирә белә, әмма үземнекен итәргә дә тырыша. Үпкәләрен тиз оныта. Аның шулай кичерә белүеннән файдаланучылар да бар икән.

2.​ Гаиләдә алар өч кыз үскәннәр. Тавышлары булса да, Сиринәнең ике сеңлесе сәнгать юлыннан китмәгән.

3.​ Сиринә Зәйнетдинова – Р. Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры, Болгар радиосының Милли музыкаль премияләре лауреаты.


4. Иң яраткан җырларының берсе – «Яшәү яме». Аны тамашачыга таныткан җыры да – шушы. «Яшәү яме»н җырлый башласам, залдагы тамашачы миңа кушылып җырлап утыра, ул инде табын җырына әйләнде», – ди Сиринә.

5. Соңгы вакытта Сиринә көйләр дә иҗат итә башлады. Үзе көен язган иң беренче җыры – «Җырларым сезнең хакта». Тәүге концертын тәмамларга бер җыр кирәк булгач, Гөлфия Шакировадан җыр тексты сорый, ул шигырен җибәрүгә, Сиринәнең күңелендә көе дә туа. Республика көнендә – 30 августта ул аны беренче тапкыр башкара.

6. Күңелендә йөргән үкенечләренең берсе – Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына укырга кергәндә, композитор бүлеген сайламавы.


7. Казан шәһәр филармониясе солисты буларак, ай саен берәр зур сәфәргә чыгып китәргә туры килә аңа.

8. Нурлат районы Үрнәк авылы – аның әти-әнисенең туып-үскән авылы. Авылдашы Гөлүсә Нугаева сүзләренә җырлана торган җыры – Үрнәк авылы турында. «Мондый җырлар күңел халәтеннән генә туа ала», – дип саный ул.

9. Репертуарын тагын да баетып, үз программасын төзеп, тур белән чыгу – күптәнге хыялы.

10. Аның репертуарының яртысы халык җырларыннан тора.

11. Кызы Эльвина 7 яшенә кадәр Нурлатта, Сиринәнең әти-әнисендә үсә. 2004 елда аны тапкач, Сиринә бер елга академик ял ала. Аннан әтисе белән әнисе: «Бар, хыялыңны тормышка ашыр», – дип, оныкларын үзләрендә алып калып, аны Казанга озаталар. Ул чакларны исенә дә төшерәсе килми Сиринәнең. «Нурлаттан килгәч, сагынуга түзә алмый, атна буе елый идем», – ди... «Бала әнисе янында үсәргә тиеш», – дип, кызын икенче класста укырга үзе янына алып килә.

12. Сиринә һәр яз саен кызы белән Үрнәккә – язгы ташу карарга кайта.

13. Кызы Эльвина – Сиринәнең якын дусты да, сердәшчесе дә. Алар хәтта репертуарны да бергә сайлыйлар. Эльвина, кирәк икән, әнисен – мактый, шулай тиеш дип таба икән – тәнкыйтьли дә. Ул да үзенең киләчәген сәхнәдә күрә – әнисе белән берничә тапкыр тамашачы алдына чыгарга да өлгерде инде. Әмма әнисе башта аның тормыш алып бара торган берәр һөнәр сайлавын тели.


14. Сиринәнең тагын бер хыялы – үз йорты белән тору. «Чәчәкләр үстерергә, бакчада, туфракта казынырга телим, – ди. – Ә өебезнең бер бүлмәсендә студия ясар идем, икенчесендә концерт күлмәкләрен саклар идем...»

15. Һәр атнаны ял көне эшли торган бер эше бар Сиринәнең: шкафындагы кием-салымны таслап куя ул. «Шул миңа рәхәтлек бирә, – ди. – Шуларны атнага бер таслап куймасам, тынычлык тапмыйм».

16. Сиринә җырлаганда, залда әтисе белән әнисе утырса, алар гел елыйлар икән. «Аларга карамасам гына, җырлый алам, – ди Сиринә. – Хәер, үзем дә аларга охшаган: Эльвина мәктәптә чыгыш ясаганда, күземә гел яшь тула...»

17. Берара ябыгып алгач, Сиринәгә бик күпләр социаль челтәрләрдә: «Ничек ябыктыгыз? Серегезне әйтегез әле», – дип язганнар. «Мин үзем алай сорый алмас идем. Уңайсызланыр идем», – ди Сиринә.

18. Юлда, каядыр барганда, табигать күренешләрен фотога төшереп инстаграммга куйганчы, карап баруың хәерлерәк. Фотога төшерү белән мавыксаң, бу матурлыкны күрми каласың дип саный ул.

19. Иң яратмаганы – гаделсезлек.

20. Сиринә: «Хыянәтне генә кичерә алмас идем. Ә калганнары – яратсаң, үтә дә китә», – ди. Аның фикеренчә, ир белән хатын бер-берсен яратмаган гаиләдә генә гел тынычлык була – бу аларның бер-берсенә битарафлыгы белән бәйле.

Теги: Сиринә Зәйнетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар