Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Ризат Рамазанов: “Зинира белән ике ай гына очрашып өйләнештек”

14 февраль – Гашыйклар көне якынлашкан мәлдә, популяр җырчылар Зинира һәм Ризат Рамазановларның танышу тарихлары һәм бәйрәмгә мөнәсәбәтләре турында кызыксындык... 


14 февраль – Гашыйклар көне якынлашкан мәлдә, популяр җырчылар Зинира һәм Ризат Рамазановларның танышу тарихлары һәм бәйрәмгә мөнәсәбәтләре турында кызыксындык. 


Ризат Рамазанов: 
–Зинира белән без Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укыган вакытта таныштык. Баштагы елларда төркемдәш буларак кына аралаша идек, ә инде соңгы курсның май аенда ешрак аралаша башладык. Ул чагында миңа әти-әни Казанда 17 квадрат метр мәйданлы бүлмә алып биргән иде. Бер ай гына аралашып йөргәннән соң Зинирага: “Әйдә, әллә язылышмый гына торыйп карыйбызмы?” – дип тәкъдим иттем. Чөнки тиздән уку бетәчәк һәм Зинира да Башкортстанына кайтып китәргә тиеш иде. Шуннан соң мин аны авылга, әти-әни белән таныштырырга алып кайттым. Ләкин ул вакытта да әле күңелдә мәхәббәт хисләре бөреләнмәгән, җитди уйлар, планнар юк иде. Әти-әни аны бер күрүдә үк ошатты.. Ә авылга кайтып килгәннән соң үземнең күңелдә дә нәрсәдер үзгәрде. Зинира Башкорстанга кайтып китсә, үкенечкә калмасмы, дип тә уйлый башладым. Безгә диплом тапшырганда аның әти-әнисе дә килде. Алар барысы бергә кайтып китәргә җыенганда, саубуллашканда тамакка төер тыгылды да, Зинирага: “Мин сине кайтып алырмын, мөгаен”, – дидем. Бабай исә: “Яшәргә уйлыйсыз икән, бары тик никах укытып кына”, – дип, икеле-микеле уйларга урын калдырмады. Шуннан соң беркөнне әнигә кайттым да: “Әни, нишлим икән соң?” – дидем. Ул: “Никах укытыйк”, – дигәч, Зинирага шалтыратып: “Ярар, алайса, кулыңны сорарга барабыз”, – дидем. 35 яшьләрдә өйләнермер дип йөргән җиремнән планнарым менә шулай 180 градуска борылды да куйды. Егет-кыз булып аралашуыбыз да нибары ике ай гына булды бит.  Ярату, мәхәббәт хисләре дә кабынырга өлгерми калды. Никах көнендә әле миңа: “Минем кешеме икән соң бу?” – дигән уйлар тынгылык бирмәде. Ул 2012 ел, мәрхүм Илфак абый һәм Илсөя Бәдретдиновалар белән бергә гастрольләргә йөргән чагым иде. Шуңа күрә никахның икенче көнендә үк алар белән бергә гастрольләргә чыгып киттем. Аңа кадәр идәнгә линолеум җәйгән идек әле. Кайтуыма Зинира бүлмәне ялт итеп җыештырып чыгарган, калдык-постыклардан үзенчә шкаф ясап, әни җибәргән савыт-сабаларны шунда урнаштырып куеп, өйгә ямь керткән. Шул вакытта мин: “Юктан да бар иткән бит, бу чыннан да минем кеше инде”, – дип уйлап куюым хәтердә. 
Гашыйклар көненә килгәндә, хәзер һәр көн бәйрәм инде ул. Теләк булганда, теләсә нинди көннән бәйрәм ясарга була. Шулай да Гашыйклар көнендә берәр матур ресторанга яки кафега кереп, кичке аш ашап, рәхәтләнеп сөйләшеп утырабыз. Узган ел, мәсәлән, концертларыбыз туры килү сәбәпле, беркая да бара алмаган идек. Быел кайда да булса билгеләп алырбыз дип уйлыйбыз.   
  
          
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    балалары турында бҽр ни дә юк!

    Хәзер укыйлар