Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Помада тотып карамаган хатын-кызлар да бар икән

Җир йөзендә хатын-кыз заты яшәгәндә мода, кием-салым, бизәнү-ясану һәрвакыт актуаль булачак. Россиянең үзәк каналларыннан безне киенергә бер ун еллап өйрәтәләр бугай. Чит илдә инде бу хакта карап туйдылар.

Җир йөзендә хатын-кыз заты яшәгәндә мода, кием-салым, бизәнү-ясану һәрвакыт актуаль булачак. Россиянең үзәк каналларыннан безне киенергә бер ун еллап өйрәтәләр бугай. Чит илдә инде бу хакта карап туйдылар.

Инде менә чират безгә – татарларга да җитте булса кирәк. «Татарстан Яңа Гасыр» каналында барган «Мин» тапшыруы турында әйтүем.


 

Тапшыруның беренчесе быелның 8 март көнендә эфирга чыккан иде. Аннан соң 12 тапшыру төшерелеп, аның унысын тамашачы күрде инде.

Сүз дә юк, кызык тапшыру. «Татар каналында карарлык тапшыру юк», – дип зарланучыларга җавап әзер хәзер: «Бар!»

Тапшыруның авторы, алып баручысы Гөлназ Сәфәрова әлеге проектны хатын-кызның тышкы кыяфәтен генә түгел, эчке дөньясын да үзгәртү өчен башлап җибәрдек, ди. «Татарның менталитеты шундый бит инде, без үзебезне күрсәтергә кыенсынабыз. «Ой, юк, юк! Мин мондыйны кимим, минем аягым кәкре, мин камерага сөйли белмим. Җәмәгать, кәкре аяк бик тә модада бит ул хәзер! Аннан бер дә оялмаска кирәк», – Гөлназ үзе әнә шулай ди.

Гомумән, тапшыруның тамашачыларда кызыксыну уятканы сизелеп тора. Бик күп хатлар килүе дә шуңа дәлил.

Тапшыруга 18 яше тулган һәркем катнаша ала. Моның өчен үзеңнең нигә үзгәрергә теләвең турында хат кына язып салырга кирәк. Никадәр үзенчәлеклерәк итеп язсаң, тапшыруга эләгү шансың да зуррак. Күбрәк шәһәрнекеләр активтыр инде, дисәк, юк, авыллардан, районнардан да бик күп язалар, ди. «Кемнеңдер ире вафат булган, ул хәзер депрессиядә. Кемнеңдер ире кыйный, аның бу тормышын үзгәртәсе килә. Ә кемнеңдер үзе өчен тамчы да вакыты юк. Әле бер бизнесмен ханым язды. Акчасы да бар, мөмкинлеге дә, фәкать вакыты юк. «Булышыгыз әле миңа. Мин кайчан соңгы тапкыр парикмахерга барганымны да, кайчан күлмәк алганымны да оныттым. Гел эш тә эш», – дип яза ул.

Матурлык студиясе стилисты Лилия Садриева әйтүенчә хәтта безнең заманда да кулына помада тотып карамаган хатын-кызлар бар. «Олы яшьтәге, кайдадыр ерак бер авылда яшәүчеләр түгел, яшь кенә ханымнар алар. Без аларны көндәлек тормышта затлы ханымнар булырга өйрәтәбез. Тапшырудан соң аларның үз-үзләренә карашы үзгәрә, үзләренә куйган бәяләре күтәрелә», – ди ул. Лилиядән хәзер табигый макияж, төрле озынлыкта итеп киселгән чәч, каре, бөдрәләр модада булуын белеп калдык. Акцент күзләргә ясала, калын уклар модада, ди ул. Күзләргә басым ясалгач, иреннәр табигый булу кирәк.

Тапшыруда төшүче ханымнар белән психолог та эшли. Рамил Гарифуллин, иң яхшы психолог, дип камераны атады. Камерада үзен тотарга өйрәнгән хатын-кыз инде иң зур чыныгу алган була. «Кешене аның үзенең позасы аша гына үзгәртеп була, – диде ул. – Бөтен хатын-кызларның да алиһә буласылары килә. Әмма үз «мин»ен саклаучылар гына алиһә булып кала ала. Үз «мин»не саклап калу күпләргә бирелми. Җәмгыять аларга төрле рольләрне тага: ул яхшы хатын, яхшы әни, яхшы коллега булырга тиеш».

 

«Тапшыруга төрле кешеләр килә, алар белән эшләгәндә төрле хәлләр була, – ди Гөлназ. – Бер ханым белән өч сәгать күлмәк сайладык. Анысын киеп карыйбыз, монысын. «Сезгә ошыймы?» – дисәң, «Пф-фф-фф! Миңа барыбер», – дип кенә җавап бирә. «Хәзер нишләргә инде. Күпме төшердек, прическалар ясаттык, инде кире борыйк микәнни?» – дип тә уйлап куйдым хәтта. Ә берсендә студиядә ут бетте. Икенче студиягә киттек. Урамда яңгыр коя. Героинябызның бөтен прическасы бозылды, кабаттан ясатырга туры килде. Тапшыруларны 24 шәр сәгать буе төшергән бар. Өйгә шулкадәр арып-талып кайтып егыласың. Аннары эшеңнең нәтиҗәсен күреп, син үзгәрткән героиняң камерага елмаеп: «Мин!» ди икән, бөтен арганнарың сыпырып кына алган кебек була да куя».

 

Әгәр дә тапшыруда катнашырга теләсәгез:

Сезгә 18 яшь тулган булырга;

Сез үзгәрергә әзер булырга;

Үзегез турында хат язарга;

Тапшыруны төшергәндә Казанда тукталырга туганнарыгыз булырга тиеш.

 

Тапшыруда катнашкан өчен сездән бер тиен дә алмаячаклар. Прическа, макияж, маникюр сезгә бүләк булачак, киемнәрне исә тапшыру вакытында гына биреп торачаклар. Ә бүләкнең иң зуры – сез бу тапшырудан үз-үзегезгә ышанып, комплексларыгызны җиңеп, бөтен дөньяга «МИН!» дип әйтергә өйрәнеп кайтып китәчәксез. Килешегез, аның монысы иң кыйммәте дә бит.



 

 

Теги: Гөлназ Сафарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар