Логотип
Сәхнә һәм язмыш

«Моң»да «Аккомпаниатор»: гармунчы Рөстәм Вәлиев – видеоблогер

Илһам Шакиров, Әлфия Авзаловалар кебек татар халкының бөек һәм асыл җырчыларын җырлаткан гармунчы ул Рөстәм Вәлиев. Виртуоз гармунчы. Кызганыч, ул безнең арадан вакытсыз китте. Әмма татар моңы яшәгәндә Рөстәм Вәлиев исеме үлмәс. Ул – мәңгелек. «Моң» театраль мәйданчыгында әлеге шәхескә багышланган «Аккомпаниатор» дип аталган хәтер-хатирәләргә корылган перформанс-спектакль узды. Рөстәм Вәлиевнең без белмәгән тормышына багышланган иде ул.



«Илһам Шакировның искиткеч тавышын ассызыклаучы аккомпаниатор. Бөек Әлфия Авзалованың актерлык уенына сәхнәдә кушылудан курыкмаган кеше, иҗат итүче, партнер», – дип язган аның турында кичәне оештыручыларның берсе – шагыйрә һәм режиссер Йолдыз Миңнуллина. Перфомансның иҗади командасы: биюче Нурбәк Батулла, мультиинструменталист Ильяс Фәрхуллин, рәссам Зөлфия Илькаева, Алена Батулла, Рөстәм Вәлиевнең улы– музыкант, композитор, битмейкер Malsi Musiс тәхәллүсе белән чыгыш ясаучы Ислам Вәлиев. 


Әлбәттә, кичә гадәти түгел иде. Анда сүзләр булмады. Бары тик музыка! Сәхнә түрендә Рөстәм Вәлиевнең гармуннары, экранда гаилә архивыннан видеолар. Менә ул сәхнәдә, менә ул авылда авылдашлары белән, менә ул гармун ясау остасы янында, аның белән тормыш хакында сөйләшә... һәм бар җирдә – гармун. Сәхнәдә дә, тормышында. Кулына гармун тотып туган да шуннан аерыла алмаган кебек. Илһам Шакировның аерылгысыз аккомпаниаторы ул. Аның белән бер сәхнәдә 30 елга якын уйнаган. Рөстәм абыйның кечкенә генә гармуннарында уйнаганына сокланмаган татар калмагандыр дөнья йөзендә. 


Спектакль җылы хатирәләр белән тулы иде. Видеолар арасында Рөстәм абыйның гармуннары Ильяс Фәрхуллин ярдәмендә «телгә килә». Әле ул үзе генә моңлана, әле биюче Нурбәк Батулланы биетә. 


Ахырда Рөстәм Вәлиевнең дусты Самара өлкәсенең «Идел» татар эстрада җырлары халык ансамбле җитәкчесе Мидхәт Әминов дусты турында истәлекләре белән уртаклашып, гармунда уйнады. Ул Рөстәм абыйның дусты гына түгел, укучысы да. Аңа карап гармунда уйнарга өйрәнгән.


Перформанс Ислам Вәлиевнең электрон музыкасы белән үрелеп барды. Рөстәм Вәлиев гармунда уйнаса, аның улы музыкаль битлар тудыра һәм алар белән уйный. Хатирәләрне заманча көйгә салган ул. Без аның белән әтисе турында сөйләшеп тә алдык. 


Ислам, мондый перформанс-спектакль идеясе ничек туды?
– Әти Америкадан алып кайткан видеокамерасына 1993–2000 нче еллар аралыгында бик күп видео төшерә. Анда гаилә тормышы да, сәхнә арты тормышы да, Илһам абыйны өеннән килеп алуы да, аның машинага кереп утыруы да – барысы да бар. Уйлап карасаң, әти 90 нчы елларда инде видеоблогер булган. Яраткан ул видеолар төшерергә. Хәзер һәркем кулында телефон, һәркем видеога төшерә, ә ул вакытта бу мөмкинлек булмаган, шуңа кадерле дә ул видеолар. Перформанска да шушыларны нигез итеп алдык. «Моң» мәйданчыгында әтигә багышлап мондый спектакль куярга күптәннән теләгем бар иде. Миңа таныш мәйдан. «Чын татар» «Ак бүре», «Сак-Сок» спектакльләренә музыка, саун-дизайн яздым. Команда бик иҗади. Әти төшергән видеоларны цифрлаштыргач, аларга күрсәттем. Шуларны карый-карый булачак спектакльнең пазллары туа башлады. Видеоларның бик әз өлеше генә күрсәтелде. Гаилә архивыбызда берничә сәгатьлек документалистик фильм җыярлык материал бар.


Кичә барышында Рөстәм абый турында бик күп кызыклы фактлар күрдек. Шәхсән үземә аның Финляндиядән синтезатор алып кайтуы һәм аны УАЗ машинасына алыштыруы кызыклы тоелды...
 – Әйе, әти Финляндиядән алып кайткан ике синтезаторның берсен УАЗ машинасына алыштырды. Шундый заманалар булган бит. Ул «Уазик»та без дә, Илһам абый да йөрде. Ул әти белән йөрергә бик ярата иде. Әти гастрольләргә гел руль артында чыгып китә иде. Минем Шәрифулла бабай да гомере буе йөк машиналары йөрткән. Әти техника мохитендә үскән. Мине дә 5–6 яшьтән үк машина йөртергә өйрәтте. Машиналар үзгәреп торды, Илһам абый һаман әти янында утырып йөри иде. 


Спектакльдә Рөстәм абыйның супертальяны да бар иде. Ул аңа никадәр кадерле иде?
– Ул тальян әти уйлап тапкан конструкция. Дөресрәге, ул аның төшенә кергән. Әти аны бик озак ясатты. Бер гармунда берничә гармун! Әти аны супертальян дип атый иде. Әтигә ул гына түгел, бөтен гармуннары да кадерле иде. Аның коллекциясендә егермедән артык гармун бар. Барысы да үзебездә саклана. Гармуннардан кала, шулай ук курайлар, кубызлар, думбралар... Әти милли уен кораллары җыярга яратты. Гастрольләрдә йөргәндә осталарны табып, шулардан эшләтә иде, йә сатып ала иде. Алган «командировочный»ларын җыеп гармун сатып ала торган булган.


Видеоларны караганда Рөстәм абый кайда, шунда бәйрәм кебек тоелды. Авылдашларының үз итүе ошады. Бергәләшеп җырлашып утырулары...
– Әти минем Самарада туган. Бабай Самара өлкәсенең Күреш авылыннан, әби Ульян өлкәсенең Әбдри авылыннан булган. Күрше авыллар алар. Әти шәһәрдә туса да, авылны яраткан. Авылда бик күп агайлар гармунда уйнаган. Әтине шул гармун тарткандыр инде авылга. Әтинең гармунга мөкиббән киткәнен күреп әби белән бабай аны музыка мәктәбенә баян классына укырга биргән. Әти-әнисе күргән бит аның талантын. 


Рөстәм абый безнең әти-әниләр өчен виртуоз гармунчы булса, сез безнең, безнең балалар өчен виртуоз электрон музыкант. Югыйсә икътисад буенча белем алгансыз. Димәк, музыка канда һәм ул җибәрми?
– Мин үземне виртуоз дип санамыйм инде. Чыннан да, кечкенәдән үк музыкага тартылам. Компьютер барлыкка килгәч, электрон музыка яза башладым, битбокс белән шөгыльләндем. Әйе, КФУда икътисад буенча белем алдым. Музыка белән бәйле булмаган өлкәдә дә эшләп карадым, әмма музыка һәрвакыт күңелемдә булды. Ул җибәрмәде һәм менә бәреп чыкты. Нәтиҗәдә, мин хәзер музыка белән генә шөгыльләнәм. Музыка канга бик нык сеңгән, монысы хак..
 Фото: Рәмис Нәҗмиев, гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар