Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Хәния Фәрхи бәлеше

Бу рецептны бирү идеясе көтмәгәндә килде. Моннан 14 ел элек «Сөембикә» журналы Хәния Фәрхи һәм Габделхәй Биктаһировларда кунакта булган иде. Шул очрашудан бик матур фотосурәтләр сакланып калган. Әнә алар кызларының фортепьянода уйнаганына сөенеп басып тора, әнә әнисе төпчегенең чәчен тарый. Ә бер фотода яраткан җырчыбыз хуш ис бөркеп торган кайнар бәлеш күтәргән. 

Бу рецептны бирү идеясе көтмәгәндә килде. Моннан 14 ел элек «Сөембикә» журналы Хәния Фәрхи һәм Габделхәй Биктаһировларда кунакта булган иде. Шул очрашудан бик матур фотосурәтләр сакланып калган. Әнә алар кызларының фортепьянода уйнаганына сөенеп басып тора, әнә әнисе төпчегенең чәчен тарый. Ә бер фотода яраткан җырчыбыз хуш ис бөркеп торган кайнар бәлеш күтәргән. 

Җырчылар белән аралашканда кем дә булса берәү Хәния Фәрхи пешергән бәлешләрнең тәме хакында әйтми калмый. «Бәлешне  барыбыз да пешерә, Хәния апаныкы бигрәкләр дә тәмле була иде», – диләр. Рәхмәт инде Алиягә, әниең бәлеш пешергәндә, син дә карап, өйрәнеп торгансыңдыр бит, аның рецептын хәтерләмисеңме, дигәч, озакка сузмый гына язып та җибәрде. Безнең өчен кадерле рецепт бу, чөнки ул Хәния Фәрхинеке. 

«Әни бәлешне көнбагыш мае салынган төче камырдан пешерә иде, – диде Алия. – Башта савытка ике йомырка сыта, тоз сала, тигез күләмдә су һәм сөт (без зур бокал ала идек тә, аның яртысына су, яртысына сөт сала идек), ярты бокалдан артыграк көнбагыш мае салып, камыр баса.  

Эченә сыер ите белән каз ите турый, икегә бүлеп казның башын, аягын, канатларын сала, муенын турап куша. Аз гына каз мае да эретеп сала. Суган белән бәрәңгене ваклап турый, тозын, борычын сибә. 

Бәлешне ясагач, һавасы чыксын дип, уртасында тишек калдыра иде. Бәлешне башта нык кызган – 200-220 градустагы мичкә тыгабыз. Бу – өсте кетердәсен өчен. 20-30 минуттан мичне кысабыз, 150-180 градуста ике сәгать ярым-өч сәгать пешерәбез. Өсте көймәсен дип, әни камырдан капкач ясап каплый торган иде. Анысын ашамыйбыз инде, ташлыйбыз. Фольга гына да ябарга була, тик камыр капкач белән тәмлерәк була кебек.  

Әнинең рецепты менә шундый. Бернинди дә артык сере юк». 


Хәния апа әзерләгәнчә итеп, аны искә төшереп, сез дә пешереп карагыз әле, кадерле укучыларыбыз. «Бигрәк тәмле!» – дисәләр, «Хәния Фәрхи рецепты белән пешердем», – диярсез.  

 

  

Теги: Хәния Фәрхи Хания Фархи

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бүген үк пешерәм, боерса! Какраз ярты казым да бар иде әле. Бәлешне яратабыз без.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мондый эсседэ бэлеш котеп торыр бераз))) коннэр сурелгэч алла телэсэ

      • аватар Без имени

        0

        0

        Ноябрьда каз омэсе уткэч тэ пешерэм Алла бирса

        Хәзер укыйлар