Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Гүзәл Уразованың Мәскәүдәге концертыннан сюрпризлар

Узган ялларда илебезнең төп сәхнәсе – Кремль мәдәният сараенда Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның зур концерты узды.

Узган ялларда илебезнең төп сәхнәсе Кремль мәдәният сараенда Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның зур концерты узды.

Ул үзе заманча форматта әзерләнгән, ләкин шул ук вакытта татар халкының милли җәүһәрләрен дә күрсәтә алды. Мәсәлән, «Казан» бию ансамблен генә алыйк. Әлеге ансамбль Гүзәлнең «Гөрләп кирәк яшәргә», «Бас, бас» җырларын милли биюләре белән тулыландырды.

Концертның кульминацион мизгеле – аларның икесе бергәләп халкыбызның яраткан җырларына әзерләнгән тезмә булгандыр. Җырчыларның әлеге чыгышын тамашачы «Браво!» дип алкышлады.

Кульминацион мизгелне Илдар белән Гүзәлнең өлкән кызлары – Эллари дәвам итте. Моңарчы14 яшьлек кызның җырлавы Инстаграмда күпләрне гаҗәпләндергән иде инде. Аның студиядә җыр яздырганда төшерелгән видеосы ярты миллионга якын караулар җыйган.

Концертта сюрпризлар күп булды. Шуларның берсе Айдар Галимов белән белән дуэт. Җырчыларның әлеге чыгышы да Инстаграм битләрендә иң күп репостларга ия булды. Шулай ук, «Голос» проекты җиңүчесе Динә Гарипова белән дуэт та тамашачыны битараф калдырмады. «Пятый элемент» җыры дуэт версиясендә тагын да матуррак яңгырады. 

«Нигә генә» җырын Гүзәл Согдиана белән башкарды. Рус эстрадасының популяр җырчысы сәхнәдән Гүзәл белән Илдарны иҗатларына 15 ел туу белән тәбрикләде һәм бу дуслык аның өчен бик кадерле икәнен әйтте.

Тамашаның алып баручыларын Максим Шарафутдинов белән Гөлназ Сәфәрованы да билгеләп китү урынлы булыр. Концертның уңышына аларның да катнашы бар. Тәмле итеп сөйләп, үзара һәм тамашачылар белән аралашып, матур алып бардылар.

Тамашага берничә көн кала Элвин Грейның киләсе дә билгеле булды. Әмма тамашачы моңа ахырга кадәр ышанмады. «Красивая, хороший» җыры башлануга, 6500 тамашачы берьюлы телефон камераларын кабызып, дуэтны видеога төшерә башлады. Димәк, алар моны көткән.

Splash барабанистлар төркеме дә тамашага үзенчәлек өстәде. Баксаң, алар дөньякүләм бәйгедә беренче урынга ия булган, бик танылган төркем икән. Алла Духованың «Тодес» бию коллективы дә бәйрәмнең иң шәп «тәмләткече» булды.

Иң шаккатырганы концертны карарга татар, рус халкы гына түгел, ә башка милләтләрнең дә килүе. Бер авыз сүз татарча белмәгән Иваннар, Машалар янында әрмәннәр, кыргызлар, казахлар һ.б бар иде. Моң һәм талант өчен милләт аермасы да, тел аермасы да киртә түгеллеккә бер дәлил инде бу.

 

 

 

Галерея

Теги: Гүзәл Уразова Гузель Уразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар