Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Гүзәл СӘГЫЙТОВА турында 19 ЧЫН, 1 ЯЛГАН һәм 1 яртылаш ЯЛГАН факт!

1. Мин – оялчан кеше. Оялчан булуыма кешеләр ышанмый, күп очракта, бу сыйфатымны тәкәбберлек итеп кабул итә...

1. Мин – оялчан кеше. Оялчан булуыма кешеләр ышанмый, күп очракта, бу сыйфатымны тәкәбберлек итеп кабул итә. Ә мин аның белән һәрдаим көрәшеп яшим.

2. Әниемнең әтисе – Башкортстанның Белорет районында туып үскән, зәңгәр күзле озын буйлы башкорт. 13 февральдә бабыкаема 95 яшь тулды.



3. 3 курстан соң, җәйге сессия тәмамлангач, башымны пеләшкә алдырдым. Күпләр өчен бу мине яңа яктан ачучы, көтелмәгән вакыйга булды.

4. Минем өчен иң бәхетле кеше – яхшы йоклаган кеше. Дөньяларын онытып йоклаучыларга ак көнләшү белән көнләшәм. Йокысызлык – аерылгысыз юлдашым.



5. Биюгә сәләтемне күреп, 4 сыйныфтан соң әти-әни миңа Уфадагы хореографик училищесына барырга тәкъдим ясаган иделәр.

6. Беркайчан да диетада утырганым булмады.



7. Тормышымның 9 елы - тулай торакта, 10 елы кеше фатирларында узды.

8. Мәктәптә укыганда район күләмендә “Нәүрүз гүзәле”, “Озын толым” конкурсларында гран-при яулаган идем, җыр һәм мандолина буенча лауреат та булдым.



9. Инде 5 ел телевизор карамыйм. Үзем кызыксынган программалар белән ютуб каналында танышам.

10. Сыер саву үсмер чакның бер чорында кызыклы шөгыльгә әйләнгән иде. Хәтта авылда туганнар куна каядыр киткәндә, маллары белән уртак тел табарга мине чакыргалаганнары булды.



11. Ирем белән танышкач, өч айдан соң гаилә кордык.

12. Хатын-кыз эшеннән иң яратканы – үтүкләү. Атнаның 3-4 көне кер юып, үтүкләп үтә. Керле кием бераз гына җыела башласа, үземне начар хуҗабикәгә саный башлыйм.



13. 10 сыйныфка кадәр биология һәм химия дип хыялландым.

14. Еш мине рус кызы дип кабул итәләр. Үзара татарча сөйләшә башлап, кыен хәлгә калучылар байтак.



15. Мәктәптә дә, университетта да волейбол командасының төп составында булып, олимпиадаларга, бию түгәрәгенә йөреп дәресләрне еш калдырырга туры килә иде. Шуңа карамастан, аттестат һәм дипломымда гел “5” билгеләре.

16. Еларга яратам. Бәхеттән булсынмы, кыен вакытмы, кино-спектакльдән алган тәэсирме, кемнеңдер сөенеч хәбәре дисеңме – күңел тиз тула.



17. Уфадагы узган гомеремнең яртысын мин Гүзәл Усманова булып яшәдем. Шуңа да яңа никахта фамилиямне үзгәртмәскә булдым.

18. Иң курыкканым - күсе һәм үлгән кеше рухлары.



19. Яраткан шөгылем – әйбер ташлау, кешеләргә бирү. Таушалган, җебе чыккан, туйган киемнәрдән, ватык-сүтек әйберләрдән тиз арада котылырга тырышам.

20. Беренче сыйныфта укыганда, әниләр белән алдан киңәшләшмичә, туган көнемә бөтен сыйныфны кунакка чакырып кайткан идем.



21. Каһирәдә, сәяхәт вакытында, мин үземне чын йолдыз итеп хис иттем. Кая гына барсам да арттан фотоаппаратлар белән йөгереп йөрделәр. Иң гаҗәпләндергәне: Мөхәммәд Пәйгамбәрнең оныгы Хөсәен исемен йөрткән мәчеткә чират торганда да, икенче чиратның минем белән фотога төшәргә тезелүе.


 

Теги: Гүзәл Сәгыйтова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гүзәл! Син миңа бик тә ошаганга күрә, ярты-йорты күзләрем белән, менә шушы юлларны язарга алдындым әле. "Мәдәният дөньясы" тапшыруын алып барганд да, чын ихлас күңелемне биреп, тыңлый идем. Оялчан булуыгыз - ул сезне бизи генә, чөнки хәзер ошыймы-юкмы күзгә күренергә тырышучы оятсызлар безне күбрәк борчый төсле. Барлык яктан да камил хатын-кызларыбыз күп булмаса да, әммә сезне күреп куанамын. Барысы өчен дә әти-әниеңә рәхмәтлемен, чөнки алар дөньяга тудырган өчен куануларын татып, бергә-бергә, таза-сау һәм тигезлектә яшәргә язсын

    • аватар Без имени

      0

      0

      Сагындырдың, Гүзәл!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Югаллтык шул Гүзәлне... Ул хәзер кайда? Ялган җаваплар 2, 21ме?

        • аватар Без имени

          0

          0

          Кадрия! Гүзәлебез бәби көтә!

          Хәзер укыйлар