Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Гаиләмдә мин чын татар

Камил Ларин – кино һәм театр артисты.

Камил Ларин – кино һәм театр артисты. Кинемотографиядә әле яңарак кына кабынган йолдыз булса да, Камилнең талантлы артист булуы берәүдә дә шик уятмый. 2000 нче еллар башында Волгоград егетен әле беркем дә белми иде. Россия тамашачысына ул «День радио», «День выборов», «О чем говорят мужчины» комедияләре аша танылды.
Камил Ларин Волгоградта татар гаиләсендә туып-үсә. Шәһәрнең агач комбинатында инженер булып эшләүче әти-әнисе икесе дә сәнгатьтән бик ерак кешеләр була. Камил Ларин быелгы XIV Халыкара мөселман кинофестивален йомгаклау тантанасында катнаша. Шушы форсаттан файдаланып, без аның белән кечкенә генә әңгәмә корып алдык.

Хәерле көн, Камил! Очрашырга ризалык бирүегез өчен рәхмәт. Сезнең гаиләдә кем баш, кем әйтмешли, гаиләгезне кем җитәкли?
- Әлбәттә, мин! Баш булыр өчен көрәшәм (көлә). Мин – ир-ат, өстәвенә татар да бит әле. Гаиләмне үзем тәэмин итәм, шулай булгач, гаилә башлыгы да мин буламдыр инде. Миндә татар ире еш баш калкыта, өстәвенә Чаян йолдызлыгында туганмын. Бу гаиләмдә деспот булуымны аңлатмый, киресенчә, теләсә нинди эшне эшли алам, әлегә бала гына имезә алмыйм (көлә). Гаиләдә ир кеше баш булырга тиеш дип саныйм. Әлбәттә, көнкүреш проблемаларын без хатыным белән икәү киңәшләшеп хәл итәбез. Әле менә ипотекага алган иркен фатирыбызны матурлау, җиһазлау белән шөгыльләнәбез. Монда инде дилбегәне хатыныма тапшырдым. Өйдәге җылылыкны хатын-кыз гына тудыра белә. Үземне баш итеп тоярга бик яратам. Ир кешегә бик тә кирәк ул, акыллы хатын-кыз иренә үзен баш итеп тоярга мөмкинлек бирә.


 – Хатыныгызга бизәнү, киенү буенча киңәшләр биргәлисезме?
- Миңа аның киенүе дә, бизәнүе ошый. Мин, мәсәлән, аның бала тапкач бераз гына тулыланып китүен аңлыйм, ләкин үзенә бу хакта әйтмим. Хатыным үз-үзен карап тора торган кеше, һәм спортзалга барып бераз шөгыльләнергә кирәген үзе дә белә. Чит илгә чыксак, без кибетләргә икәү чыгабыз. Бу минем өчен газап, ләкин барыбер хатыныма ияреп йөрим. Миңа аның киенү стиле ошый. Әгәр дә нәрсәдер ошамый икән, шыпырт кына үзенә әйтәм дә, башка кибетләрдән карыйбыз, башкасын сайлыйбыз.

- Яңа буын ирләре – кулланучылар буыны барлыкка килде диләр. Яшь егетләр үзләренең бурычларын белми, җаваплылык алудан куркалар. Ничек уйлыйсыз, моны үзгәртеп буламы?
- О, бу бик яхшы сорау. Маңгайга түгел, күзгә төрттегез. Әйе,  мин сезне яхшы аңлыйм. 23-25 яшьлекләр буыны бу. Ул кулланучылар буынын үзебез үстердек. Без бит акчаң булса да сатып алырга әйбер булмаган заман кешеләре. Аннары үзебездә булмаган нәрсәләрне балаларыбызга алып бирә ала торган заман килде. Гап-гади тимераякны гына мисалга алыйк. Без балаларны иркәләп бетердек. Үзебез күрмәгән нәрсәләрне аларга алып бирәбез. Көнкүреш тормышта карарлар кабул итәргә дә, үзеңә җаваплылык алырга да туры килә. Беренче балаларымны үзем дә нәкъ шулай тәрбияләдем, күпне бирдем, нәтиҗәдә карар кабул итә алмый торган кешеләр булып үстеләр. Кечкенә улыма 3,5 яшь. Хатыным белән аны кулланучы итеп түгел, чын ир кеше итеп үстерәсебез килә. Гәрчә аның үз аргументы. Ул да хәйләкәр татар, «әйдә, әнигә алыйк, бу уенчык әнигә кирәк...» – ди. Хатын-кызларның үзләренә дә бераз претензия бар. Ул үз хыялында көчле, күп акча эшләүче, берникадәр әтисе образының гәүдәләнеше дә булган альфа ир-ат образы тудырган, һәм кинәт бу ир-аттан күңеле кайта, ул аны үзенә кирәгенчә әвәли башлый, тегесенә, билгеле, ошамый.  Ир-атны илһамландыру, кайчак хәтта салпы ягына салам кыстыру урынына ул аны гел тәнкыйтьли, җитешмәгән якларын гына күрә, битәрли, түбәнсетә. Син аны макта, ул синең өчен таулар күчерәчәк. Көчсез тыл ник кирәк сиңа? Үзем кешеләрнең көчле якларын күрергә яратам. Бергә гомер иткән кешене яманларга ярамый. Мин кешенең кимчелекләрен күрмәскә һәм гафу итәргә өйрәндем.



Иң тәмле сорау. Нинди кухняга өстенлек бирәсез? Аш-суга талымлымы сез?
- Әнинең тәмле пәрәмәче, токмачлы ашы, кәбестә бөккәннәре, чия сумсалары телеңне йотарлык. Әнием әзерләгән татар халык ашлары минем өчен изге әйбер. Чагыштырырга ярамый да, әни ул әни, аның бәлешләре дөньядагы иң тәмле ризыклар белән дә чагыштырырлык түгел. Үзебез дә татар ашлары пешерергә тырышабыз, ләкин берникадәр чикләнми дә булмый. Мин төрле ризыклар яратам. Кайчагында атналар буе ризыктан тыелып яши алам. Һөнәрем берникадәр чикләүләр кертә. Күптән түгел генә ялда булдык, менә анда ай буе җаныбыз теләгән нәрсәләр белән сыйландык. Мин талымлы кеше түгел.

- Сез татарча сөйләшәсезме?
- Мин бераз гына сөйлим. Әнидән минем белән татарча сөйләшүен сорыйм. Кызганычка, сөйләшү тәҗрибәм юк, аннары сөйләшер кешем дә юк, абый белән сөйләшсәм генә. Узган ел Татарстанда «Кире» дигән фильм төшерделәр. Шунда барысыннан да үзем белән татарча сөйләшүләрен үтендем. Миңа рәхәт иде. Балачакта әби-бабайлар белән бары тик татарча гына сөйләшә идем бит. Татар телен яратам мин, ошый ул миңа...

Теги: Камил Ларин Камиль Ларин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар