Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Фәнис Җиһанша: Мансур миңа охшаган

Белгәнегезчә, Казанда тулы метражлы «Кире» нәфис фильмын төшерә башладылар. Фильмның режиссерлары яшь кинематографист Рөстәм Рәшитов һәм Илсөяр белән Дан Дамаскиннар.

Белгәнегезчә, Казанда тулы метражлы «Кире» нәфис фильмын төшерә башладылар. Фильмның режиссерлары яшь кинематографист Рөстәм Рәшитов һәм Илсөяр белән Дан Дамаскиннар. (Без бу иҗат төркемен «Тапшырылмаган хатлар» фильмы буенча беләбез).

Фильм өлкән һәм яшь буын арасындагы аңлашылмаучанлыклар турында Төп герой – Мансур үзенең элеккеге дөньясын саклап калырга тырыша. Бер генә яңалыкны да кабул итәргә теләми. Ә тормыш алга атлый... Шуның аркасында якын кешеләре, кызы белән сүзгә килә.



Фильмда Россиянең танылган актеры Камил Ларин да уйный. Төп рольдә исә – Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының күренекле артисты Фәнис Җиһанша.



«Кире» нәфис фильмындагы роле турында Фәнис Җиһанша безгә менә нәрсәләр сөйләде:

–​ Бу сценарий өстендә эш бер ел элек башланганда, аның авторлары миңа шалтыратып: «Менә безнең шундый проект булачак. Киносценарийны сезне генә күздә тотып язабыз. Әгәр сез август-сентябрь айларында төшәргә ризалашсагыз, әйбәт булыр иде», – диделәр. Кыскача гына эчтәлеген дә сөйләп бирделәр.



Мин, әлбәттә, ризалаштым. Төп геройның – Мансурның дөньяга карашы минеке белән туры килә. Ул татар теленең язмышы өчен борчылып, җанып йөри, аңа борынгы татар көйләре якын, ул бүгенге эстраданы бик үк кабул итеп бетерми. Аның компьютерында бөтен программаларның татарча версияләре генә тора. Ул гаделлек өчен көрәшә...

Минем ризалыгымны алганнан соң, персонажларга кастинг игълан ителде. Фильмда минем хатынымны уйнаячак кешене бик озак эзләдек.



Һәм инде менә быел, сентябрь аенда «Кире»не төшерә башладык. Мәскәүдән, махсус бу фильмда төшәргә, Камил Ларинны чакырдылар. Ул шәһәр уртасында дип әйтерлек яшәп яткан йортымнан, җаен табып, мине күчергә теләгән персонажны уйный.

Камил съемкалар вакытында үзен бик кешелекле, итәгатьле, ярдәмчел буларак танытты. Һәм инде миңа калса, бу фильмдагы безнең эшебез актерлык баскычында үзенең мөһим бер урынын алыр дип уйлыйм.

Фәнистән тыш бу фильмда Эльмира Кәлимуллина, Зөлфия Вәлиева, Фирая Әкбәрова, Гузәл Сибгатуллина, Әзһәр Шакиров, Ришат Әхмадуллин, Илфат Камалиев, Олег Фазылҗанов һ.б. катнаша.

Теги: Фәнис Җиһанша

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар