Эстрада йолдызларының ябыгу серләре
Илсөя Бәдретдинова:
“Мин бит махсус ябыкмадым: үзеннән-үзе шулай килеп чыкты. Хәзер тазарып киләм
инде. Нык ябык чорда 48 килограмм идем, бүген – 54.
2016нчы елның җәендә бик каты авырдым. Күп вакыт ятактан да тора алмый яттым. Бик
ябыктым. Ул вакытта күпләр: “Нинди диетада утырып, болай ябыктың?” — дип
кызыксынды. Ябыгуның мондый ысулын Ходай бер кешегә дә күрсәтмәсен. Чирләгән
вакытта сәхнәгә башка чыга да алмам дип уйлый идем. Ул тормыш сынауларыннан соң
тамашачы каршына чыгу да тәүге тапкыр кебек булды. Ул елны җәй айларын авылда
уздырып, Казанга кайттым. Яңа фатир алып, шунда үзем ремонт эшләдем. Берәр вак-төяк
эшләп куям да, атналар буе шуңа карап, сокланып, сөенеп йөрдем. Шул рәвешле
депрессиядән чыктым. Әмма, нишлисең, кыен чаклар булмый тормый, акырып елыйм да,
шундук торып битне салкын су белән юам да, тынычланам.
Ә үзем мин таза кешеләрне яратам. Көзгегә карагач та, үзем белән канәгать түгелмен,
бераз тазарасы килә. Сүз дә юк, ябык булу нык җиңел, үзеңне әйбәт хис итәсең. Әмма,
миңа калса, артык ябык булу берничек тә матур була алмый.
Мине спорт залына да, янәсе, ябыгыр өчен йөри диләр. Юк! Кайбер җирләремне матурлар
өчен бары тик махсус күнегүләр генә ясыйм анда”.
Гүзәл Уразова:
“Көн-төн тирли-тирли спорт залыда шөгыльләнеп ята дип уйламагыз. Минем бөтен
фитнесым, спортым – ул сәхнә. 3 сәгатьлек концерт программасындагы биюләр... Анда
күпме калорийлар миннән төшкәнне үзем дә белеп бетмим. Әмма ул үземне тонуста
тотарга бик ярдәм итә.
Беркайчан да диеталар белән үземне интектергәнем булмады. Гастроль тормышы ул бик
явыз: кайчан туры килә – шунда ашыйсың, ашарга нәрсә бар – шуңа ризасың. Күп хатын-
кызлар балалар тапканнан соң озак формага килә алмый. Мин гастрольләргә чыгып китү
белән элекке кыяфәтемә әйләнеп кайта идем. Көн-төн хәрәкәттә булганда кайчан май
кунып өлгерсен инде? (Көлә)
Сүз дә юк, яшь һәм матур булып калу өчен сәхнә иң мөһим стимул булып тора. Бәлки
монда геннарның да үз өлеше бардыр, чөнки әнием дә үз яшенә карата яшьрәк күренә.
Косметологларга да бик сирәк кенә барам. Өйдә үзем битлекләр ясыйм. Ни дисәң дә,
косметиканы көн дә куллангач, биткә начар тәэсир итә. Аны юып, битне әйбәт итеп
чистартып куйсаң, иренми берәр битлек ясасаң, озак елларга йөзне яшь итеп саклап
калырга була. Битлекләрне “Кристина” дигән профессиональләрен дә эшлим, “Натур
Сиберика”, “Бабушкины рецепты” кебек гадиләрен дә. Алма да, кыяр да, йомырканы да
бал белән ботап эшлим – эксперементлардан куркып тормыйм.
Ә гомуми алганда, матурлыкның сере бик гади. Эчке дөньям тышкы дөньям белән бәйле:
һәрвакыт елмаям, яхшы әйберләр турында уйлыйм, кешеләргә дә гел яхшылык телим.
Эшемне яратып эшлим. Гаиләмне, якыннарымны яратам. Мине дә күпләр ярата. Яшь һәм
матур булып калуның иң зур сере - шул мәхәббәттер...”
Динә Гарипова:
“Үлчәнергә яратмыйм, шуңа да ничә килограммга ябыкканымны төгәл әйтә алыйм. Әмма
элек кигән зур үлчәмдәге киемнәргә карасам, якынча 10 килограмм бардыр... Узган җәйдә
бөтен гардеробымны яңартырга, бар киемне дә хәтта ике размерга бәләкәйрәкне алырга
туры килде.
Ирем белән уртак фиркергә килеп, дөрес туклануга күчтек. Аныңчы бик күп диеталар
хакында укыган идек, әмма үзебез өчен иң уңайлысын сайлап алырга булдык.
Кыздырылган ризыкларга хәзер якын да килмибез, ә калган ризыкларны бик аз күләмдә
генә ашыйбыз. Тәүдә кыенрак кебек иде, тамак туеп бетмәде. Ә хәзер шуңа ияләштек,
артыгын ашап та булмый төсле. Һәм, әлбәттә, кичләрен ашамыйм. Бик сирәк очракта гына
берәр җиләк-җимеш, яисә баллы әйберләрдән башка чәй эчәм. Аннары, эллипсоидный
тренажер алдым, көн дә анда шөгыльләнергә тырышам. Спорт залына һәрдаими рәвештә
бик йөрисе килә, әмма вакытны җиткереп булмый”.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Ул миңа исәндер шикелле... Әнкәй! Килен булып төшкән беренче көнемнән үк шулай дип эндәштем мин аңа. Хәзерге киленнәр «әткәй-әнкәй» дими инде, «әти-әни» диләр. Миңа калса, «әнкәй» сүзе тагын да матуррак, җылырак кебек.
-
«Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды» Кайнанам үлгәнгә август аенда биш ел була. Үлгән кеше турында начар сөйләмиләр йә бөтенләй дәшмиләр, дисәләр дә, күңелемә җыелганнарны бушатасым килә.
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
-
5 август 2022 - 21:22Без имениХикәянең теле матур.Минемчә,төп тема--мәхәббәт.Ул яшәешнең нигезе. Яратмаган кеше белән гомер кичерү--бәхет түгел инде. Шулай ук яшьләр белән өлкән буынның аңлашып яшәве дә мөһим.Балалар да алар үрнәгендә тәрбия ала.Кешенеке – кештәктә
-
7 август 2022 - 06:12Без имениСокланып ,соенеп укыдым. Алдагы гомерегездэ бэхеттэ ,тынычлыкта утсен.Бәхет йорты
-
7 август 2022 - 17:50Без имениУзебез белу турында суз дэ юк, улыма да анлата алмадым...Башыңны сакла, балам...
-
7 август 2022 - 19:14Без имениШундый матур язылган! Рәхмәт! Бу язманы күбрәк кеше укысын иде! Бәхетле гаиләләр дә күбрәк булыр иде...Ата белән бала
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.