Эссе кояш астында... Яңа ел

Могҗизалы Яңа ел һәркемнең тормышында бер булса да буладыр инде ул. Миндә дә бар! Шуны сезгә дә сөйлим әле.
Ике ел элек гаилә дусларыбыз белән бергә Яңа елны дөньяның бөтенләй икенче ягында каршыларга булдык. Казандагы салкын, карлы кышны калдырып... Доминиканага китеп бардык.
Ә хәзер күз алдына китерегез: урамда 30 градус эссе, кояш яндыра, без океан янында, өстебездә – юка күлмәк яки су коену костюмы. Яңа елны шушылай каршылыйлармени?! Без бит болай ияләшмәгән! Өстәвенә сәгать аермасы бар – җиде сәгать!
Безнең вакыт буенча төнге 12 якынлашканда, аларда көндезге сәгать 5 кенә иде әле. Тиз генә җыенып, пляждан отельгә кайттык. Үзебезчә кечкенә генә өстәл кордык. Башка вакыттагы кебек салатлар да, пилмәннәр дә юк иде, әлбәттә, табыныбызда. Телевизорны 1 нче каналга көйләдек тә, көтәбез: тиздән Илбашы сөйләргә тиеш бит. Зәңгәр экранда «Огонек» бара: бер җырчыны икенчесе алыштыра. Әледән-әле сәгатькә күз салабыз: безнең исәп буенча, Президент әллә кайчан чыгышын башларга тиеш бит инде. Унике туларга биш минут, дүрт минут, өч минут... Сәгать телләре унике санына якынлашырга ике минут калганда, бернинди чыгышлар, Илбашының котлавы булмаячагын аңладык. (Бу үзенә күрә бер сәясәт булуын соңыннан гына төшендек шул. ОРТ каналы Доминиканада Америка аша транслацияләнә икән.) Отельнең балконына чыктык та, шампан шарәбен ачтык һәм бер-беребезне Яңа ел белән котлый башладык:
- Бәйрәм белән!
- Бәхетле ел булсын!
- Яңа еллар котлы булсын!
Урамнан узып баручыларны, отель хезмәткәрләрен безнең шулай бар кешедән алда бәйрәм итүебез әлләни шаккатырмады бугай. Алар монда төрлесен күргән. Россиядән килүебезне дә шунда ук аңладылар, хәтта русча котлаучылар да булды.
Ә аннан, җиде сәгатьтән соң, аларча Яңа ел башланды.
Кар булмаган җирдә Яңа елны ничек каршыларга җыенуларын күзәтү үзе бер кызык. Иртәдән үк отельне бизи башладылар. Төсле утлар элмәгән бер агач калмады. Бер пальма да! Бассейннарның берсен судан бушаттылар. Аның эченә өстәлләр куйдылар, аларны да бизәделәр. Кичке ашка шулкадәр күп ризык чыгардылар – ис китмәле. Ни генә юк! Бүген дә күз алдымда. Уртага бер көймә куеп, аны диңгез ризыклары белән тутырдылар. Лобстерлар, омар, кыслалар, төрле-төрле креветкалар... Доминикананың үзендә яшәүчеләр дә Яңа елны каршыларга отелгә килә икән. Безнең сыман хәлдән тайганчы өйдә ризык әзерләп ятмыйлар. Шуңа күрә, Яңа ел төнендә отель халык белән тулган була.
Шундый бай бәйрәм программасы оештырганнар иде. Әмма иң күңеллесе иң ахырда булды бугай. Отель безнең һәрберебезгә сюрприз әзерләгән булып чыкты. Кичке аштан соң, номерга кайтып керсәк, бүлмәдә безне бүләк көтә. Кыш бабай кайда да үз эшен онытмый!
Буранлы, карлы, суык Яңа елны эссе кояш астында каршылау ничек инде могҗиза булмасын?! Бер тәүлек эчендә ике тапкыр бит әле ул! Яңа елны каршылаганнан соң, диңгезгә барып су коену – тагын бер могҗиза лабаса. Шуңа да ул күңелләрдә озак сакланыр. Дусларыбыз белән очрашкан саен искә төшерәбез. Бигрәк тә Яңа ел төннәрендә...
«Сөембикә» журналын яратып укучы һәркемне Яңа ел белән котлыйсым килә. Быел мин бу Яңа елдан яңа могҗизалар көтәм. Яңалыклар көтәм. Ел саен шулай инде мин. Ләкин быел – аеруча көтәм. Могҗизаларга ышансаң, алар синең тормышыңда, һичшиксез, булачак! Ышанырга гына кирәк! Һәм күрә белергә!
Һәммәгезгә дә күңел тынычлыгы, гаилә бәхете, исәнлек телим. Дөньялар имин булсын! Балаларыбыз сөендереп торсын. Бар теләгәннәребез чынга ашсын! Эт елы килә. Ә ул тугрылыкны, дуслыкны аңлата. Димәк, киләсе елда бар да әйбәт булачак.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
-
19 гыйнвар 2021 - 15:52Без имениУзегез укып чыктыгызмы сон башыннан азагынача язып бетергэч? Юк бугай, капма каршы фактлар тасвирлагансыз.Татар хатыны ниләр күрми
-
19 гыйнвар 2021 - 12:03Без имениУзена килешканен таба гына алмый индеЗәйнәбкә кызыл иннек нигә кирәк?
-
18 гыйнвар 2021 - 18:58Без имениАнвэрне ул яратмаган дус кына итеп Кабул иткэн бергэ булсалар да Тора алмаслар идеТиң ярым һәрвакыт янымда булган
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.